СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Эльмира Шәрифуллина "Кемнең уе кемдә".

Көчек, ал аякларына башын салып, йокымсырап ята. Аннан берникадәр читтә Песи утыра иде.
Шул вакыт өйнең нигезе буеннан Тычкан килеп чыкты:
— Чи-чи-и! Җир йөзе нинди якты!—диде ул, исе китеп.
— Дөрес әйтәсең,—дип хуплады аның сүзен Песи.—Җир йөзе якты һәм күңелле. Аеруча, тамагың тук булса.
Тычкан, иреннәрен ялап торган Песине күреп, куркып калтыра нып куйды:
— Ә-ә, миңа җир куены да ошый,—диде ул. Һәм ялт итеп чык кан юлыннан кереп китте.
Тычканны тоту Песинең уенда да юк иде. Әмма ул үз аягы белән килгән «ризык»ны эләктереп калмавы өчен бик үкенде:
— Сөйләнеп тормаска иде миңа. Ипләп кенә килергә дә менә бу тыр-р-р-накларым белән...—дип мырылдады Песи.
— Тырнакларың белән?..—дип сорады Көчек, колакларын тырпайтып.—Тырнакларың белән нишләтмәкче буласың мине?
Песи сүзне ялгыш аңлаган Көчекне шаяртырга теләде.
— Тырнакларым белән битеңне «сыйпап», кызыл «буяу» сөртмәкче булам. Бу-яу, м-яу-у,—диде ул, Көчек алдында койрыгын болгап.
— Р-р, әле син шулаймы? Син мине буямакчы буласыңмы? Минем тешләрем синең тырнакларыңа караганда үткенрәк бит?
Көчек сикереп торды. Тешләрен ыржайтып тагын р-р-рлады.
Песи эшнең шаярудан узганын аңлады. Бөтен көчен җыеп, урманга таба йөгерде.
Песине куу—Көчекнең уенда да юк иде. Әмма аның этлеген күрсәтәсе килде. Һәм ул Песи артыннан элдерде. Шулай җан- фәрманга урман эченнән чаба торгач, чак кына Бүре авызына барып кермәде. Агачка аркасын терәп утырган олы авызлы Бүре, аны күрүгә:
— Кил син, Көчек, кил син якынга, кер син, Көчек, минем авызга!—дип такмаклый башлады.
Көчек куркуын сиздермәскә тырышты:
—Акылың алтын икән. Бер дә көч чыгармыйча гына тамак туйдырмакчы буласың. Башта Песине эзләп табыйк, мин тамагымны туйдырыйм, аннан синең тамакны кайгыртырбыз,—диде.
— Дөрес әйтәсең, ачның ачуы яман. Әйдә эзлибез Песиеңне,—дип ризалашты Бүре.
Киттеләр болар урман буйлап. Әле алга баралар икән, әле артка. Әле уңга баралар, әле сулга. Бер заман ни күрсеннәр, каршыларын- да йөнтәс Аю тора.
Бүре Аюны күрүгә сискәнеп куйды. Ә Аюның Бүредә һич- бертөрле гаме юк. Ул Көчектән шикләнә. Алар шулай аптырашып, бер-берсенә күз терәшеп торган арада, Бүре куаклар арасына кереп посты.
Аю исә, кай тараф икәнен үзе дә белмәстән, бөтен көченә чаба башлады. Аның артыннан Көчек йөгерде.
Бүре куаклар арасыннан барысын да күреп тора һәм Аюдан көлә икән:
— Бу ахмак мине шул якка китте дип белә инде. Менә ич мин, монда ич мин... Йөгерегез, йөгер, алдыгыздан артыгыз хәерле.
Ә Аю белән Көчек, кем узардан чабыша-чабыша, урман кырыена килеп чыкты. Урман кырыендагы өйдә Көчекнең хуҗасы яши. Әнә ихата буенда Филе дә тора.
Аю, Филне күрүгә, тораташтай катты да калды.
Шул вакыт Тычканның якты дөньяны тагын бер тапкыр күрәсе килде, һәм ул:
— Якты көн, исәнме? Мин тагын сине күрергә чыктым,—диде.
Шунда Филнең күзе Тычканга төште. Ул, хортумын югары күтәреп, җан ачысы белән кычкырды да урманга таба чапты.
Коты ботына җиткән Аю Филне үзе янына килә дип уйлады. Ул, тез буыннары калтырап, әҗәлен көтә башлады. Ә Фил аның ягына борылып та карамады. Аңа Аю бар ни дә, юк ни. Филгә дөньядагы иң куркыныч дошманы—Тычканнан котылырга кирәк иде.
Тычканның исә бөтенләй үз уйлары. Ул, якты көн белән ләззәтләнгәннән соң, күргәннәренә үзенчә нәтиҗә ясап:
— Җир өсте артык шау-шулы икән,—диде дә яңадан өненә кереп югалды.
Көн буе йөгерүдән арыган Көчек, башын ал аякларына салып, уйга чумды:
— Ник туктаусыз йөгерешәләр?Кемгә кем тия?Кемнең уе кемдә соң бу дөньяда?