СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Камил Кәримов “Нихәл, дип сорамагыз...”

Нихәл, дип сорамагыз, безнең өйдә болай да врачлар җитәрлек. Мисал өчен әбине генә алыйк.
Үзе ишетмәгәндә, дөресен әйтсәм дә була — карт инде ул. Аның яшьтәшләреннән беркем дә калмагандыр, шәт. Әбием исә әлегә ничава гына, безнең өйнең түрендә яшәп ята. Тик ятмый — ике тапкыр пенсиягә чыгар яше җитеп тә ул әле һаман йөри — эшкә йөри. Җитмәүдән түгел, эшсез яши алмыйм, ди. Сугыш вакытында хәрби врач булган, аннан үзебезнең шәһәргә кайтып, мин укый торган мәктәп янындагы бүлнискә урнашкан. Бүгенгесе көнгә хәтле дежур врач вазифасын үти. Ичмасам, мин укып бетергәнче генә — ун гына ел, ял итеп тормый. Никме? Әбиең врач булып эшләгән бүлнис каршындагы мәктәптә укысагыз белер идегез сез минем хәлне...
Җәйге каникул бетеп, укулар башлануга, мәктәбебезгә, Гитлер сугышыннан калган күн сумкасын күтәреп, әбием килеп керә. Кергәнче үк, аны тәрәзәдән күреп алып, классташларым пыран-заран, дөбер-шатыр ыгы-зыгы куптара. «Теге килә» дә «теге килә» дигән булалар. Әгәр шушында минем юк чагым туры килсәме?! Җир шарында яшәүче барлык илләрнең әкиятендә нинди явыз карчык исемнәре бар — барысы да әбигә. Минем алда әйтергә кыймыйлар үзләре, анысы хак — шүрлиләр. Имеш, әгәр дә ки, мин алар турында әбиемә җиткерсәм, кеше саен нормадан тыш берәр укол эләгергә мөмкин. Әйттем ди, әйе, бик беләсегез килсә, әби белән күзгә-күз очрашмас өчен, парта астына төшеп качардай чакларым еш була. Котылып булмый бит аннан, барыбер өйгә кайткач куып тота, тота да... каравыл кычкырта. Лутчы кадыйсы уколын мәктәптә генә кадасын, бөтен класс белән бергә җәзасы җиңел.
Ярый, әбиемнең кем икәнен белдегез.
Инде врач әнием турында бер-ике сүз. Әнием завод бүлнисендә аллерголог булып эшли. Күпләрегез аллергологның кем икәнен дә белмисездер әле. Мин беләм!.. Кайбер кешеләр чәчәк иснәсә төчкерә, ят ризык ашаса йөткерә, җете төс күрсә кикерә икән. Андыйлар иссез, тәмсез, төссез тирәдәрәк яшәргә тиешләр, ди. Әнием аларны шуңа өйрәтә. Эш урыннары да катлаулы бугай. Җил көньяктан искәндә, янган галош исе киләме — әниләрнең заводыннан инде ул. Әни әйтә, эшчеләр шул истән башка яши алмыйлар, саф һавага чыксалар да, башлары әйләнеп, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, ди.
Тагынмы?!
Тагын апам бар әле минем. Анысы да врач. Врач дип, студент кына әле ул, мединститутта укый. Дөрес, апамның юристлыкка укырга иде исәбе. Әби белән әнием, гаилә династиясен дәвам итәргә дип, сүзләрендә бик нык тордылар. Юрист эшенең киләчәге юк, диделәр. Бер-ике көннән җинаятьчеләрне тотып бетерерләр дә юристларга эш калмас, ә врачларга эш күбәя генә бара, диделәр. Апам өйдәгеләрнең сүзен аяк астына салып таптамады, әбием алдан шылтыратып куйгач, хирургия факультетына барды да керде... Икенче курстан апамны стоматология факультетына күчергәннәр.
Әбине әйттем, әнине беләсез, апамны әле генә сөйләдем. Әти юк, ул лётчик булган... очып киткән... Мин үземме? Мин үзем өйдә йә клиент, йә пациент...
Мәктәптән кайтып керүемә, башлана профилактика. Әби йөрәкне тыңлый, әни бит-кулларны микроскоп аркылы үткәрә, апам булып ул да, авызымны ачтырып, тешләремне саный, берәрсе төшеп калмаганмы, имеш. Көн саен югалта башласаң, бер айга да җитми бит алар. Ә мин җиденчедә укыйм.
Инде күршеләр дә керми безгә, чөнки кергән берсеннән кырыкмаса-кырык чир табып торалар.
Урамнан уйнап кайткач та тынгы юк миңа — тамак кырганымны яисә ялгыш йөткергәнемне көтеп кенә торалар. Уеннан кергәч «тамак кырмам» дип, үз-үземә күпме әйттем, ә ул юк, үч иткәндәй ныграк үҗәтләнә генә, һәм өйдә фәнни бәхәс башлана.
Әби әйтә:
- Улымның кече теле кычыта, авызына җил кергән, кичекмәстән ингаляция ясарга кирәк, хәзер бәрәңге пары әзерлим.
