СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбанова "Үги түгел..."

Әллә нинди көн булды бу. Күктә болытлар да юк, күк күкрәп, яшенле яңгыр да яумый, ап-аяз көн, югыйсә. Тик нишләптер күңелгә ямансу. Үксеп елыйсы килә, берьялгызың елап утыру да әллә ничек. Кочагына алып, иңнәреңнән сыйпап юатып утыручы булмагач, елавыңнан ни файда? Әллә бу тозлы күз яшьләренең чебен-черкигә дә кирәге юк инде? Баш очында мыжылдап очып йөрсәләр дә, биткә кунмыйлар, аларны үтерәм дигән сәбәп белән, рәхәтләнеп үз-үзен бәргәләр иде.
Бер төзегән тормышны җимереп ташлавы гына җиңел, ә менә яңадан төзеп кара! Алар бу йортны сатар өчен түгел, үзебез яшәрбез, дип салганнар иде. Акчасын Раузаның әтиләреннән бурычка алып. «Бурыч» дигәне - исем өчен генә, кем инде үз баласыннан әжәт түләттерә? Ярый әле бурыч итеп алганга килешү яздылар. «Нинди килешү ул, үз балаңа андый кәгазь белән акча бирәләрмени?» - дигән иде әтисе. Күңеле алдан ни буласын сизенгән кебек:
-Юк, әти, без акчаны болай гына алмыйбыз, - диде Рауза.
Ире йортны бүлә башлагач, ул язуның судта кирәге чыкты.
Бер авылда, бергә уйнап үскәннәр иде, югыйсә. Унтугыз яше тулмас борын өйләнештеләр дә куйдылар. Авылның беренче егете. Кияүгә чыкканчы, Рауза читтән торып укырга кергән иде, икесе бергә Казанга килеп эшкә урнаштылар, яшәргә фатир таптылар. Яшәргә дә яшәргә генә иде...
Ул чакларны искә дә аласы килми инде хәзер. Төнге сменага эшкә киткәндә, артыннан ишек ябылу белән, икесе генә яткан ятакка бүтән берәүнең килеп ауганын күршеләре ишеттерделәр. Башта ул ышанмады, матур яшәгәнгә көнләшүләредер, дип кенә уйлады. Әмма күңелгә шик төште. «Ә чын булса? Тотаргамы, юкмы? - дип баш ватты ул. - Ярый, иреңне бүтән кеше белән ятакта тоттың, ди, аннан соң нишләргә? Чибәрләргә кызыгучылар күп булыр инде. Бергә йөргәндә дә араларын бозарга тырышучылар булды. Юктыр ла, бул мас, Альберт андыйга бармас».
-Икенче фатир юллыйк, - диде ул, озак уйлагач.
-Нишләп? Монда аулак. Тыныч.
-Тынычын - тыныч. Тик миңа күршеләр ошамый. Араны бозарга гына торалар. Миңа синең турыда шулай дигәч, минем турыда да тузга язмаган нәрсәләр сөйлиләрдер...
Альберт кызарды.
-Минем аларга нинди зыяным тигән?
-Тимәгән шул. Алар сине артык булган итеп сөйлиләр.
-Теләсә кем әйткән сүзгә ышанып йөрмә инде.
-Мин дә ышанмадым.
Җай чыгу белән, ул бер сменалы эшкә күчте. Әкрен генә шушы йортны салдылар. Тик күңелгә корт кергән иде инде, ярамаган алманың бер тәмен белгән кешене дә туктатып булмый икән. Ишетеп кенә калмады, берничә тапкыр үз күзләре белән дә күрде. Күрим дип тикшереп тә йөрмәде, югыйсә. Әллә чибәр егетне үзләренеке итәр өчен махсус эшләделәр инде? Алай дисәң, кабат өйләнергә дә ашыгып тормый бугай. Аерылмас өчен дә нык тарткалашты. Судта да килештерергә бик тырыштылар.
Туганнары бик жәлләде Раузаны.
-Алай ук бетеренеп йөрмә, йортыңны сат та үзебезнең янга кил. Артыңнан елап калучы балаң юк. Эшкә дә урнашырсың, менә дигән егет тә табабыз үзеңә.
-Кияүгә бүтән чыкмыйм мин, - диде ул.
Инде менә ул китәргә хәл итте. Өйдәге сатардай әйбернең барысын да сатып бетерде. Үзенә, завод тулай торагында тәрбияче булып эшли башлагач, бер бүлмә биргәннәр иде, яшәргә шунда күчте.
Карлыгач оясын хәтерләткән, артык зур булмаган бу йортны сатарга нияте турында таныш-белешләргә әйтте. Нишләптер, эзләп килүчеләр юк әле.
Бүген ул «Йорт сатыла» дигән такта эләрмен дә китәрмен дип кенә килгән иде. «Нишләп алучылар юк икән соң, элек сораучылар була иде бит», - дип уйлап та өлгермәде, ишекне шакыдылар.
Яшь кенә ике ир басып тора иде. Берсе озын, берсе уртача буйлы.
-Без белдерү буенча килгән идек, - диде озыны. - Сез йортыгызны сатмадыгызмы әле?
-Юк.
-Карарга ярыйдыр бит?
-Карагыз.
