СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кояш Тимбикова «Мәхәббәт мәңгелек”

Көтүләр кайтканнан соң тыныбрак калган авылны яңабаштан сискәндереп, Күккүз ягыннан җиңел арбага җигелгән җитез атлы килеп керде. Малкай, янгын сүндерергә ашыккандай, кушаяклап чаба, арбага үрә баскан бот буе гына малай, аның тизлегенә генә канәгать булмыйча, өзлексез кычкыра, кыска чыбыркысын болгый. Арба артыннан бөтен урамга тузан болыты күтәрелеп кала.
Хәзер бит шәһәрдә генә түгел, авылда да яшь-җилкенчәк атка утырып йөрүне өнәп бетерми, кайберендә—машина, мотоцикл, һич югында — велосипед. Шуңа күрә дә авылга кичкә табан килеп кергән бу сабырсыз атлыга гаҗәпләнмәскә мөмкин түгел иде. Кичке чәй алдыннан җиләс һава сулап алырга капка төбенә чыгып чүмәшкән карт-карчыкларның кипшенгән куллары үзләреннән-үзләре каш өстенә күтәрелде: «Кая борылыр? Кем капкасына терәлеп туктар бу елгыр малай?»
Кызыксынучыларга артык озак баш ватарга туры килмәде. Чапкын, күз иярмәслек тизлектә ашкынса да, үзенә кирәкле капка төбендә шып туктады, атының ярсуы сүрелмәс борын ук, кычкырып та җибәрде:
— Җәүһәрия апа-а-ау! Җәүһәрия ап-а-ау! Кара, әллә, кояш баемас борын, йокыга киттегезме??? Җәүһәрия апа- ау...
— Ник шул кадәр кычкырасың?—ди-ди капкадан Җәүһәрия килеп чыкты.— Күрсәнә, үрә каткан! Төш! Кер өйгә! Ипләп кенә сәлам биреп йомышыңны әйт!
Малайның бирешергә исәбендә дә юк иде:
— Алайлар итеп торырга вакыт юк, әйдә утыр! Сине алырга килдем, Җәүһәрия апа. Клара апа кушты, ни ди, э-э...— Малай, иң кирәкле сүзен әйткәндә генә, каушый төште.—Ни, Җәмил абый авырып киткән, сине чакырырга сораган...
Малайны беренче кисәтүе белән каушата алмавына аптыраган Җәүһәрия аның соңгы сүзләреннән соң бөтенләй йомшап төште:
— Ай аллам, ни булган? Хәзер, хәзер, өс-башымны гына-а...
Малай аңа озын-озакка сузып әзерләнерлек вакыт бирергә охшамаган:
— Кызык син, Җәүһәрия апа, синең тәти күлмәгеңнең кемгә кирәге бар? Әйдә утыр!—дип кабатлады.
Әмма Җәүһәрия апа барыбер дә ишегалдына кереп китте. Сыер абзарына узды. Кара халатын салып элде, яңа гына савып куйган мөлдерәмә чиләк сөткә сөртенеп, аны аударды, тагын ниләрнедер таптап үтте. Ни каушаса да, арбага утырганда ул пөхтә итеп киенгән сөйкемле кыяфәтенә кергән иде инде: якты бизәкле күлмәге, аклы яулыгы, аягындагы чиккән чүәге — барысы да аны тиз арада күркәм затка әйләндергән дә куйган. Күз тимәсен!
Җәүһәрия арба читенә эләгергә генә өлгерде, малай, атын җил җитезлеге белән борып, килгәндәгегә караганда да кызурак алдырып, киредән Күккүзгә ашыкты. Авыл урамында күптән күренмәгән бу галәмәткә аптырап юл тирәсендә уйнап маташучы бала-чага, кош-корт читкә чәчелде. Кызыксынулары хәттин ашкан карт-коры, кыштырдык кулларын әле булса каш өстендә тоткан килеш, «сөбханалла»ларын укый-укый арбага кемнең эләгүен күреп калырга өметләнде. Арба артыннан күтәрелгән тузан бураны авыл өстенә төнге караңгылыкны куалап килүче күктәге болытларга ук тоташырга тырыша иде кебек.
Авылдан чыккач Җәүһәрия малайга эндәшергә тәвәккәлләде:
— Зинһарлап сорыймын, канатым, чүгәлә әле! Куалама шул чаклы! Очып барып төшәрсең, имгәнерсең...
