Рәсүл Корбанов бу якты дөньяда егерме алты ел яшәп, шушыңача юк-барга ышанганы булмады. Буш чиләк тотып берәрсе юлыңны аркылсынмы, кара мәчегә туры киләсеңме, хәерлегә түгел дигәннәрен ишеткәне бар иде барлыгын. Калада чиләк белән су ташучы юк хәзер, бу яктан куркыныч юк дияргә ярый. Институтны тәмамлап, министрлыкта эшли башлагач та, күршеле булса да, ике бүлмәле фатир биргәннәр иде. Менә өч ел инде шул биш катлы йортта яшәвенә, кара мәче түгел, аласын да туры китермәде, күрмәде.
Бердән бер көнне өйдәш яшәгән пенсионер әби, гөнаһ шомлыгына каршы, алып кайтты бит йортка песи баласын. Өйдәш кешеләр арасында юктан гына ызгыш-талаш кубып торганын песи халкы беләмени ул? Үзенә якты йөз күрсәткән карчыкка рәхмәтләр укып, аның пенсия акчасына алынган сөтне ялап, диванда мыраулый-мыраулый тик кенә ятасы урынга бу тынгысыз җан Рәсүл Корбановлар ягына да борын төртте, кухняга да, хәтта ванна бүлмәсенә дә сәяхәт итүдән тартынмады.
Яһил холыклы кешеләр булса, әбигә үч итеп, өйдә асрарга овчарка алып кайтыр иде. Юк, Корбановларга мондый түбәнчелеккә төшәргә калай тартмада сакланган дипломнары рөхсәт итми. Олы тавыш куптармадылар, шулай да йортка килеп кергән мәче күңелгә ниндидер шом салды.
— Бәгырем, бәгырькәем! Минем якты тормышыма кара шәүләсен төшереп, стена аша гына бер карчык яшәгәне җитмиме. Кухняга чыксам да, ваннага керсәм дә шул имгәк аяк астында бутала, инде бу гына аз, каяндыр мәче үләксәсен дә алып кайткан. Үз баламның шыңшыганы табигатемә ярамаганлыктан круглосуточно детсадка тапшырганымны яхшы беләсең бит. Мәче мияулаганга ни хәлләр итеп түзим, — дип, Рәсүлнең яшь кенә хатыны Гәүһәр кич саен йоклап китәр алдыннан зарлана башлады. Йөремчәк мәчене тавышын-тынын чыгармыйча гына куенга тыгарга да каланың читенә үк илтеп адаштырып калдырырга уйлаган иде Рәсүл, яшь бичәсенең мыжгуыннан шулай гына котылмакчы булган иде. Гәүһәр күреп калып, күзләрен шелтәле мөлдерәтеп, үзе мәче урынына куенга керде.
— Бәгырем, бәгырькәем! Аерым квартира юллап ала алмавыңа мәче гаеплемени? Куй, мәче адаштыруның гөнаһы зур, диләр, минем бәхетем шулдыр, өйдәш белән яшәп үтәр инде яшь гомерем заяга...
Бу көнне Рәсүл эшкә алты потлы йөк ташыган кешедәй әлсерәп килеп керде.
— Рәсүл туганым, әллә берәр бәхетсезлеккә тарыдыңмы? Әллә авырып киттеңме? — дип, аның янына Сара Сәгыйтовна килеп җитте. Гаҗәеп игътибарлы кеше инде ул Сара Сәгыйтовна, шулай сизгер күңелле, ярдәмчел булганы өчен дә аны хезмәттәшләре профсоюз җитәкчесе итеп сайлаганнар иде.
— Үзем авырып егылсам, яхшырак булыр иде. Юк шул, Сара апай, башка кайгы суыра йөрәгемне, — дип, Рәсүл тагын да авыррак көрсенде. Сара Сәгыйтовнаның моңа тикле борчылу, хафалану белән нурланган күзләрендә кинәт нәфрәт кабынды.
— Әллә теге күршегез котыртамы?! — дип, бүлмә яңгыратып сораганын сизми дә калды.
— Сара апай, безнең бәхетле, тату гаиләбез тормышына үзенең кара шәүләсен салучы, күңел тынычлыгыбызны җибәрүче шул имгәк карчык булмыйча, башка кем булсын! Инде урамнан үләксә песиләр җыеп алып кайтып, Гәүһәрнең җанына тия башлады. Сара апай, Гәүһәрне үзегез беләсез бит, — фәрештә, әлбәттә үз хатыныңны мактау килешми, диләр. Әмма бу урында мин аның яхшылыгын әйтми булдыра алмыйм...
Профком председателенең эшне кыркуырак алып барырга кызыксынуын сизеп, Рәсүл «бу тикле үк каты бәрелергә намусым кушмый» дигән сыманрак, Сара Сәгыйтовнаның кулыннан тотты.
