Кып-кызыл, кызган поднос кебек баеп баручы кояшның итәге инде офыкка кагылды.
Зариф уйнаклап торган яхшы атта тояк күмәрлек тузанлы юлдан, кара тиргә батып, җан-фәрман офыкка таба чаба да чаба. Ничек тә куып тотарга кояшны, якынаерга тиеш ул аңа. Кояш аның саен тизрәк түбәнәя, майга баткан кайнар хәнҗәр кебек шуып иңә бара, иңә бара. Менә аны уратып алган алтынсу-сары балкыш куелана, кара кан төсенә керә.
Никадәр шәбрәк чабарга тырышмасын, ниндидер куәтле көч аны туктатырга маташа, бар авырлыгы белән ат күкрәгенә, иңсәләренә баса, күзгә күренмәс көч аны кирегә тарта, аты-ние белән артка каера. Зариф ике якта үскән куакларга, агач кәүсәләренә тотынып алга ыргылырга азаплана, аты да бар куәтенә алга омтылырга тырыша, ләкин көче җитми. Зарифның йөрәге дөп-дөп килә.
Менә кояшның яртысы офыкка иңде, менә ул чирек кенә, аннан урак нечкәлеге генә калды. Зариф никадәр чапмасын, җитешә алмый кояшка, ул якыная барган саен, офык арткарак чигә. Бу бәйге мәңге бетмәс кебек. Гаҗизлектән, кәйсезлектән аның сулышы кысыла.
Зариф кара тиргә батып уянып китте. Тагын шул бер үк төш. Үз гомерендә бу төшне ул әллә ничә тапкыр күрде инде.
Зал түрендә утырган пианино өстендәге электрон сәгатьнең яшел утлары өчне күрсәтә. Фатирда кабер тынлыгы. Альбина әле кайтмаган. «Банкет бетмәгәндер», — дип уйлап куйды Зариф, шулай дип үзен юатырга тырышты. Тик күпне күргән, үз гомерендә күп премьералар, күп банкетлар үткәргән карт режиссёр бу вакытта инде банкетларның таралганын белә, белсә дә, күңел төбендәге шигенә, көнләшүенә ирек бирмәскә, горурлыгын, мин-минлеген сакларга тырыша.
Ул күзләрен йомды. Йокы белән уяулык арасындагы битараф халәтне уң кабырга астындагы астыртын сызлау акрынлап уяулык ягына авыштыра башлады.
Авырту мәкерле ерткыч кебек акрын гына, шуышып кына башта аркасына, аннары сыртына, аннары күкрәгенә якынлаша. Ул тере җанвар кебек башта йомарланып һәм салмак якыная, аннары торган саен әрнеткечрәк һәм рәхимсезрәк була бара, аннары көчле, һәм озын тешләрен бавырына батыра, умыра, чәйни, аяусыз рәвештә тәндәге һәр әгъзага, һәр күзәнәккә күчә, ул гына да түгел, мәрхәмәтсез рәвештә баш миен ботарлый башлый.
«Уколның көче бетте», — дип уйлады Зариф. Таңга кадәр әле озак. Ул көч-хәл белән генә үрелеп тумбочка өстендәге төнге лампаның төймәсенә басты. Күзләрне камаштырып, ялтлап ут янды. Авыртуны баса торган даруын сәрмәнеп тапты, су эчәргә теләп, чынаякка үрелде, савыт буш иде.
Зариф, коры сөяккә калган аякларын көчкә идәнгә төшереп, йомшак башмакларын киде, калтыранып торып басты, стеналарга тотына-тотына, кухня ягына юнәлде. «Рәт бөтенләй беткән бит» дигән ачы уй миен сызып үтте. Ерагайды шул залдагы диваны белән кухня аралары, бетмәс- төкәнмәс чиксез юл кебек ул хәзер.
Их, менә шушы минутта янында жәлләүче, күңелен тынычландыручы, юатучы кешесе булсын иде аның. Шушы даруны йотып җибәрерлек хуш исле үләннәрдән эшләнгән төнәтмә бирсен иде аңа берәрсе.
