(хикәянең дәвамы)
Пианино өстендәге сәгать иртәнге алтыны күрсәтә иде. Зариф даруның көче бетә башлаганын тойды. «Ерткыч» өнендә кыбырдый, үрсәләнә башлады. Менә өн авызыннан иң беренче аның йонлач аяклары белән озын кәкре тырнаклары күренде, менә әкренләп җанвар дисәң, җанвар түгел, куркыныч тәмуг җеннәре шикелле ямьсез затның борыны, ыржаеп торган тешләре күренә башлады.
Зариф, көч-хәл белән күтәрелеп, чираттагы даруын капты. Йокылы-уяулы халәт аны акрын гына томанга урый башлады.
Кинәт телефон шылтыравы аны уятып җибәрде. Күзләрен ачуга, таң яктылыгы сызылып кына тәрәзә аша бүлмәгә үтә башлаган иде. Тән берни дә сизми. Чирнең көн- төн буе котыргыч эшеннән арып алҗыган, иртәнге ял вакыты.
Тагын телефон шылтырады. Зариф, авыр гына үрелеп, янындагы тумбочка өстеннән трубканы алды. Ул арада күрше йокы бүлмәсендә Альбина да трубканы күтәрде. Зариф трубканы кире куярга теләде, ләкин телефонның икенче башында ир-ат тавышын ишетеп, сагаеп, сөйләшүгә колак салды.
— Привет.
—Привет, — диде Альбина, — нигә өйгә шылтыратасың. Мин бит сиңа үзем хәбәр бирермен дидем, нәрсә булды?
—Дорогая, поездканы тизләтергә кирәк, дача хуҗалары бүген кич юлга кузгалырга булганнар. Ниндидер ашыгыч эш бугай. Сәгать өчтә сөйләшенгән урында бул, мин сине шуннан алып китәрмен.
— Нигә алай, син бит икенче атнада барабыз дигән идең. Мин бит теге картны больницага урнаштырып китәргә тиеш идем. Нәрсә эшләргә соң? — диде Альбина.
— Берни дә булмас әле ул үләтеңә бер атна эчендә, калдыр да кит, ашарына хәстәрлә дә. Әле үз аягында йөри булса кирәк бит.
— Шулаен шулай да...
— Ярар, пока, жду, целую.
— Бу атнада нотариусны чакыртып завещаниесен дә алырга иде бит әле, әллә үлеп китәр, дөнья катлаулы, теге карчыгы судлаша башласа?!
— Ну ладно, икенче атнада эшләтерсең әле, аңынчы гына үлмәс, витаминнар бир...
Зариф бу кадәр оятсызлыкны көтмәгән иде. Бу — үзе укытып, үзе артист ясаган, герой образларын уйнаучы егет иде. Ул акрын гына трубканы куйды.
Картлыкны алдалап, батып барган кояшны куып тотарга тырышып, ашкына- ашкына яратты бит ул бу кызны. Бар булган чәчелми-түгелми калган хисләрен, җылылыгын, соңгы иң мөкатдәс хисләрен биреп яратты ул аны. «Соңгы юанычым, аккош җырым син» дия иде ул аңа.
Яшьлегендә үз хатынына, баласына бирә алмаган назны, хәстәрлекне биреп бетерәсе килде аның Альбинага. Аның сыгылмалы назлы кайнар тәне, озын нечкә куллары кагылу белән эреп китә иде ул. Шуңа да берни дә жәлләмәде ул аннан. Иң беренче итен Альбинаны театрның примадоннасы ясады. Чибәр иде кыз, ә талант урынына режиссёр осталыгы, үз-үзе өстендә эшләү, ирнең даны, шөһрәте дә килеп кушылгач, егерме биш яшьлек сылудан менә дигән сәхнә гүзәле килеп чыкты.
Танылган режиссёрның һәм артистның яшь хатыны булып сый-хөрмәттә яшәү бик ошады Альбинага. Иң беренче итеп ул загска керү мәсьәләсен куйды. Зариф бу хәтлесен үк көтмәгән иде.
«Яшәп карыйк әле, гүзәлем, мин бит синең өчен карт инде, бераз көтик», — дисә дә, ай-ваена карамыйча, Әминәдән аерып, үзе белән никах теркәде. Иң якын дусты булган Бари гына: «Зариф дус, ашыкма әле, бу чибәркәең чабыш аты кебек уйнаклап тора, тәртәгә кертә алмассың моны тиз генә, өйрәт, үзе дә ияләшсен», — диде.