Килүчеләр тегеләй дә карыйлар, болай да карыйлар, урамга да чыгалар, үзара нидер сөйләшәләр, киңәшәләр, тагын кире керәләр.
-Бәясен күпме сорыйсыз?
-Салуга тоткан акчадан күбрәк сорыйм инде.
-Йорт алу - уен эш түгел, аяк өсте генә хәл итеп булмый. Чәй куймассызмы?
-Мин бит монда тормыйм. Суыткычны да саттым. Чәем бар, анысы, электр чәйнеге дә бар. Ярты батон... Варенье...
-Алар булгач әйбәт бит инде.
«Бигрәк әллә нинди булып чыкты әле болар», - дип уйлады Рауза.
-Бәясен бер тиенгә дә киметмим түлке.
Чәй кайнаткач, ике йомрыга чәй ясады.
Өстәл артына утырып чәй эчкәндә дә озыны гына сөйли, ә икенчесе бер сүз дәшми.
-Менә без шундый хәл белән килдек бит әле. Безнең бу егетебезнең шундыйрак хәл... Аның хатыны үлде. Кызы белән ятим калды. Кызына әни кирәк... Үзе төзелештә прораб булып эшли...
Раузаның өстенә кайнар су сиптеләрмени!
-Сез нәрсә? Әле яңа гына берсеннән аерылдым, бүтән чыгарга уемда да юк. Мин монда калмыйм. Мәскәүгә китәм.
Тагын ниләр сөйләгәннәрен хәтерләми Рауза. Ә үзенең бары тик «юк, юк, уйламыйм да» дигәне генә исендә.
-Шулай да сез бу турыда ныклап уйлагыз әле...
Кайтырга чыккач та, урамда бик озаклап нәрсә турындадыр сөйләшеп басып тордылар әле.
Булмаганны! Чыкты, ди, менә! Ул, тәрәзәдән аларның киткәнен карап торды да, ишеген бикләп, үзе дә тулай торагына китте.
Эштә кадрлар бүлеге начальнигы ялга чыгар алдыннан:
-Сеңлем, эшемне беркемгә дә калдыра алмыйм, сиңа гына ышанам, минем урынга эшләп торырсың әле, - дигән иде.
-Юк, мин синең эшне бөтенләй белмим, - дип каршы килсә дә, барыбер ризалатты.
-Берние дә юк аның, нишләргә икәнен үзем өйрәтермен. Тик бүлмә ачкычын беркемгә дә бирмә, бер минутка чыксаң да ишекне бикләп йөр, завод мөһере бүтәннәр кулына эләгә күрмәсен, - диде.
Тулай торакта эше сәгать өчтә, яшьләр эштән кайткач башлана. «Имчәк балалар юк бит, кызлар янына егетләре дә кич кенә килә башлый. Берсе дә тәртипсез түгел», - дип уйлады ул һәм риза булды.
Шулай берничә көн үтте. Теге вакыйга турында оныткан иде инде. Кәгазьләр тутырып утырганда, кемдер ишек шакыды.
-Ишек ачык! - диде ул, башын күтәрмичә генә.
Әллә ишетмәделәр инде, тагын шакыдылар.
-Ачык, дим бит!
Эшеннән аерылмыйча, кергән кешегә күтәрелеп тә карамыйча, кулын сузды.
-Документыгызны бирегез!
-Исәнмесез!
-Мин сездән исәнме дип сорамыйм, документ сорыйм!
Башын күтәреп караса, үзенә димләгән егет!
«Төзүче» дигән иде бит! Нишләп заводта йөри ул?
-Сез монда эшлим димәгән идегез бугай...
-Мин бер үтенеч белән кердем. Иртәгә кызым янына җәйге лагерьга барасы идем. Базарда йөрергә вакытым юк. Миңа шушы исемлектә язылган әйберләрне генә ала алмассызмы?
-Мин дә эшлим бит.
Нишләргә инде? «Юк» дияргә дә уңайсыз. «Вакытым юк», - ди бит. Әбәд вакытында өлгерергә була, анысы. Базар каршыда гына. Булса да булыр икән әйткәнне аңламаган кеше. «Бала янына барам», - ди бит. Күчтәнәчсез барсынмыни?
Секунд эчендә башыннан мең төрле уй үтте.
-Ярар, алырмын да тулай торакта вахтер апага калдырырмын. Шуннан кереп алырсыз.
-Бик зур рәхмәт.
Көндез йөгерә-йөгерә базарга барды, сораган әйберләр салынган ике пакетны вахтерның өстәленә куйды да, кем килеп аласын әйтеп, кире эшенә ашыкты.
Ул эштән кайтканда да әйберләр калдырган урынында торалар иде әле. Ир аларны алырга килгәч тә тиз генә китмәде, үзен чакырып чыгарды.
-Сезгә бик зур рәхмәт инде. Иртәгә кызым янына да минем белән бергә барырга риза булмассыз микән?
-Хәерчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорый, диюләре шушымы инде? Мин сезнең белән беркая да бармыйм.
-Шулай да мин көтәм сезне.
Кая килергә икәнен әйтте дә күтәренеп китте бу.
Егетнең ярыйсы гына икәнен күреп калды Рауза.
-Нишлим микән, Гөлҗиһан апа? - диде ул, янында басып торган вахтерга.
-Начар кешегә охшамаган.
-Урман аша барасы бит.