«Зарифкаем, ят, нигә тордың, сиңа сакланырга, ял итәргә кирәк, хәзер үзем дару бирәм», — дип әйтүче, култык астыннан тотып, акрын гына бәдрәфкә илтүче, йомшак түшәккә салучы, чуалып беткән, һаман әле куелыгын югалтмаган, кайчандыр дөм кара, хәзер ап-ак булган дулкынлы чәчләреннән сыйпап юатучы, иң мөһиме, аны яратучы кешесе булса иде яннарында. Юк шул, юк. Ир көч-хәл белән генә урынына килеп ятты.
Ул эчкә баткан күзләрен караңгы түшәмгә төбәде. Гаҗәп, авыруы көчәя барган саен, аның күрү сәләте дә, сизү сәләте дә көчәя бара иде. Йокысыз, сызланулы төннәрдә ул уты сүнгән караңгы бүлмәдә һәр әйберне күрә, ә караңгы түшәмнең һәр сызыгын яттан белә. Бу караңгылыкны җиңә ала торган ак түшәм үзе бер дөнья икән бит. Иң яхшы рәссам да шулай төгәл, тоташ бер дөнья, гаҗәп образлар туды ра алмас гади ак түшәмдә. Бер караганда алар бер төрле, икенче караганда бөтенләй үзгә. Менә салмак, сыгылмалы, гаҗәп камил эшләнгән сылу кыз сурәте, менә чабып килгән чаптарлар, аларның җилгә тузган яллары шулкадәр нечкәлек белән эшләнгән.
Тышкы ишекнең өч йозагы да шалтыр- шолтыр ачылды. Өйгә ияреп кергән затлы хушбуй исләре арасыннан Зарифның сизгер борынына ят ирләр исе дә килеп бәрелде.
«Әминә булса, шулай озакка берүземне калдырып китәр иде микән?» — дип аянды Зариф. Кереп хәлен белүен, премьераның, банкетның ничек үтүен, күргән-ишеткәннәрен сөйләп чыгуын көтте Зариф яшь хатынның. Ләкин ваннадан чыгу белән йомшак халатка төренгән Альбина зал ягына башын тыгып кына карады да үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде. Зарифның күңеленә, утлы дулкын булып, Альбинага карата рәнҗү хисе килеп бәрелде.
Каты авырып түшәккә егылуына елдан артык вакыт үтте аның. Альбинага бу һич көтелмәгән бәхетсезлек булып төште. Диагноз ачыклангач, бер кайгысыз, мәшәкатьсез яшәргә өйрәнгән яшь хатын югалып калды. Иренең киң күкрәге артында җил-яңгырдан сакланып, байлыкка, дан-шөһрәткә күмелеп, затлы балдакның асыл кашы булып яшәгән Альбина үзен киң сахрада япа-ялгыз калган бала хәлендә хис итте.
Аның ире — халык артисты, атаклы режиссёр, үз илендә генә түгел, бар төрки дөньясы сәхнәләрендә шөһрәт казанган, әллә ничә дистә спектакльләр сәхнәләштергән, сәнгать дөньясында гына түгел, республиканың бар булган сәяси форумнарында президиумның алгы рәтендә утырган, чит илләргә баручы рәсми делегацияләр составында, иң дәрәҗәле даирәләрдә һәрвакыт игътибар үзәгендә булган Зариф шундый хәтәр чиргә юлыксын әле!.. Альбина моны башына сыйдыра алмады. Нәрсә булыр хәзер аның белән? Җәннәттә яшәп өйрәнгән хатын, иреннән бигрәк, үзен жәлләп елады.
Яшь аралары зур булуга карамастан, җиде ел бергә яшәп ул аңа өйрәнгән иде инде. Яхшы фатир, чит ил машинасы, затлы киемнәр, иң шәп курортлар, яшь егетләрнең игътибары белән беррәттән карт ире дә Альбинаның аерылгысыз чолганы шына әйләнгән иде.
Зариф хатыны булганы өчен генә дә бар булган тылсымлы «сим-сим» ишекләрнең ачылуы, байлык һәм шөһрәт янына яшьлек һәм матурлыкның килеп кушылуы нинди көчкә ия булганын тиз аңлап алган Альбина өчен көтелмәгән сынау иде.