Халык әйтә: «Төнге кәккүк көндезге кәккүктән уздырып җибәрә», — ди. Альбина барыбер үзенекен итте. Хатыны китеп ярты ел үтүгә, өйгә япь-яшь, янып торган хатын кереп хуҗабикә булды. Ләззәтле иде төннәр, таңнар балкып ата, кичләр сызылып үзенә чакыра, ялкынлы, шул ук вакытта күңел тынычлыгы бирә торган мәхәббәткә сусаган иде Зариф.
«Мин дә яшәгәнмен хатын белән», — дип уйлый иде ул Әминә турында. Гомер буе тәне тартынды, оялчан, кыюсыз булды шул Әминә. Зариф арттырып җибәрә башласа, шундук бөрешеп, куркып, оялып кала иде. «Туң тәпәч», — дип сүгә иде Зариф аны эченнән генә. Шуңа да аның тәртәләре еш кына читкә каерды. Чит кызлар кыю, оста, усал иделәр. Ләкин алар белән Зариф бушану сизсә дә, күңел тутырырлык хисләр таба алмады.
«Менә, ниһаять, таптым, — дип уйлады ул Альбина турында. — Олыгайган көнемдә Ходай миңа олы итеп бәхет бирде, барлык бушка үткән елларың, юкка янган хисләрең өчен мә сиңа мәхәббәт дип китереп тоттырды», — дип уйлады ул яшь хатыны турында. Иң затлы туннар, бизәнү әйберләре, кыйммәтле йөзек, алка, беләзекләр алып кидерде, күлмәк-костюмнарын шәһәрнең иң яхшы тегүчеләрендә генә тектерде. Кеше арасында Альбинаның үзен култыклап узуы, уйнаса — сәхнәдә, башкалар уйнаса — янында булуы, затлы яшь хатын белән спектакль премьераларында бергә утыру Зарифка искиткеч горурлык, күңеленә канәгатьлек бирә, мин-минлеген назлый иде. Кулуарларда Зарифка бертөрле елмаеп, артыннан мыскыллы ыржаеп калган яшь артистларның Альбина тирәсендә бөтерелгәннәрен дә күрмәде түгел, күрде, ләкин игътибарга алырга тырышмады, ышана иде ул хатынына. Нәҗибә генә яратмады Альбинаны. Аларның өйләнешкәнен ишеткәч, өйләренә дә килмәс булды. Зарифка арты беләнрәк борылып җыештыра башлады бүлмәсен дә. «Нәрсә булды, Нәҗибә сеңлем, ни өчен үпкәләдең миңа, хәлләреңне дә сөйләмисең, песиең ничек? Әллә гөлҗимешең беттеме, күптән эчергәнең юк», — диде ул, елмаеп, ни өчен Нәҗибәнең үпкәләгәнен чамалап. «Яшь хатыныгыз эчерсен әнә, сез инде ятим дә, бахыр да түгел, «алтын баганагыз» бар, — диде ул, Альбинага ишарәләп.
Нәҗибәнең бу сүзләреннән Зариф көлеп җибәрде. «Нәҗибәкәй, сеңлем, хатын хатын урынында, син бит минем дустым, серләремне сиңа гына сөйлим бит, ташлама олы абыеңны», — диде ул уены-чыны белән.
Уйлар, уйлар. Менә аның бар ышанычы, күңел юанычы булган, җиде ел бергә гомер кичергән хатыны чит ирләр белән сөйләшә, кайдадыр барырга сүз куеша икән, димәк, инде эшләр еракка киткән.
Зариф яңаклары авыртып чыкканчы тешләрен кысты, эчкә баткан күзләреннән ике бөртек рәнҗү яшьләре сакал-мыек баскан ач яңакларына тәгәрәп төште.