Малай бу кисәтүдән тагын да һавалана гына төште:
— На-а, мал-ка-айй, әйдә-ә! На-а-аа! — Ат шома гына юыртудан кабат кушаяклап чабуга күчте. Шуннан соң гына малай Җәүһәрия сүзләренә җавап кайтарды.— Без, апа, мондый буш арбада түгел, салам-печән олавы өстендә дә утырып йөрмибез. Безнең ат та шуңа ияләнгән.
— Кем баласы соң син?
— Без — Габдрахман абый малае!
— И-и бала!—диде Җәүһәрия көлә-көлә.— Үзеңә-үзең «без» дә «без» дисең, әтиеңне абыйга саныйсың. Башка вакытта алай итмә, «Габдрахман малае» гына диген!
— А-а! Акылың алтын икән—әти хәтлек әтигә «Габдрахман» гына дияргә, без агач авызлы түгел бит!
— «Габдрахман малае» дияргә читенсенсәң, «Әтиемнең исеме — Габдрахман» дип әйт!
— Ә-әй! Җәүһәрия апа, юк нәрсәләргә бәйләнмә әле, болай да эчем пошкан вакыт! На-а, малкаййй!..
Тирә-юньне ат пошкыруы, тояк дөпелдәве, арба көпчәкләренең дыңгырдау тавышы тутырды. Инде теләсәң дә сөйләшү мөмкин түгел иде. Шулай булуы хәерлерәк тә, чөнки Җәүһәрия бу малай белән бөтен җанын биләп алган төп мәсьәлә — Җәмилләрдәге хәлләр турында һич кенә дә тел тибрәтәсе килми. Уйлап-нитеп тормас, әллә ни әйтеп ташлар, алла сакласын!
Бу ике авыл арасы бик якын. Сөзәк кенә үрне менеп җитүгә, Күккүз кул сузымында гына кебек. Каударланып чапкан ат аларны бик тиз Җәмилләр капкасы төбенә китереп куйды. Клара капка төбендә көтеп тора иде. Җәүһәрия арбадан төшеп, малайга рәхмәтен әйткәч тә, хуҗадан сорарга ашыкмады, ишегалдына кергәч кенә, болдырга җитәрәк тәвәккәлләде:
— Ни булды соң, Клара апа?
— Үзем дә аптырадым,— диде Клара. Аның җитдилеге бер бүген генә түгел инде. Тик бүген гадәттәгесенә каушау сыман төсмер өстәлгән дә бу укытучы хатынны шактый ук кырыс кешегә әйләндергән.— Иртән икебез дә эшкә киттек. Мин, әле укулар башланмаганга күрә, мәктәптә озак тормадым. Ул да вакытыннан иртәрәк кайтты. Гомер булмаганча. Кайтты да, ашау юк, эчү юк, түр якка кереп ятты. Бу ни булыр бу, дип, бераздан янына кердем...
Хатынның тавышы калтыранып китте. Әмма җебеп төшәргә ирек бирмәде.
— Мине күргәч, сораганымны да көтеп тормады: «Клара апа, ди. Бер яхшылык эшләрсеңме?»—ди. Гел шул шаяртудан арына алмый бит ул. Егерме еллар яшибез бит инде, һаман — «Клара апа» да «Клара апа» мин аңа. Бу юлы да шул. Сүзенә бәйләнеп тормадым инде. Соравына сорау белән җавап бирдем: «Нинди яхшылык кирәктер бит әле сиңа?»—дим. «Дөньяда аннан да зур яхшылык юктыр, тыңла әле сүземне!»—ди. «Тыңлыйм инде! Кая барыйм тыңламыйча»,— дим. Шуннан соң бераз уйланып алды. Аннары ашык-пошык әйтте: «Мин үләм, Клара апа, ди. Тиз генә Җәүһәрияне чакырт әле!..»
Клараның тавышы гына түгел куллары да, хәтта иреннәре дә калтыранырга тотынды.
— Соңгы вакытта Җәмил, кирәккәндә дә, кирәге юкта да, үлем турында сөйләнә башлады. Башка чакта уенга да боргаладым инде, мин шаяртканга үзе дә кушылып китә торган иде. Бу юлы мин дә шаян сүз таба алмадым, ул да кыска тотты. Үтенечен әйткәч, күзләрен йомып, караңгы дивар ягына ук борылды. Уйладым да урамга чыктым. Күрше малае җигүле ат янында маташа. Авызымны ачуга очты гына сезнең авылга...