-Бар, курыкма, бүре түгел, ашамас.
-Альберт та, читтән караганда, мулла песие кебек иде.
-Анысы үткәндә калды. Алга карап яшәргә кирәк.
Икенче көнне сөйләшкән урынга китте Рауза. Ерактан ук күреп алды ирне. Ул аны бөтенләй бүтән яктан көтеп тора иде.
Көтмәгән яктан килеп чыккан кызны күргәч сөенде.
-Мин сезне килмисез дип уйлаган идем инде, - диде.
Автобуска утыргач кына Рауза:
-Үзем сезнең белән юлга чыктым, үзем исемегезне дә белмим, - диде.
-Фирдәвес минем исемем.
-Андый егетләр исеме дә буламы? Безнең якта ул - кызлар исеме.
-Бездә егетләргә кушалар.
Тагын нәрсә турында сөйләшәсен? Уртак танышлар, уртак шөгыльләр булса, сүз табылыр иде дә. Икесе дә авызларына су капкандай баралар. Башта бернинди җитди уй да юк. Әйтәсе сүз әйтелде бит инде. Тагын ни кирәк? Шулай булгач, ник бара инде ул? Юлдаш булыпмы? Күңел ачарга да түгел.
Урман юлы җәйге лагерьга китереп җиткергәч, койма аша балаларның кайсы әти-әниләре белән, кайсының үзе генә уйнап утырганы күренде. Ир куак төбендә утырган балаларның берсенә күрсәтте.
-Әнә минеке, - диде.
Бала кулы белән башын кашып-кашып ала да комнан нәрсәдер әвәли. «Башы бетләгән икән», - дип уйлап кына куйды Рауза, сабый күтәрелеп карады да аларны күреп йөгереп чыкты.
Әтисе аны кочаклап алды.
Алып килгән җәймәне җәеп, ризыкларны тезеп салдылар һәм утырыштылар.
Бала никтер ятсынмады, ябык, бәләкәй гәүдәсе белән Раузага сыенды. Ул аны алдына яткырып, башындагы бетләрне, серкәләрне үтерергә тотынды. Үзе: «Бете миңа кермәсә генә ярар иде», - дип уйлады.
Башы тынычлангач, бала аның алдында йоклап ук китте.
Альберт белән җиде ел яшәсәләр дә, аларның баласы булмады. Башта булмый торуы әйбәт кенә тоелган иде. Торырга урыны да юк, эшли-эшли укыйсы да җиңел түгел. Аерылышасы булгач, бала булмавына тагын бер кат сөенгән иде. Бала булса, бу хәл дә килеп чыкмаган, аерылмаган да булырлар иде, бәлки? Үзенең әти булырга сәләтен белергә теләп уңга да, сулга да ташландымы әллә?
Алдында яткан баланың чәчләреннән сыйпап, кочагына алып иркәләүдән үзен көчкә тыеп калды. Ярамый. Ул үз өстенә мондый җаваплылыкны алырга әзер түгел. Шулай булгач, юкка өметләндерергә дә кирәкми. Ә бала аның ни уйлавыннан хәбәрдар түгел.
Ул аның алдында тигез сулап рәхәтләнеп йоклый, йокы аралаш, китә күрмәсен дигәндәй, арык гәүдәсе белән тагын да ныграк елыша, ара-тирә еламсыраган шикелле сулкылдап та ала.
Кояш кичкә таба авышты. Килүчеләр кайту ягына кузгалдылар. Алар да җыена башлады.
-Гөлсинә, кем килгән синең янга? - диде тәрбияче.
-Бу - минем әнием.
Тәрбияче бүтән сүз әйтмәде.
-Минем янга тагын киләсең бит? Киләсең бит? - дип инәлде бала Раузага. Әйтерсең бу минутта әтисенең аның өчен әһәмияте бөтенләй юк иде.
-Белмим шул. Эшләрем күп бит минем.
Эшнең нәрсә икәнен бала каян белсен?
-Кил, яме? Тагын кил!
Иөз тапкыр кабатлагандыр.
-Бу бала әнине бигрәк тансыклаган икән, - диде Фирдәвес кайтканда, уйчан гына. Бер генә тапкыр түгел, шулай дип әллә ничә тапкыр кабатлады.
Бүтән бала янына бармады Рауза. Йөрәге җитмәде.
Беренче сентябрь якынлашты.
Тагын йомыш белән килде аның янына Фирдәвес.
-Кызым мәктәпкә беренче сыйныфка барасы. Нәрсә алырга да белмим. Миңа булышмассыз микән?
Рауза каян белсен? Баланы мәктәпкә озатып караганы, бала үстергәне бармыни аның? Шулай да, каршында үзеннән ярдәм көтеп торган бу бәхетсез иргә «юк» дип тә әйтә алмады.
-Ярар, киемнәр кибетендә таныш хатыным эшли, аңардан белешеп карармын, - диде.
-Син баланың үзе белән кил, бергә сайларбыз, - диде танышы.
Балага иң кечкенә размер да зур булып чыкты.
-Алайса, мин сезне складка бикләп куям, нульле үлчәмдәгеләрне аерым китермиләр, шулай да һәр төргәк арасында берәү булса да бар, үзегез эзләрсез, - дип складта калдыргач, кирәк әйберләрнең барысын да таптылар. Иң кечкенә дигәне дә аяк йөзеннән иде. Рауза киемнәрне тулай торакка алып кайтып, биленнән кыскартып бирде.
