СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нурия Сәйяр "Хикмәт-бердәмлектә"

Озакламый Убырлы карчыкның өлкән апасының туган көне җитә. Мөгаен, барлык кунаклар да, гадәттәгечә, себеркеләренә атланып килер. Ә аның үзгә буласы, кунаклардан аерылып торасы килә.
...Тукта әле, тукта! Боланга атланып барса? Шәп булачак! Әле Боланның мөгезен чәчәк белән бизәп, үзе дә матур күлмәген кисәме?! Кунаклар тел шартлатыр!
Убырлы карчык икенче көнне үк хыялын тормышка ашыра. Бер Боланны, тотып, өенә алып кайта. Әмма Болан:
- Мин - ирекле җанвар, җибәр урманыма! - диеп, каршылык күрсәтмәсенме? Җитмәсә, Убырлы карчыкның кулыннан ычкынырга теләп, тояклары белән ярыйсы гына эләктереп тә ала. Мөгезкәйнең мондый галәмәте Убырлы карчыкның бик тә ачуын китерә бит инде. Ул Боланга:
-Акылыңа килеп, тыңлаучан булганчы ят шунда! - дип җикеренә дә, киребеткәнне мөгезеннән тотып, җәлт кенә базына томыра.
Томыруын томыра... Барыбер шушы Боланга атланып кунакка бару теләге һич тынгылык бирми. Бигрәк матур шул, тискәре! Тырпаеп торган мөгезе генә дә нинди мәгърур күрсәтә үзен! Ничек кенә тыңлаучан итәргә бу Боланны? Әнә бит, баш бирәсе килмичә, әле дә арлы-бирле таптана базында. Болай кыланса, йокларга да бирмәс!
Уйларын барларга да өлгерми, аяк арасында иркәләнүче Мәчесе, мыраулый-мыраулый, Убырлы карчыкка:
-Боланны буйсындырасың килсә, берничә көн ашатма! Хәлен ал!-дип киңәш бирә.
Убырлы карчык Мәчесе сүзен тыңлап, аныңча эшләсә дә баздагы Болан аның теләген үтәргә бик үк атлыгып тормый. Моны күргән хуҗа карчык, аягына килеп уралган Мыраубикәсен читкә этәреп:
-Йә, ни кырдым, киңәшеңне тыңлап? Болан базымда инде ничәнче көн? Ә һич уйламый баш бирергә!-ди.
Мәченең дә хуҗасы мәрхәмәтсезлеген бер генә дә татыйсы килми бит инде. Ярарга тырышып, ялагай:
-Боланның кирелеге тизрәк бетсен дисәң, базны салкынайтырга кирәк. Анда берничә бака ташлыйк. Базың салкынаюга аның да егәре кимер. Ни телисең - шуны үтәр!-дип, Убыр, карчыкның аягына килеп урала.
Мыраубикәнең киңәше Убырлы карчыкка бик ошый. Хуҗа икенче көнне үк күлдән ике бака тотып кайта да базына җибә:
-Карагыз аны, базымны нык суытыгыз! Боланны салкынн калтырарлык итегез, теше тешкә тимәсен! - дигән Убырлы карчь тегеләрне нык кына кисәтеп.
Ә бака мескеннәр нишләсен? Телиләрме-теләмиләрме, Боланга салкын буласын белсәләр дә, берни эшли алмыйлар. Алар:
-Боланкай, ачуланма, зинһар, безне! Без дә, синең кебек үк, үз ихтыярыбызда түгел. Әнә Убырлы карчык, безне бирегә ыргытуга ук, баз ишеген элмәккә элде. Димәк, сиңа да, безгә дә бу коллыктан котылу юлы юк!-дип, Болан алдында аклануын акланалар да соң. Ләкин аннан ни файда?..
