Иделдә туган кеше мәшһүр елгасын калдырып китә алмый. Аның тормышы, уй-фикерләре, хезмәте елганың матурлыгы, байлыгы, хәтта кырыслыгы белән бәйләнгән. Карт балыкчы, аны монда хөрмәт белән Иван Петрович дип йөртәләр, тирән мәгънә салып сөйли бу хакта. Ул озак еллар балык промыселына йөргән, Иделне аркылыга-буйга ничәмә кат сөзеп чыккан. Ялга киткәч тә гомер кичергән Иделен оныта алмый икән. Тау артындагы авылыннан яшь промыселчылар белән бергә яр буена төшә. Җайлап кына, матур теләкләрен әйтеп, балыкчыларны Иделгә озата. Ә үзе, беркемнән фәрман аямаса да, өй тирәләрен җыештыра, чәй суы китерә, учакка утын хәстәрли. Бераз буш вакыты булса, балыкчының ярсу күңелен тынычландыру өчен дип, кармагын алып һәм бәләкәй көймәгә утырып, Идел өстенә чыга. Балык капмаса да рәхәт, йөрәккә дәва.
Ләкин картның балыкчы станына килеп-китеп йөрүенә гомерлек һөнәре генә сәбәпче түгел. Аның башка, йөрәгенә кереп урнашкан кадерле шөгыле бар. Кояш югарырак күтәрелгәндә, сөремле чәйнеген тотып, куаклар арасыннан салынган бормалы сукмактан урманга кереп китә. Анда аның чишмәсе яши.
Бервакыт ул үзе белән мине дә ияртте. Сөзәк чокырны үтеп, кечкенә аланга килеп чыктык. Биек һәм гадәти булмаган юан зирек агачы тамырлары астыннан чишмә бәреп тора. Икенче якта тагын бер чишмә чыгышы күренә. Әз генә аста бура батырылган. Аңа җыйнак кына агач улак беркетелгән. Урман чишмәсе Иделгә кадәр булган кыска юлын шулай башлый. Агачлар арасыннан юл салып бераз йөгерә дә бәләкәй генә көч-куәтен, юртаклыгын Идел дулкыннарына өсти.
Карт балыкчы бу ятим чишмә янына кайчан килеп чыгуын төгәл белми. Аңа инде күп вакыт узган. Тик менә шул чишмәне күңеленә якын алуын, ни гомер карап-чистартып торуын антына тугры кеше кебек сөйли. Ни өчен, беләсезме?
— Ай-Һай, суы әйбәт, тәмле, — ди ул. — Составында адәм заты сизмәгән көмеш бардыр. Менә суын шешәгә алып куйганыма бер ел була инде, бер үзгәрми, һаман шулай саф.
Әмма кайчан тутырганын әйтеп тормый. Анысын сорамыйлар да. Кешенең үз шөгыленә бирелүе, ышануы яхшы, ул шуның белән яши.
Карт балыкчы зирекләр астына киртәлек агачтан эскәмияләр ясап куйган. Хәзер чәйнеккә су тутырып алды да шул эскәмиягә барып утырды. Чәйнек борыныннан ике кружкага су агызды, берсен миңа сузды.
— Эч, энекәш, йөрәгеңә ятар, — диде. — Бигрәк шәп була инде моның чәе.
Мин саф, салкын чишмә суын рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эчә башладым. Ә бераздан, чәйнекне яңадан су белән тутырып, килгән сукмактан балыкчы станына юнәлдек.
Күңелдә гаҗәп матур хис калды. Соңрак кешеләрнең Иван Петрович карап торган чыганакны «изге чишмә» дип исем биреп зурлауларын белдем. Бу сүзләрдә Иделдәй тирән мәгънә ята. Елга саф сулы чишмәдән башлана, инеш булып алга таба чаба. Юл дәвамында аңа бихисап яңа чишмәләр кушыла. Идел шулай колач җәя, зурая, җиһанның бөек елгасына әверелә. Чишмәне саклаучы, караучы кешеләр Иделгә зур тормыш биреп күңел сафлыгын, яраткан шөгыльләренең изгелеген күрсәтәләр. Шул игелек чишмәнең үзен дә изге итә.