СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Сафиуллин “Үлемнән коткарган, имеш...”

Язмышларыңда язылган булса, егерме ел бергә яшәгән парлар да аерылыша икән. Алар белән дә шулай килеп чыкты: Бер дә бер көнне Расих көтмәгәндә хатыны Мәдинәгә башка яның белән яшәмәячәге, аерылачагы турында белдерде. Янәсе, ниһаять, ул, ничә еллар буе үзенекеме, түгелме дип шикләнеп йөргәннән соң, улларының канын ДНК буенча тикшерткән һәм нәтиҗәдә Рафаэльләренең аның баласы түгеллеге ачыкланган. Димәк, Мәдинәдән көнләшеп йөрүләре юкка гына булмаган, ул аңа өйләнгән көннән бирле хыянәт итеп килгән! Хәзер инде бу рәсми рәвештә расланган нәрсә. Шулай булгач, ул моннан соң шундый хатын белән бер түбә астында яши алмый, ул аерылышулары турында судка гариза бирәчәк.
Мәдинә көтелмәгән бу хәбәргә гаҗәпләнеп калды, әлбәттә: «Ниткән аерылышу?! Ничәмә-ничә ел бергә яшә дә, — менә сиңа кирәк булса! — кинәт аерылыш, имеш». Ул иреннән кеше көлдереп, туган-тумачаларын гаҗәпкә калдырып йөрмәвен, башына килгән бу саташудан кире кайтуын үтенде, Рафаэльнең, чыннан да, аныкы булуын, гомерендә дә аңа хыянәт итмәвен елый-елый әйтте.
— Бер беребезнең нервысын бозмыйча, тавышсыз гына аерылышыйк, — дип, Расих та үз сүзендә нык торды. — Фатирсыз да, акчасыз да калмассың. Иртәгәдән башлап киләчәктә Рафаэльгә булыр дип сатып алынган фатирда яши башлыйсың. Мине дөрес аңларга тырыш: хәзер сине күрергә дә теләмим!
Күпләр шикелле, үзара тавыш-гауга куптармыйча гына шулай эшләделәр дә. Мәдинә ялгызы гына теге фатирда тора башлады, ә бизнесмен Расих малае белән коттеджларында калды, чөнки бала әнисе белән чыгып китәргә теләмәде. Бу вакытта Рафаэль Казан дәүләт университетының беренче курсында, тарих факультетында укый иде.
Шуннан соң озак та үтми, эше буенча Түбән Камага командировкага барган җиреннән Расих Зәринә исемле чибәр һәм бик яшь бер кыз белән танышып китте. Казанга кайтканнан соң, алар бераз вакыт телефон аша хәбәрләшеп тордылар да, ир аңа үзенең йортына күченеп килергә тәкъдим ясады. Мондый хәлле кеше белән алдагы тормышының җитешле булачагын өмет иткән, моңарчы Түбән Каманың авылга охшашлы бер бистәсендә яшәп яткан Зәринә, озак та көттермичә, аның янына Казанга килеп тә җитте. Алар, үзара араларын Расих хатыны белән суд аша аерылышканнан соң законлаштырырга килешеп, бергә яши башладылар.