Бар таныш белгечләр һәм дәрәҗәле табиблар, тәҗрибәле профессорлар карады, төрле-төрле консилиумнар үткәрелде, ил башлыклары чит илгә чыгарып операция ясау турында да фикерләр әйттеләр. Ләкин Ходай биргән чир кеше кодрәте белән генә китә торган нәрсә түгел иде. «Метастазалар киткән, операциягә соң инде», — диделәр. Зариф берничә ай больница койкаларында аунаганнан соң, өенә, сөекле Альбинасы янына кайтырга теләк белдерде. «Үз кешем, үз ярым, бәлки, аякка бастырыр әле, Алла боерса», — дип өметләнде ул. Ләкин эшләр башкачарак килеп чыкты. Башта яхшы гына тәрбияләде Альбина ирен. Үзебезнең һәм чит ил даруларыннан файда булмагач, халык табиблары, өшкерүче-төкерүчеләргә чират җитте.
Ләкин «чир кочаклап керә, мыскаллап чыга» дигәннәре дә Зарифка туры килмәде — хәле алга түгел, артка китте. Нәрсә генә эшләп карамадылар, бернәрсә дә файда бирмәде. Альбина моның ни белән бетәсен аңлаган иде инде. Ай ярым өйдә ирен караганнан соң, яңадан эшкә чыкты. Репетицияләр, спектакльләр китте, ул торган саен өйдә азрак була, соңрак кайта башлады. Яктырак та, күңеллерәк тә булыр, дип, урын-җирен үзләренең йокы бүлмәсеннән залга, диванга күчерде. Баштарак соңга калып кайтуы өчен акланса, аңлатырга, алдашырга тырышса, Зарифның хәле начарлана барган саен, моны кирәк дип тә исәпләмәде. Ашарга пешереп плитә өстенә яки суыткычка куя да чыгып китә торган булды.
Көндезләрен әле ул ялгызлыкны бик тоймады. Урам шау-шуы, машина тавышларын тыңлап ятты, сирәк-мирәк, бик сызланмаганда телевизорын да кабызгалады, радиодан концерт тыңлады. Еш кына дус-ишләре, бергә эшләгән иптәшләре дә кереп хәл белеште, үзе дә акрын гына торып бүлмә буйлап йөрештерде, телефон аша да хәлен белүчеләр, киңәш-фәлэнен, нинди дару, нинди үләннең үтә дә шифалы икәнен өйрәтүчеләр күп булды. Бигрәк тә аскы катта яшәгән яшьлек дусты Бари аның күңелен күтәрергә тырышты.
Карт артист, пенсиядә булуына карамастан, әле берничә спектакльдә уйный иде. Аның кергәнен Зариф түземсезлек белән көтә, бу дөньяда аннан да якын дусты калмаганын аңлый иде.
Бари театрдагы, республикадагы яңалыкларны, артист халкы арасындагы гайбәт-мазарны да кереп сөйләп чыга. Труппадагыларның: «Атаклы режиссёр, театр патриархы Зариф Хәсәнович әле бер генә спектакль куеп шатландырмас халыкны», — дигән сәламе Зарифның күңелен күтәрергә тырышу гына иде.
Ә бит заманында, халыкны таң калдырып, ул — Хәлил, Бари Исмәгыйль рольләрен ничек башкаралар иде. Аларның үзара барган монологларын вакытлы матбугат тәнкыйтьчеләре, урысчалатып: «Великолепный дуэт двух будущих гениев», — дип язып чыккан чаклар да булды.
Студент елларында бер тулай торакта, бер бүлмәдә яшәделәр, бер кисәк икмәкне икегә бүлеп ашадылар. Бари яшь чагын да Зарифка караганда да өметлерәк артист иде. Театрның гастрольгә китү көне килеп җиткәч, Исмәгыйль образын башкаручы ике артист та кинәт кенә авырып больницага эләкте. Театрның башка чарасы калмагач, рольне Барига тәкъдим иттеләр. Әй шатланды Бари. Иртәгә юлга, ләкин кесәдә бер тиен акча да юк.
Зариф шәһәрнең бер башына, таныш- туган тиешле кешеләренә акча юллап чыгып китте. Бари икенче якка чапты. Кичкә кирәк кадәр акча җыелган иде инде. «Ярый, берәр бүләк алып кайтырмын үзеңә», — диде Зарифка Бари.
