СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Якоб Гримм һәм Вильгельм Гримм “Боткалы чүлмәк”(Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсе)
Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Ул кыз урманга җиләк җыярга барган һәм бер әбине очраткан. Әби аңа:
-Исәнме, кызым, миңа җиләк бирче? - дигән. Кыз:
-Мә, әбекәй, - дип, җиләк биргән.
Әби җиләкне ашаган да болай дигән:
-Син миңа җиләк бирдең, мин дә сиңа яхшылык эшлим: бер бүләк бирим. Менә сиңа чүлмәк. Син аңа:
«Бер, ике, өч,
Ботка пеш!» -дип әйткәч тә, ул бик тәмле ботка пешерә башлар. Ә инде:
«Бер, ике, өч,
Тукта, җитте ич!» - дисәң, ул ботка пешерүдән туктар.
Кыз:
-Рәхмәт, әбекәй, - дип, чүлмәкне алып, әнисе янына кайтып киткән.
Әнисе ул чүлмәккә бик куанган. Мәшәкатьсез генә һәрвакыт шундый тәмле ботка булып торгач, кем куанмас икән соң?
Менә беркөнне кыз каядыр чыгып киткән, ә әнисе, чүлмәкне каршына куеп:
-Бер, ике, өч,
Ботка пеш! -дигән икән, чүлмәк ботка пешерергә тотынган. Бик күп ботка пешергән. Кызның әнисе, ботканы ашап, тамагын туйдырган. Ә чүлмәк һаман ботканы пешерә дә пешерә икән.
Аны ничек туктатырга?
«Бер, ике, өч,
Тукта, җитте ич!» -дип әйтергә кирәк иде дә, кызның әнисе ул сүзләрне оныткан, ә кызы өйдә юк икән. Чүлмәк пешергән дә пешергән. Инде бөтен бүлмә ботка белән тулган, инде ботка алгы бүлмәгә дә, ишек төбенә дә, урамга да ташып чыккан, ә чүлмәк һаман пешерә дә пешерә икән. Кызның әнисе, куркып, кызын эзләргә йөгереп чыккан икән дә, юлны аркылы үтә алмаган - анда кайнар ботка елга булып ага башлаган. Ярый әле кыз үзләренең өеннән ерак китмәгән. Ул, урамдагы хәлләрне күреп, өенә йөгергән. Ничек кирәк, шулай баскыч башына менгән дә, ишекне ачып:
- Бер, ике, өч,
Тукта, җитте ич! - дип кычкырган.
Чүлмәк шунда ук ботка пешерүдән туктаган. Ә ул ботканы шулчаклы күп пешергән икән, авылдан шәһәргә баручыларга, ботканы ашап, үзләренә юл салырга туры килгән.
Тик бу эштән берәү дә зарланмаган. Ботка бик тәмле булган шул.
2025-05-27 14:37