Игезәк туганнар Алмаз белән Арслан быел беренче мәртәбә җәйге каникулларында авылга кайттылар. Әтисе белән әнисе җәйге ялларында ерак көньякка ялга җыендылар да, тиз генә уйлап, малайларны авылга кайтарырга булдылар.
Кызык икән бу авыл дигәннәре. Монда бөтен кеше бер-берсен белә. Нинди дә булса яңалык та авылның бер башыннан икенче башына тиз генә барып ирешә. Кыскасы, авыл да, андагы кешеләр дә ошады малайларга. Барыннан да бигрәк, әтиләренең бабасы Харис картны үз итте алар. Шулай булмый ни, ул сөйләгән хикәятләр генә ни тора!
Харис бабай бик карт инде. Үзенә ничә яшь икәнен үзе дә белми ул. Малайларның әтиләре әйтүенә караганда, йөз яшьнең аргы ягында булырга тиеш икән бабай. Бу, елларда авыргалап тора икән. Йорттан әллә ни еракка чыгып йөрми, шуңа күрә малайлар кайтуга бик сөенде ул. Күп вакытын шулар белән мәш килә.
Авыл турында да әллә нинди искитмәле кызык хәлләр сөйләп бетерде Харис бабай. Әле беркөнне авыл янәшәсендәге Паркыя тавы турында да кызык хикәят сөйләде ул.
һәр төбәкнең үзенә күрә истәлекле бер урыны була, әйтик, Гашыйклар тавы, Изге чишмә, Бәхет үзәне һәм башкалар. Шулар белән бергә, начар яктан яманаты чыккан урыннарны да санарга мөмкин: Куркыныч кичү, Сихерле чоңгыл, Каргалган имән... Хәер, азмыни андый урыннар?
Харис бабай яшәгән авыл янындагы Паркыя тавы да әнә шундыйлардан икән. Тышкы яктан гадәти таулардан бернәрсәсе белән дә аерылмаган әлеге тау турында элек-электән төрле имеш-мимешләр йөргән. Имеш, андагы иң тирән тау куышлыгында Тау иясе яши, кайбер көннәрдә, куыш авызыннан чыгып, тирә-якны күзәтә икән, диләр. Имеш, аның күзләре өчәү, ә колаклары бөтенләй юк икән.
Авыл халкы тауны читләтебрәк узарга тырыша. Кемнең дә булса сыеры яки сарыгы көтүдән кайтмый калса, кешеләр мал-туарларын, тапмасалар да, яманаты чыккан әлеге тау янына эзләп бармаска тырышалар. Ә карт-коры бу тауда булган гаҗәп хәлләрне Аллага, дингә бәйләп аңлаталар. Имеш, анда Алланың җирдәге ярдәмчеләре яши икән дип, хикәятләр уйлап табалар да соңыннан үзләре дә, шуңа ышанып, берәр җиргә барырга чыкканда юллары тау тирәсеннән үтсә, аны ерактан ук әйләнеп узалар...
Кайчандыр, яшь чагында, кызыксынучан Харис әлеге тауга үзе дә барган, хәтта тау куышларында да булган, ләкин нигәдер ул турыда карт бик аз хәтерли. Ә бервакыт, моннан җитмеш еллар элек, Паркыя тавына менәм дип киткәч, аны икенче көнне кыядан ташлар коела торган иң хәтәр җирдән аңсыз хәлдә тапканнар. Янында ташка басылып үлгән Аккаш кушаматлы эте дә булган. Хәер, мондый вакыйгалар Харис башыннан гына узмаган. Авылның аксакал картлары андый серле очракларны дистәләп хәтерли.
Алмаз белән Арслан да карт бабаларына охшаганнар, бигрәк кызыксынучаннар икән. Озак уйлап тормастан, икенче көнне үк, өйдәгеләргә әйтмичә генә, Паркыя тавын карап кайтырга дип, юлга кузгалалар...