Чыннан да гастрольдән ул Зарифка әстерхан чикләвеге зурлыгында яшел эмальгә гарәпчә хәрефләр белән язылган бик матур медальон алып кайтып бирде, «һе, — диде Зариф эчтән генә, — берәр китап-фәлән алып кайтсаң, лутчы буласы иде».
— Бик кыйммәтле медальон ул, дускаем, мин аны базардан бер ак сакаллы, чалмалы карттан алдым. «Бу медальон кешегә бәхет китерә, әгәр югалса, бәхете дә югала, анда бик кирәкле дога язылган, югалтма» диде ул.
Бари медальонны Зарифның муенына кидергәндә шулай сөйләде. Зариф бу сүзләргә әллә ни игътибар итмәде, медальонны киеп куйды да онытты, комачауламагач, йөри шунда эленеп.
Кухня краны ябылып бетмәгән, күрәсең, тып та тып, тып та тып су тама. Их, бер генә тамчы гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә иде, бәлки, ут булып янган эчләренә хәл керер, ялкыны басылыр иде. Әминәсе — яшьли кавышкан, бергә картайган хатыны булса икән янында. Ул кайгыртыр иде аны. Терсәк якын да, тешләп булмый шул. Ир, авырлык белән генә торып, салкын чәй йотты, чак-чак атлап барып кранны япты һәм урынына килеп ятты. Көчле дару үзенекен итте. Бөтенләй басылып бетмәсә дә, авырту бераз чигенде. Сырхау дигән «ерткыч», йомарланып, күзләрен зәһәр ялтыратып, өненә посты. Зарифның зиһенен томан каплады, төш дисәң төш, өн дисәң өнгә охшамаган уйлар өермәсе аны үз кочагына суырды.
Бердәнбер бала булды ул гаиләдә. Әтисе — авыл Советы рәисе, әнисе фельдшер иде. Үзсүзле, чая егет булып үсте. Үскәндә үк, әтисе биләгән вазифаның кешеләр өстеннән нинди хокук һәм хакимлек биргәнен күреп, тоеп үсте ул. Әнисе сабыр һәм басынкы, сизгер күңелле гади хатын иде. Зариф әтисе кебек ихтыярлы булырга теләсә дә, әнисенә сыена төшә иде. Шул йомшаклыгын сиздермәскә тырышып, ул үзен дорфарак һәм кирәгеннән артык чаярак тотарга тырышты.
Ходай аңа тарих китапларында сурәтләнгән борынгы грек аллаларын хәтерләткән килеш-килбәт, мөлаем йөз биргән иде. Атлетларча буй-сын, кара дулкын куе чәч, кап-кара зур күзләр, куе кара керфекләр, ак текә маңгай, кара-кучкыл сыгылмалы тән — болар барысы да сәхнә өчен генә яратылган кебек. Җитмәсә, Ходай аны матур тавыш белән дә бүләкләгән. «Артист булыр бу», — диләр иде авылдашлары. Әнисенең аны юрист яки инженер итәсе килсә дә, ул чыннан да, урта мәктәпне тәмамлагач, сәхнә юлын сайлады. Башкалага килеп укырга керде. Чибәр, талантлы егетне тиз күреп алдылар. Укуы белән бергә ул театр сәхнәсендә рольләр дә уйный башлады. Башта массовкалар, аннары эпизодлар, аннары дублёр, герой- сөяркә рольләре дә бирә башладылар. Халык, бигрәк тә кызлар аны күрер өчен генә йөри иде театрга. Ул тудырган образлары йөрәкнең түрләренә үтеп кереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, елата һәм көлдерә, уйландыра һәм юата, нәфрәтләндерә һәм сокландыра иде.
Чыгарылыш елында диплом спектакле итеп «Галиябану» белән туган районына кайтып төштеләр алар. Менә-менә печән өсте башланырга тора. Район үзенең машина-трактор, чапкычларын барлый. Агай-эне ел буе якты дөнья күрмәгән, «ватык» дип йөртелгән «муравей», матай, сәпитләрен такта гаражлардан чыгара, арба-мазарын тазарта, чалгы яный, тыр ма саплый, гомумән, мәш килә, ә авыл, күңелләр чабыш аты шикелле ярсу булуы на карамастан, зур бәйге алдыннан гына була торган киеренке тынлыкка чумган.