— Безгә ихлас ярдәм итәргә уйласагыз, мин артыгын сорамас идем. Шул әбине шау-шу куптармый гына бүлмәсеннән чыгарып җибәреп булмасмы? Пенсионер әбигә Тужиловка сымаграк урында бер бүлмәле квартира бирсәләр, башыннан ашкан. — Рәсүл шушы урында исенә нидер төшереп, кесәләрен капшый башлады. Чалбарының арт кесәсеннән бөкләгән җирләре тузып, таушалып беткән кәгазь чыгарды.
— Менә бит, Сара апай, авылда минем карт әнием япа-ялгызы яши. «Картайган көнемдә, балалар, сезнең белән бергә-бергә яшисем килә. Йортыгызга күз-колак булып, хәлемнән килгәнчә ярдәм итеп, эштән кайтуыгызга аш-су әзерләп, бер почмагыгызда торыр идем», — дип, менә хат саен өзгәләнеп яза, сөекле әниемне бик тә алып килер идем, өйдәш әби аңа көн күрсәтәмени? Юк, Сара апай, Гәүһәр белән мине талаган да җиткән. Әниемнең дә интегүен теләмим.
Сара Сәгыйтовнаның күңеле йомшарып, күзенә яшь тулды.
—Башыңны имә, Рәсүл энем, ярдәм итәргә тырышырбыз. Месткомда үзем күтәрәчәкмен бу мәсьәләне. Яшь гаиләнең бәхетен саклау — безнең бурыч. Каланың читендә табарбыз ул карчыкка берәр бүлмә, әйдә үзенең мәчеләре белән яши бирсен шунда, кешеләрнең кадерен белмәгәч, — дип, Сара Сәгыйтовна шушы минутында ук Рәсүлне гариза язарга утыртты.
— Сөеклем, котылабыз, котылабыз! Озакламый без дә, башкалар сыман, өйдәшсез яшәячәкбез! — дип, Рәсүл, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, эштән кайтып керде. Гәүһәргә местком рәисе белән булган бүгенге сөйләшүне, өйдәш әбидән коткаруны сорап гариза язуын, озакламый бу гаризаның каралачагын һәм, мөгаен, уңай хәл ителәчәген түкми-чәчми сөйләп бирде.
— Бушаган бүлмәгә бала караватын куярбыз. Әниемә дә шунда урын табылыр, раскладушкамы, диван кебек нәрсәме рәтләрбез. Ул әкият сөйләргә бик оста, әйдә, озын кичләр буе Артурыбызга әкият сөйләр, ә без синең белән кинога, театрга йөрербез.
Бу сөенечле хәбәргә кем булса да шатланыр иде. Баштарак Гәүһәрнең дә күзендә куаныч нурланды, тик әнисен алып килү турында сүз чыккач, дәрте сүнде.
— Бәгърем, картайган кешене йорт җиреннән кузгату килешерме? Болай да аңа мохтаҗлык күрсәткәнебез юк бит, чәен-шикәрен, күлмәк-ситсасын җибәреп торабыз. Инде шул җибәргән нәрсәләр дә аз дисә, үзебезнең авыздан өзеп булса да арттырырбыз. Яшәсен шул авылында саф һава сулап, кузгатмыйк без аны, — дип, Гәүһәр, тавышын гадәттәгедән дә иркәрәк яңгыратып, Рәсүлнең күзләренә текәлде.
— Ә хат? Әнием кайчаннан бирле үтенеп яза. Моңа тикле күрше белән яшибез, ике карчык сыешмаслар дип чакырмадык. Инде өченче бүлмәне дә үзебезгә бирсәләр, нинди сылтау табарбыз? Юк, Гәүһәр, картайган, авырудан интеккән әнине болай да бик озак көттердек. Хәтта мин, өйдәшнең чыгып киткәнен дә көтеп тормыйча, шушы атнада ук әнине күчереп алып киләм.
Бу сүзләрне ишетүе булды, Гәүһәрнең кыелып торган кашлары сикереп китте.
— Бик сөендердең, бәгърем, рәхмәт! Бер сасыган әби урынына авылдан икенче бер убырлы карчыкны алып килеп мине куандырмакчы икәнсең! Юк инде, моңарчы рәхәт күрсәтмәдең, моннан соң да сөекле хатыныңа яхшылык эшли торган ир түгелсең. Әниеңне алып килерлек булсаң, миннән өметеңне өз! Монда минем шәүләмне дә күрмәссең!
Менә сиңа әйтте сүз! Алмаштырдылармы әллә Гәүһәрне! Күгәрчен гөрләвеннән дә назлырак тавышы нигә шул тикле күкле-яшелле чыга? Өйдәш карчыктан котылсам, авылдан әнине китерер идек дип үзе хыяллана иде ләбаса! Рәсүл шушыларны исенә төшереп караган иде, Гәүһәр ишетергә дә теләмәде.