Җәүһәрия ләм-мим эндәшмичә Клараның әмерен көтте. Анысы да сизде моны: .
— Әйдә, кер, Җәүһәрия,—диде.— Әйтәсе сүзен әйтсен. Кем белә?..— Аннары тыныч кына өстәп тә куйды.— Беләсеңме, минем әле бер эшем дә карамаган, сыер да савылмаган, казларым да кайтмаган. Син утыра алган хәтле утырырга тырыш әле, яме?..
Җәүһәрия болдыр баскычыннан күтәрелде, кече якны узып, зур түргә керде. Җәмил уң як диварга терәп куелган иркен кәнәфидә ята. Кулларын гәүдәсе буйлап салган, йөзе кыйблага карый. Ятакка яшькелт, алсу чәчәкләр сибелгән бизәкле япма түшәлгән. Болын кебек. Җәмил исә шул болын уртасында яп-якты булып ята. Җәүһәрия кергәнне күргәч, аның күзләрендә кисәктән яңа балкыш кабынды, ап-ак йөз нурланып яна башлады. Күзе зәңгәр булса да, чәчләре коңгырт аның. Киң маңгай, тагын да иркенәергә тырышкандай, ике яктан дугаланып, чәчнең куелыгына да үтеп кергән. Күзләрдәге балкыш, йөзнең яктылыгы Җәмилнең чәчләрен дә ялтыратып җибәрде шикелле, алар кара нур сибәләр иде кебек.
— Нихәл, Җәмил!—Җәүһәрия аның сөйкемлеләнеп ятуына соклануын сиздермәскә тырышып, гадәти генә сәлам бирде.— Нишләпләр ятасы-ың?
— Синең бакчаңдагы рауза гөлләре кебек!
— Бәрәкәт! Кайдан күреп алдың әле ул гөлләрне?
— Кичә, Габделбәрең чакыргач, сезгә кергән идем бит мин. Син кайтып өлгермәдең. Бер тартма тәмәкене тартып бетердек тә мин киттем. Шунда койма ярыгы аша бакчагызга күз салган идем — хәйран калдым: булса да булыр икән матурлык!
— И-и, шуны теленә дә алмады бит Габделбәр. Мин аның тәмәке тартуына бәйләнәм, шуңа күрә әйтмәгәндер инде. Алла, тартып та куясыз инде! Сездә дә, бездә дә малайлар үсеп җитте, яхшы түгел. Ташлагыз ул тәмәкене!
— Әй, Җәүһәрия, гел шул малайлар хакына яшәлде дә инде. Бердәнбер юаныч — тәмәке төтене, анысын да ташласаң, ни генә кала?!.
— Ярар, ярар, Җәмил, әллә ни тирәнгә кереп китмә. Алай тәмәкене дуылдатып тартырлык егетлегең булгач, рауза гөлдәй яшәп яткач, мине ни пычагыма чакырттың соң? Габдрахман малае, сабан туе ярышына чыккан кеше кебек, атын кушаяклатып чаптырып килде. Очып төшәм дип торам.
Җәмил Җәүһәриянең шаяртырга тырышыбрак әйткән бу сүзләрен биниһая җитди кабул итте.
- Ә-ә, дөрес эшләгән ул,—диде.— Ашыгырга кирәк иде шул. Мин... үләм бит, Җәүһәрия. Үлгәнче әйтеп каласы сүзем бар иде.— Ул аз гына, сулу алырга гына тукталып торды да, шул теләген үтәргә ашыкты,—Беләсеңме, Җәүһәрия! Юк, син белмисеңдер, менә белеп кал, аны белдерми китә алмыйм мин: аңла шуны — мин гомерем буе бары тик сине генә яраттым.
Моңарчы бусагадан атлап кергән җирендә генә басып торучы Җәүһәрия ятакка тартылды. Аның әле генә күкләрдән иңгәндәй моңлы яңгыраган сихри сүзләрне әйтүче нурлы бу затны кочып аласы, иркәлисе килеп китте. Әмма бер генә адым атлады да тукталды, якты битләрне сыйпарга ымсынган кулларын да кымшата алмады. Кергәннән бирле һич тә аерылырга теләмичә Җәмилнең утлы карашына текәлгән күзләрен алга, тәрәзәләргә борды.