Күрше бүлмәдә Альбина утны кабызды. Ефәк халатларын кыштырдатып, юыну бүлмәсенә үтеп китте, кранны ачып, дүрт кеше сыярлык джакузига су агыза башлады, ярым ачык ишектән ваннага салган хуш исле өстәмәләрнең исе Зариф яткан бүлмәгә үк җитеп, борынына килеп бәрелде. Ул ап-ачык итеп хатынының сылу, сыгылмалы тәненең ничек итеп кайнар ванна кочагына чумуын, югалуын күз алдына китерде, йөрәге әрнеде. Үзәкләргә үтәрлек ялгызлыктан, эч пошуыннан ыңгырашып куйды.
Нигә Ходай аңа һаман үлем бирми икән, нәрсә өчен аны шулкадәр каһәрләде, нинди гөнаһлары өчен? һәм аның алдына аермачык булып тагып бер ялангач сын нәйда булды — Зәбирә, сабый Зәбирә...
Ул алдады бичара Зәбирәне, Зариф һәлак итте бахыр кызны. Ташкенттан кайткан яшел медальонга алыштырып алды ул аның яшьлеген, яшьлеген генә түгел, гомерен дә алды. Бер генә гомерме әле, ә аның кызы? Яңа туган сабые? Димәк, Зарифның да сабые, балада аның да каны ага түгелме соң? Тагын кемнеке булсын? Август ае, гөлҗимеш кызарган вакыт. Май аенда Зәбирәнең кызчыгы дөньяга килә, вакыт шуңа ишарә. Зәбирә үзе ике айдан тилеләр хастаханәсендә, бала сагышына түзә алмый, чире көчәеп вафат була.
«Нинди кеше булдым соң мин? — дип уйлап куйды Зариф. — Мин — әзмәвердәй ир, хатын-кызның һушын алырдай егет, үз илемнең горурлыгы, сүзе дә, зиһене дә үткен сәнгать арысланы, театр йолдызы — мине яраткан бер кешене дә бәхетле итә алмадым. Кемгә тисәм, кемгә кагылсам да, миннән соң учак урыннары, бер уч көл генә кала, — дип ачынып уйланды ул. — Зәбирә, Әминә, улы, менә хәзер Альбина. Үзе гаепле түгелме соң Альбинаның шулай булуына? Кайда үрелде ул олы башы белән. Яшь аермалыгын белми идемени?»
Кайнар ваннада рәхәтләнеп ятты Альбина. Шушы ваннадан инде кабер исе килеп торган карт ире кырына чыгасы, икесе өчен дә ялган булган кәмитне уйныйсы, дәвам иттерәсе килми иде аның. «Иртә әле, тагын ярты сәгать вакыт бар», — дип, вакытны сузды ул.
Кияүгә чыгып, театр йолдызы булып, бар хыяллары тормышка ашу белән, Альбина үзенең ялгышканын аңлады. Карт иде аның ире, төнлә йоклаганда авыр итеп тын алулары, чыңгылдап йөткерүләре, Альбинага кызык һәм күңелле булган табыннарда, яшьләр арасында күңел ачышларда ачыктан-ачык эче пошулары, кайнар тәнле, ярсу йөрәкле, уйнап торган яшь хатынның нәфесен баса алмавы, җитмәсә, ярарга, ошарга тырышып, килешсез, корсаклы гәүдәсенә яшьләрчә модный футболка, джинсы киеп куюлары аны тагын да көлкерәк, кызганычрак итеп күрсәтә иде.
Альбинага күз атучылар күп булды. Башлап сәхнәгә аяк баскан, герой-сөяркә образын тудырырга ашкынучы, аннан да бигрәк Альбина аша режиссёрның үзенә тезген салырга теләүче кешеләр дә аз булмады. Кайберләре теләгенә дә иреште.
Ә тезген бушау һич көтмәгәндә, бөтенләй көтелмәгәндә килеп чыкты. Бергә яши башлауларына ике ел узуга, Зарифның 60 яшь лек юбилеен бөтен республика бәйрәменә әйләндерергә планлаштырдылар.
Театр труппасы кичәгә әзерләнергә кереште. Иң беренче Альбина катнашкан спектакльләрдән өзекләр әзерләнде. Соңыннан башка спектакльләргә чират җитте, кичәнең сценарие төзелде, афишалар, чакыру кәгазьләре басылды. Зарифның тормыш юлын, иҗатын чагылдыручы буклетлар, «Театр һәм режиссёр» дигән төсле фотоальбом эшләнде, ил җитәкчеләре, күрше республикалардан күренекле шәхесләр, якын дуслар, хезмәттәшләр кунакка чакырылды.