Бәлки, Расихы аерылышуга ук бармас, бу аның куркытуы гынадыр, ялгыз яшәве туйдырыр да, кире чакырып алыр дигән өмет белән яшәгән Мәдинә аларның ничә ел бергә тормыш алып барган йортларында яшь кенә бер кызның пәйда булуы турында малаеннан кыз монда күченеп килгән көнне үк диярлек белеп алды, әлбәттә. Һәм бу хәбәр аңа күкрәгенә пычак белән кадаган шикелле тәэсир итте, шунда ул эшнең, чыннан да, аерылышуга таба баруына тәмам төшенде. Димәк, әле моңарчы күңелендә яши биргән өмете киселде дигән сүз. Шуннан соң Мәдинә ире белән аерылышуны булдырмый калу өченме, әллә миңа булмасаң, башканыкы да булма дигән үч беләнме, ниндидер чаралар күрү турында баш вата башлады. Беренчедән, хәзерге көндә ире белән яшәп яткан, димәк, инде чын көндәшенә әйләнгән Зәринәне ире Расих алдында түбән җанлы, начар хатын-кыз итеп күрсәтергә кирәк дигән карарга килде, һәм еш кына әтисеннән яшереп акчалар биргәләп килгән, аның белән мөнәсәбәте яхшы, аның өчен авыр булган шушы вакытта ышанычлы дип санаган малае белән сөйләшеп, аннан тора-бара үзенең законлы үги әнисе булырга мөмкин булган бу яшь хатынны ничек тә үзенә каратырга тырышуын сорады. Бу вакытта аңа малае аша иренең өй эченә видеокүзәткеч куюы да билгеле иде. Расих яшь хатынын сынар, үзе юкта аның ниләр эшләвен күзәтү өчен куйдырган иде аны.
Бер дә бер көнне, әтисе эштә чакта, үги әнисенә моңарчы да җылы һәм сокланулы карашларын төшергәләп килгән егет аны кочып алды да «Бигрәк чибәр дә соң син!» дия-дия үбә башлады. Ул моны махсус рәвештә видеокүзәткеч каршында эшләде. Ә Зәринә, язмышыдыр инде, мөгаен, каршы килеп маташмады. Бу вакытта кызы Зәринәнең тормышын күреп кайтырга дип кунакка килеп, инде атнага якын шушында яшәп яткан әнисе Гөлсем апа да өйдә түгел иде.
Кич белән эштән кайткан Расих, үзенең эш кабинетына кереп, видеокүзәткеч язмасын караса, йа Хода, элекке хатыны белән арасын өзүгә үк өйләнергә җыенган Зәринә менә нинди тотнаксыз, ышанычсыз хатын икән! Ул үзенең тагын бер тапкыр алдануын авыр кичереп, чыгырыннан чыкты һәм Зәринә белән әнисенә, тиз генә җыенып, иртәгә иртән үк аның йортыннан чыгып китәргә кушты. Нишләсеннәр, кыз белән ана елый-елый җыена башлады. Төн йокылары йокы булмады, иртән тордылар да вокзалга төшеп киттеләр, ә Рафаэль университетка юнәлде. Ашказаны авыртуы аркасында һәр иртәдә ач карынга «Нарзан» дигән шифалы су эчә торган Расих суыткычтан алган шешәдән берничә кавым гына йотып куйды да, аңын югалтып, идәнгә егылды. Мондый суны аңа даими рәвештә Кавказ ягына йөрүче поезд проводниклары аша хатыны Мәдинә күпләп алдырып куя торган иде.
Идәндә аңсыз яткан Расихны хатыны коткарды. Аннан соң судта шаһитлык иткәндә сөйләвенә караганда, ул көнне Мәдинә ниндидер йомыш белән иртән берничә мәртәбә иренә шалтырата, тик аның телефоны җавап бирми. Шуннан соң ул, күңеленә ниндидер начар шик килеп, йортларына китә һәм, килеп, ишекләрен үз ачкычы белән ачып керә. Ә анда керсә, ире аңсыз килеш идәндә аунап ята! Аны хәзер суд эскәмиясендә утыручы менә шушы явыз кыз агулап үтерергә теләгән! Ярый әле, иренең бәхетенә, ул килеп чыккан да шундук «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырткан, һәм, әлбәттә, моның җинаять эше икәнен аңлап, берочтан милициягә дә шалтыраткан. Расихны тиз генә хастаханәгә алып киткәннәр. Мәдинәсе шикләнеп йортларына килеп чыкмаса, ире Расих үлгән булыр иде. Әйе, ул бары тик аның аркасында гына исән калды, янәсе!
