СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәмзия Габделхакова “Сәүдәгәр егет белән рәссам кыз”

Холык-фигыльләре белән алар төрле кешеләр иде. Әйтерсең лә ут һәм су, боз вә ялкын. Кыз һәркемне үзенә тартып торырдай сөйкемле, балаларча самими, һәрнәрсәдә бары тик яхшылык, матурлык кына күрергә яратылган нәфис зат. Ә егет исә авыр карашлы, кырыс чырайлы, тупасрак кеше. Әйтерсең лә кемгәдер гел ачулы, үчле, һәр мизгелдә йодрыкларын уйнатырга, кемнедер кимсетергә, таптап үтәргә әзер тора кебек. Таныш-белешләре бу икәүнең уртак тел табып, гел бергә йөрүләренә хәйран калалар иде.
Әйе, Гүзәл белән Рафаилне дуслар дип әйтергә буладыр. Алар — күршеләр, бер бакчага, бер мәктәпкә йөрделәр. Гүзәл Рафаилгә үзенең яклаучысы дип карый, ә егет өчен бу кызый туган сеңлесе кебек иде.
Рафаил солдат хезмәтен тутырып кайткач та, мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ике ел эчендә Гүзәл танымаслык булып җитлеккән, зифа буйлы чибәр кызга әйләнгән иде. Аның сөрмәле күзләренә карагач, егет хәтта бер мәлгә каушап та калды.
Күршеләр булгач, теләсәң-теләмәсәң дә очрашып торасың инде ул. Ә егет белән кыз өчен мондый очрашулар шатлык кына! Алар кичләрне бергә үткәрә башладылар, җитәкләшеп кинога, бию кичәләренә йә булмаса паркта йөрергә чыгып китәләр. Һәр күрешү егетнең бер фикерен ныгыта бара иде: Гүзәл аңа гашыйк, зур, чын мәхәббәт белән ярата!
Ә Рафаил? Табигать аңа нечкә күңел дә, шашкын хисләр дә бирмәгән. Ул салкын каны, аек акылы белән күптәннән бер ниятне билгеләп куйды инде: Гүзәл аныкы, бары тик аныкы гына булачак! Үзе чибәр, үзе укымышлы, үзе тыйнак, үзе күндәм. Менә дигән тугры хатын!
Әйе, Рафаил һәрнәрсәне алдан уйлап эш итә, хыяллары зурдан. Гади кешенең мескен, соры тормышына риза түгел. Башкаларга өстән карап, беркемгә дә буйсынмыйча яшәүгә ни җитә! Ә моның өчен калын кесә кирәк. Егет түшәмгә төкереп тик ятмый, хыялына якынаер өчен тырыша, тырмаша. Танышлары аша сәүдә базасына эшкә урнашты, сату эше буенча читтән торып укырга керде. Ул әле аягына ныклап басачак, үз йорты да, машинасы да, йорты тулы байлыгы да булачак. Шуларның барысына өстәп, әйбәт хатын — Гүзәл дә булачак!
Кызый анысы бераз сәеррәк инде. Бөтен нәрсәгә дә ах-вах итеп йөри. Йә чәчәккә барып каплана, йә берәр агачны барып иркәли. Күктәге йолдызларга карап хыяллана, шигырьләр дә сөйләп ала. Рафаил аны тыңлаган сыман кылана инде, елмайган, баш каккан була. Әйдә, хыялланып калсын, гаилә мәшәкатенә чумса, чәчәк кайгысы калмас әле синдә, дип, эчтән генә Гүзәлдән көлеп тә куя.
...Ләкин туйлар булмый калды. Бәхет диңгезендә йөзгән кыз бер мизгел эчендә әйтерсең караңгы упкынга төшеп китте.
Урам чатында булды бу хәл. Дөньясын онытып юл аша чыгып баручы кызчык зур тизлек белән килүче машина астында каласы иде. Әгәр Гүзәл аны читкә этәргә өлгермәгән булса. Куркуыннан ак кар төсенә кергән кызчык тротуар читенә, ә аның коткаручысы, әллә тигезлеген югалтып, әллә аягы таеп, нәкъ машина каршына килеп төште. Бу хәл шулхәтле тиз арада булды ки, руль артындагы яшь егет ни булганын аңларга да өлгерми калды бугай...
Рафаил бу фаҗига турында ишеткәч, ачу белән әйтеп куйды:
— Вәт җүләр!
Ә эченнән уйлады: ярый әле өйләнешергә өлгермәдек, була иде хәлләр... Һәм Гүзәл исемле хыялый кызны үткәненнән дә, бүгенгесеннән һәм киләчәгеннән дә сызып ташлады. Аның тормышында сырхаулар өчен урын юк иде...