Кичә грандиоз итеп әзерләнде, көтелгәнгә караганда да мәртәбәлерәк үтте. Зарифны чәчәк бәйләмнәре, Почёт грамоталары күмеп китте, хәтта Халыклар дуслыгы ордены белән дә бүләкләнде, һәр килгән кунак, берсеннән-берсе арттырырга тырышып, Зарифны мактады. Затлыдан затлы бүләкләр биргәндә: «Хөрмәтле хәләл җефетегез белән буш вакытта укырсыз яки хатыныгыз — гүзәл Альбина ханым белән кара-каршы утырып чәй эчкәндә...» — дип, котлау сүзләре язылган папкалар, затлы сервизлар, тун-бүрекләр, ат бүләк итәбез, дип, асыл бизәкләр белән нәкышьләнгән йөгәннәр чыгарып бирделәр.
Зарифтан бигрәк Альбина арыды. Чөнки ирен котладылар, ә аннан күзләрендә алмадылар. Асылташ кебек үзенә җәлеп итә белә иде шул күпләрне Альбина.
Тик ул сер бирергә тырышмады. Ниһаять, алар соңгы кунакны — Ташкент театры режиссёрын — аэропортка кадәр озатып, самолётка утыртып җибәргәннән соң, кайтып ятарга, ял итәргә булдылар. Өйдә Альбина ваннага су агызды, ә Зариф бардан алып хрусталь рюмкаларга затлы коньяк салды.
— Матурым, әйдә бу җиңү хөрмәтенә берәрне эчеп куйыйк та ятып ял итик.
Алар эчеп куйдылар, арыган тәнгә рәхәт җылы йөгерде. Кунак озата-озата шактый йомшарган Зариф тагын берәрне салды.
— Җитәр, җаным, күп була, мин хәзер, ваннага кереп чыгам да синең янга чумам, кара аны, йоклама, — дип, Альбина ваннага кереп китте.
Зариф чайкала-чайкала йокы бүлмәсенә юнәлде.
Хуш исләр таратып Альбина ваннадан чыгуга, ире берни белми йоклый иде. Альбина аны иркәләп уятырга тырышты, тарткалап, селкеткәләп карады, ә Зариф, чалкан ятып, ачык авызы аша авыр тын алып, берни белми, сизми йоклап ята. «Нинди ямьсез һәм карт син», — дип уйлап алды яшь хатын.
Альбинаның күзләренә яшьләр килде. Аның дәртле, кайнар тәне дер-дер калтырана, йөрәге ярсып-ярсып тибә, рәнҗегән һәм үпкәләгән җаны өзгәләнә иде.
«Нишләдем мин, нигә кирәк булды бу карт миңа. Әнә тигез парлар күңел ачалар, дискотекаларда бииләр, тиргәшә-талашалар, аннары кочаклашып ярашалар, балалар үстерәләр. Ә бу, хөрәсән, ичмасам, бер бала да таптыра алмады», — дип өзгәләнде ул.
Авыр уйларыннан аны ишек кыңгыравы айнытып җибәрде. Ул шәрә тәненә кыска ефәк халатын элеп, билбау белән генә бәйләде дә ишеккә юнәлде. Ишектәге «күздән» аңа, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп, инде бер ай буена котлау телеграммалары ташучы егет карап тора иде.
Альбина ишекне ачты. Егет, елмаеп:
— Сезгә тагын телеграмма, — диде.
Альбина егетне өйгә чакырды. Егет:
—Менә шушында култамгагызны куегыз, — дип, ручка сузды. Ул язмый иде. Альбина елмаеп куйганын сизми дә калды.
— Ах, карасы беткән бит моның, әйдәгез, кухня ягына үтәбез, көн бик эссе, бәлки, сусагансыздыр ?
Егет кыюсыз гына хуҗабикә артыннан иярде. Ирексездән Африкадагы шикелле кояшта янган, ялтырап торган озын аякларга, йомры янбашларга, атлаган саен сыгылып торган нечкә билгә, дулкынланып иңнәренә төшкән куе бакыр төсендәге чәчләргә, шома матур беләкләргә күзе төште. «Нинди гүзәллек, иблис, ахры, бу хатын», — дип уйлап куйды егет.