Фирдәвес тагын килде.
-Сездән башка бармыйм, ди бит, мәктәпкә дә озатырга килерсез инде.
Тагын «килә алмыйм» дия алмады.
Икенче көнне иртә белән урамда сатып торучылардан зур чәчәк бәйләме алып, аларга китте ул. Килеп җиткәч, кыңгырауга кагылырга да өлгермәде, ишек ачылып китте һәм Гөлсинә, куанып, аны кочаклап ук алды.
-Сәгать дүрттә үк уянып көтә инде, - диде Фирдәвес.Баланың чәчен тарап, ак бантиклар куеп, матур итеп киендереп, кулына чәчәк тоттырып, таксига утырып мәктәпкә киттеләр.
«Җәяү барып булмый микәнни?» - дип уйлады Рауза.
-Әти, кая барабыз соң без, мәктәпкә түгелмени? - дип, Гөлсинә кыбырсый ук башлады.
-Мәктәпкә, кызым, мәктәпкә. - Үзе Раузага борылып: - Кечкенәсен дә «авырый» дип шылтыраттылар әле, нишләргә дә белмим, - дип өстәде.
«Кечкенәсе? Бер генә кызым, дигән иде түгелме соң? Булмагае! Миңа димәгәе, биш булсын! Бусын мәктәпкә илтәм дә вәссәләм!»
Ниһаять килеп җиттеләр. Ишеге өстенә зур итеп язылган «интернат-мәктәп» дигән язу күзгә чекрәеп бәрелде.
Укытучысын табып, баланы калдырып чыккан гына иделәр, ишекне дөмбәсли башладылар. Аның артыннан Гөлсинәнең үкереп елаганы ишетелде.
-Калмыйм! Монда калмыйм! Алып китегез мине!
Ишекне ачтырып, баланы юатмакчы гына булганнар иде. Кая ул!
-Калмыйм! Барыбер качам! Сез мине мәктәпкә алып килмәгәнсез!
Укытучы балаларга: «Сез монда яшәп укыячаксыз. Ял көннәрендә генә өйгә кайтырсыз», - дигән. «Килеп алсалар әгәр», - дип тә өстәгән булган икән.
Шәһәр буйлап йөреп, якындагы мәктәпкә илттеләр. Дәресләр башланган иде, директорын табып, укытучысын чакырдылар.
-Нншләп соңга калдыгыз? - диде директор.
Хәлне аңлатып биргәч, баланы сыйныф бүлмәсенә алып киткәндә, әтисеннән:
-Сезнең белән килгән хатын кем соң? - дип сорады директор.
-Беркем дә түгел.
-Ә без аны әнисе дип торабыз.
-Әнисе булам, дисә, бик сөенер идем дә, риза түгел шул.
Шулай итеп баланы укытучысына тапшырып килде Фирдәвес.
-Мин эштән сорап кына киткән идем, объектны калдырырга ярамый. Зинһар өчен, сез баланы өйгә дә алып кайтыгыз инде. Ишеген бикләп китәрсез, үзе калыр. Миндә ачкыч бар. Киткәндә, ачкычны ишек төбендәге җәймә астында калдырырсыз. Беркемгә дә ишек ачмаска кушыгыз, - дип китеп барды ир.Баланы җитәкләп өенә кайткач, суыткычны ачып караса, анда каткан сыр кисәгеннән башка берни дә юк иде. Нәрсә ашап яшәгәннәрдер. Ванна бүлмәсен ачып, берсе әченә икенчесе тыгып куелган чиләкне кузгаткан иде, көя күбәләкләре көтүе белән очып чыкты. «Күптән кузгатылмаган икән», - дип уйлады Рауза һәм, чүпрәк алып, идәннәрне юып чыгармакчы булып, чиләкне алса, аста көя теткәләп бетергән йон ыштан балагын күрде. Көя шунда оялаган икән. Аны, пакетка тыгып, чүп савытына салды. Тузаннарны сөртеп, идәнне юып чыгарды һәм:
-Әтиең кайтканчы ишекне берәүгә дә ачма. Мин тыштан бикләп китәм, - диде.
-Юк, мин берүзем калмыйм. Мин калырга куркам. Мине дә үзең белән ал.
-Әтиең югалтыр бит.
-Мин берүзем калмыйм! Калмыйм! - дип елый ук башлады бала.
Шушы шыксыз, күптән хатын-кыз кулы тимәгән, ашарга бер кисәк ипие дә булмаган бүлмәдә сабыйның кичкә хәтле берьялгызы утырасын күз алдына китереп, Раузаның йөрәге сыкрап куйды. Нишләп бу дөнья шундый? Шушы бер гаебе дә булмаган баланы Аллаһы Тәгалә әнкә җылысыннан кемнең гөнаһлары өчен мәхрүм итте икән? Аны ялгызын калдырып, үзе тынычлап кайтып китсенме?
-Ярар, әтиеңә миндә икәнеңне әйтеп язу калдырам да, кайткач килеп алыр.
Ачкычны ишек төбендәге җәймә астында калдырмады. «Үземдә бар», - диде бит. Кайда икәнлекләрен әйтеп ишеккә язу кыстырды да, баланы җитәкләп, тулай торакка китте.