*****
Илдәге үзгәрешләр үз эше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә юл ачты, сату-алуның бераз булса да рәтен белгән кешеләргә бигрәк тә ярап куйды ул. Рафаил кебек үткен, комсыз һәм, гаделлек өчен әйтергә кирәк, булдыклы, тырыш бәндәләр җиң сызганып акча эшләргә кереште. Хөкүмәт моның очен гүя үзе дә бөтен уңайлыкларны тудырган иде: бәяләрне тезгеннән ычкындырды, кануннарны, таләпләрне йомшартты. Башланды илдә ыгы-зыгы, бәя уйнату, талау-үзләштерү, алдашу... Иренмәгән өлгер затлар, намуска төкереп караучылар ай-ел эчендә капиталистка әйләнде.
Рафаилнең дә кесәсе буш калмады. Ул төп эшеннән китте, башта базарда сату итте, аннары үзенә бер ларек сатып алды. Акча янына акча килә торды, банкка салынганнары, балалап, табыш китерде. Көннәрдән бер көнне шәһәр үзәгендәге бер җыйнак кына кибет тә аның кулына күчте. Егетебез җәяү йөрүнең ни икәнен онытты, аның гаражында соңгы модель «Жигули» көязләнеп утыра иде. Бай, рәхәт тормыштан башы әйләнгән сәүдәгәрдә кайдадыр авырып ятучы Гүзәл кайгысы түгел иде инде.
Беркөнне аның кибетенә карсак гәүдәле, тузган чәчле таныш түгел бер ир-ат килеп керде. Абзыйга илле яшьләр чамасы иде. Ул Рафаилне чакырып алып сүз башлады:
— Миңа сезнең ярдәм кирәк иде, үзем сату белән шөгыльләнгән кеше түгел. Менә шушы картиналарны кибетегезгә куеп, кешеләргә тәкъдим итә алмассызмы икән? — Кунак стена буена куйган зур төргәккә ишарәләп күрсәтте.
Нигәдер юк дип әйтә алмады Рафаил. Риза булып алып калды рәсемнәрне. Рәссам бәяне югары куймаган иде, шуңамы тиз сатылып беттеләр алар. Абзый кеше моңа сөенеп, тауарын тагы алып килде.
— Болай булгач, байыйсыз инде, — дип киная белән әйтеп куйды аңа Рафаил.
Ир уңайсызланып китте, аклангандай сөйләргә кереште:
— Бу акчалар миңа түгел. Бер укучыбыз авыр хәлдә Мәскәү клиникасында ята. Аңа ашыгыч операция кирәк. Тик ул түләүле. Акчаны шуңа җыябыз. Бик сәләтле кыз ул. Батыр да. Аяклары йөрмәсә дә, елап утырмый, өметләнә, көрәшә. Иҗатын да ташламый. Менә карагыз, бу — аның рәсеме.
Рафаил сәнгатькә битараф кеше иде. Гүзәл училищеда рәссамнар бүлегендә укып йөрсә дә, егет анда бер тапкыр да аяк басмады. Кызның илһамланып сөйләгәннәрен дә колак яныннан гына уздырып җибәрә иде. Кешенең күңеле булсын инде дип, полотнога күз салган булды.
Ниндидер серлелек бар иде бу рәсемдә. Алгы фонда моңсу, уйчан күзле кыз. Дулкынланып торган чәчләре иңнәренә таралып төшкән, зур итеп ачылган зәңгәр күзләре ялварып та, үпкәләп тә, нидер таләп итеп тә карыйлар төсле. Чиста ак йөзенә уң яктан күләгә төшкән. Чөнки сурәтнең ул ягында төсләр дә караңгы, күк йөзен болытлар каплап алган. Сул як якты. Анда кояш нурлары хуҗа. Шатлык һәм кайгы бер сурәттә, бер йөздә очраша. Уйландыра торган сәер рәсем.
Рафаил аны таныды. Рәсемдәге кыз Гүзәл иде. Димәк, акча аңа кирәк. Ә бит мин ярдәм итә алыр идем... Ләкин егет уеннан кире кайтты. Шәһәр читендә генә, бик матур урында урнашкан кирпеч йортны ул тагын кайчан таба әле. Сөйләшенгән, килешенгән бит инде. Тукта, аз булса да арттырып була лабаса. Бер-ике меңнән генә дөнья җимерелмәс. Рафаил кесәсеннән акча чыгарып, горур кыяфәт белән рәссам алдына куйды.
— Бусы миннән булыр! — Янәсе, күр, без дә шәфкатьле.