Әни әйтә:
- Улыбыз тагын безнең завод тирәсендә уйнаган, тамак кыруы салкын тиюдән түгел, завод һавасыннан, сулыш органнарын кислород белән өрдерергә кирәк.
Апа әйтә:
- Ә минемчә, аның теше сызларга җыена.
Мин әйтмим. Өйдәгеләрне тыңлый торгач, чын-чынлап йөткерергә керешәм, төчкерәсе дә килә.
Озакка сузылган бәхәстән уртак фикергә килә алмагач, ике ягыма ике градусник кыстыралар (берсенә генә ышанмыйлар). Шприц кайнатырга куялар. Әби үләннәр сайлый, әни ак халат кия, апа беренче курста язылган лекцияләрнең конспектларын актара. Ә миңа барыбер... Барыбер котылыр чарам юк. Әти кебек лётчик булып очып китәр идем дә — яшем җитми.
Сизеп торам, анализлар юньле түгел. Миңа аякта басып торырга рөхсәт юк — кечкенә бүлмәдәге агач караватка кертеп салдылар. Бу бүлмәне алар изолятор дип атыйлар. Врачларым өчесе дә авызларына марля-респиратор каплап, үзара пышылдашып кына бәхәсләшәләр.
Әби әйтә:
- Күптәннән искәрә килдем, оныгымда йөрәк чире бар, ахрысы — температурасы дөрес, маңгаенда салкын тир, ә йөрәк ритмы кичәгедән ике тибешкә артыграк.
Әни әйтә:
- Бәйләнмә һаман йөрәгенә, авыру итеп күрәсең килсә, балага җиңелрәк чир беткәнме? Улым, әйт әле, күңелең болганмыймы? Мәктәп ашханәсендә нәрсә ашаттылар?
Апа әйтә:
- Юкка интектермәгез энекәшемне, аңарга акыл теше чыгарга җыена бугай.
Фәнни бәхәс әкренләп әрләшүгә әверелә.
Әби әйтә:
- Акыл теше чыгарга ул синең яшеңә җиткәнме?
Апа әйтә:
— Ике сүзнең берендә яшемә бәреләсең, «карт кыз» дигән булып, яшьлегемнән көнләшәсең.
Әби әйтә:
- Яшьлегем, яшьлегем, имеш. Миннән күпмегә генә яшь соң син?
- Динозавр бит инде син, ишшу хәзерге заман акселератларын дәваларга йөрисең.
Әби әйтә:
- Мин динозавр булсам, син, син, син... шайтан таягы.
Апа әйтә... юк, әйтеп өлгерми, әни туктата.
Әни әйтә:
- Җитте сезгә, берегез яшь килеш баш ия белми, икенчегез — картаеп.
Әби әйтә:
- Үзең дә картаеп киләсең, утыз җидене тутырдың. Беләсеңме нәрсә дигән сүз ул утыз җиде? Кешенең температурасы утыз җидегә чыкса, врач чакырталар. Сиңа да «скорый» чакыртырга вакыт.
Әни әйтә:
- Әни! Ирсез яшим дип «скорый» чакыртыр хәлгә җитмәдем. Малай үземнеке, ялгыш дәваласам, үзем җавап бирермен!
Әби әйтә:
- Малай кеше синеке дә түгел, әтисенеке дә түгел, ул — хөкүмәтнеке. Син аны хөкүмәткә исән-сау үстереп тапшырырга тиеш идең — кулыңнан килмәде.
Тәки миңа катышырга туры килә, юкса фәнни бәхәс булып башланган әрләшү җәнҗал белән бетәргә мөмкин.
Мин әйтәм:
— Өчегез дә белмәдегез, миндә... өр-яңа чир!
Өч врачым, телсез калып, өч якка сикерә, шаккатып авызлары ачылудан респираторлары ертыла, күзләре сүнә, сулышлары тына. Изоляторым ачкыч белән бикләнә, минем белән бикле ишек аркылы гына сөйләшәләр.
Әби әйтә:
— Улым, кемнәр харап итте сине?
Әни әйтә:
— Позор!
Апа әйтә:
— Яле, энем, сөйләп бир?..
Мин әйтәм:
— Миңа ундүрт яшь инде...
Әби әйтә:
— Кычкырыбрак сөйлә, ишетелми!
Әни әйтә:
- Кычкырасы гына калды, күршеләр ишетсен дисеңме?
Апа әйтә:
— Үземә генә сөйлә, энем, син чит ил кызлары белән дуслаштыңмы?
Мин әйтәм:
— Юк. Ул безнең мәктәптән. Алсу исемле.
Әни әйтә:
— Алсу да чирлеме?
Мин әйтәм:
— Кызлар бик сиздерми инде алар.
Апа әйтә:
— Кайсы төшең ныграк авырта?
Мин әйтәм:
- Алсуны үзен генә күрсәм, жарым күтәрелә, егетләр тирәсендә чуалса, йөрәгем авырта. Берәр көн күрмәсәм, хәлем бетә. Ике тапкыр кинога да бардык. Чибәрлеген күрсәгез, менә урамнан үткәндә кызлар да сокланып кала... Әй, сезгә сөйләп торган булам тагы... Яратуның ни икәнен белә торган кешеләрме соң сез?!