Ә инде кич якынлашкач, баздагылар Убырлы карчыкның:
-Песием, син миңа бик яхшы киңәш бирдең. Шуңа сине дә үзем белән кунакка алып барам. Мин Болан өстендә элдертсәм, син Кыр кәҗәсенә атланырсың. Елгырлыгыма, булганлыгыма сокланып, апам да, кунаклары да шаккатсыннар әле!-диеп, Песие белән сөйләшкәнен ишетәләр.
Чыннан да, күп тә үтми, Убырлы карчык болар янына бер Кыр кәҗәсен дә ата! Әле үзе, баз ишеген япканда, Болан белән Кыр кәҗәсен нык кына кисәтергә дә онытмый:
-Берничә көннән мин әйткәнчә эшләмәсәгез, үзегездән тәмле аш пешерергә дә күп сорамам! - ди.
Болан шулчакны, бик уфтанып:
-Болай булгач, бу Убырлы безне беркайчан да иреккә җибәрмәс! Гомеребез шулай тоткынлыкта үтәр, ахрысы,-дип, бик кайгыга калып, почмакка ук барып ята.
Ә бакаларның шул чагында башына бер уй килә. Алар:
-Карагыз әле, әйдәгез, без болай итеп карыйк! Тиздән Убырлы карчык татлы йокыга чумачак. Шуны гына көтик тә, син, Кәҗәкәй, Болан өстенә басарсың. Ә без сезгә сикереп менәрбез дә баз капкачының кырыеннан теге якка чыгарга тырышып карарбыз. Чыгалсак, аннан безгә баз элмәген калкытасы гына калачак, - диләр.
Болар, үз киңәшләренә үзләре сөенеп:
-Кәҗә, без баз элмәген күтәрүгә, сиңа да капкачны күтәреп өскә сикереп менү берни тормас. Өскә күтәрелүгә, Боланга да чыгарга булышырсың. Убырлы карчыкның шәле бар. Син шул шәлне шыпырт кына ал да, авызыңа кабып, аны Боланга төшер. Аннан сиңа Боланны тартып аласы гына була, - дип план коралар.
...Кич җитүгә, уйланганча эшлиләр дә. Әби йокыга китүгә, бакалар тиз генә, сикерә-сикерә менеп, баз капкачының элмәген ачалар, ди. Кәҗәгә дә чыгарга ярдәм итәләр.
Әмма Кыр кәҗәсе баздан чыгуын чыга... Ләкин аның Боланга да, бакаларга да бер генә дә исе китми. Ул, котылуына шатланып, артына борылып та карамыйча, ишеккә ыргылмасынмы! Әмма ишек бикле, элмәктә! Кәҗә элмәкне күтәрергә бик тырышып караса да, тырышуы юкка...
Бу вакытта, Кыр кәҗәсенең тояк тавышын ишетеп, әле генә йокыга киткән кортка да уяна. Моны күреп, бакалар тизрәк базга шылу ягын карыйлар. Ә Убырлы карчык шундук сикереп тора да, ишек янындагы Кыр кәҗәсен, тоягыннан эләктереп алып, шундук кире базга ыргыта.
Үзе:
-Баз элмәген эләктерергә онытканмын, ахрысы. Каһәр, нинди татлы йокымнан бүлде!-дип сукрана-сукрана, баз капкачының элмәген бу юлы тагын да ныграк эләктереп, кире йокыга тала.
Ә бакалар, шап итеп килеп төшкән Кәҗәне:
-Нишләдең син, нишләдең?! Шулай ярый идеме? Үзеңне генә кайгырттың, шуңа да яңадан каптың. Инде Убырлы карчык кулыннан ычкына алырбызмы - билгесез, - дип битәрлиләр.