Алар кыя тауга менеп җиткәндә, кояш шактый гына күтәрелгән иде. Бераз җил исә, ләкин бу урыннар ниндидер шыксыз һәм җансыз сыман. Алмаз гына үзенең рәссам йөрәге белән (шәһәрдә сәнгать мәктәбенә йөри) шушы ташлардан да матурлык таба алды.
— Этюднигым булса, мин монда бик яхшы гына пейзаж рәсемнәре ясар идем, — диде ул, соклануын яшермичә.
Шулвакыт Алмазның күзе ташлар арасында җемелдәп яткан ниндидер әйбергә төште. Нәрсә бу? Хәнҗәр бит... Алмаз аны кулына алды. Сабы бизәкләп эшләнгән хәнҗәр кояшта күзләрне чагылдырып ялтырый иде.
— Гаҗәп,—дип куйды Алмаз. Шулчак ташлар арасыннан ераграк китеп өлгергән Арслан аңа кычкырып дәште:
— Бирегә кил әле.
Алмаз тиз генә хәнҗәрне кесәсенә салды да, алга, кыя куышлары ягына карап, нәрсәдер күзәткән Арслан янына килде.
— Әнә күрәсеңме, — диде Арслан, зур куыш ягына күрсәтеп, — тау куышы ягында нәрсәдер сәер генә җемелдәп куйды. Игътибар белән кара әле. Кояштан төшкән яктылык кына болай чагылмас...
Чыннан да, тау куышында нәрсәдер фонарь белән яктырткан кебек җемелди иде. Малайлар шул якка таба атлый башлаганнарын сизми дә калдылар, әйтерсең кемдер шул якка барырга әмер бирде. Алар якынлашкан саен, җемелдәү ачыграк күренә башлады. Килеп җиткәч, тау куышының эчке ягындарак корым төсле кара стена күренде. Ә бу стенаның өске өлешендә кесә фонаре сыманрак әйбер чыгып тора, ул бер сүнеп, бер янып җемелди.
Стенага җитәргә өч адым кала, егетләр туктады. Юк, куркудан түгел. Нишләргә белмичә калу, чарасызлык туктатты аларны. Аннары Арслан тәвәккәлләп тагын бер адым алга атлады. Чү, ни бу?.. Ул күкрәге белән ниндидер күренми торган стенага килеп төртелде түгелме?
— Алмаз, яхшылабрак кара әле, әллә инде саташа башладым. Минем алда стена бармы әллә?
Ул арада Алмаз тавышы ишетелде:
— Артка да чигенеп булмый, монда да күзгә күренми торган дивар. Димәк, без — тоткыннар...
Шулчак кара стена өскәрәк шуа башлады һәм анда лифт кабинасына охшаган урын ачылды, ә алда тагын шундый ук кара стена иде. Яңа гына ак төстәге ут җемелдәп торган урында ниндидер төрле төсләр җемелдәшеп алды һәм яңадан әкрен генә кабынып сүнделәр.
— Безгә ишектән керергә кушалар булыр, — диде Алмаз.
Аның «кушалар булыр» сүзе ничектер сәер яңгырады. Кушалармы, юкмы, кемнәр кушалар, анысы билгесез.
Арслан алга атлады, ни гаҗәптер, күренмәс стена эрегән кебек юкка чыккан иде. Алмаз, ишеккә җитәрәк:
— Беребезгә тышта калып торсак яхшырак булмасмы? — диде. — Безне алда нәрсә көткәне билгесез бит. — Ләкин шулвакыт ул алгарак сөрлегеп китте. Күзгә күренмәс стена аны, арттан этеп, эчкә кертә иде.
— Ә-ә, — дип сузды Алмаз, — икебезгә дә керергә икән. — Бу үзенең соравына җавап иде.
Алар икесе дә кергәч, кара ишек-стена шуып төшеп ябылды.
— Менә бикләндек тә, — дип куйды Арслан.
Хәзер алдагы стена ачылып китәр дә, нинди дә булса сәер җан иясе, килеп чыгып, икесен дә ботарлап ташлар төсле тоелды аларга. Алмаз ирексездән кесәсендәге хәнҗәрен капшап куйды.