Ләкин бөдрә чәчле абзый акчаны алмады.
— Рәхмәт, — диде тыныч, йомшак тавыш белән. — Без чит кешеләрдән алмыйбыз.
Шул сүзләре белән Рафаилне гарьләндерүен, аның мин-минлегенә кагылуын аңламады.
— Кем ул чит кеше? Минме чит кеше?! Ә син кем? Шайтаныма олак үзеңнең картиналарың белән!
Кибет хуҗасының кыланмышына аптырап калган ир ни дияргә, ни кылырга белмәде. Аңа чыгып китүдән башка чара калмады.
Ни булды Рафаилгә? Ул Гүзәлнең портретын кибет түренә үк элеп куйды. Сораучыларга «сатылмый» дип җавап бирделәр. Шулай кушылган иде.
Көннәр, айлар үтә торды. Рафаилнең тагы бер хыялы тормышка ашты. Аның хәзер яңа затлы җиһаз белән шыплап тулган үз йорты бар. Тик анда яшәүче юк, әллә ничә йозакка бикләнгән килеш тора бирә. Әти-әнисе гомер иткән нигезләреннән аерылырга теләмәделәр. Күршеләрне ничек ташлап китик, яңа урында беркемне дә белмибез, диделәр.
Ялгызың хан сараедай йортта нишләп бетәсең, өйләнергә кирәк. Тик кемгә? Рафаил таныш кызларын барлап чыкты. Алар күп иде. Күңел ачар, бер төн өчен генә барысы да әйбәт. Әмма тормыш юлдашы итеп берсен дә күз алдына китерә алмый Рафаил, үзе кебек үк алар да акча, байлык коллары гына шул... Бөлгенлеккә төш әле, яныңда берсе дә калмаячак ул иркә күбәләкләрнең! Менә Гүзәл... Гүзәл... Ул бөтенләй башка. Ул шундый чиста, ул — фәрештә! Кайда соң син минем Гүзәлем? Белә юкса Рафаил, кайда икәнен дә бик яхшы белә. Тик... Кул сузарсың да, үкенечкә калыр. Әллә аякка баса, әллә юк. Нигә соң әле күңеле һаман шул Гүзәлгә тартыла?
*****
Кайтуы турында беркемгә дә хәбәр итмәде Гүзәл. Үз аягы белән, кеше ярдәменнән башка кайтуына гаҗәпләнсеннәр әле! Әти-әнисе өчен көтелмәгән шатлык булсын.
Кыз аякка бассын өчен дуслары, якыннары барысын да ипләделәр. Айлар түгел, елларга сузылды дәвалану. Кара инде, туган ягын күрмәгәнгә дә ике елдан артык вакыт үтеп киткән икән ләбаса. Яшеллеккә төренгән тын шәһәрен, аның иркен матур урамнарын, кешеләрен сагынды ул. Шул вакыт эчендә күпме үзгәреш! Яңа йортлар калкып чыккан, яңа кибетләр пәйда булган. Берсенең ишек өстенә «Гүзәл» дип язып куйганнар. Кереп карарга кирәк әле үз исемен йөртүче бу кибеткә.
Чит илдән кайтартылган чуар киемнәр, бизәнү әйберләре... Чү, бик таныш йөз. Рафаил бит бу! Рафаил... Гүзәлнең иң тәүге саф мәхәббәте, өмете һәм җан ярасы. Әнә ул елмаеп аның каршына килә. Юк, оялмый. Елмая, әйтерсең берни дә булмаган.
Кыз, нәфрәтләнеп, карашын читкә борды. Күзләре түрдә эленгән таныш, бик таныш рәсемгә төште. Буяулар урынына әйтерсең лә йөрәк канын салып, көчсез куллары белән, авыртудан иреннәрен тешли-тешли ясаган рәсеме иде ул аның. Анда — өмет һәм өметсезлек. Ничек көтте ул Рафаилне! Ә ул... Ичмасам, бер хат кисәге язып салсачы! Кайгылы минутларын, көннәрен уртаклашкан булса, бу кара күләгәләр төшмәс иде сурәткә, күңелендә якты кояш кебек өмет кенә балкыр иде.
— Гүзәл! Ну сагындырдың! Сине көтә-көтә саргаеп беттем бит инде. Менә бу кибетне сиңа атап ачтым. Аның да исеме Гүзәл.
Нәрсә сөйли ул? Гүзәл иреннәрен тешләп читкә борылды, йөрәгенең ярсып тибүенә түзә алмыйча, урамга, саф һавага ашыкты.
Рафаил аны туктатмады. Үзенең гафу ителмәячәген аңлый иде ул.