Болан да:
-Их, син! Бакалар бит безгә булышырга, ирек бирергә теләделәр. Шунда мине өстерәп чыгарган булсаң, һәммәбез дә иректә булыр идек,-дип уфтана. Аннан ул бераз уйланып, бер урында таптанып ала да, капылт кына нидер исенә төшереп, баздагыларга:
- Бик теләсәк тә, бүген тоткынлыктан котыла алмаячакбыз. Күрдегез: Убырлы карчык бик сак йоклый. Ә менә иртәгә... Мин беләм: бу явыз карчыкның йоклата торган үләннәре бар. Идән ярыгыннан күреп тордым: бер көнне ул мәчесенә шифалы үләннәренең кайда яшеренгәнлеген дә күрсәтте. Ә инде әбинең иртән бик тәмләп чәй эчәргә яратканын үзегез дә яхшы беләсез. Сез, бакалар, өскә менегез дә кирәкле «тәмләткеч»ләрне аның чәенә салып бутагыз. Убырлы карчык, иртән торып шул чәйне эчүгә, яңадан изрәп йоклап китәчәк,-дип тәкъдим итә.
Шуннан Болан, почмакка поскан Кыр кәҗәсе ягына борыльг
-Әмма, Кәҗәкәй, кара аны, бүгенге ялгышыңны кабатлый күрмә!-дип, аны да кисәтергә онытмый.
Хатасын танып өлгергән Кәҗә:
-Сезнең алда гаебем бик зур! Гафу итә алсагыз, гафу итегез! Әмма без Убырлы карчык тозагыннан барыбер котыла алмабыз! Ишекне шундый да зур элмәк саклый, мөгезем белән ачарга маташып караган идем дә, буем җитмәде, - ди, баздагылаз алдында акланып.
Болан киңәшен ишетеп сөенгән бакалар, Болан белән Кәҗә янында сикергәләп:
-Чыгыйк кына баздан!.. Убырлы карчыкны төп башына утыртырбыз! Ишек янына җитүгә, сез безгә өскә күтәрелергә булышырсыз да... Ә инде безгә ул чагында ишек элмәген күтәреп ачу берни түгел, - диешәләр.
Таң аткан... Убырлы карчык белән Мәчесе иртәнге чәйләрен эчеп татлы йокыга чумуга, болар хыялларын тормышка да ашырганнар...
Кыр кәҗәсе бер чирканчык алган иде бит инде. Бары тик бердәм, дус-тату булганда гына максатыңа ирешергә мөмкин икәнлекне аңлады. Бу юлы ул, бүлмәгә күтәрелүгә үк, Убырлы карчыкның шәлен авызына каба да Боланга суза. Аннан, баз кырыена тояклары белән нык итеп баса да, Боланны да баздан чыгара.
Тоткынлыктан котылуга, баздагылар, сак кына басып, ишек янына киләләр. Болан өстенә Кәҗә менә, аңарга бакалар сикерә. Аннан инде бакаларга ишек элмәген күтәрәсе генә кала.
Ишек ачылуга, тоткыннар, җан-фәрманга чаба-йөгерә, Убырлы карчык йортыннан ераккарак шылу ягын карыйлар. Болан - бер баканы, Кәҗә икенчесен сыртларына атландырып, тизрәк бакалар яшәгән күл ягына сыпырталар болар. Чөнки бакалар аларга:
- Без моннан ерак түгел бер күлдә яшибез. Иреккә чыгуга, безне анда - туган-тумачаларыбыз янына илтеп калдырырсыз, - дип әйткән булганнар икән. Ничек тыңламасыннар ди инде! Алар булышмаса, тоткынлыктан һичкайчан котыла алмаслар иде лә!
Болан белән Кыр кәҗәсе бакаларны күлләрендә калдыралар үзләре дә әти-әниләре яшәгән төбәккә ашыгалар. Әле кайткач, тирә-якта яшәүче җәнлек-хайваннарны да бик яхшылап кисәтәләр. убырлы карчыкның кай урманда көн күрүен сөйләп, ул тирәгә аяк басмаска кирәклекне аңлаталар. Дөрестән дә, бердәмлек-дуслык булганда гына, авырлыкларны җиңеп, максатка ирешеп була шул!
2026-02-05 08:14