— Мә әле, Арслан, бу хәнҗәрне, — диде ул, — бәлки, кирәге чыгар.
— Каян алдың соң син моны?
— Тау куышына җитәрәк җирдән тапкан идем.
— Кызык, — диде Арслан, хәнҗәрне әйләндереп карый-карый, — бу тау кырыена инде йөз ел беркемнең дә килгәне юктыр. Кара әле, ничек бизәкләп эшләнгән. Кнопка шикелле бер ак төймәсе дә бар икән.
Шулвакыт алдагы стена өскә күтәрелеп ачыла башлады, һәм стена артыннан күзне чагылдырырлык яктылык бәреп чыкты. Бу ике кара ишек шлюз шикеллерәк бернәрсә булган икән. Яктылыкны тышка чыгармас өчен куелган.
Килеп кергән бүлмә түгәрәк формада, стеналары ак төстә иде. Стеналарга, тигез аралар калдырып, унлап ишек уелган. Игътибар белән карамасаң, аларның ишек икәнлеген аерып та булмый, һәрберсенең өске өлешендәрәк теге кара ишектәге төсле лампочкалар җемелдәп тора. Коридор эчендә абсолют тынлык. Бу эчпошыргыч тынлык шундый авыр тәэсир ясый: йөрәк менә чыгам, менә чыгам дип тибә. Шушы тынлыкны ватасы-җимерәсе, шашып-шашып кычкырасы килә.
Кинәт болар янындагы ишек өстендәге лампочка төрле төсләр белән бер ике тапкыр җемелдәп алды. Алмаз:
— Безне бу бүлмәгә чакыралар, ахры, — дип әйтә башлаган иде, кинәт каяндыр тимер шалтыравына охшаш калын, ләкин аңлаешлы тавыш килде:
— Бирегә килегез!
Егетләр икесе дә ишеккә якынлаштылар. Ишек ачылды. Бу бүлмә алдагыларыннан бераз кечерәк, ләкин формасы нәкъ шундый ук. Стеналары ак, күзне чагылдырып тора. Урта бер җирдә ак материалдан эшләнгән робот шикелле бер әйбер бар. Әлеге робот кешегә охшаш итеп ясалган булып, ике күзе урынында ялтырап торган ике пыяла (болары стереогелекамералар булса кирәк), ике күз уртасында шундый ук кечкенә түгәрәк — ниндидер оптик прибор. Куллары ике, аягы да ике.
Шулвакыт роботның күзләре арасындагы приборда төрле төсләр җемелдәшеп алды, аның уң кулы алга сузылды һәм авыз урынындагы динамиклардан: «Хәнҗәрне бирегез!» — дигән тавыш ишетелде.
Бу катгый таләпне калайдан чыккан төсле җансыз тавыш тагын да тупасрак итте. Арслан, хәнҗәрне кулына алып, алга атламакчы иде. Ләкин хәнҗәр алга сузылган кулдан әкрен генә шуып чыкты да, бушлыктан үтеп, роботның кулына килеп керде. Робот сул кулын күтәрде һәм, бармак төсле пластинкалары белән манипуляция ясап, хәнҗәр сабындагы төймәгә басты. Шуны гына көткәндәй, түшәмдә әлегә кадәр җемелдәп торган лампочка бөтенләй сүнде.
— Аңлашыла, — дип куйды Арслан, — бу хәнҗәр, ят кешеләрнең килүләрен белдереп, тревога сигналы бирү өчен калдырылган икән тау юлында.
Тагын эчпошыргыч тынлык урнашты. Бары тик роботның күз урынындагы түгәрәк пыялаларының зәңгәр төс биреп елтыраулары гына аның малайларны игътибар белән «күзәткәнлеген» әйтеп тора иде.
Арслан чарасызлыктан авыр сулап куйды:
— Бу тимер өеме безне монда китереп бикләде дә, хәзер тычканны тишектән чыгарып, үзе тишек янына килеп баскан мәче шикелле, күзләрен елтыратып көтеп утыра.