— Үз баламны карарга да вакытым юк. Әнә үзең кер уарсың, үзең аш пешереп ашарсың, кибетләргә йөгерерсең. Алып кил әниеңне, рәхәтләнеп яшәгез өч бүлмәле квартирда, ә мин яшь гомеремне имгәк тәрбияләп әрәм үткәрәсем юк! — дип, гардеробны шартлатып ачып, күлмәкләрен чемоданга тутыра да башлады.
Юк, кара мәче юлыңны аркылы чыкса, хәерлегә түгел дип халык тиккә генә әйтмәгәндер. Карасы түгел, йодрыктай гына чуар песи баласы йортка килеп кереп тә әнә нинди буза купты!
Гәүһәрнең чемодан күтәреп атасы йортына кайтып китүе турында хәбәр Рәсүл эшләгән министрлыкка ничек килеп җиткәндер, иллә мәгәр иртәгесен эшкә килүгә Сара Сәгыйтовна аны ах-ух итеп каршы алды. Ул гына булса бер хәл, хәтта министр үзе ишеткән. Кабинетына чакыртты, каршысына утыртып, үзенең улы сыман күреп сорашты. Рәсүл бөтенесен дә сөйләде.
— Әтисез үстем. Картайган әниемне авылдан күчереп алырмын дип уйлый идем, булмады инде. Усал өйдәшнең этлекләренә түзмичә, хатыным атасына кайтып китәргә мәҗбүр булды. Өч ел теш кысып чыдадык, берәр вакыт ярдәм итәрләр, безне бу тәмугтан коткарырлар дип өмет иттек. Ахрысы, сабыр канатлары да сына икән. Башта балабызны круглосуточный детсадка илтеп тапшырдык, нервысын саклыйк, дидек, хатыным чыгып китте, инде чират миңа җитте. Башкача әмәл юк, пенсионер карчык өстеннән жалоба язып, судлашып йөрергә безнең намус кушмый...
Рәсүлнең сөйләгәннәре министрның да күңелен йомшартты. Ул юан кызыл каләмен кулында әйләндергәләп, эндәшми-бүлдермичә тыңлап утырды да, өмет уятырлык елмаю белән Рәсүлгә карады.
— Әле квартира мәсьәләсе бик җиңелдә түгел, шулай да без сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз, Рәсүл туган. Местком председателе сезнең хәлне миңа сөйләгән иде, чынлап та, тормышыгыз бик шәптән түгел икән. Үкенечкә каршы, кешенең тормышын агулаучы адәмнәр бар шул әле. Йә, ул пенсионер карчыкка нәрсә җитми инде? Яшьләргә ярдәм итеп, тату гына яшәргә кирәк тә бит, юк, кешене газаплаудан ләззәт таба, күрәсең. Кара син аны, яшь гаиләне таркатуга китереп җиткергән! Юашларның өстенә атланыйм дигәндер. Юк, энем, сезне җәберләргә бирмәбез, ул өйдәшегездән шушы көннәрдә үк котылырсыз. Әйдә, җый гаиләңне бер түбә астына, авылдан әни-карчыгыңны гүләтеп күчереп алып кил, яшәсен балаларының тату тормышына сөенеп.
Министр сүзе — аткан ук! Атна үттеме-юкмы, местком утырышында Рәсүлнең гаризасы каралды, өйдәш карчыкка квартира биреп чыгарырга, өченче бүлмәне Корбановлар гаиләсенә калдырырга дигән карар чыгарылды. Шатлык өстенә шатлык булсын дигәннәрдер инде. Рәсүлгә авылдан әнисен күчереп алып килергә министрлыкның бер йөк машинасын да бирделәр.
Гәүһәрне югалтмас өчен күчереп алып кайтмаган да булыр иде Рәсүл, министр үзе хәстәрлек күрде бит, машинасына хәтле бирде. Бик ана җанлы кеше икән. «Әни бер генә була ул. Картайган көнендә кадер-хөрмәт итегез», — дип озатып калды.
Ләкин авылда Рәсүлне икенче гамь — кайгының зуррагы көтә иде. Ул әнисенең соңгы сулышына гына кайтып өлгерде. Әбиләр авыруның күзен йомдырып, тәмам хушлашырга җыенып беткән иделәр, гаҗәпкә каршы, ана улының аяк тавышын ишетү белән күзләрен ачты.
— Балакаем, сине күрмичә үләм икән дип кенә үкенгән идем... Менә ничек яхшы булды әле, өлгердең... Бәхил бул, киленем белән тату, бәхетле яшәгез, җәберләмә... Ул да бит ана... Синең улыңның анасы...
Рәсүл, үксеп җибәрүдән чак тыелып, әнисенең инде суына башлаган ябык кулларын күкрәгенә кысты.