Менә-менә старт бирелер дә, халык алны-артны, уңны-сулны күрми яуга ташланыр... һавада ялан-болыннарда яңа чәчәк ата башлаган мәтрүшкә, кыргый канәфер, тукранбаш исләре. Ямьле һәм мәшәкатьле җәйнең рәхәтенә кинәнеп, беркемгә игътибар итмичә, урман болыннар белән авыл арасында эшлекле кыяфәттә бал кортлары оча. Бакча артында, Көмешсу елгасы буендагы чирәмлектә, яңа язылган сары май йомарламы шикелле бәбкәләрен ияртеп, кызыл томшыклы усал, аталы-инәле казлар хәтәр ысылдашып, як-якка каранып үлән чемчи. Күктә, бик биектә, шырпы башы кадәр генә тилгән каз саклаган малай-шалайның тизрәк салкын суга чумганын көтә.
Артистларны йортларга бүлеп алырга теләүчеләр күп булса да, кая ул, Зариф, барысын да ияртеп, әти-әнисе йортына кайтып төште. Артистлар верандага, җәйге йортка, өйгә урнаштылар. Әтисе печән өстенә дип тәгаенләп аерып ашаткан ажгырып торган тәкәне иртә таңнан егып суйды да эшенә китте.
Йокылары туюдан бигрәк, нәрсә эләксә шуның белән ризыкланып йөргән артист халкын тәмле шулпа исе уятты.
— Хәлил, Галиябануың үзеңә булсын, әниең бер тәлинкә шулпа ашатса, — дип, Бари-Исмәгыйль Зариф-Хәлилнең кабыргасына төртте. Зариф көлеп җибәрде, сикереп торып, казан янында булашкан әнисе янына килде.
—Улым, иптәшләреңне уят, торсыннар, юынсыннар, хәзер ашарга әзер була, — диде әнисе.
—Тагын аз гына йокласыннар инде, әни, артист халкы соң ята, соң тора ул, — дип, өстәл башындагы урындыкка утырды Зариф.
Сагынган иде Зариф әти-әнисен, сирәк кайтыла шул туган якка. Талантлы, исеме шактый гына танылган Зарифны Мәскәүгә ГИТИСка укырга җибәрү турында сүзләр йөри, димәк, Мәскәүгә китсә, тагын да сирәгрәк кайтачак ул.
Нинди рәхәт туган өйдә, кадерле әнисенең җитез хәрәкәтләр белән аш-су әзерләгәнен карап утыру нинди күңелле...
Ләкин күңелен нәрсәдер айкап тора иде Зарифның. Ниндидер тынгысызлык, шом, сагаю бар иде күңел төбендә. Зариф үткән һәм булачак көннәрдәге вакыйгаларны барлап, чамалап чыкты. Юк, алай-болай күңелсезлек сизелми кебек. Кинәт шылт итеп хәтеренә төште аның: төш, бүген күргән сәер төш — баеп баручы кояшны куып атта чаба да чаба, чаба да чаба ул.
Кояшны куып җитешүгә бик күп нәрсә бәйле аның тормышында, нәрсәләр икәнен тезеп-тезеп әйтә алмый, тик бу — бик әһәмиятле юрау. Ниндидер күзгә күренмәгән көч артка тарта иде аны, тик ул үҗәтләнеп алга барырга тырыша, бар көчен биреп алга омтыла, кояш аның саен ерагая, байый бара, байый бара иде.
Ул төшен әнисенә сөйләде. Әнисе шомланып китте. Улы янына килеп утырды. Куллары белән ике яңагыннан тотып, күзләренә карады һәм, шомлануын сиздермәскә тырышып:
—Дөнья алдаткыч ул, улым, булдыра алмаганыңны булдырырга, туктата алмаганыңны куып җитәргә тырышма, булганына канәгать итеп, кадерен белеп яшәргә тырыш, төшеңне хәерлегә юра, ни юрасаң, шул була, — диде.