Тиз генә килеп җиткән милициягә исә Мәдинә шундук моны кем эшләгәнен дә «ачып салды» — бу бары тик аның эше генә, дип, Зәринә исемен атады. Милиция исә аны да, әнисен дә вокзалда таба, бүлеккә алып килеп, аларны тентиләр һәм, кеше үтерергә омтылуда шикләнеп, җинаять эше ачыла да, Зәринә кулга алына, тикшерү эше башлана. Аның барышында, инде бизнесмен хастаханәдә унбиш көн чамасы ятып, терелеп чыкканнан соң, тагын шунысы да ачыклана: үзен өеннән куып чыгарган өчен, Зәринә аны үтерергә генә теләмәгән, өстәвенә Расихның өйдәге сейфыннан 100 мең сум акчасын да урлаган икән! Сейфта, чыннан да, аның бармак эзләре дә калган. Моны Расих хастаханәдән кайткач белә һәм шик шундук Зәринәгә төшә. Ул бик ышанычлы рәвештә, бу җинаятьне бары тик Зәринә генә эшләде, су шешәсенә агуны ул гына салган, акчаны да ул гына алган, дип торды. Әнә бит, аның бармак эзләре шешәдә дә калган. Кыз, сейфтагы бармак эзе — тузан сөрткәндә, шешәдә исә суыткычтан әйбер алганда яисә куйганда калган, дип аңлатты, тик аңа ышанмадылар. Ире белән бергә яши башлауга ук аңа мөгез куярга сәләтле кыз сүзенә (моны җинаять эшенә теркәлгән видеокүзәткеч раслап тора!) ничек ышанырга була?!
Берничә айга сузылган тикшерү тәмамланып, эш судка килеп җитте. Әгәр дә Зәринәне яклаучы адвокат аңа ышанмаса, үз тикшерүе аркасында моңарчы билгеле булмаган хәлләрне казып чыгармаган, ачыкламаган булса, аны, чыннан да, берничә елга төрмәгә ябып куялар иде, чөнки прокурор суд залында аның җинаятен кире кагылмаслык дин саналган дәлилләр белән расларга тырышты. Тик ул урланган дип саналган 100 мең сум акчаның кыздан да, аның әнисеннән дә табылмавын танырга теләмәде, шул ук вакытта нәкъ алар урлаган дин әйтерлек бернинди дәлил дә китерә алмады. Ә Зәринә белән әнисе иртүк вокзалда тоткарланды. Аек акыл белән уйлап караганда, алар ул акчаны берничек тә тотып бетерә алмый, димәк, ул акча аларда булырга тиеш иде! Каядыр яшергәннәр дияр идең, монда аларның бернинди туганнары да юк икән. Аларны тентегәндә, бары тик дүрт мең чамасы акча гына табылган була.
Тикшерүчеләр, бу җинаятьне ачыклаганда, кызганычка каршы, суд практикасында еш очрый торган ансат юлдан киткән булып чыкты. Әһә, өйдән куылганмы, үч алу өчен сәбәбе булганмы? Әйе, куылган. Димәк, ул яшәү урыныннан да колак каккан, яхшы тормышыннан да мәхрүм калган. Шулай булгач, монда бу җинаятьне кем эшләгән дип баш ватасы да юк! Күренеп тора: шушы хатын гына эшләгән бу җинаятьләрне!..
Эшнең асылы адвокатның бик зур тырышлыгы белән суд тикшерүе вакытында гына сүтелә башлады. Кинәт Зәринәнең яклаучысы судьяга залга шаһит сыйфатында моңарчы сорау алуга тартылмаган, хәзерге вакытта Зәринәнең әнисе яшәп яткан шәһәрнең балалар тудыру йорты баш табибы Зарипов Альфредны чакыруны сорап мөрәҗәгать итте.
— Без карый торган эштә башка шәһәрдәге табибның ни катнашы бар?! — дип, протест белдерде шунда прокурор. — Без җинаять турындагы эшне тикшерәбез лә! Яклаучы судны читкә алып китәргә тырыша...