— Нишләмәк кирәк, көтәргә генә кала инде хәзер. Көтик, сабыр төбе сары алтын, дигәннәр борынгылар.
— Күпме көтәргәдер бит әле? Бәлки, ул безне атна, ай буе көттерер. Бу тимер күпме көтсә дә тузмый, тутыкмый. Аның өчен вакыт дигән нәрсә чүп кенә! Ә безнең көтәргә вакытыбыз юк, — диде Арслан, кыза төшеп.
— Тукта әле, Арслан. Бу роботны кемдер төзегән булырга тиеш бит инде. Ул үзе генә барлыкка килмәгән, аны кемнәрдер уйлап тапкан, монда калдырган. Безнең роботларга бик охшаш үзе, ләкин аны төзү өчен күп материал һәм чыгым кирәк. Моны аерым бер кеше генә булдыра алмас. Монда ниндидер сер бар. Минемчә...
Шулчак роботның динамигы тагын кыштырдап куйды, һәм:
—Сезгә нәрсә кирәк? Бирегә ни өчен килдегез? Сезне кем җибәрде? — дигән тавыш яңгырады.
Алмаз белән Арслан бер-берсенә карашып куйдылар. Аннан соң Арслан алгарак чыкты:
— Монда явыз ният белән килмәдек. Безне бу тау тирәсендә булган серле вакыйгалар кызыксындыра. Безне беркем дә җибәрмәде, үзебез килдек. Ә син, робот, кемнәр исеменнән сөйләшәсең соң?
Робот бераз «уйланып» торды да җавап бирде:
— Кызыксынып килгәнсез икән, мин сезгә кайбер мәгълүмат бирә алам. Ләкин, яшерен сүз сөйләшкәндә, кайда сөйләштек, шунда калсын, диләрме әле Җир кешеләре? Бу тау куышына берничә тапкыр килеп карадылар инде. Сез сораган мәгълүматларны без аларга да бирдек. Моңа карап, Җир кешеләре безнең турында бернәрсә дә белмиләр, чөнки, аларны кире кайтарганда, хәтерләрен «сөртә» идек...
Егетләр бабалары турында сүз барганлыгын аңладылар. Кайчандыр ул да бу тау куышында булган, шушы ук робот белән сөйләшкән булып чыга инде. Болай булгач, бу «без»ләр Харис картның хәтерен тулысынча «сөртеп» бетерә алмаган, шуңа күрә ул гомере буе әлеге тауның серенә төшенергә теләп яшәгән.
Роботның күзләре кабат ялтырап куйды. Алар арасындагы прибор төрле төсләр белән бер-ике тапкыр җемелдәде. Динамиктан ниндидер аңлаешсыз авазлар җыелмасы ишетелеп китте. Аннан соң, ялгыш юлдан кереп, соңыннан дөрес юл тоткан, майланмаган арба шыгырдавы төсле яңгыравык аңлаешлы тавыш ишетелде:
— Без башка планетадан килдек. Сез, кешеләр, ул ерак планетаны белмисез, белүегез кирәк тә түгел. Безнең максат: галәм киңлекләреннән үзебез төсле югары үсешкә ия цивилизацияләрне эзләү, аларның үсешен өйрәнү, мөмкин булса, үзара аңлашу, ярдәмләшү. Шушы максат белән без тереклек чаткылары булган дүрт планетаны сайлап алдык. Ләкин хәзерге күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясасак, шул планеталардан икесе аралашу өчен яраксыз дип табылды. Берсе — сезнең Җир планетасы.