-Кем килгән безгә? - дип каршы алды аларны вахтер апа.
-Мин - Гөлсинә.
-Кем янына килдең?
-Әни янына килдем.
Вахтер апа сораштырып тормады. Баланы җитәкләп бүлмәсенә алып кереп киткәндә, аның, авыр сулап:
-И бала, - дигәне генә ишетелеп калды.
Рауза балага конфет-перәннек белән чәй эчерде, кәгазь, карандашлар тоттырды, алар белән нишләргә икәнен өйрәтте дә кич әтисе алырга килгәнне көтә башлады.
-Бүлмәдән беркая да чыкма, - диде ул. - Озакламый әтиең килеп алыр. Минем эшләрем бар.
Күрше бүлмәдә яшәүче кызга күз-колак булырга кушты.
-Мин ят апа белән калмыйм, - дип авызын турсайтты кызчык.Ул ят апа түгел, минем дустым. Дусларың бардыр бит.
-Миңа дус апа кирәкми, миңа син генә кирәк.
Тәки калдырып булмады. Җитәкләп йөрергә туры килде. Кич белән әтисе килеп алгач, бала Раузага мөлдерәп карап саубуллашты.
-Әни, син нигә безнең белән яшәмисең? - диде ул, еламсырап.
Рауза аңа каршы ни әйтергә дә белмәде.
Икенче көнне төш вакытында аны тагын дәшеп чыгардылар.
-Анда теге бала синең янга килгән. «Кем янына килдең?», - дигәч: «Әнием янына», - ди.
«Уф, бер бәладән котылган идем, икенчесе өстәлде», - дип сөйләнә-сөйләнә, баланы тагын җитәкләп алып керде. Нинди бәйләнчек бала булды бу! Ничек килгән ул? Юл аркылы чыкканда ничек машина астына кермәгән? «Әни, - ди бит, - әни». Әни булырга әзер түгел бит ул, һич түгел.
-Мин әни түгел, ә Рауза апа. Миңа «апа» диген. Ә әниең... ул еракка киткән, кайтып кына өлгерә алмый әле. Кайтыр ул, көт яме. Кайтыр...
Ак бантик таккан, мәктәп формасы кигән нәни кыз бала «нигә алдашасың», дигәндәй, аңа ышанмыйча карап торды. Сумкасы җирдән сөйрәлә, юньле тәрбия, ашау эләкмәгәне әллә каян күренеп тора. Үзе юка гына, өрсәң очып китәр шикелле. Бакыйлыкка күчәсен белгән анасының, гомере кыска булуына бер үзәге өзгәләнсә, балаларының ятим каласын белеп тагын икенче өзгәләнгәндер. Тиккә генә бала тугач «әти-әниле, алтын канатлы булсын» дип теләмиләр шул.
Ул баланы җитәкләп алып керде дә чәй эчерде, дәрес әзерләргә утыртты. Аның тырыша-тырыша дәфтәр битенә туры сызыклар сызганын карап утырды. Үзе дә шулай сызды микән? Беренче сыйныфта укыган чакларын исеннән чыгарган инде ул.
«Әтисе кайда икәнен белмәс бит», - дип уйлады Рауза.
Кәрәзле телефоннар юк чак, тиз генә шылтыратып та булмый. Каян белсен? Кайда икәнен әйтеп язу калдырырлык түгел бит әле ул бала.
Кич белән, бик борчылып, әтисе килеп җитте.
-Кызым өйдә юк. Каян эзләргә дә белмим. Алай-болай сездә түгелме? - диде ул.
-Миндә.
-Сез алдыгызмы әллә? Бик зур рәхмәт инде.
-Юк, ул үзе мине эзләп килде. Сез, берүк, берәр туганыгызга күз-колак булырга кушыгыз инде. Туганнарыгыз бардыр бит?
-Сезгә бик зур рәхмәт инде. Иртәгәдән озайтылган көн группасы эшли башлаячак. Бүтән сезне борчымабыз. Тик...
-Бүтән берни дә әйтмәгез. Минем эшем бар.
Ул аның ни әйтергә теләгәнен дә тыңлап тормады.
Аллага шөкер! Үги ана булыр өчен үстердемени аны әти-әнисе? Балалы кешенең кулы бәйдә. Бер генә түгел, икәү бит! Әле анысы ниндидер, күргән юк. «Яшь тә ике ай», - диде бугай. «Нишләп бу баланы ир кеше кулына ташладылар микән? Әнисенең туганнары кайда?» - дигән уйлар бер-бер артлы башыннан үтте.
Берничә көн тыныч кына узды. Сатыласы йортны да «алам» дип ишүче юк. Мәскәүдәге туганнары: «Эш тә, торырга урын да таптык», - дип хәбәр иттеләр. Бик тиз сатылыр кебек тоелган иде. «Кешесез йорт» дип ут төртеп китсәләр, булыр менә. Ярый әле, күршеләре әйбәт, күз-колак булып торалар. Әнә бер як күршесе үзенең туганын димләп маташа. «Сата күрмә, менә дигән энем бар, шуңа гына чык», - дип үгетли. Әллә алырга килүчеләрне алар кире борып җибәрә инде? Күрде инде «әйбәт» ирнең соңыннан нинди кукиш күрсәткәнен. Әзер йортка кереп хуҗа булырга теләүче күп булыр ул. Юк, кияүгә чыгарга һич тә теләге юк әле Раузаның. Ялгыз башы кайда да сыя.
