СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зилә Мөдәррисова “Кышкы сынау”

Гыйнвар ае үзенчәлекле чор. Балалар өчен зарыгып көткән кышкы яллар булса, студент халкы өчен, ниһаять, үзенең кем икәнен искә төшерер вакыт ул.
Бөтен дөнья ак кәләш сыман аклыкка төренгәндә, бертуган абыем өйләнергә булды. Дөрес, язмышларын бәйләргә сөйгәне белән икәү хәл иткәннәрдер. Хикмәт анда түгел, кышкы сессиям борын төбендә, беренче имтиханым туй көне белән бергә туры килүе эчне пошыра, һич кенә дә күңел ача торган чак түгел.
Туры килүен әйт әле син... Нәкъ менә унөченче гыйнварда рус теленнән җитди имтихан тотасы. Рус теле, рус теле белән дә... ә менә русчалатып әйткәндә, преподаватель дигәннәре бик принципиаль. Харап таләпчән һәм кырыс укытучы. Чәчәк, конфет төртеп яисә матур, җылы сүзләр әйтеп кенә эретеп булмый аны. Дәресләрендә уйлаудан, баш ватудан миең кайнар дәрәҗәгә җитә. Шул телгә генә хас булган үзенчәлекләрдән, кагыйдә-искәрмәләрдән чәчләрең үрә торырлык.
Үзе кичергән белә: студент халкы бүгенге эшне иртәгә, иртәгәсен берсекөнгә калдырырга ярата. Мин дә чәчәк кебек вакытымны укуга багышлап вакланмадым. Артымда, тузанга батып, киштә-киштә укылмаган китаплар тезелеп калды. Ә менә имтиханга килмичә калуым, ышаныгыз, гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр булды.
Имтихан нәрсә ул? Абыемның туеннан каламмы соң? Кисәтү-гариза да язып тормыйча, тизрәк авылга сыпырттым. Курсташларга исә: «Алай-болай мине эзли башласалар, бик каты чирли, үлем белән яшәү арасында, имтихан бирерлек хәлдә түгел, диярсез»,— дип шаярттым.
Телемне корт чаккыры! Сөяксез тел нәрсә сөйләмәс диген? Әллә инде фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килде, чынлап та, авырып киттем бит, әй. Имтиханга да әзерләнә алмадым, туй мәҗлесендә дә көч-хәл белән утырдым. Бәйрәм матур үтте үзе...
Чираттагы имтихан унтугызынчы гасыр әдәбияты буенча иде. Ул фәнне укытучы да кырыслык буенча рус теле остазыннан ким түгел. Имтихан алганда бик вак, бәйләнчек, дигән сүзләр йөри. «Наташа Андрей Болконский белән иң беренче очрашуга нинди төстәге күлмәген кигән? Фәлән господинның этенең кушаматы ничек булган? Өстәл өстендә нинди әйберләр күз алдында яткан?» һәм шуның ише вак-төяк сораулар биреп, студентларның канын эчә икән. Тик мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең башкачарак икән.
Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, икенче имтиханга, ә минем өчен ул беренчесе иде, юл тоттым. Билетымдагы сорауның берсе Достоевскийның «Преступление и наказание» романы буенча иде. Бу темадан семинарда доклад укыган идем югыйсә. Менә бит, күз бетереп, китапханәдә утыруым бушка булмаган дип, эчемнән генә сөенеп куйдым. Укытучы җавабымнан бик канәгать булып «Молодец! Так-так!» — дип, вакыт-вакыт өстәлгә ручкасы белән шакылдап та куя. Мин исә аның саен белдекле кыяфәт чыгарып сөйлим дә сөйлим... Ә менә икенче сорауда койрыгым бозга катты. Әле генә утлар чәчә-чәчә җавап биргән булсам, инде авызымда төтене генә калды. Бу сорауны да яхшы беләм, дигән кыяфәт чыгарырга бик тырышсам да, барып чыкмады. Кәҗә тәкәсе кебек мекерди башлау белән белемемнең ни дәрәҗәдә икәнен чамалап алды остаз. Укымаган идем шул мин аны! Дәрестә дә каргалар санап утырганмындыр... Кызлар шпаргалка кисәге дә биргәннәр иде, файдасы булмады. Каршыңда прокурор кебек сизгер мөгаллимә утырганда, судан коры чыгу юк икән! Укытучы нишләргә белми аптырады. Ул әле миңа, әле билгеләр куя торган кәгазенә озак кына карап торды да, ниһаять, зачеткамны кулына алды. Беренче имтиханымның бирелмәгәнен күрүгә: «Синең белән сөйләшеп тә торасы юк икән»,— дип, имтиханнан куып ук чыгарды.
Лесковның берничә битлек хикәясе харап итте газиз башкаемны. Хурланып үләрсең, кечкенә генә бер имансыз бөрчә аркасында имтиханнан ат хәтле зур икелегә атланып чыктым бит, әй! «Укыган уңар, укымаган туңар» диюләре шулдыр инде. Менә инде терсәкне тешлисе килә дә бит...
Рус теле белгече: «Рус әдәбиятыннан «койрыгыңны» төзәтмичә, якын да килмә. Кабул итмим!» — дип башымны катыра. Ә тегесе, киресенчә: «Рус теленнән имтиханыңны тапшырмыйча, күземә күренмә!» — ди. Хәлемә керүче юк. Кем уйлап тапкандыр ул имтихан дигәннәрен? Исәнлек өчен бик зыянлы бит ул: күпме күз, нервы бетә, йокы кача, ризык үтми. Көне-төне дәүләт теленең үзенчәлекләрен өйрәнәм, төшемдә Болконский, Чацкий, Печориннар белән саташам... Башыма нинди генә караңгы уйлар килмәде шул чакта. Укуны ташлап качыйммы, әллә Анна Каренина кебек поезд астына ташланыйммы, дип кара кайгыга батып йөрим.
Остазларымның бер алдына, бер артына төшеп чаба торгач, ахыр чиге, мең бәла белән булса да, котылдым мин ул койрыклардан! Әйтеп торам ич, гыйнвар ае үзеңнең чын студент икәнеңне искә төшерә торган иң «шәп» вакыт ул... Ничә елдан соң да онытылмый, төшкә кереп аптырата бит.