СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гөлфия Исхакова "Төнге поезд"
Гөлсем карчык поезддан үзенә кирәкле тукталышта төшеп калганда, сәгать төнге өч тирәсе иде.
«Кайтам, каршы алыгыз», - дип, өйләренә алдан телеграмма суккан булса да, аны каршы алучы булмады. Тимер юл вокзалының да ишеге бикле булып чыкты, каты итеп берничә тапкыр шакып караса да, эчтән шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Поездга туганнарын, якыннарын алырга килүчеләр дә, шаулашып, ашыга-ашыга машиналарына төялеп, төрле тарафка китеп югалдылар.
Карчык, үзе теккән чүпрәк сумкасын тотып, перронда берүзе басып калды. Кышкы суык пәлтәсе эченә, аяк балтырларына үтә башлагач, такси тотып булмасмы дип, Гөлсем вокзал алдындагы автобус тукталышына юл алды. Станса халкы йокыга талган. Ак кардан урамга яктылык бөркелә, тирә-якта бар нәрсә күренеп тора.
Тукталыштан ерак түгел җиңел машина тора, ул да буш түгел кебек. Урамда салкын булуга карамастан, алгы тәрәзәсе ачык машинаның, аннан яшьләрнең шаулашкан тавышлары ишетелә. Карчык аларның сөйләшүләренә игътибар итте, бер дә айнык кешеләргә охшамаган болар. Кая барырга? Акча түләсә, машина хуҗасы илтеп куймас микән шәһәргә? Машина янына барыргамы, юкмы дип икеләнеп торганда, аның ишеге ачылып китте.
-Апа, закускаң булса, әйдә безнең янга!
Шул сүзләрдән кызык табыптыр инде, машина эченнән шаркылдап көлгән тавышлар ишетелде. «И Ходаем, чынлап та исерекләр! Ни дип җавап бирергә? Дәшми калсаң тагы ярамый» дигән уй узды карчык башыннан.
-Мин, кызым, карт кеше, намаз укыйм, андый эштән ерак торам, берүк Ходаем сакласын, - диде.
Машинадан ике кыз белән бер ыспай гына киенгән егет төштеләр. Кызлар икесе дә яланбаш. Берсенең чәчләре тузган, чалбар белән, кендегеннән генә куртка кигән, ап-ак чәчле икенчесе озын туннан. Алар, көлешеп, карчык янына килделәр. Гөлсемнең әйткән сүзләрен игътибарга да алмыйча, тузган чәчле кыз көзге яфрак кебек дерелдәп торган карчыкның сумкасын кулыннан тартып алды да актара башлады. Әллә ни юк иде әбинең биштәрендә, юлга дип апасы пешереп биргән ике тавык ботын, бер-ике уч суыра торган кәнфитне санамаганда.
Гөлсем карчык эчтән догаларын укыды, Ходайдан бу яшьләрдән исән-имин котылырга ярдәм итүен үтенде.
Чәчбинең чит кеше сумкасында казынганыннан тәм табып көлештеләр яшьләр. Кыз хәзинә тапкан сыман итеп тавык ботларын тартып чыгарды, умырып, бер кисәкне авызына капты да аны ак чәчле кызга сузды, икенчесен егеткә тоттырды. Тегеләр икесе дә бер атна авызларына ризык тимәгәндәй кыландылар. Егет, тавык ботын авызына капкан саен, эт булып ырлап алды. Салмыш кызлар ямьсез итеп көлештеләр. Чәчби әле һаман букчадан нидер эзләвен дәвам итте. Карамельләрне тапты, аның бер учын үз кесәсенә салгач, дусларына да өлеш чыгарды, аннан сумканы Гөлсем карчыкның аяк астына ташлады да, иптәшләренә карап:
-Не густо! - диде.
Олы яшьтәге хатынның үзләре алдында куркып, яшьләрен түгеп торуына күз салучы да булмады. Әйберләрен алганга кайгырмады хатын, үтереп китүләреннән курыкты. Кем белә, бу яшьләрнең башында нинди уйлар кайнаганын?
Әлегә кадәр кызлар янында ыржаеп торган егет кулындагы сөякне селтәнеп еракка атып бәрде дә аяк астында яткан сумкасын күтәрергә дә куркып торган Гөлсем каршына килеп басты. Аның пәлтә кесәсенә кулын тыкты. Карчык бу мәлне сулыш алудан да туктады, акча эзлиләр, дип уйлады. Юллык акчасы янчыгы белән икенче кесәсендә иде. Бирергә дә котылырга кирәк болардан дип, юлчы карчык, икенче кесәсеннән үзе акчасын алып, егеткә сузды. Моны көтмәгән егет:
-Вот даёт! - дип гаҗәпләнде, янчыкны утлы күмер тоткандай бер кулыннан икенчесенә әвештерде дә кызларга ыргытты. Күрдегезме! янәсе.
Шуны гына көткәндәй, чәчби, кулына ат башы хәтле алтын төшергәндәй шатланып, үзе белән ак чәчле кызны да әйдәкләп, якындагы сату ноктасына юл тоттылар, егет тә аларга иярде.