— Әни, куй, үлем турында сөйләмә. Син терелерсең, әйбәт докторларга күрсәтербез. Мин бит сине алып китәргә дип кайттым, әни. Әнә, тышта машина...
— Рәхмәт, бәбкәм, инде күңелем тыныч... — дип, ана улының сүзен бүлде. — Сез бәхетле яшәгез... Соңгы теләгем шул...
Менә шулай аяусыз була икән тормыш. Әллә нинди чийнәлгән төеннәрне дә өзә дә куя икән. Авылга кайтканда Рәсүлнең башында нинди генә каршылыклы уйлар кайнамый иде. Әнисен җирләгәч, кайгыдан гына түгел, үзенең шул уйларыннан гарьләнеп, кая барып төртелергә белмәде. Авылдашларының юатуы да йөрәгендәге сызлауны баса алмады.
Рәсүл үзенең кайгысы хакында министрга да телеграмма сукты һәм өч-дүрт көнсез кайта алмавын белдерде. Әнисе мәрхүмәнең каберен рәшәткәләп, хуҗасыз калган йортны, каралты-кураны карарга кеше табып, Рәсүл авылдан бишенче көнне генә кайтырга чыкты.
Уфага кичләтеп кенә килеп керделәр.
Ул яшәгән йортның бөтен тәрәзәләрендә дә ут бар иде. Рәсүл үз күзенә үзе ышанмады. Квартирада кемдер бар, Гәүһәр кайтып көтеп тора микәнни?
Рәсүл шоферның машинаны туктатканын да көтмәде, күңелендә кабынган өметне югалтудан курыккандай, кабинадан атылып чыкты да бишенче катка йөгереп дигәндәй күтәрелде.
Ишекне Гәүһәр ачты. Рәсүл аның озын керфекләр әйләндергән таныш, сөйкемле күзләренең яшьләнгәнен генә күреп алды. Шул минутта үзенең дә күңеле тулды, кош сыман талпынып, ялангач куллары белән кочаклап алган Гәүһәренең ихтыярына бирелде.
— Бәгърем, бәгырькәем минем, нинди зур кайгы! Нинди зур югалту! — дип, күз яшьләренә буыла-буыла, Гәүһәр минут чамасы Рәсүлнең киң күкрәгенә башын терәп сулкылдап торды. — Нык бул, бирешмә, сөеклем! Тормышның аяусыз кануны беркемне дә аямый. Дөньяда үлемсез кеше юк, гомеребез беткәч, без дә үләрбез. Туудан калмагач, үлемнән генә калып булмас...
Гәүһәр, елаудан кызарган күзләрен сөртеп, күгәрчен кебек туктаусыз гөрелдәде, Рәсүлне назлады, сөйде. Ләкин ниндидер ят тавыш Рәсүлгә сөйкемле хатынның сүзләрен ишетергә комачаулап, күңелгә шом салды.
— Безнең өйдә кемдер тавышлана түгелме? — дип, Рәсүл ахырдан сорарга мәҗбүр булды.
— Өйдәшебезнең теге песи баласы мияулый бит. Менә кемнең бәхете бар! Синең аркада бер бүлмәле аерым квартиралы булды. Икенче генә катта, балконы Агыйдел ягына чыга. Шатлыгыннан башы әйләнгәндер инде, мескен карчыкның, песи баласын алып китәргә дә оныткан.
Гәүһәрнең кинәт күзләрендәге яше кипте, әле генә кайгы кичергән йөзенә элекке төсе кайтты.
— Үлгән артыннан үлеп булмый, тереләргә яшәргә кирәк. Без дә тормышыбызны җайлау хәстәрен күрә башларбыз, бәгырем, — дип, Гәүһәр йомшак кына сүз кушты. — Мебель турында да уйларга кирәк. Өч бүлмә бит хәзер, гарнитурны, бәлки, Мәскәүдән алып кайтырбыз. Анда чират юк, җаның теләгәнне сайлап алып була, диләр. Кухняга да әйберләр аласы бар. Моннан соң, бәгърем, йокы бетте безгә. Башта квартираны әйбәтләп ремонтлап чыгарырбыз. Идәннәргә линолеум җәйдергәндә ничек булыр икән? Кешеләр каяндыр бизәклесен табалар.
Рәсүл игътибар белән тыңлаган сыман утырса да, Гәүһәрнең сөйләгәннәрен ишетмәде. Өйдән карчык онытып калдырган песи баласы буш бүлмәдә ялгызы хуҗасын юксынып мияулый иде. Рәсүл шул тавышка колак салды, аның тыныч кына аккан тормышын болгатып җибәргән песи баласы «Гаебем юк минем, кешеләрнең миһербанлылыгына мохтаҗ сабый гына мин!» дип ялварадыр сыман тойды.