—Уз, үскәнем, исемең ничек була, утыр азрак, арыгансыңдыр. — Ул, суыткычтан боржоми алын, нечкә бармаклары белән нәзакәтле тотып, су тулы бокалны егеткә сузды.
— Радик булам мин, ягъни Родион чын исемем, рәхмәт, — диде егет. — Студент мин, каникул вакытында телеграммалар ташып акча эшлим.
Альбина телеграммага игътибарсыз гына күз йөгертте дә өстәлгә ыргытты.
Чибәр иде егет. Яшь иде, унтугыз-егерме яшьләр тирәсе генә. Ап-ак шома маңгай, «ёжик» стилендә алынган көлсу чәчләр, зәп-зәңгәр күзләр, елмайган чакта алсу иреннәре арасыннан тезелеп торган ап-ак тешләре күзгә ташлана. Сыланып торган ак футболка аша ныклы тыгыз мускуллары кабарып тора.
Альбинаның кинәт башы әйләнеп китте, бу егет алдында үзен бик бәләкәй, көчсез, яклауга мохтаҗ кеше итеп сизде. Шушы мускулларга сыенасы, башны шушы яшь күкрәккә куеп берегеп йоклыйсы, ныклы мускулларның көчен тоясы килү теләге биләп алды аны.
— Родион, телисезме, бераз коньяк бар?— Ул жавап та көтмичә, йокы бүлмәсенә коньяк алырга юнәлде.
Зариф берни тоймыйча, гыр-гыр килеп йоклап ята иде. Альбина йокы бүлмәсенең ишеген ныклап ябып, кухняга узды. Чайкатып та тормыйча, рюмкаларга коньяк салды. Хатынның үзенә чакырып торган гәүдәсеннән гаҗиз булып калган егет бер сүз дә әйтмичә коньякны эчте. Альбина аңа якын ук килеп басты, халатының билбавын сүтеп җибәрде, аяк астына, елан кебек бөтерелеп, ефәк халат шуып төште. Кайнар иреннәр, тыеп торалмаслык теләк, чакыру аларны үз упкынына суырып алды.
Альбина егеткә елышкан җиреннән шәрә ботын егетнең янбашы аша сузып, аяк очы белән кухня ишеген дә ябып куйды.
Кайнар ваннадан соң Альбинаның салкын душ астында коенганын ишетеп, аның һәр хәрәкәтен белеп, тоеп ятты Зариф. Тик күзләрен ачасы килмәде, телефон аша таңгы сөйләшү аның миен айкый, йөрәген кискәли иде. Хәтта тән сызлавын да басып китте бу газап.
Зариф Альбинаны кайчандыр югалтасын белеп яшәде. Тик болай ук тиз, үзенең күз алдында булыр дип һич тә башына китерми иде ул. Үзе үлгәч Альбина аны жәлләр, сагыныр, газапланып бик озак еллар үткәч кенә кемне дә булса табар, тик үзен барыбер оныталмас, дип уйлый иде ул.
Ә дөнья бөтенләй башка икән, дөнья шулкадәр шәфкатьсез, мәрхәмәтсез икән. Ул синең алга шулкадәр көтелмәгән сынаулар китереп куя, нишләргә дә белми аптырап торасың.
— Хәлләрең ничек, — дип, Альбина Зарифның янына килеп утырды, — врачлар кичә укол кадап киттеләрме сиңа? Мин хәзер профессор Әсгать Нуриевичка шылтыратам, бүген үк сине хастаханәгә салып, бераз дәвалап алсын, авыртуларың басылыр, — дип «гөрләде» ул ире янында, берни дә булмагандай.
«Оятсыз», — дип уйлады Зариф эчтән генә. Тик үзе:
— Юк, минем хәлем яхшы, мин бер кайда да бармыйм, беркайда да, — диде, күзләрен ачмый гына. Күзләрен ачса, Альбина барысын да аңлар дип курыкты ул. Иң курыкканы үзенең йомшаклыгын күрсәтү иде анда.
— Но, Зариф, син бит инде бала чага түгел, лечиться итәргә кирәк ич, бәлки, терелеп тә кайтырсың.
— Юк, кирәкми, мин үземне яхшы хис итәм, юкка тырышма мине больницага салырга.