— И-и, исәр дә инде син, Җәмил! Соң аның өчен ике авыл арасында ат куалатмасаң, әллә мин синең яратканны белмидер дип шикләнә идеңме?!.
Бу сүзләрне ычкындыруын Җәүһәрия сизми дә калды. Гүя аларны ул түгел, ә ниндидер башка бер илаһи зат иңдереп торды. Җәмилнең ачылып китеп әйткән сихри сүзләренә нәкъ әнә шундый җавап тиеш тә иде. Ул, ниһаять, елмаеп та җибәрде. Инде аның ятагы гына түгел, бөтен бүлмә нурга тулды. Бүлмәдәгеләрнең икәве дә иркен сулап куйдылар. Шактый ара башка бер сүз дә ишетелми торды. Бу рәхәт, илаһи тынлыкны тагын да дәвам иттерсәң, мондагы затлар, изгелеккә чыгып, күккә ашарлар төсле иде. Шушы гаҗәеп халәттән котылу өчен Җәүһәрия кабат җиргә төшәргә, тел тибрәтергә җөрьәт итте.
— Менә аңладыңмы инде, Җәмил: икебезгә дә әллә кайчан мәгълүм хәлне телгә алыр өчен генә әллә нинди хәйләләргә кереп маташасың юк иде. Үлем хакында алай шаяртырга ярамый, олы сүз сөйләгәнче, олы телем ипи аша! диләр. Клара апаның котын алгансың, аягы-кулы дерелди башлаган.
Җәүһәрия күзләре төшкән түр тәрәзә төбенә узды. Аның янында йомшак урындык бар иде, шуңа чүмәште дә урамга карады. Дөньяны кичке шәфәкъ кызыллыгы ураган. Сокланып туймаслык. Бу сихри матурлык Җәүһәрияне әле яңа гына яңгыраган аңлашу сүзләренә кабат кайтарды. Шул хакта тагын да сөйлисе килде аның.
— Син хәтерлисеңме икән, Җәмил, бишенче класска беренче көнне барганда без икебез дә соңга калган идек?
— Хәтерләмәгән кая ул?!
— Мин бит ул көнне капка төбебезгә иртән үк чыгып баскан идем. Сине көтеп тордым. Янәсе, син мәктәпкә китәсең дә, мин тиз генә сине куып тотам да, бергә барабыз. Көтәм, көтәм — син юк та юк. Өегезгә кереп чакырырга кыюлык җитми. Өйдәге сәгатьнең сигезгә сукканын ишеткәч, соңга калганлыгымны чамалап, йөгерттем. Сезнең турыга җитсәм, син дә капка ышыгында торасың. Әй чаптык, әй чаптык. Дәресләр башланган, бүлмәдә бердәнбер буш парта калган. Бездә бит малайлар белән кызлар бергә утыру гадәте юк иде. Бозарга туры килде. Ул елны икәү бер партада утырып укыдык без. Берәү дә көлмәде, үзебез дә уңайсызланмадык. Ярдәм итешә-итешә укыдык та укыдык. Син миңа абыем кебек тә, энем кебек тә булдың...
Җәүһәрия салмак кына сөйләде дә сөйләде. Аңа рәхәт иде. Күңеле тәмам җайлы бер эзгә төшкән, әйткән һәр сүзе саен тынычлык иңә, шифалы тойгылар иңә сыман.
— Мин сиңа нинди дә булса яхшылык эшләргә тырыша идем, ни генә кылсам да аз тоела, синең ярдәмнәреңә җавап биреп бетерә алмам кебек иде. Берсендә әни белән әтинең сөйләшкәнен ишетеп калдым. Әни әйтә, әле күршеләрдә сөйләшеп утырдык, аларның малаенда ниндидер чир тапканнар, сырганак мае кирәк икән, ди. Сырганакның ни икәнен дә белмиләр. Казанда базарда гына бар икән дә, ул май бик кыйммәт икән. Мин китап-журналлардан укып сырганак дигән куакның ни икәнен белдем. Бакчабызга шуны утырттым, янәсе тиз генә үстерәм дә сиңа шуның маен эчертәм. Шөкер, син алай, әниләр шикләнгәнчә, авыртмадың. Сырганак үсте үсүен, кирәге чыкмады. Хәер, ул хәзер безнең бу йортта калды бит...
