СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Алиш "Бикбатыр белән Биккуркак".

Бер баланың йомшак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән. Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала Бикбатыр дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли икән, аны ул Бик- куркак дип атаган.
Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле, Бикбатыр килеп җиткән, һәм Биккуркакка бераз көч кергән:
-Әй юләр, юләр, үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич, - дигән ул. Биккуркактан көлгән.
-Ярый әле, син килдең, Бикбатыр, куркуымнан мин үлгән булыр идем, - дигән куян.
Икөнче бервакытны куян тагын куркуга төшкән, йөрәге дөп-дөп итеп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән. «Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота», - дип уйлый икән куян. «Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры», - дип уйлаган куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә песи, авызына нәрсәдер кабып, куян янына килгән. Килгән дә:
- Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде, - дигән, бер кечкенә генә кара әйберне куянга күрсәткән.
- Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы? - дип, куян тычканга гаҗәпләнеп караган.
Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга әзерләнгән. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен чыгып сызган. Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.