Хафалану катыш яратып, улының сөйкемле йөзенә, баһадирдай ныклы гәүдәсенә горурланып карады ул. «Әтисенең яшь чагы», — дип уйлап алды, улы өчен сөенеп, юньле кешеләргә очрасын, бәхетле булсын иде улы — бердәнбере.
—Нинди хәбәрләр бар авылда, әни, нинди яңалыклар? — дип сораша башлады Зариф.
—Яңалыклар... Үрге оч Мөхәммәтзариф бабаң гүр иясе булды, үткән җомга җирләдек, җаны җәннәттә булсын. Кәҗә урам Нәкыя апаң, ире үлеп бер ел торгач, күрше Сарыкүл авылына бер тол иргә кияүгә чыккан иде, торалмады, кайтты, бичара. «Тын алулары, исләре чит, үз Хәмзәмнең өемдә исләре сеңеп калган, шуларны булса да иснәп яшим», — ди бахыр. Урман башы Җәннәт әбинең үткән шимбәдә мунчасы янып китте. Бик кызу яга иде шул мунчасын, чабынырга ярата иде. Авылда күңелсез хәбәрләр йөреп тора әле, улым. Фатыйма әбиеңнең оныгы дивана Зәбирә, кемнәндер алданып, кыз бала тапты. — Кайсы явызы шул бахыр Ходай бәндәсенә бәгыре җитеп кул сузды икән, — диде әнисе, авыр сулап.
Зариф дертләп китте. Үзе дә сизмәстән:
—Кемнән икән? — диде.
—И-и-и, улым, акылы тулы түгел бит аның, бичараның, җитмәсә, теле юк, ни сөйләсен, дәшми. Баласы тугач, үзе гел елмая, нарасыен күкрәгенә кысып алга-артка бәвелеп тик утыра иде, диләр. Тагын шуны сөйлиләр: имештер, Зәбирә бахыркайны теге йөзе кара ир, бәдбәхет, бер муен чылбырына алдатып алган, имеш, диләр. Карт нәнәсенең үзенең бер аягы җирдә, берсе гүрдә, бу кайгыга түзалмыйча түшәккә егылды. Районнан килеп, Зәбирәнең баласын балалар йортына алып киттеләр. Бик тарткалашты, диләр, бик дулады, ди, Зәбирә, телсез авызы белән өч көн әллә елады, әллә улады, безгә чаклы ишетелеп торды тавышы бахырның. Баланы алырга килгән шәфкать туташы жәлләп инәсе муенындагы чылбырны баласына кидергән, бәлки, берзаман миһербан-шәфкать уянып, атасы үз нарасыен килеп алыр, билге булсын, дип әйткән, ди. Өч көннән соң, хәле тагын да начарая башлагач, Зәбирәне диваналар йортына озаттык. Бөтен авыл елап калды.
Зариф башына таш ишелеп төшкәндәй хис итте үзен. Тамак төбенә йодрык хәтле төен килеп утырды, күз аллары караңгыланды. Ул, тиз-тиз атлап, бәрәңге бакчасы аша елгага төшеп китте.
Чынмы бу? Булырга мөмкинме? Бер мизгелдә мең сорау үтеп китте башыннан.
Былтыр гастрольдән соң берничә көнгә ялга кайткан иде ул. Җәй ахыры, тик көз башы түгел әле. Дөнья — бала тапканнан соң рәхәтләнеп йокымсырап изрәп ял итүче ана шикелле. Сулар тын инде, тыныч, ләкин җып-җылы. Агачларга бераз сары иңгән, тик табигать әле яшеллеген югалтмаган. Анда-санда куакларда кара, кызыл бөрлегән шаян кыз шикелле күз кысып үзенә чакыра, инде таҗларына тимгел төшә башлаган ромашкалар, кыргый тукранбаш чәчәкләре рәхәт ял итә, сукмак читләп, бар куәтен, җанын биреп, шайтан таяклары йодрык хәтле чәчкәләрен, «менә мин нинди» дигән төсле масаеп, кояшка сузган. Көмешсу өстендә үсеп җиткән каз- үрдәк канат кагына, кырчынташ арасында энә буе вак балыклар җим чемчи.
