СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Радик Фәизов “Ике бәрәңге”

Каһәрле сугыш еллары. Без, әле борын аслары да кибеп җитмәгән унике-унөч яшьлек малайлар, атлы олаулар белән дәүләткә ашлык чыгарабыз. Авылдан тимер юл станциясендәге элеваторга утыз биш чакрым.
Ашлык гадәттә төнлә чыгарыла. Көндез эссе була, атлар тиз арый. Хут дип аталган тимер күчәрле арбаларга ашлык тутырылган капчыкларны кояш баеганчы ук төяп куябыз. Өстен брезент белән әйбәтләп каплыйбыз. Иц алдагы олауның дугасына беркетелгән кызыл тукымага «Ашлык — фронтка!» дип язып куелган. Ә инде кояш күзен соңгы кат кысып офык читенә төшеп югалгач, без юлга кузгалабыз. Амбар мөдире — кулын сугышта калдырып кайткан Сабир абый безнең һәркайсыбызга ике йөз грамм арыш оны бирә.
—Мәгез, батырларым! Стансыда Маһирә апаегызга фатир кергәч, болгый пешереп ашарсыз. Карагыз анда, болгыйлар ашап, Маһирә апаегызның йомшак җирләрен тотып йөрмәгез тагын! — ди ул, юри бармагын янап. Сыңар куллы булса да, Сабир абый уен- көлкеле, аның «болгый» дигәне арыш умачын аңлата. Кайчак ул җиңелчә генә итеп җырлап та җибәрә:
Иртәсен-кичен, көндезен —
Болгый да болгый, болгый.
Өч болгыйны бергә кушып,
Ипи итсәң ни булгый?
Ягъни өч умачлык онны бергә кушып ипи салсаң иде дигән сүзе.
Төнге юлга безне колхоз рәисе Шәфикъ абый үзе озатып кала. Шәфикъ абыйның өстендә яшел солдат гимнастеркасы, билендә киң офицер каешы, ә менә аягында исә шыгырдап торган яңа чабата! Ул тәгәрәп төшәргә торган зур күзләре белән һавага карап ала һәм, пошынып, безгә һаман саен бер сүзен әйтә:
— Сезгә... яңгыр гына яумасын инде, зур егетләрем. Урак та бетмәгән бит әле, — ди һәм безне бик каты кисәтә. — Сез, карагыз аны, зимагурлар, юлда йоклап бара күрмәгез! Мин сезне артыгыздан күзли килермен!
— Юк, юк, Шәфикъ абый, ниткән ул йоклау! Сыңар күзне дә йоммыйбыз менә, — дибез.
Шулай итеп, калганын Алланың үзенә тапшырабыз да юлга кузгалабыз. Авыл күздән югалуга, арттан килгән атларның йөгән-тезгеннәрен чишәбез дә алдагы арбага бәйләп куябыз. Иң алдан барган Мидхәт әлегә йокламый. Ә без, Ильяс белән мин, әйбәтләп кенә брезент астына кереп ятабыз да рәхәтләнеп тегермән тарттырабыз. Бераз аралар баргач, Мидхәт олауларны туктата, нык кына итеп минем кабыргага төртә.
— Тор, Фәрит, хәзер минем чират!
Беләсезме, төн уртасында бер дә торасы, җылы брезент астыннан чыгасы килми. Әмма ни хәл итәсең, хәзер инде мин алгы олауга утырып барам, Мидхәт минем урынга кереп йоклый. Аннары мин Ильясны уятам. Шулай итеп чиратлап йоклыйбыз. Менә күрәсез, олаулар да бара, Шәфикъ абыйның боерыгы да үтәлә, безнең дә, көне буе көлтә кертеп, салам ташып йөргән малайларның да, азмы-күпме йокы симерә. Таптык җаен.
Ә атлар, җанашларым, шулай ук көндез көлтә керткән, салам ташыган эш атлары, җай гына баралар да баралар. Алар акыллы, без кумыйбыз, хәтта чыбыркы да күрсәтмибез, үз җайларын үзләре белә. Кайчак әле хәтта алда утырып барган олаучы да, хәерсез, утырган җиреннән тәмле төшләр күреп кинәнә. Ә олаулар һаман хәрәкәттә. Тик менә юл уртасы Сәрдә болынына җиткәчтен, бу акыллы атлар шып тукталып калалар. Хәзер инде өчәүләп кусаң да, чыбыркы селтәсәң дә бармый алар, бер урында тик тора. Чөнки Сәрдә болыны — аларның ял итү урыны. Без инде монда олауларны юл читенә алабыз, атларны тугарабыз. Башта солы ашатабыз, аннары чирәмгә җибәрәбез. Ике-өч сәгатьтән соң гына яңадан җигәбез. Ул бичаралар бер дә теләмичә, ыңгырашып кына тагын шул тәртә арасына керәләр.