Инде тынычландым дигәндә, Фирдәвес тагын тулай торакка килеп чакыртып чыгармасынмы! Булса да булыр икән шушы хәтле бәйләнчек кеше!
-Әйттем бит инде, чыкмыйм мин сезгә, дидем. Бала-чага түгел бит инде мин кат-кат әйтергә!
-Беләм лә... Бүтән барыр кешем юк шул. Авылдан икенче кызымны да китерделәр. Ә минем туганым өйләнә... Миннән башка безнең яктан барырдай кеше юк. Бармый калырга һич ярамый. Сез миңа булышмассыз мнкән? Ике көннән кайтам. Бүтән борчымас идем... Аннан бала карашырга инәйне дә алып киләм.
-Балаларны үзегез белән алып барып булмыймыни? Шунда карарлар иде.
-Туй вакытында бала карау кайгысы буламыни? Гөлсинәне балдыз ял көне үзе белән алырга булды. Ул тулай торакта яши.
-Үзе генә сезгә килеп тора алмыймыни?
-Бәләкәен карый белми шул ул. Аңа ничек ышанып калдырыйм? Бераз йөткереп тә тора.
-Гаилә хәлен җайлаганчы, балаларны әбиләре янында гына тотып булмыймыни?
-Гөлсинәнең мәктәбе монда шул.Мәктәп анда да бардыр бит.
-Әйе, берәр нәрсә хәл итәсе булыр. Тагын ярдәм итегез инде. Сездән башка сорардай кешем дә юк...
«Юк, килмим» дия алмады бу юлы да. Каршыда басып торган бу иргә карата бернинди хис тә юк, тик аның кызганыч кыяфәтен күреп:
-Ярар, кайчан китәсез? Китәсе вакытка килермен, - дия алды.
Шул минуттан үзенең ике бала анасы булганы башына да кереп карамады әле. Икенче көнне әйткән вакытка килеп җитте Рауза.
Бу сабый да өрсәң очып китәрлек, үзе ябык, үзе минут саен йөткерә, яшь тә ике айлык кебек тә түгел. Ничек инде чирле баланы калдырып туйлап йөрмәк кирәк? Соңыннан ник алып калганына мең тапкыр үкенде. Үзенең дә бала тотып караганы юк бит әле. Күкрәгенә кысып күтәреп тә йөри, тыны белән җылытмакчы да була, җылы сөт тә эчерә, йөткерүдән туктамый гына бит сабый. Нишләп чирле баланы ялгыз ир кулына китереп тоттырганнарын да аңлый алмады Рауза. Авылда табиблар юк микәнни? Аның кулында үлсә?
Төне буе йокламый чыккач, иртә белән күршеләренә шылтыратты. Ишекне бер олы гына хатын ачты.
-Менә шундый-шундый хәл, апа, нишләргә дә белмим, берәр поликлиника бардыр бит, табиб чакырып булмас микән? - диде ул, инәлеп.
-Сеңлем, бүген ял бит, табиб өйгә килми. Син баланы шунда үзең алып бар. Ерак түгел ул, каршыдагы йортлар арасыннан барсаң, туп- туры поликлиникага килеп чыгасың, дежур табиб булмый калмас.
Баланы төреп, кочагына кысып, өйрәткән юлдан поликлиниканы тапты ул.
-Миңа табиб кирәк, - диде Рауза, регистратурада утыручы кызга.
-Табиблар бүген эшләми бит.
-Дежур табиб бардыр бит?
-Ул да юк.
-Мөдирегезне чакырыгыз, алайса.
-Мөдир дә юк.
-Күрәсез бит, бала авырый!
-Бүген кабул итмиләр, дидем бит.
-Кайчан кабул итәсез соң?
-Дүшәмбедә.
Дүшәмбе? Ике көн нишләргә кирәк бу бала белән? Аңарчы үлсә, нишләрмен?
-Бала авырый, дим бит! Берәрсе бардыр бит!
-Берәү дә юк! - диде кыз тупас кына, сүзне беткәнгә исәпләп.Ул баланы күтәреп тагын кайтып китте. Ә сабый буыла-буыла йөткерә дә алмый, көчкә тын ала, үзе гыжылдый. Шулчак арттан калын ирләр тавышы ишетелде.
-Кире бар!
Артына борылып караса - беркем дә юк. Бер-ике атлагач, тагын шул ук тавыш кабатланды.
-Кире бар!
Тагын борылып карады - тагын беркем дә юк.
Ул тиз генә өйгә кайтып, баланың юеш ыштаннарын корысы белән алыштырып, кире поликлиникага китте.
Яшь балалар өчен ясалган өстәлгә салды һәм:
-Авырган баланы карамаган өчен, мин сезне җавапка тарттырам! Хәзер калдырам да кайтып китәм! Мин сезне моның өчен судка бирәм! - дип кычкырды хатын, кызып.
-Сез кеме буласыз?
-Мин аның беркеме дә түгел! Кем булуым әһәмиятлемени?
. Бу юлы Раузаның болай гына кире китәргә нияте юк иде инде.
