СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Гает коймагы"

Иртәгә гает. Яхшы кабара, гает коймагына калсын дип, келәт уртасында утырып торган ак он тутырылган кисмәкне әнием түргәрәк этеп куйган иде.
Гает коймагы диделәрме, авыздан сулар килә минем. Сер итеп кенә әйтәм: бу көнне авылда коймак белән бездән дә күбрәк сыйланган кеше юк.
Сөннәткә утыртылган абыем өчен райком абзыйлары әтиемнең теңкәсен корытканнан бирле, гает коймагы пешергәнне кешедән яшерәбез без.
Гает бәйрәме дигәннән, и-и, ул көнне урам тулы бала-чага! Барысының да кулында - майлары агып торган гает коймагы. Без, укытучы балалары, читтән генә кызыгып карап торсак та, сер бирмәскә тырышабыз. «Урамда ашап йөрү — әдәпсезлек» дигән булабыз үзләренә.
Кайберәүләр, безнең акыллылыгыбыздан көнләшеп:
- Мәчтүрәйләр бакчасыннан чирткән алма дип белдең мәллә качып ашарга, - дип кенә җиффәрәләр. Сүземнең дөреслеген ныгыту өчен, Фәхриямалттәйнең өй почмагына кадаклаган зу-у-р тактага төртеп күрсәттем:
- Әнә күрәсезме, нәрсә дип язылган? Урамнарда тәмәкене йөреп тарту катгый рәвештә тыела!
Күрше малае Фәндәс, күлмәк җиңнәремнән тартып, кулымны кире төшерә:
- Минем бәләкәй вакытымда авызга салам кабып йөргәнне күреп, эче катып көлә торган булган ул. Билләһи, дип әйтәм, Фәхриямалттәй үзе язып элгән моны, - ди. - Минем «тәмәке тартуымны» ташлату өчен.
- Алайса, башка урамнарда да нигә шундый ук такта бар? - дигән соравыма да бер дә исе китми генә:
- Мин уйнамаган урам бармыни?! Беткән ди анда да тәмәке пыскытучы ыштансыз малайлар, - дип кенә куя. - Әйтәм җирле., әни, аның кулыннан килмәгән бер эше юк, мунчада эчеп яткан ирен айныта алмый тилмергәч, мунчасы-ние белән тарттырып әниләренә алып барып бирде ул, дигән иде.
Сүзнең озынга китүен сизеп торган малайлар Фәндәсне туктаталар:
- Ай-Һай, малай, тарттырып алып менде микән? Вертолет була торып, - диләр. - Илтсә дә, шуның белән илткәндер. Әле узган ел да, кызы безнең Бөрне сагынуына түзалмагач, бер сәгатькә генә вертолет белән су керергә кайткан бит!
- Булса булыр да, - дип куәтлим мин дә. Безнең Фәхриямалттәй таныгыңны да, ракетаңны да йөртә ул!
Бәхәс китсә, гел минем сүз җиңеп чыга бездә. Барысы да, үзләрен дөрескә чыгарганым өчен сөенешеп, бер горурлык тоеп, миңа карап торалар.
Йөртә пычагым! Аның өчен чәчең коела башлаганчы укырга кирәк әле, ди әтием. Менә ул йөртсә дә, йөртер. Бөтен урамга пеләш баш бер безнең әтидә генә. Шуңа күрә белмәгән нәрсәсе юк та аның. Гает көнне, өй яңгыратып, «әкбәр» әйткәнен дә ишетсәләр! Ишетсәләрме... Ишетсәләр, үзе әйтмешли, район юлына җәяүләп асфальт сала инде. Шуңа күрә ул абыйны башка малайлар белән гает көнне олылар артыннан урам да әйләндертми.
Без тәкбир әйтүчеләрне кырыйдан гына күзәтәбез. Гомер буе кыш көне дә башына яулык бәйли белмәгән Сәлимәттәй, ирләргә тән күрсәтмим дигән булып, сыңар күзен койма ярыгына сылый. Авыз тирәсен яулык почмагы белән каплаган Галимәттәй, ябылган кое капкачына басып, сузыла-сузыла урам якка карый. Үзе бертуктаусыз:
-И Ходаем, кырыгынчы адымнары безнең турга туры килсә, койрыксыз кызыл тавыгымның кырык йомыркасын кырык күршемә садака итеп бирермен, - дип кабатлый.