Гөлсем карчык суыктан һәм куркудан дер-дер калтыранып елады. «Китәргә иде биредән, җәяү китәргә дә куркыныч, бу яшьләрнең иманнары юк, теләсәләр тиз куып җитәчәкләр. Ходай язып исән-сау кайтып җитә алса фатирына, бүтән беркайчан да ялгызы юлга чыкмас». Шулвакыт теге машинада утырып калган шофёр төште дә Гөлсем ягына атлады. «Ни кирәк икән тагын бу егеткә, кыямәт көнем шушыдыр инде минем» дигән куркыныч уйлар үтте карчык башыннан, тик барыбер батырланырга тырышты.
-Кара, бернәрсәм дә юк, барысын да дусларың талап бетерде, - дип кычкырды карчык яшь аралаш.
Шофёр атлаган җиреннән туктап калды:
-Әби, курыкмагыз, миңа берни дә кирәкми, кай якка юл тотуыгызны гына беләсем килгән иде, шул гына, - диде.
Егетнең ягымлы, йомшак тавышы Гөлсемгә тәвәккәллек өстәде.
-Шәһәргә инде, улым, килеп алырга тиешләр иде дә, әнә килмәгәннәр, - диде әрнеп.
-Алай бүтән ялгыз соңга калып йөрмәгез, бабай белән бергә йөрергә кирәк төнлә, - дип, үзенчә йомшак кына ачуланып алды әбине егет.
-Җиде-сигез чакрым гына шәһәргә, илтеп куй әле, улым, акчасын да түләрмен, - диде карчык, күз яшьләрен сөртеп.Шәһәргә генә булгач илтәм, әби, ә акча турында авыз да ачмагыз, кирәкми миңа. Суык бит, туңып үлүегез бар. - Егет карчыкны машинасына утырырга чакырды.
Гөлсемнең башка чарасы юк, ни булса да булыр, урамда калсаң, барыбер катып кына үләргә дип, егет артыннан атлады.
Карчык машинаның арткы утыргычына кереп утыруга, егетнең дуслары да шаулашып килеп җиттеләр.
-И Аллам, тагы ниләр күрәселәрем бар икән? - диде Гөлсем карчык әрнүле тавыш белән.
Аның бу сүзләрен шофёр егет тә ишетте:
-Курыкмагыз, апа, мин булганда, алар сезгә тимәсләр, - диде.
Ул арада арттагы утыргычка ике яктан ике кыз, алга карчыкның кесәсен актарган егет кереп тә утырдылар.
Гөлсем карчык куркудан тын да ала алмас хәлгә килде.
Шоферның әбине шәһәргә илтергә җыенуын ишеткәч, яшьләр:
-Нам всё равно, где гулять, - дип, машинада утыра бирделәр.
Машина җитез генә кузгалып китте. Ул арада алда утырган егет кызларга чиратлап аракы салып бирде, әфлисуннар тоттырды. Чәчби белән ак чәчле кыз, бер дә ялындырмый, су кебек эчеп бардылар, чистарткан әфлисун кабыкларын, алдан сөйләшкәндәй, ике яклап Гөлсемнең пәлтә кесәсенә тутырдылар. Шаярткан булып, олы яшьтәге әбигә аракы да тәкъдим иткән булдылар. Синең акчага алынган, үз күчтәнәчеңнән авыз ит, янәсе.
Шофёр, берничә тапкыр борылып:
-Кызлар, әбигә не мешайте, она моя пассажирка, - диде.
Кызлар исерек тавышлары белән:
-Всё! Всё! Хозяин - барин! - дигән булдылар.
Кайтып җиткәнче бер сүз дәшмәде Гөлсем карчык эчкече, иманнарын югалткан яшьләргә, тешләрен кысып түзде, чөнки яшисе килә иде аның.
-Безне долго будешь помнить, бабуся! - диде чәчби, урыс һәм татар сүзләрен бутап, машина туктагач.
Карчык, шоферга рәхмәтләр әйтеп, ишекне япканда, яшьләрнең бу сүзләрдән дә кызык табып шаркылдап көлүләре ишетелеп калды.
Машина кинәт кенә борылып кире якка китеп баргач, карчык, туктап, күкрәген тутырып саф һава сулады, кесәләреннән әфлисун чүпләрен бушатты, аннан зур юлдан үз йортларына таба илткән сукмакка чыкты.
«Хәзерге яшьләр бөтенләй башка шул, әзергә- бәзер булып яшәргә яраталар. Кайда элекке кызларның йомшаклыгы, гомер-гомергә килгән аларга хас оялчанлык? Кыланышлары белән тәрбиясез ир-атлардан да арттыралар. Олыларны олы итү юк, кемнәр тәрбияли икән бу бозык балаларны? Өс киемнәренә карасаң, кесә актарып яшәүчеләр дип һич уйламассың инде.
Ә шофёр егет? Бөтен яшьләрне дә бер калыпка салып, бөтенесе дә начарлар дип әйтеп булмый. Менә ул бозылмаган, кешелеклелек бар үзендә. Подъезд ишеге тоткасына үрелгәнче, Гөлсем карчыкның күңелендә яшьләргә булган капма-каршы уйлар кайнады.
2025-12-17 13:50