Станциягә таң атып, көн яктыргач кына барып җитәбез. Башта урам чатындагы Маһирә апайга керәбез. Ул бездән икешәр йөз грамм онны кабул итеп ала. Без олауларны бушатып кайтканчы, «болгый» пешереп куярга. Маһирә апай — бик калку күкрәкле, түгәрәк балтырлы, янып торган япь-яшь хатын. Ире Сәлмән абый сугышның беренче көннәрендә үк башын салган. Ул, безне күргән саен, Ильясны бик тә үз иренә охшатып, бер уфтанып ала. Аннары безне төрлечә шаярта, колактан, борыннан тарта, кайчак Ильясны хәтта сәкегә төртеп ега.
— Туктале, Маһирә апай, шаяртма әле син... — ди Ильяс, бик уңайсызланып.
— һай, җанашларым, сез ямь-яшел шул әле. Бер дә җаен белмисез... Булмый әле сезләрдән...—дип, кулын селти Маһирә апай.
Безне фатир керткәне өчен колхоз бу яхшы күңелле хатынга көз көне саламын, печәнен, азрак ашлык та илтеп бирә.
«Болгый» пешкән арада, без якындагы элеваторга барып олауларны бушатабыз. Алтмыш килолы капчыклар бик авыр, аларны җилкәгә күтәреп менәсе басмалар бик биек, уңайсыз. Безнең хәлләр бетә, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә башлый, күзләрне ачыттырып, маңгайдан тирләр ага. Олауларны бушатып бетергәндә, аяклар тез астыннан бөгелеп-бөгелеп китә... Аннары инде, Маһирә апай фатирына кайтып, «болгый» ашыйбыз. Безнең колакларны селкетеп ашаганны карап торганда, бу хатынның ни өчендер күңелләре тула.
— һай, җанашларым, бу ашаган ашларыгыз нәрсә соң сезнең? Самый үсәр, ныгыр чакта... — ди ул, күз яшьләрен сөртеп.
«Болгый» гына булса да, безгә бераз хәл керә. Акрын гына кайтыр юлга кузгалабыз.
Бервакыт, авылдан төнге юлга җыенганда, Сабир абый безгә тиешле ике йөз грамм онны бирмәде.
— Дусларым, үскәннәрем, бер генә мыскал оным юк хәзергә. Менә сезгә дүртәр бәрәңге. Өч кешегә җәмгыясе унике. Сез, пужалысты, рәнҗеми генә шуны ашагыз инде. Маһирә анда бу юлы сезгә бик тә тәмле бәрәңге боламыгы пешерер, — диде. Аннары: — Карагыз анда, сез, бәрәңге боткалары ашап, анда Маһирә апаегызны... — дип башлаган иде, Ильяс аны тупас итеп бүлде:
— Беләбез, беләбез, Сабир абый. Менә бәрәңге боламыгы белән генә син Майшәкәр апайны ничек тоткаларсың икән? Шунысын карап торасы иде...
Моңа каршы Сабир абый бер сүз дә әйтмәде.
Ошбу кадерле ризыкны мин кабул итеп алдым.
— Санап ал, Фәрит энем. Ким чыкмасын тагын... — диде Сабир абый.
— Ниткән ул санап тору! Сиңа ышанган инде без, Сабир абый, — дидем мин һәм бәрәңгеләрне капчык төбенә салып куйдым. Алар бик матурлар, эре-эреләр иде.
Тегендә барсак... Бәрәңгеләрне Маһирә апай кулына тапшырганда, Ильяс санап караса, икегә ким чыкты. Бер генә түгел, ике бәрәңге!
— Чулак тәре... — дип тиргәде Ильяс. Ул арабыздан иң тазасы, билгеле инде, тамагы да иң зурысы иде. Аннары миңа чекерәйде. — Әллә син, уңмаган, төшереп калдырдыңмы? Бар, арба төпләрен карап кер!