Альбина гаҗәпләнеп калды, аскы иренен тешләп, ачуын көч-хәл белән басты:
— Миңа берничә көнгә авылга кайтырга, әниләрнең хәлен белергә кирәк, гел сине генә саклап ята алмыйм бит инде мин.
— Бар, теләсә кая кит, мин сине тотмыйм, хәлем әйбәт, минем өчен хафалана күрмә...
Альбина кулына тоткан чәйле бокалны бармак очлары агарганчы җан ачуы белән кысты.
— Ярый алайса, үзеңә кара, мин сиңа яхшылык теләп кенә...
—Рәхмәт, тик бер үтенечем бар: минем эш бүлмәсен җыештыручы кыз Нәҗибәне, театрга кереп, эзләп табып, монда килергә куш, бер данә ишек ачкычларын аңа бир, шул булыр миңа синнән зур ярдәм.
— Ну, Зариф, ничек итеп чит кешегә өй ачкычларын бирмәк кирәк.
— Бир, мин әйткәч, курыкма, урларга һәм урланырга бур йә товар булырга кирәк, ә ул — кеше, — диде.
Альбина бер сәгать эчендә киенеп, төзәнеп-ясанып, хуш исләр чәчеп чыгып китте. Артыннан авыр корыч ишек оч йозак белән дөбер-шатыр килеп бикләнде.
Зарифны хатирәләр дөньясы тагын үз эченә бөтереп алды. Менә улы Азатның тугыз яшь вакыты. Улы әтисенә: «Әти, мине лунапаркка алып бар әле, анда карусельләр бар, минем шуларда йөрисем килә», — диде беркөнне.
Зариф улын ял көнне паркка алып барырга вәгъдә бирде. Шимбә репетицияләрдән соң якындагы район башлыгы мунча ягып, урман өендә кунак итәргә чакырган иде. Анда, билгеле инде, эчемлекләр, кызлар, шашлык, уха. Зариф ял көнне кичке унберләрдә ушына килеп өенә кайтып керде. Ишектән кергәч кенә ул бүген улын паркка алып барырга вәгъдә иткәнен исенә төшерде.
Азат йоклый иде инде.
— Сине көтә-көтә йоклап китте, — диде үпкәле һәм рәнҗү катыш тавыш белән Әминә.
— Эш бит, эш, — дигән булды ул, — икенче атнада барырбыз инде.
— Аттракционның бүген соңгы көне иде, — диде Әминә һәм сүзсез генә үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде.
Мәктәпне тәмамлагач улының чыга рылыш кичәсенә дә бара алмады ул. Чираттагы командировкасыннан «кайтып җитешергә тырышырмын» дисә дә, тагын нәрсәгәдер соңлады. Азатның күзе аттестат алганчы актлар залының ишегендә булды. Уңышларын атасына күрсәтәсе, әтисенең үзе белән горурлануын тоясы килде аның. Тик бу юлы да ата кеше өлгермәде.
«Ах, ул ялгышларны төзәтеп булса икән?! Нигә кирәк булды миңа бу дан, бу байлык, бу шөһрәт, үлем якасында эргәңдә бер якын җан иясе дә булмагач», — дип, эченнән ачынып уйланды ул. Театрда инде яңа кешеләр, үзе исән чакта ук үкчәгә басып, колак артында кычкырып тын алып торучы яшь режиссёрлар. Яшьләр заманы хәзер. Аларның үз дөньясы, үз репертуарлары, үз актрисалары, үз тәкәбберлекләре, үз көрәшләре.
Зариф кебек тешсез патриархларны инде алар чынга кабул итмиләр. Театрга килгән чакта ихтирам йөзеннән генә игътибар һәм нәзакәтлелек күрсәткән булалар да, берәр сәбәп табып, тизрәк таю ягын карыйлар. Озак авыргач, дуслар, танышлар башта хәл белергә килгәләделәр дә, аннан алар да онытты. Шулай, гомер сүнә, гомер дәвам итә, дип ачынып уйланды Зариф.