Зариф тынычлап ял итәр өчен икенче ярга йөзеп чыкты. Әнисе дә: «Шунда елгага якын гына гөлҗимеш куаклары бар иде. Иренмәсәң, әзрәк җимешен җыеп алып кайт әле, улым, кыш көне үзе бер дару ул», — дип әйтеп калды. Зариф ялангач тәнен кояшка куеп, комга күмелеп, рәхәт изрәп озак ятты.
Җылы, алтын сыман елга комы, аның кайнар тәнен рәхәт иркәләп, аякларыннан, янбашларыннан, күкрәкләреннән, эченнән җиргә коела. Күңел, әллә нинди тауларны җимереп, кыялар актарырлык дәрт һәм киеренкелек белән кайдадыр ашкына, тынычсызлана, талпына иде.
Бу халәттән аны кинәт су чәчрәгән тавыш уятып җибәрде. Ул, башын күтәреп, аргы якка карады. Елга аша кемдер бу ярга йөзә иде.
Зариф аптырап калды, җәй ахырында аннан башка тагын кем җөрьәт итеп су керә икән? Бала-чага түгел, колачы киң, ныклы беләкләре су өстендә ялтлап-ялтлап китә, ялангач янбашлары, ныклы аяклары, хәрәкәт уңаена ак балык сырты шикелле янып, су өстендә чагылып ала.
Йөзүче бу як ярга чыкты, яр буена аяк басты, бу шәп-шәрә хатын-кыз иде. Хәзер генә танып алды Зариф аны. Зәбирә. Дивана Зәбирә, әпә Зәбирә дип тә йөртәләр иде аны авылда. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, Фатыйма әбисе кулында тәрбияләнгән бу кыз бала чакта телсез дә, исәр дә түгел иде.
Зарифтан өч сыйныфка түбәнрәк укыды ул. Шулай да олырак егетләр дә аңа игътибар итәләр иде инде. Дулкын-дулкын булып иңнәренә таралган җитен төсле чәчләр, кара куе керфекләр белән уратылган күкчәчәкләр шикелле зур зәңгәр күзләр, яшь булса да, инде күзгә ташланып торган зифа буе күпләрне җәлеп итәчәк иде үсеп җиткәч...
Бәхетсезлек аяк астында икән шул. Көз көне мәктәп балалары колхоз бәрәңгесен чыгарырга барганда, «Беларусь» кинәт тарттырып җибәрә һәм арбага төялгән балалар арасыннан Зәбирә егылып төшен аңын югалта.
Озак ятты ул район һәм республика хастаханәләрендә. Кайтканда ул элекке Зәбирә түгел иде, әйтерсең алыштырып куйганнар. Ул телдән язды, хәтерен югалтты, сөйләшмәс һәм кеше белән аралашмас булды, әкренләп алмашына башлады.
Шул Зәбирә йөзеп чыкты елганың бу ярына һәм ул шәп-шәрә иде. Зариф торып басты. Матур иде кыз, ап-ак шикәр шикелле зифа тәненнән энҗе-энҗе тамчылар, тәгәрәп, аяк астындагы алтын комга төшеп югала. Бәллүр шикелле ике тамчысы тулы күкрәгенең пешкән чия төсле бүртеп торган очларына кунган, чәчләре, дулкын-дулкын чуалып, иңнәрендә ята. Горгона кебек дип, ирексездән соклануын яшерми уйлап алды Зариф.
Кыз башта куркып киткән кебек булды, ләкин аның игътибарын шунда ук Зариф муенындагы медальон җәлеп итте. Ул, тартынмый-нитми якын ук килеп, шул медальонга үрелде. Зарифка әйтерсең ут капты, аның тыны кысылды, йөрәге күкрәк читлеген җимерердәй булып дөп-дөп тибә башлады. Ул бер кулы белән кызны биленнән кочып алып үзенә тартты.
«Ошыймы? — дип сорады Зариф ан нан калтыранган тавыш белән. — Миңа гөлҗимеш җыешсаң, бүләк итәм үзеңә». Кыз су буен яңгыратып көлеп җибәрде,нәрсәдер әйтергә теләгәндәй өн ишеттерде, Зариф аны биленнән кочаклап урман арасына алып кереп китте.