— Без, бу планетага Җир вакыты белән 1700 ел элек килеп, монда тикшерү станциясе төзедек. Хәзерге чорга кадәр туктаусыз күзәтүләр алып барабыз. Сездә кешеләр бик күп төркемнәргә аерылып беткән, ул төркемнәр үзара дошман яшиләр: ызгышалар, сугышалар. Хәзерге вакытта планетада бик күп дәһшәтле шартлаткыч кораллар тупланган. Безнең өчен иң куркынычы шул. Бер гаиләдәй тату яши алмаган планета кешеләре белән без дуслык җепләре суза алмыйбыз. Бу галактикада сездән башка да югары үсешкә ия булган бер цивилизация бар иде. Сез «Кассиопея-А» дип аталган йолдыз системасын беләсездер? Кассиопея-А кайчандыр, сезнең Кояш системасы шикелле үк, сигез иярчен планетасы булган йолдыз системасы иде. Шул планеталарның берсендә тере затлар яшәде. Алай дип әйтү генә дөрес булмас, үзләренең үсешләре белән бик нык алга киткән суперцивилизация вәкилләре яшәде анда. Ләкин бу планетада да, сездәге шикелле, бик күп дәһшәтле кораллар тупланган иде. Планетада яшәүче төркемнәр гел үзара сугышып яшәде. Соңга таба алар үзләренең йолдыз системасына кергән башка планеталарга күчеп урнаша башладылар, һәрбер планета корал базасына әверелде. Нәтиҗәдә суперцивилизация үз-үзен юк итте. Кассиопеялылар үзләренең йолдызларын шартлаттылар...
Шул сүзләрне әйткәч, робот туктап калды. «Ә безнең Җирдә күпме корал тупланган? — дип уйлады Алмаз. — Бу кораллар кешелек дөньясын ничә тапкыр юк итәргә җитәр иде? Юк, булмас, кассиопеялылар үзләренең яшәешләренә нокта куйган, ләкин без беркайчан да үзебезнең Кояшыбызны сүндермәбез. Күпләгән шартлаткыч корал туплауның мәгънәсезлеген аңлар кешелек дөньясы. Ә бит кайдадыр, галәм киңлекләрендә, үзләре шартлаткан йолдыз кисәкләре белән бергә, бу шартлаткычны уйлап тапкан җан кыючыларның уйлау аппаратларыннан калган атом кисәкләре дә очадыр. Бәлки, бу йолдыз хәрабәсе, җир йөзендәге атом-төш шартлавы нәтиҗәсендә көлгә әйләнгән Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренең хәрабәсе бөтен кешелекне кисәтеп торган кебек, галәмдәге барлык цивилизация вәкилләрен зур дәһшәттән кисәтәдер?..»
Сүзсез торудан файдаланып, роботка Арслан сорау бирде:
— Робот, ә синең хуҗаларың, сезнең планета вәкилләре кайда соң? Әллә син үзең генә очып килдеңме безнең планетага?
Роботның динамигы тагын кыштырдап куйды:
— Без монда сүнеп баручы планетадан килдек. Безнең галактикага очып бару сезнең планета кешеләре өчен мөмкин эш түгел, чөнки яктылык тизлегендә очкан очракта да, безнең йолдыз системасына җитү өчен, берничә йөз миллион яктылык елы кадәр ара үтәргә кирәк. Ә без очмыйбыз, бер пространстводан икенчесенә «нуль күчеш» ясыйбыз, ягъни иространствоның бер өлешеннән юкка чыгабыз һәм шул ук мизгелдә икенче өлешендә пәйда булабыз. Сезнең Җирдәге фән моны аңлата алырлык дәрәҗәдә түгел әлегә. Хәзергә аның үсеше бик түбән. Планетабызның исеме, сезнең телгә күчергәндә, «Арина» дип атала. Сезнеңчә «бәхет» дигәнне аңлата. Шулай булгач, без — Бәхет планетасында яшәүче бәхетлеләр, ләкин киләчәктә ариналыларны зур бәхетсезлек көтә. Безнең планета сүнеп баручы йолдыз системасында. Кояшыбыз тагын йөз мең елдан соң үзенең энергиясе белән безне тулысынча канәгатьләндерә алмый башлаячак. Хәзерге вакытта планета тирәсендә ясалма кояш- иярченнәр төзелде, ләкин болар гына ариналыларны бәхетсезлектән коткарып кала алмаячак. Менә шуңа күрә үзебезгә дуслар эзлибез. Күмәкләшеп көч куйсак, нинди дә булса йолдыз планетасын ариналыларга яшәү өчен яраклаштырыр идек әле.