Кырыгынчы адымнары әллә нигә ел саен безнең турга туры килә. Урамны яңгыратып, бабайларга безнең өй эчендәгеләр дә кушыла:
-Алла-а-һак-бәр, Ал-ла-а-һак-бәр, лә илаһе ил-лал-ла!
Иртәгә гает. Мин кемдә нинди коймак пешерәселәрен алдан ук белеп торам. Каян дисезме? Ул көнне укытучыларның коймак пешермәсенә ышанган бөтен халык безнең өйгә коймак ташый.
Иң элек Галимәттәй керә. Персидәтелдән качып-посып итек түшәгәнгә, сәгать өчтән торырга күнеккән ул. Кайсы елларда инде таң атканчы ук капканы дөбердәтергә тотына. Торыйк, булмаса, ди әти, барыбер тынгы бирмәс, йә, теге елгы кебек, арт яктан лапас тәрәзәсен алып керер.
Сәгать бишләр тирәсендә Сәлимәттәй керә. Өстәлдәге үзебез пешергән коймакларны күреп, бераз тукталгандай була.
-Күршеләрнеке ул, күршеләрнеке, - ди әни.
Шуннан соң Сәлимәттәй дә бер эрелек белән өстәл өстенә өченче тәлинкәне китереп куя:
-Сабый хакы инде, күршем, гаепләмәссең.
Сорур апаның коймагы үзе кебек вак. Алар быел да шактый гына колхоз ашлыгын чәлдерә алдылар. Коймаклары йорт оныннан булыр микән, әллә төнлә бер шешә аракы өчен урыслар калдырып киткәннәреннәнме?
Кәримә апаң агач сайлый белми, ди әнием. Ул пешергән коймак битендәге сипкелләре шикелле кара төрткеләр белән чуарланган. Белә. Бик белә... Затоннан урланган агачларын урнаштырасылары бар. Мондый сүзне кычкырып сөйләшергә ярамый. Шуңа күрә җавап биреп тормыйм.
Иртәгә гает бәйрәме. Әле узган елгы гаетне әйтәм. Әбием, мәктәпкә киткәндә, кызым, озын тәнәфестә бүген өйгә генә кайтырсың, бер-ике печеньедан башка әйбер тыгып тормадым, дигән иде.
Мин дә хитри. Бер-бер сере бар моның, мәйтәм. Мәктәптә әллә гает көнне чәй эчерү булмый микән? Чәй кайнатучы апай абыстай булып йөри түгелме?
Калырга, тәнәфестә өйгә кайтмаска дип, бик нык бер кетеп куйдым үземә.
Менә кыңгырау да, ашау вакыты җиткәнне хәбәр итеп, озын-озак шылтырады. Без әле урыннан кузгалмадык. Апаның кушканын көтеп, эчтә улаган бүреләрне басарга тырышып, тын гына утырабыз.
Апабыз — бик тә тәртип ярата торган кеше. Бер рәт белән генә тезелеп чәй алып керәбез. Боерык белән генә өстәлгә куябыз.
- Бер, ике, өч! - ди ул, хезмәт дәресендә теккән ашъ яулыкларны өстәлгә җәеп.
- Бер, ике, өч!
Карыйм: як-ягымда барысы да әле парлары да чыгып бетмәгән коймакларын яхшылап төрелгән капчыклардан ашъяулык өсләренә бушаталар.
Шундый ук коймак апа алдында да. Өстәл өстендә озак торып искергән печенье кисәге тамагыма килеп ты гыла. Күземнән яшь чыга. Укытучы апа моны үзенчә аңлый булса кирәк.
- Бәтәч! Гает коймагыңны оныттыңмыни? - ди ул. Һәм белен кадәр бер коймагын минем кулларыма тоттыра.
Минем мондый тәмле коймакны үз гомеремдә ашага ным юк! Үзе тәмле, үзе зур! Ашап бетергәнемне әле дәрес башлангач та көттеләр. Мин аны беләгемә салып үлчәп тә караган булдым.
Дәресләр бетә. Без өйләргә йөгерәбез. Керә-керешкә:
- Әби, мин беләк буе коймак ашадым!- дип кычкырам.
Майлы җиңнәремне күргән әбием көлми дә, тиргәми дә. Әллә нинди бер сөенеч белән:
- Иманлы укытучы икән, - дип куя.
Укытучы апа өйгә эш итеп биргән «Яз» исемле инша ның беренче юлларын мин «Безне иманлы апа укыта» дип башлыйм. Мин аны әлегә үземчә «коймаклы укытучы» дип аңлыйм.