Икенче көнне Зариф, ашыгыч эшем бар, дип, ялы беткәнне дә көтмичә, тиз генә җыенды да иртә таңнан шәһәргә тайды.
Төн тынычлыгын тыңлап ятудан да серлерәк, гаҗәбрәк нәрсә бар микән авыру кеше өчен бу дөньяда.
Менә ул — син яшәгән, яраткан, нәфрәтләнгән, шатланган, кайгырган, өметләнгән һәм өметләреңне җимергән, ләкин бик кадерле булган дөнья. Ул якын гына кебек, синең күз алдыңда гына, синең яныңда гына, сине уратып алган, сиңа таныш та, үз дә, ләкин шул ук вакытта инде ул чит тә, ифрат ерак та, ул инде сиңа ят та, дошман да, сиңа битараф та, салкын да кебек. Бу дөнья үлем түшәгендә ятканнарга бөтенләй икенче үлчәүләрдә үлчәнә, икенче яссылыкта ята икән.
Ә монысы — хәзергесе — ач күзләре белән сине үтәдән-үтә тишеп караучысы — очлы озын тырнакларын күкрәгеңә батырырга әзер торган дәһшәтле дә, шул ук вакытта серле дә иде. Ул аяусыз һәм куркыныч, шул ук вакытта аны аңларга, төшенергә тырышу, тиздән, бик тиздән үзеңнең инде аныкы булачагыңны тою хисе кире этәрә, үзе шул ук вакытта котылгысыз рәвештә үзенә тарта. Зариф авыртулары ач ерткыч кебек өненә вакытлыча булса да поскан арада эчке бер кызыксыну белән бу ике халәт — ике дөнья арасындагы аермалылыкмы аңларга тырышты.
Менә аның куллары, кайчандыр җи мертеп эш эшләрлек булган ныклы мускуллары, күпме хезмәт иткән: язган, исәпләгән, аш-су җыйган, күпме гүзәл хатын-кыз тәненә, чәчләренә кагылуын калтыранып көткән озын көчле бармаклары... Беләкләренең тиресе бушап, буш оек кебек сәлперәеп калган куллар, сары, зәңгәр тырнаклары тырпайгап, бармаклары кадаклар кебек шыксыз һәм кансыз.
Тегесе — исән-сау чактагысы — заемсызлык, мәгънәсез максатлар артыннан чабу, дан, шөһрәт, байлык, казанышлар эзләү, үз фикерләреңнең дөреслегенә инанырга тырышу һәм башкаларга да шуны исбатларга омтылу, вак күңел ачулар белән урап алынган, соңгы чиктә өч тиенлек дөнья мәшәкатьләре эчендә эрү, юкка чыгу, көлгә әйләнү. Бик кирәкле нәрсәләргә юлыгып, аймылышта калмады микән, күрмичә, сизмичә үтеп китмәде микән ул алармы, кул сузымы ара гына калмадымы икән ул яшәү мәгънәсе дигән нәрсә Зариф өчен?
Нигә монысы, бу халәте, бу дөньясы, ягъни әҗәл якасындагы шомлы әйдәү, серле пышылдау, кайдадыр каерылып, газапланып ашкыну, алгысау һәм гаҗизлек белән тулы?
Ул, күзләрен зур ачып, Европа стилендә эшләнгән затлы йорт җиһазлары өстендә тәрәзә аша төшкән тәүге нурлар яктысында акрын гына, сизелер-сизелмәс балкыш
булып тибрәлгән тузан бөртекләрен, мең тапкыр күреп тә игътибар итмәгән, тәрәзә төбендә балкып чәчкә аткан кактус гөлен, нигәдер кыш уртасында уянган чебеннең пыялага бәргәләнүен, ябылып бетмәгән краннан тамган суның яшәүне исбат итеп тып та тып, тып та тып тамуын кинәт бар күзәнәкләре белән тойды. Нәкъ менә шушылар яшәү сере, яшәү мәгънәсе икән! Менә нәрсәләрне ишетергә, күрергә вакыт җитмәгән... һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк булган... Мәңгелек алдында барыбыз да тузан гына... Уйлары аны яңадан хатирәләрен барларга, һәрберсенә соңлап булса да үз бәясен бирергә чакырды.
(дәвамы бар)