Шунда ук ишекне бикләп алдылар. Чынлап та ташлап качар, дигәннәрдер инде. Әллә каян табиблары да, мөдире дә табылды. Баштарак тупас кына сөйләштеләр. Әйткән адрес буенча баланың карточкасын да таптылар.
-Бу - теге үлгән хатынның баласы бит, - диде кайсыдыр.
Хәзер сөйләшү тоны бөтенләй үзгәрде.
Баланы әйбәтләп карый башладылар.
-Балада бума ютәл. Үпкәсе дә кабарган. Сез хәзер өйгә кайтыгыз. Мин ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым, биш минуттан килеп җитәр. Ул сезне хастаханәгә илтер, - диде мөдир.
Өйгә кайтып, запас күлмәк-ыштаннар, үзе алып килгән йомшак сыр, печеньены алды, өйдә бүтән алырдай әйбер юк иде. Машина аларны Үзәк парк каршындагы йогышлы авыруларны дәвалый торган хастаханәгә алып килде.
Анда кабул итү бүлмәсендә үк балага йөткерүдән дару эчерделәр.
Тагын шул ук сорау:
-Сез аның кеме буласыз?
Тагын аңлатырга туры килде.
-Бала киемнәре үзебезнең дә бар, алып килгәннәрен үзегез алып китегез. Без аны беренче каттагы палатага урнаштырабыз. Тәрәзәсе урам якта, сезгә күренеп тора. Тик аңа күренмәгез, юкса, ул елар.
Баланың аңардан һич аерыласы килми. Рауза аның кулына печенье белән сырны тоттырды һәм:
-Син елама, мин тагын килермен, - диде.
Үзе баланы алып кереп киткән бүлмәнең тәрәзә почмагыннан карады. Сабый, караватына утырган килеш, кулын күтәреп, аңа карап, нәүмизләнеп калды.
Ике көнгә киткән әтисе биш көннән генә кайтты. Соңыннан:
-Бу барыбер үлә инде, күз алдымда үлмәсен, дип киттем, - диде.
Менә сиңа туйга дип киткән кеше...
Ә хәзергә... Раузаның күңеле әллә нишләде. Ходай бер яктан бирмәгәнне икенче яктан бирде түгелме соң? Иорт сату кайгысы да, Мәскәүгә китү уе да баштан чыкты. Хастаханәдә илле көн яткан бала янына бер көн дә бармыйча калмады. Фирдәвес: «Минем хатын бул», - дип, бүтән әйтмәде. Ул әйтмәсә дә, бөтенесе дә ачык иде инде. Сеңлесе Хәбирә Норлатта яшәүче әти-әниләренә хәбәр биргән, Рауза үзе дә «нишлим икән» дип, киңәш сорап хат язды. Аларнын ризалыгы әһәмиятле түгел иде инде. Әнисеннән: «И кызым, өстеңә бик зур йөк алырга җыенасың икән», - дип хат килде. Ә икенче хатында: «Бергәләшеп кайтыгыз», - диелгән иде.
Хастаханәдән баланы алып кайткач, Раузаның эшенә якынрак булыр дип, бүтән урынга яшәргә күчтеләр. Эшеннән балалар бакчасына урын бирделәр. Ул чагында завкомнар, профкомнар әйбәт эшли, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү фонды бар иде. Ай саен балалар бакчасына йөргән өчен түләргә тиешле акчаны да түләтмәделәр. Балаларның әнисе булса да, иренә ул әле беркем дә түгел иде. Бер түбә астында ике ай яшәгәннән соң гына, алар бер юрган астына керделәр.
Яңа фатирда аның үги әни икәнен белмәделәр дә. Сигез ел яшәгәч кенә никахларын рәсмиләштерделәр, һәм Рауза балаларны үз исеменә яздырды. Шулай итеп законлы хатын, законлы әни булды.
Балалар аны үги ана дип белмәделәр. Баштарак Гөлсинә:
-Әни. син элек еш авырый идең, бүтән авырма, яме? - дип әйтсә дә, соңыннан сабый чагындагы авыр хатирәләре артка чигеп, әкренләп хәтер төпкелендә күмелде.
Үз әниләре түгеллеген җиткән кыз булгач кына белделәр. Кешедән ишеткәнче, үзебездән ишетсеннәр, дип әйтергә булганнар иде. Аңа карап аларның әниләренә мөнәсәбәте начараймады, ныграк та ярата башладылар бугай әле.
Әтиләрен яраттымы ул аларның? Бу сорауга әле дә җавап бирә алмый. Фирдәвес бала үстергәндә «тегеләй ит, болай ит» дип, акыл өйрәтеп, юк-бар белән бәйләнмәде, балаларны тулысы белән аның ихтыярына тапшырып, дилбегәне кулына тоттырды да тәрбия эшенә кысылмады. Гаиләсен фатир белән, материаль яктан тәэмин итәргә тырышса да, акчага артык кинәндерә алмады. Намус белән хезмәт итеп яшәгән кешеләрнең уртак проблемасы инде анысы. Ярый әле, үзенең йортын сатарга өлгермәгән иде, соңыннан андагы йортларны сүтеп, ул урынга биек йортлар салып куйгач, алган яңа фатирны арендага бирүе, иш өстенә куш булды, дигәндәй, бик ярап куйды. Бүтән хатыннар белән шаярып кимсетмәде ире. Булыр-булмастай эшкә тотынмады, юк-бар вәгъдәләр биреп өметләндермәде, шапырынмады. Ормады, сукмады, теле белән дә кимсетмәде, «яратам» дип тә төче телләнмәде. Аннан соң Рауза төче теллелекне үзе дә өнәп бетерми иде. Аларның тормышлары ярларыннан язгы ташу вакытларында да чыкмыйча, тыныч кына аккан елганы хәтерләтте. Шуңа да карамастан, янәшәсендә нинди генә давыл-зилзиләләр булганда да таянырдай кешесе барын тоеп яшәде хатын.
