СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина "Җылы сүз-җан азыгы".

Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә генә, бер шәһәрдә Лилия исемле кыз белән Ленар исемле малай яшәгән. Аларның бик еракта, кара урманнар артындагы бик матур авылда әбиләре бар икән. Лилия белән Ленар ел саен җәйге каникуллар вакытында әбиләренә кунакка кайтырга яраталар, ди. Әбиләре, оныклары кайткач, аларга төрледән-төрле, тәмледән-тәмле ризыклар пешерә, ә кичләрен аларга әкиятләр сөйли, җырлар җырлый икән.
Лилия Ленардан алты яшькә зур. Алар бик дуслар. Ләкин беркөнне апа белән энекәшнең дуслыклары беткән. Дуслыкны бетерүче сәбәп, һәрвакыттагыча, юктан гына чыккан. Ленар апасының сүзен тыңламаган. Апасы кушып калдырган эшне башкармаган. Уйнаган. Уен белән мавыгып оныткан.
Апасының, олырак булгач, энесен тыңлатасы килә. Ленарның, кечкенә булуыннан файдаланып, иркәләнәсе килә, апасына баш бирми икән. Озак тарткалашканнар болар. Берсе дә юл куймый. Бер-берсеннән тәмле телләрен жәллиләр икән болар. Оныкларының шулай тәмсезләшкәннәрен, юктан гына тарткалашканнарын күреп, тыңлап торган әбиләре түзмәгән, аларны, чакырып китереп, үз янына утырткан.
— Балакайларым, кызым Лилия, улым Ленар, килегез әле яныма! Менә шушында — икегез ике ягыма утырыгыз әле.
— Утырдык, — дигәннәр Лилия белән Ленар бертавыштан.
— Утырсагыз, инде хәзер тыңлагыз, балакайларым!
— Тыңлыйбыз сине, әби.
— Балакайларым, сез бит бертуганнар, бер-берегез белән аңлашып, дус-тату яшәргә кирәк. Тормышта җаныгызны җәрәхәтләргә, күңелегезне китергә, кимсетергә теләүчеләр болай да табылыр. Сез, туганнар, бер-берегез өчен җаныгызны бирергә әзер торыгыз, бер берегезгә терәк, яклаучы булыгыз! Шуны онытмагыз: җылы сүз — җан азыгы. Бары тик тәмле тел, җылы караш белән генә теләгегезгә ирешә
алырсыз. Туганлык хисләрен саклаган кеше генә бәхет табар. Туганын олылаган гына морадына ирешер. Җылы сүзегезне, тәмле телегезне жәлләмәгез. Менә мин сезгә бер әкият сөйлим, ә нәтиҗәсен үзегез чыгарырсыз.
«Бервакыт Кояш белән Җил: «Кем көчлерәк?» — диеп бәхәсләшеп китәләр. Җил әйтә: «Мин көчле, теләсәм, мин юлымда очраган бөтен нәрсәне вата, җимерә, җир белән тигезли алам». Ул көчен күрсәтергә теләп дулап киткән. Агачларны җиргә кадәр егып каерган, үләннәрне тамырлары белән йолыккан, чәчәкләрне сабакларыннан өзгән. Болар гына аңа аз тоелган.
— Мин кешене дә җиңә алам! — дигән Җил. — Әнә юлдан бер карт килә, хәзер мин аның өстендәге җиләнен салырга мәҗбүр итәчәкмен!
Шулай ди дә җил тузынырга, ыжгырырга, дуларга, картның өстендәге җиләнен йолкырга тотына. Җил никадәр котырынса, карт шулкадәр җиләненә төренә генә бара. Җил дулый-дулый өермәгә, давылга әверелә, картны егарлык итеп бөтерелә, тик карт өстендәге җиләнен салырга уйламый да. Җил тәмам хәлдән таеп туктый. Шул чагында болытлар арасыннан елмаеп Кояш килеп чыга. Ул җылы нурлары белән картны иркәли, бөтен җир өстен нурга күмә. Карт бик тиз җылына, тирли, маңгаена чыккан тирләрен сөртеп-сөртеп ала, җиләнен салып, кулына тота. Җил үзенең җиңелгәнен аңлый.
— Синең көчең нәрсәдә соң? — дип сорый Җил Кояштан.
Кояш Җилгә яхшылыкның, җылылыкның, ягымлылыкның ташны да эретерлек көче барлыгын әйтә...»
Бәлки, сез «әкият ул — ялган» диярсез. Ләкин без бит әкиятнең нәрсәгә ишарә иткәнен, яхшы сүзнең җан азыгы икәнен беләбез.
...Лилия белән Ленарның әбиләре күптән юк инде. Ләкин әбиләренең якты истәлеге, аның тәмле ризыклары, һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл булуы — оныкларының һаман да булса күңелләрендә. Лилия белән Ленар бу әкиятне бик яраталар, җае туры килгән саен, аны башкаларга да мисал итеп китерәләр.