Арба төпләрен карадык, капчыкны да селектек. Юк, табылмады ике бәрәңге.
Ул көнне безгә капчыклар тагын да авыррак, басмалар тагын да биегрәк тоелды. Аяклар да бик бөгелде. Хәтеребез дә калган иде. Кайтканда юл буе, күңелсезләнеп, сугышны, Шәфикъ абыйны, Сабир абыйны, бөтен дөньясын тиргәп кайттык. Ильяс тарафыннан Сабир абыйга аеруча нык эләкте.
— Чулак тәре... Анасын... — дип кабатлады безнең сап-сары чәчле, сипкелле битле дустыбыз. — Шул ике бәрәңгене алып калмаса. Крахабур! Капчык күтәргән егетләрне рәнҗетеп...
Монда инде Мидхәт аңа каршы төште:
— Ялгыш саналгандыр яисә юлда төшеп калгандыр. Сабир абыйга әйтеп, өстеңә гөнаһ алма, Ильяс дус. Сабир абый ул андый кеше түгел, — диде.
— Ул чулак түгел. Немец снаряды өзеп киткән аның ул кулын. Сабир абый — честный кеше. Безнең Шәфикъ абый да, алып карасаң, дөнья бәһасе кеше. Аларга тел тидермә син! — дидем мин дә.
— Бәлки, мин дә ялгышамдыр. Тамак бер дә туймый калды бит, егетләр. Шуңа бик ачуым чыкты. Аптыраганнан әйтүем инде, — дип күнде Ильяс та.
Еллар, дистәләгән еллар үтте, инде сугышның туктаганына да кайчан! Без, арбага ябылган брезент астында йоклап, «болгый»лар ашап йөргән малайлар, үскәч әллә кемнәр булып киттек тагын. Мидхәт — бөтен районга танылган укытучы, мин — журналист, мактану түгел, бөтен республика белә үземне. Ә Ильяс дустыбыз исә тагын да югарыдан алдырды. Ул хәзер үзе колхоз рәисе. Өстенә яхшы костюм кигән, галстук таккан, күләмле генә корсак та үстереп куйган, бик олы сымак, кыскасы, менә дигән рәис. Өстенә иске солдат гимнастеркасы, аякка шыгыр чабата киеп йөргән Шәфикъ абый урынына.
Бервакыт мин авылга мәртәбәле мәҗлескә кайттым. Без өч дус яңадан очраштык. Анда бик олыгайган, башына заманча укалы түбәтәй киеп куйган Сабир абый да бар иде. Тик, ни кызганыч, хөрмәтле Шәфикъ абыебыз гына юк иде. Ул әле күптән түгел генә гүр иясе булган. Бик матур утырдык, узган яшь гомерләрне, авыр капчыкларны, биек басмаларны искә алдык. Моңландык та, көлештек тә. Мин исә, мәҗлес халкына мәзәк әйтү чутыннан, теге ике бәрәңге кыйссасын сөйләп бирдем. Журналистларча күңелле генә итеп. Барысы да гөрләтеп көлделәр, тик түрдә утырган Сабир абый гына көлмәде. Ул нидер уйлап, күзләрен чет-чет йомгалап утырды.
— Дусларым, үскәннәрем! — диде ул, нәкъ теге вакыттагыча итеп. — Мин... гомерем буена сездән гафу сорарга уйлап йөрдем. Моңарчы һич форсаты чыкмады. Менә хәзер, сүз уңаенда, җае бар инде. Мин... мин үзем алып калган идем сездән ул чакта бу ике бәрәңгене. Бигрәк эреләр, бигрәк матурлар иде шул алар. Өйдәге Майшәкәр апаегызны да куандырасым килде бер... Менә шулай, үскәннәрем. Сез мине гафу итегез инде... — диде Сабир абый. Бу сүзләрне әйткәндә, аның күзләре яшь белән тулы иде.
Без тетрәнеп калдык.
Ә мәҗлес берни булмагандай дәвам итте. Мәҗлес көлә, шаулый, гөр килә. Анда күбесе яшьләр, алар безне аңламый, аңларга да теләми иде. һәм аңламасыннар, теләмәсеннәр. Алар шуның белән бәхетле. Инде аларга да без кичергән кайгы-хәсрәтләрне, авырлыкларны күрергә язмасын.