СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вахит Монасыйпов “Илдә чыпчык үлмәс”

Үрдәк урәтник, саескан сотник булган заманда түгел, ә безнең көннәрдә яши икән бер Чыпчык. Ялгыз башы, ике канаты, кыска койрыгы.
Ялгыз дигәч тә, бөтенләй үк ялгыз яшәмәгән, әлбәттә. Тирә-юньдәге кош-корт белән чыркылдашып-сайрашып, бергә көн күргән.
Бергә дигәч тә, бөтенләй үк бергә булып та бетмәгән бугай. Чөнки холкы әрсезрәк булган аның, үзеннән көчсезрәкләрне кимсеткән, чукыган, аларның тәмле җимнәрен талап ашый торган булган. Ә инде үзенә берәр тәмлерәк нәрсә эләксә — син күр дә мин күр — куаклар арасына яшеренеп, кача-поса ашаган. Янәсе, үзем тапкан җим үз корсагымнан артмый.
Әрсезлекнең, комсызлыкның аръягына чыккан бу. Көпә-көндез урлашу дисеңме, сыерчык-карлыгачлар белән талашу дисеңме — берсе дә калмаган аннан.
Кошлар, җыен җыеп, әйтеп тә караганнар:
— Оятың бармы синең, юкмы? Ташла әшәке гадәтләреңне! Тынычлык бир безгә! Сабыйлар хакына!—дигәннәр.
Чыпчык исә болар сүзен санга да сукмый икән.
— Ничек телим, шулай яшим! Минем шәхси тормышыма томшыкларыгызны тыкмагыз!—дип кенә җибәрә икән.
Ахыр чиктә, сабырлыкларын югалткан кош-корт халкы, хәйлә корып, әрсез Чыпчыкны мәче тырнагына каптырмакчы булганнар. Булганнар, әмма бу мәкерле ниятләреннән шундук кире кайтканнар. Ни әйтсәң дә, күрше ич, бәлки төзәлер, бәлки акылга утырыр дип ышанганнар.
Кая сиңа утыру! Кая сиңа үзгәрү! Тәмам чыгырыннан чыккан Чыпчык, хәтта бер төнне шуңа барып җиткән ки, йоклап утыручы Карганың күзен чукып канаткан.
Янә җыен җыеп Чыпчыкны сүккәннәр, тиргәгәннәр, тиргәп кенә калмаганар, куркытып та караганнар:
— Әгәр дә мәгәр тәртибеңне үзгәртмәсәң, бездән шәфкать көтмә!—дигәннәр.
Чыпчык бу сүзләрне ишетүгә бик тә каты дулаган, ди. Тәнкыйть сүзен серкәсе бер дә күтәрми икән, юньсезнең.
— Дула, дула!—дигәннәр кошлар. — Чыпчык дулый дип, читән аумас!
Чыпчык зәһәрләнеп, йоннарын кабарткан, күзләрен аларткан:
— Тфү! Туйдым мин сездән! Чистый канымны эчтегез! Китәм! Очып китәм башка илләргә! Тормыйм монда! Тө-керәм!..
— Ил суына төкермә!—дигәннәр аңа.— Үзең үк шул суны эчәргә кайтырсың әле!
— Чәнчелеп китегез суыгыз белән! Тончыгыгыз! Китәм дигәч, китәм!
— Кит, кит! Койрыгың борыныңнан әйбәтрәк. «Китмә, китмә, чыпчык!» дип ялынмабыз.
— Абау, куркыттыгыз!—дигән Чыпчык, пырылдый-пырылдый очып та киткән. «Сау булыгыз», дип тә әйтмәгән.
Шулай көннәр артыннан көннәр, атналар артыннан атналар, айлар артыннан айлар узган. Чыпчыктан бернинди хәбәр юк: кайда ул, нишли, ничек тормыш итә...
Менә бер мәл күрә кош-корт халкы: таш тегермән түбәсендә ниндидер бер ят Чыпчык утыра. Ифрат та килбәтсез, өзек койрыклы, пләш муенлы. Җитмәсә канаты сыдырылган, тәпиеннән кан саркый, кабыргалары әллә кайдан акаеп тора.
Кошлар, моның янына килеп, сораштыра башлаганнар:
— Кайсы яктан килешең, кая таба юл тотасың, нишләп мондый мескен хәлгә төштең, әллә азгын мәче тырнагында булып чыктыңмы?— дигәннәр .
— Сез нәрсә?.. Әллә танымыйсызмы? Бу мин ич,— дигән әлеге Чыпчык һәм гарьлегеннән елап ук җибәргән.
Баксалар, әлеге дә баягы «үз чыпчыклары» имеш.
— Ну, туган! — дигәннәр кошлар.— Бөтенләй беткәнсең ич, карарлык төшең дә калмаган лабаса!
— Язмыш шулай кушкач, нишлисең,— дигән Чыпчык, авыр көрсенеп.
— Үз гаебеңне язмышка сылтама! — дигән Саескан.— Я, ничек соң чит ил һавасы, чит ил сулары-чишмәләре? Тәмлеме?
Чыпчык дәшмәгән.
Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта! — дигән Карга.
— Үз илең — үз көең! —дигән Сандугач.
— Үз илеңнең төтене дә хуш исле шул!— дигән Карлыгач.
— Кая барсаң да бер кояш, әмма барыбер үз илеңнекенә җитми! — дигән Кәккүк.
— Чит җирнең гөленнән үз җиреңнең тигәнәге мең тапкыр артык!— дигән Кычыткан чыпчыгы.
— Шул, шул.— дигән Чыпчык, күз яшьләрен сөртә-сөртә.— «Үз илем Гөлстан, чит ил — Гүрстан», дип тикмәгә әйтмәгәннәр, күрәсең. Алдандым мин, дуслар, бик каты алдандым...
Бераз хәл җыйгач, Чыпчык хикәясен дәвам итә:
— Туган илнең кадерен читтә йөргәч кенә беләсең икән. Күпме нужа, күпме михнәт чиктем мин. һиндстанда чак кына елан корсагына юлыкмый калдым, Мадагаскар утравында крокодил тотып ашый язды. Кытай турында әйткән дә юк. Атлы да куды мине анда, җәяүле дә... Колга белән дә өркеттеләр, мылтыктан да аттылар. Кыскасы, көнозын җиргә төшермәделәр. Бик күп чыпчыклар, йөрәкләре ярылып, дөнья куйдылар. Мин ничек исән калгандырмын, әле дә гаҗәпләнәм...
Чыпчык буыла-буыла ютәлләп ала, күңеле тулып, янә елый.
— Тынычлан. Алай ярамый, тынычлан. Болай да бетерешкәнсең,— диләр кошлар.— Хәл җый.
— Кая инде хәл җыю,— дигән Чыпчык,— үләрмен, ахрысы.
— Кит, кит! Нәрсә сөйлисең син!—дип ябырылганнар кошлар.
— Авызыңнан җил алсын.
Өч йөз яшенә җиткән кап-кара чәчле Карга, тамагын кырып:
— Туган илеңә кайттың ич! Илдә чыпчык үлми ул, җүләр!— дигән.