Табибның фамилиясен ишетеп, судта зыян күрүче буларак катнашкан Расих ничектер гаҗәпсенү катыш җанланып китте, чөнки бу табиб аңа таныш иде. Тик ул да аның монда нинди катнашы булуын аңлый алмады. Алай да шаһит чакырылды һәм адвокат сорауларына җавап бирә-бирә шаһитлык итә башлады. Ул судка бик күптәнге, әмма бик кызык, хәтта ышануы да авыр булган нәрсәләр турында җиткерде. Баксаң, моннан унтугыз ел элек, әле Расих белән Мәдинә дә шушы шәһәрдә яшәгән чакта, Альфред бу гаилә белән дус булган, үзара кунакка да йөрешкәннәр. Мәдинәнең бәби табар вакыты җиткәч, аны Альфред табиб-акушер булып эшләгән балалар тудыру йортына салганнар. Шул чакта Расих аңа уены-чыны белән:
— Минем хатын синдә сау-сәламәт бала табарга тиеш! Башкача булса, кара аны!.. — дип, кесәсеннән пистолет чыгарып күрсәткән булган.
Ләкин Мәдинәнең баласы үле туа. Нишләргә? Дустына моны ничек җиткерергә? Ул бит аны, минем бала сау-сәламәт булып туарга тиеш, дип кисәтте. Әллә тәмам аптырап калган Альфредның бәхетенәме, әллә кемнеңдер киләчәк бәхетсезлегенәме, шул ук көнне бер хатын сау-сәламәт ике бала таба! Озак уйланганнан соң, аның берсен... Мәдинә баласы итәләр. Суд залында шул вакытта ике бала тапкан хатынның Зәринәнең әнисе Гөлсем булганлыгы ачылды. Хәтта табиб аны шунда таныды да, Гөлсем дә, чыннан да, табиб әйткән елның шул аенда Зәринәне тапканын раслады. Бу хәбәр суд залында шау-шу кубуга сәбәп булды. Бигрәк тә Расих ярсыды:
— Минем дустым була торып, ничек шундый ялганга бара алдың син?! — дип, урыныннан сикереп торды ул. — Нигә алдадың?
— Минем Мәдинә сау-сәламәт бала табарга тиеш, дип, пистолет белән янаганыңны оныттыңмыни?
— Шаярып кына әйттем бит мин...
— Шунда, үзе дә сизмәстән, әнисен яклап, Зәринәнең аңа үзе бәйләнеп йөрүе, аны һәрвакыт үзенә каратырга тырышуы хз кында ялган сөйләгән Рафаэль: «Димәк, мин әле генә үз бертуганымны батырырга тырышканмын?!» — дип әйтеп салды һәм, кабат сораштыруга тартылып, чынында Зәринәне әнисе кушуы буенча кочаклап үбүен, моны юри видеокүзәткеч алдында эшләвен сөйләп бирде. Шуннан соң адвокат аннан:
—Әниең әйтүенчә, син җәен археологик казуда булгансың. Әйт әле: кайсы вакытта булдың анда? — дип сорады.
— Беренче июльдән унбишенә хәтле. Анда кызык...
Шуннан соң адвокат, судьяга мөрәҗәгать итеп:
—Хөрмәтле судья, бу ике документны җинаять эшенә тер кәвегезне сорыйм.
Аның берсе рәсми рәвештә шаһит укый торган университеттан алынды, анда бу студентның быел бернинди археологик экспедициядә булмавы хакында әйтелә. Икенчесе — туристлык фирмасыннан алынган белешмә. Анда шушы шаһитның ул әйткән вакыт аралыгында Грециядә ял итүе рәсми рәвештә күрсәтелә.
— Ничек Греция?! — дип кычкырып җибәрде Расих белән Мәдинә беравыздан.
— Әйтәм аны, миннән акча сорап аптыраткан идең син... - диде аннары егетнең әтисе. — Менә нәрсәгә кирәк булган икәи сиңа акча! Оятсыз.
Рафаэль, бер сүз дә әйтмичә, башын түбән иде.
Ирен үтерергә омтылуы буенча шик бизнесменның хатынына төште. Суд Зәринәне аклады...