Әни әйтә:
— Улым, ә Алсуның сиңа... тигәне юкмы? Яшермә, улым!
Мин әйтәм:
— Тиде.
Әни, әби, апам өчесе бергә әйтә:
— Ә-ә-ә?!
Мин әйтәм:
— Сумкасын күтәрешеп кайтканда, ялгыш кына чәнти бармагым Алсуның чәнти бармаг ына тиеп китте.
Әби, әни, апа өчәүләшеп уфылдап идәнгә утырдылар. Изоляторның ишеге ачылды. Өчесенең дә халатлары салынган, газ плитәсенең дүрт конфоркасы да сүнгән.
Әни әйтә:
— Улым, Алсуны кунакка чакыр.
Икенче көнне мәктәптән кайтышлый ук Алсуны алып кайттым, аны үзебезнең өй эчендәге врачлар династиясе белән таныштырырга булдым. Таныштырасы калмаган икән...
Ишектән күренүебезгә, әби безнең аяк астына хлорлы чүпрәк җәеп салды — туфлиләрегезнең табанын сөртегез, янәсе. Әле ярый Алсу аны-моны абайламыйчарак калды, мин аны тизрәк изоляторга — теге инде, кечкенә бүлмәгә җитәкләдем. Кухня яныннан үтеп киткәндә, күз төшереп калдым — дүрт конфорка да дөрләп яна: берсендә шулпа, берсендә ботка, берсендә чәй кайный, дүртенчесендә шприцлар. Шприц?! Әллә Алсу белән икебезне укол кадап акылга утыртмакчылармы? Безнең өйдә тал чыбыгы, чалбар каешы ише тәрбия кирәк-яраклары юк бит ул. Аз гына гаебең булса, шприц күтәрәләр... Тыңлап-тыңлап тордым, юк, плитәдә шприц түгел, чәнечке-кашыклар кайный икән. Димәк, стерильный табын әзерләнә...
Мул итеп табын җәелгәч, безне изолятордан чакырып чыгардылар. Кулларны су белән генә чылатып алырга исәп бар иде — әби килеп басты. Башта кулларыбызны ун процентлы хлорлы суда чайкатты, аннан ике кат сабынлап юдырды. Соңыннан, мамыкка өч процентлы ак серкә сеңдереп, юылган кулларыбызга сөртте.
Алсу әйтә:
- Сине көн саен шулай юалармы?
Ни дип тә җавап бирергә белгән юк. Әйе, дисәң, иртәгә үк бөтен мәктәпкә җиткерер шикелле, ә үзе безгә бүтән аяк та басмас.
Мин әйтәм:
- Әбием бүген деликатес пешергән, кул белән ашыйсы.
Алсу әйтә:
- Бишбармакмы?! Ур-р-р-а!
Бишбармак дигәне бәрәңге булып чыкты.
Чәйгә күчкәнче, әни, әби һәм апам сүз башлый алмыйча интектеләр. Әби батыр безнең, ниһаять, тамак кырды.
Әби әйтә:
- Алсу, быел флюорография үттеңме соң?
Алсу әйтә:
- Әйе, ник?
һәм Алсу үзенең уңайсызланудан кызарып ут янган бит алмасын кашык сабы белән кашып алды.
Әни әйтә:
- Алсу, синең бәрәңгегә аллергия мәллә, битең кызарды. Демидрол бирер идем, кайтасың бар. Аптекадан ун процентлы хлорлы кальций алып чык. Хәзер рецепт язып бирәм. Ашаганнан соң эчәрсең, юкса диатезың көчәер.
Әби әйтә:
- Алсу кызым, әти-әниең нихәлләр, исән-саулармы, профессиональ чирләр белән интекмиләрме?
Мин әйтәм:
- Әбинең беләсе килә, әти-әниең кайда эшли?
Алсу әйтә:
— Ә-ә-ә... Мин юкса аңламыйча торам... Әбием атказанган укытучы, әнием мәктәп директоры, апам институтта укыта. Әтием... капитан, диңгездән кайтып кергәне юк.
Апам әйтә:
— Карасана, сездә дә династия икән. Барысы да укытучылар. Менә, ичмасам, профессия бу! Син дә үскәч укытучы булырсың.
Алсу әйтә:
— Юк. Белмим. Бәлки. Ләкин...
һәм Алсу чәен дә эчеп бетермичә рәхмәтен әйтеп, гафу үтенеп кайтырга жыенмакчы иде — апам туктатты, ашаганнан соң тешләрне чайкарга кирәк, дип, юынгычка таба күрсәтте.
Шул көннән бирле Алсуның безгә килгәне юк. Мәктәптә күрешәбез, урамда йөрибез, карын ачса, пирожки алып ашыйбыз, туңсак, трамвайларда җылынабыз. Ни хикмәттер, Алсуның мине үзләренә кунакка чакырганы юк.
Кызганыч, әлбәттә, чакырмавы бик кызганыч. Укытучылар династиясенең дә ничек яшәгәнен бик беләсем килә иде.