Без Җиргә килеп тикшерү станциясе төзегәндә, бу тирәдә кешеләр яши торган авыллар, шәһәрләр юк иде әле. Тау итәгендәге сез яши торган авылга да соңрак нигез салынды. Без сездә цивилизациянең фән-техника өлкәсе тизрәк үсүен көттек, ләкин, кешелек дөньясының табигый үсешен тизләтү өчен, бернинди йогынты ясый алмый идек. Ә якыннан торып аралашу бөтенләй мөмкин булмады, тышкы кыяфәтебез сездән нык аерыла. Күп кенә ялгышларыбыз аркасында кешеләр безнең эшчәнлектән калган эзләрне кайбер очракларда сизәләр иде, әмма наданлыклары аркасында боларны Алла эше дип фараз кылдылар. Бер караганда, аларның болай уйлавы безнең өчен яхшырак та.
Соңга таба, Җир кешеләре радио һәм телевидение уйлап тапкач, эшләр җиңелләште. Без, радио һәм телевидение дулкыннарын тотып, аларга анализ гына ясый башладык. Җир йөзенең бер өлешендә генә түгел, барлык төбәкләрендә булган вакыйгаларны да анализларга мөмкинлек ачылды, шуңа күрә хуҗаларыбыз — өч ариналы — өйрәнү-тикшеренү эшләрен ике роботка: миңа һәм кабул итүче анализаторга тапшырдылар да үзебезнең планетага күчтеләр. Югары Фикерләү Үзәге —бу безнең планетада иң югары оешма — Җир планетасының киләчәген безнең өчен файдасыз дип тапты.
— Ә сез роботларның бурычы нидән гыйбарәт соң? — Алмаз бу сорауның авызыннан чыкканын үзе дә сизми калды.
— Монда минем бурычым, — Җир планетасы кешеләре белән очрашырга туры килсә, алар белән сөйләшү, ә робот-анализаторның бурычы, — радио һәм телевидение дулкыннарын махсус антенна ярдәмендә тотып, аларга анализ ясау, кирәкле материалларны хәтергә алу. Ул робот үзенең фикерләрен минем төсле тавыш белән аңлатып бирә алмый. Сезнеңчә әйтсәк, сөйләшә алмый. Безнең планетада гомумән сөйләшмиләр. Сез минем телекамералар уртасындагы төрле төсләр белән җемелдәгән приборга игътибар иткәнсездер. Бу безгә аралашу өчен кирәк. Менә карагыз...
Шулвакыт бер стенада гәүдәгә уртача буйлы, Җир кешесеннән тәбәнәгрәк, зур башлы затның сурәте пәйда булды. Аның күзләре, ничектер, җансыз шикелле, зур итеп ачылган, колаклары юк, авызы кечкенә, гәүдә формасы белән Җир кешесенә тартым. Ике күз арасында аксылрак төстәге бераз калку урыны бар.
— Игътибар итегез, — диде робот.
Экрандагы сурәт хәрәкәтләнеп куйды. Күз арасындагы кабарынкы урында төсләр алмашына башлады. Зәңгәр, кызыл, сары, кызгылт сары, тагын зәңгәр... Робот шунда ук «тәрҗемә» итеп бирде:
— Бу — «Арина» дигән сүз. Бездәге һәр төснең авазларга туры килә торган мәгънәсе бар. Сез, кешеләр, төсләрнең җиде төрен генә беләсез. Ә чынбарлыкта без аралашу өчен кулланыла торган һәр төснең үзенчәлеге бар. Сезнең планетада төсле рәсемнәр ясаучы рәссамнар да төсләргә ариналылар кебек үк сизгер түгелләр. Сез бер сүз белән зәңгәр яисә кызыл дип әйткән төсләрнең дә безнең өчен берничә мәгънәсе бар. Авыз бездә сөйләшү өчен хезмәт итми, ул бары тик азык кабул итү өчен генә кирәк. Сездә булган колаклар да юк бездә, ишетү органнары ариналылар өчен гомумән кирәк түгел.