Чирле баланы «үләр» дип бер Фирдәвес кенә уйламаган икән. Олы кызының, терсәген тешләрдәй булып, яшереп кенә Гөлсинә янына килеп йөри башлаганын белеп алгач, үлгән хатынының әнисе:
- Алдан карыйлар аны, хәзер соңга калдың инде! - дип әрләп туктатты. Бүтәннәрне дә йөртмәде. - Ул хатын балам өстеннән йөреп, аертып килмәде. Оныкларымны үстерергә комачау итмәгез. Миңа «хастаханәгә салам» дип алдап, чирле баланы ялгыз ир кулына үләр өчен илтеп ташлагансың. Ирләр чирле түгел, таза баланы да карый белми бит алар, карардай булсалар, үзләре бала тапкан булырлар иде, - дип, олы кызын акылга китерде.
Гөлсинә вакыт-вакыт:
- Сезне мин өйләндердем бит, - дип үртәп алгаларга ярата хәзер.
Күпме вакыт үтте, күпме сулар акты. Балалар үстеләр, югары белем алдылар, гаиләле булдылар. Инде оныклар үсә. Олы оныгына да кызлар исе керә башлады. Аның артыннан бүтәннәре калкып килә. Ходай Тәгалә аңа кызлар бирде. Ә кызларына - малайлар...
Кемнәрнең газизләре кемнәргә генә калмый. Егерме сигез яшеңдә җир астына кереп ят әле. Кызларның үз әниләренә бала табу түгел, кияүгә чыгарга да ярамаган, югыйсә. Белә торып өйләнешкәннәр. Беренче баласын да беркемгә әйтмичә күтәргән, икенчесе буласын да очраклы гына, төшерер вакыт узгач кына белгәннәр. Баласын таба алса да, үзе озак яши алмаган. Яшәгән булыр иде бит...
Әниләре үлгәч, апасын чыгарга димләгәннәр. Ә ул:
-Бәләкәе барыбер яшәмәс. Аннан чыгармын, - дип, баланы хастаханәгә саласы урында, әтисенә илтеп биргән. Шул Әминә дә инде дүртенче дистәне ваклый.Бераз үсә төшкәч, әниләренең чире мирас булып күчмәде микән, дип, табиблардан тикшертеп, кызларның сәламәт булуын белгәч кенә тынычланды Рауза. Ә аңарчы «бу балаларны үстер-үстер дә, үсеп җиткәч кенә җир астына кереп ятсалар, нишләрсең» дигән борчу аңа тынгылык бирмәде. «Әминәм үз янымда булыр», - дип, ул йөргән балалар бакчасына эшкә керде. Ул мәктәпкә йөри башлагач, аның белән үзе дә мәктәпкә эшкә күчте. Ике кызы да аның күз каршында укыдылар. Дәресләрен әзерләтте, көндәлекләрен тикшереп, укытучылары белән киңәшеп яшәде. Кызлар да әниләре юлын сайладылар, матур итеп гаилә кордылар. Хәзер үзләре педагоглар.Рауза бер нәрсәгә инанды: бәхет күктән төшми икән. Ул канатлы кош та түгел, аны атып алып та, читлеккә ябып куеп та булмый, ә бер ычкындырсаң, канатлы коштан да елгыррак - кире эләктерермен дип уйлыйсы да юк. Бәхетле булыр өчен түземлек, сабырлык, тырышлык сорала. Яшьлекнең гомере кыска, ә картлык барыбер киләчәк. Үз балаларын миһербанлы итеп үстерә алмаган аналар бүгенге көндә беркемгә дә кирәкмичә, балаларының тормышыннан сызып ташланган икән, моның сәбәпләрен яшьләрдән генә түгел, яшь чагында үзләре ясаган хаталардан да эзләргә кирәктер. Тапкан ананың гына түгел, үзең дөньяга китергән баланың да хакы зур. Ул шушы балаларның хакын хаклап яшәвенә һич үкенми. Олыгайган көннәрендә яннарында бер кич кунарга кеше таба алмыйча интеккән ялгызларны күреп тора ул. Күңел җылыңны бирәсең икән, үги балалар да, үги әниләр дә үзеңнеке була ала икән бит...Әйе, алар бер-берләренә һич тә үги түгел. Түгел...Үзләрен якты дөньяга китергән әниләренең каберен ел саен тәртипкә китереп, чардуганын буяп кайталар. Ә аны күреп калу бәхете эләккән Гөлсинәнең хәтер төпкелендә әнисенең томанлы шәүләсе барыбер Рауза төсмерләрен хәтерләтә.
Ә Альберт? Чәчәктән чәчәккә кунып, тиз эштән чыкты ул. Әти- әниләре рухына дога кылганда, аны да догасыннан калдырмый Рауза.