Җилгә очкан еллар, көлгә калган гомер. Ну гомернең театр гына икәнен аңласа иде кеше яшь вакытында. Кулыннан килсә, Зариф та, яшьлек таңына барып, шул иртәнге чык бөртеге шикелле чиста, гөнаһсыз, дивана Зәбирәне үзенең яры итәр, кадерләп дәвалар, карар, аннан туган кызчыгын карап үстерер, тәрбияләр, кеше итәр, кияүгә бирер, оныкларын тәрбияләшер иде. Хәзер кызы яки оныгы аңа су эчерер, дару бирер, тузгыган чәчләрен тарар, ваннага са лып, бәлки, юындырыр да иде әле. Кеше күтәралмас газаплардан арыган тәне дә, җаны да чистарыну, пакьлек сорый иде Зарифның.
Наркотиклы көчле препаратлар да бик азга баса иде инде аның газапларын. Дару алып эчкәннән соң, Зариф тагын, күзен йомып, тынгысыз йокыга талды. «Кеше гомере тузан гына, җилләргә туза гына».
Зариф төшендә әнисен күрде. Менә ул, ап-ак алъяпкычын киеп, ак яулыгын чөеп бәйләп, ап-ак мичтән кабарып, алсуланып пешкән пәрәмәчләр чыгара, имеш. Пәрәмәчләрдән чыккан ис аның борынын кытыклый, тәме авызга сизелә, төкерекләр китерә, хуш исе җаннарга чаклы үтеп керә кебек.
Зариф күзләрен ачты, кухнядан чыннан да тәмле булып пәрәмәч исе килә иде. Альбина ялгышын аңлагандыр, кире кайткандыр. Зарифның гафу итүен телидер дигән уй яшен кебек өмет уятты аның зиһенендә.
Кухнядан, ак яулыгын чөеп бәйләп, поднос тотып, Нәҗибә килеп чыкты. Кызарып- алсуланып пешкән бәрәңге пәрәмәчләре иде подноста.
— Зариф абый, йоклап та карыйсыз икән, әй, мин кергәнне дә, шатыр-шотыр йөргәнне дә ишетмәдегез. Саумысез, әйдәгез әле, калкыныгыз, йомшак пәрәмәчләр ашап, гөлҗимеш төнәтмәсе эчеп җибәрегез, чиргә бик килешә ул, — дия-дия, диван янындагы бәләкәй өстәлгә табын әзерләде. — Хатыныгыз эшкә кереп, сез чакыра дигәч, кибеттән әзер камыр гына алдым да монда чаптым. Сез йоклаган арада пешеп тә чыкты.
— Рәхмәт, Нәҗибә сеңлем, менә гөлҗимеш суың сагындырды, шуңа чакырырга булдым, — Зариф авырлык белән генә урыныннан күтәрелде. Чыннан да тәмле иде пәрәмәч, ярты пәрәмәч ашап бетерә язды ул. Еракта калган балачак, яшьлекнең гади нигъмәтләренең, әнисе сауган җылы сөт, төйгән бәрәңгенең ләззәтле тәме бар иде. Моңа кадәр гомер буе ашаган кызыл-кара уылдыклар, затлы ашамлыклар, кыйммәтле балыклар, кырлап-сырлап эшләнгән салатлар берни булмаган икән, бернигә дә тормый иде алар бу пәрәмәчләр алдында. Кеше үләр алдыннан гына яшәүнең чын мәгънәсен, аның асыл бәясен аңлый икән, дип уйлады Зариф.
Нәҗибә ялт итеп тиз генә идәннәрне юып чыгарды, тәрәзәләрдәге кормаларны ачып җибәрде. Форточканы ачты, мебельләрдәге тузаннарны сөртте. Үзе бертуктаусыз сөйләнде:
— Зариф абый, сезгә бирешергә ярамый. Сез бит талант иясе, бөек шәхес, сез әле яңа спектакльләр иҗат итәргә тиешсез. Нәрсә инде хәзерге яшь режиссёрлар. Ни куйганнары да, нәрсә әйтергә теләгәннәре дә аңлашылмый. Җитмәсә, гел урысча гына сөйләшәләр. Артистлары сәхнәдә чат- чот үбешә, кочаклашалар-кочаклашалар да үбешәләр, оят прәме.
«Галиябану»да сез беркемне дә үбештермәдегез дә, барыбер Хәлил белән Галиябануның үлгәнче яратышулары аңлашыла иде...
Зариф Нәҗибәнең беркатлы такылдавын рәхәт изрәп тыңлап ятты. «Бәхетле ата булган булыр иде Нәҗибәнең атасы, кызын ташлап китмәсә», — дип уйлады ул.