Стенадагы сурәт юкка чыкты. Бераз паузадан соң робот:
— Менә сез бездән белергә теләгән мәгълүматлар. Өстәп, шуны әйтә алам: без тиздән сезнең планетадан бөтенләй китәчәкбез. Киткәндә, станцияне юк итәчәкбез. Бу — Югары Фикерләү Үзәгенең әмере. Без сезнең планета кешеләренең безнең турыда белүләрен теләмибез. Ә хәзер сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте, ләкин, кире авылыгызга кайтканчы, хәтерегезне «сөртәбез». Бу хакта башта ук кисәткән идек.
Шулвакыт стенаның бер ягы күтәрелә башлады. Стена артында ике кресло тора, һәм алар белән янәшә зур-зур приборларның сигнал лампочкалары җемелдәшә иде.
— Креслоларга кереп утырыгыз, — диде робот. Малайларның икеләнеп торуларын күргәч, ул:
— Үз теләгегез белән утырмыйсыз икән, мәҗбүр итәчәкбез. Монда озак торсагыз, сезне кешеләр эзли чыгачак. Бу безнең өчен дә, сезгә дә файдалы түгел. Кабатлап әйтәм: утырыгыз креслоларга.
Арслан белән Алмаз кереп утыргач, ак стена шуып төшеп ябылды...
...Арслан әле битенә, әле маңгаена кунып интектергән чебенне йокы аралаш кулы белән селтәнеп куды. Ә чебен аның саен үҗәтләнебрәк безелдәвен белде. Арслан түзмәде, күзләрен ачты. Биектә, зәңгәр күктә, тургайлар сайрый, яшел үлән араларында ниндидер бөҗәкләр безелдәшә. Җил дә исми. Бөтен дөньяны ниндидер рәхәт җылылык биргән кояш нурлары иркәли иде. Арслан торып утырды. Янәшәсендә генә тигез сулыш алып йоклап яткан Алмазның борынын үлән сабагы белән кытыкларга тотынды. Тегесе бик тәмләп төчкереп куйды, аннан соң, иренеп кенә, күзләрен ачты. Күз карашы белән Арсланны эзләп тапты.
— Тор, энекәш, озак йоклыйсың, — диде Арслан. — Шәһәрдә көндез йоклап өйрәнеп беткәнсең.
Алмаз сикереп торды, кулларын өскә күтәреп, сөякләре шатырдаганчы киерелде, аннан соң, канәгать төстә елмаеп:
- Туйганчы ял иттем, ичмасам. Каникулда авылга кайтуыбызга аз гына да үкенмим. Ничек рәхәт монда, — диде.
— Әйдә, кайтыйк, Алмаз, безне бабай юксынып беткәндер инде.
Сөйләшә-сөйләшә кайтырга чыктылар. Авылга җитәрәк, каршыга йөгереп килүче бер малай күренде. Аның йөгерүеннән үк, ниндидер күңелсезлек барын сизеп, Алмазның йөрәге сыкрап куйды. Дөрес шикләнгән икән. Малай, килеп җитү белән, еш-еш сулыш алып:
— Харис бабай... үлде, — диде.
* * *
Бабайны бер көннән җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга авылның бөтен халкы җыелды — яхшы күңелле карт иде ул.
Ә берничә көннән Паркыя тавында ниндидер көчле шартлау булды. Тауның бер кыясы шунда ук тулысынча җимерелде. Авылга бернинди дә зыян килмәде килүен. Шартлауның сәбәбен тикшерергә килгән шәһәр галимнәре, тау катламы арасында җыелган газлар атмосферага чыгу нәтиҗәсендә, көчле шартлау булган дигән нәтиҗә ясаганнар.