— Зариф абый, сезнең урын-җирне алыштырырга кирәк, үзегезне юындырырга да, кырындырырга да вакыт җиткән, — диде Нәҗибә.
— Шулаен шулай да соң, сеңлем, Бари абыең янына кереп чыксаң, ул ярдәм итмәс микән миңа юынырга, — диде Зариф хәлсез тавыш белән.
— Ничава, Зариф абый, сез минем атам яшендәге кешесез, эчке ыштаныгызны салдырмый гына әйбәтләп үзем юындырам мин сезне, һич кенә дә тартынып тормагыз, аркаларыгызны ышкырмын, чәчләрегезне юармын, калган җирләрегезне үзегез дә юасыз инде...
— Уңайсыз бит әле, Нәҗибә сеңлем.
— Бер дә кыенсынмагыз. Минем әти булып, малайлары булмаса, мин аны да шулай юындырган булыр идем, — диде Нәҗибә.
Зарифны ипләп кенә култыклап тотып ванна бүлмәсенә алып килде. Зариф чишенгәч, Нәҗибә коты очып куркып китте. Кайчандыр баһадир гәүдәле ир өстенә тиресе эленгән сөяктән генә тора иде. Ул, Зариф үзен үзе күрмәсен дип, гәүдәсе белән көзгене каплап басарга тырышты. Күзләренә яшь килде. Сабынлап юганда тәненә кагылып та булмый, авырта иде Зарифның. Нәҗибә ничек кенә булса да йомшаграк кагылырга тырышты. Аннары сабынлап сакал-мыекларын кырды, чәчләрен юды, коендырды, алмаш киемнәрен бирде. Саклык белән генә ваннадан алып чыгып, чиста урын-җиренә яткырды.
— Рәхмәт, кызым, үз балаң да болай кадерләмәс, бәхетле бул, — диде Зариф.
— Бәхетле мин, Зариф абый, болай да бәхетле, бәләкәй генә фатирым бар, Аллага шөкер, эшләп торырга эшем бар. Кияүгә чыгып булмады булуын, алмадылар мине егетләр, матур булмагач, ләкин минем янда тере җан иясе — песием, Йомшагым бар.
Картаюын картая инде, ләкин тугры дус, мине ташламый, — диде.
«Чынлап та, бәхет өчен күп кирәкми, шул да җитә бит шөкрана итә белгән кешегә», — дип, бу гади хакыйкатьне бар булмышы белән төшенде Зариф.
Нәҗибә диван янында идәнгә төшкән сөлгене алырга дип иелде. Шулчак аның гади генә итеп тегелгән күлмәк изүеннән әстерхан чикләвеге зурлыгында эмальле медальон, шуып чыгып, муенында асылынып калды. Зариф аһ итте... Аның Зәбирәгә кидергән медальоны иде бу... Ак йөзенә кинәт кан йөгерде, күзләре зур булып ачылды.
— Зариф абый, нәрсә булды сезгә, ни булды, хәлегез начармы әллә, — дип өзгәләнергә тотынды Нәҗибә.
— Бу, бу медальон кайдан синдә?
— Медальон? Белмим, ул туганнан бирле минем белән. Тәрбияче Галимә апа әйтүе буенча, ул әнинеке булырга тиеш. Мине детдомнан детдомга күчереп йөрткәндә тәрбияче апалар бу медальонны миңа кушып җибәрә торган булганнар, үскәч, бәлки, ярдәме тияр, бәлки берәр сере бардыр, бәлки, кем дә булса шуның аша эзләп табар үзен, дигәннәрдер инде. Миңа бәхет китерә ул медальон.
Зарифның күзләреннән ике бөртек эре яшь тәгәрәп төште:
—Кызым, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә.
Ләкин Нәҗибә аның сүзләрен аңламады, тиз генә 03 не җыйды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәндә, Зариф аңында түгел иде инде.
Үләр алдыннан да Зарифның күз алдында шул ук күренешләр кабатланды: зур алма кебек кояшның кып-кызыл итәге офыкка төшә, якыная, сүнә бара. Зариф кояш артыннан атта чаба да чаба, чаба да чаба. Кояш аның саен тизрәк югала, җәһәтрәк офыкка күмелә. Иңә бара, иңә бара.