Җәүһәрия инде, ара-тирә «син» дә «син», дип, Җәмилгә мөрәҗәгать иткәләсә дә, яшьлек хатирәләренә кереп баткан да җай гына алар хакында сөйли, үзен кемнең дә булса тыңлавына һич тә мохтаҗ түгел иде.
— И-и, үстергән сырганаклар гына калдымы соң бу Күккүздә!? Бөтен яшьлек калды, син дә калдың, Җәмил. Тормыш дигәненең үз кагыйдәләре, күрәмсең. Үзеннән-үзе аерылды да китте юллар. Мин, мәктәптән соң, техникум дип котырдым. Имеш, тиз генә белгечлек алам да акча эшли башлыйм. Башка чарам да юк иде: апам, офицерга чыкты да, Җәһәннәм чокырына китеп барды. Әти-әни картлар, башка ышаныр кешем юк.
Каникулга кайткан идем, әни әйтә:
— Бәпкәм, бер көн алдан кайткан булсаң, Җәмилне күреп кала идең,—ди.— Армиягә озаттык. Бик зур мәҗлес ясадылар күршеләр.
Эчтә, йөрәк турысында нидер шыртлап өзелгәндәй булды. Тик бер нишләр чара да тапмадым...
Шәфәкъ куерганнан-куера бара иде. Ул үзенең тылсымлы кызыллыгы белән Җәүһәрияне тәмам исерткән, аның уйларын актара, шул тәэсирдән туган хисләрен бәйдән ычкындырган һәм тыелгысыз рәвештә сөйләтә дә сөйләтә.
— Син армиядә чакта тагын бер кайттым әле мин. Әни — канатым тагын әйтә: «И-и, бәпкәм, ник кенә алданрак кайтмадың?»—ди.
— Ник алай дисең, әни?—дип сорыйм.
— Соң күрше егетебез армиядән ялга кайткан иде. Ун көнләп торды. Авыл буенча кунакка йөрттеләр үзен. Мин дә ашка чакырдым. Шул тиклем акыллы. Әй ул буй-сыны. Күз тия күрмәсен: бигрәк тә ныгыган, гел ир-ат булып җитешкән инде менә!..
— Тагын кемнәрне чакырган идең соң, әни?—дим.
— Мин беркемне дә чакырмадым. Җәмилнең үзенә куштым, балам, кемне якын итәсең, шуларны җый да кер! — дидем. Ул алай күп кеше алып килмәде. Мәктәпкә яңа бер укытучы җибәргәннәр. Бик инсафлы, бик укымышлы кыз бала. Менә шуны алып керде. «Клара апа» дип йөртәләр...
Җәүһәрия үзалдына елмаеп җибәрде, башын Җәмил ягына борып, тагын сөйләде:
— Әни сүзләреннән миңа шул хәтле рәхәт булып китте. Үземне дә шул мәҗлестә кебек тойдым.
— И-и, әни, рәхмәт яусын инде!—дидем.— Минем дусларымны һаман якын итәсең!
— Җәмил — синең дустың гына түгел, бәпкәм,—ди әни.— Ул —күршебезнең улы да. Аннары ул — гаскәри кеше. Андыйларны безнең авылда гомер-гомергә зурлыйлар. Солдат хакы дигән бик зур нәрсә бар. Алар бит — безнең һәммәбез өчен җан кызганмаучылар.— Әнием син утырган урынга ишарәләп тә күрсәтте.— Менә шушында сыйланып утырды балакаем. Капкан һәр ризыгын мактаган булды...
Мин, тиле, әни күрсәткән урынны соңыннан да бик озак истә тоттым, барып-барып сыйпап килә идем...
Җәмил белән Җәүһәрия сөйләшеп утырган арада, Клара ишегалдындагы эшләрен түгәрәкләде: сыерын сауды, сарыкларын эчерде, казларын куалап алып кайтты. Бу яктан җаны тынычлангач, электр самавырына су тутырып, бавын тоташтырды да бакчасына чыгып китте. Зур табакка өеп иң тәмле алмаларын өзде. Бер кечкенә савытка көзгә кадәр җимеш бирә торган җиләк түтәленнән кып-кызыл җиләкләр җыйды. Өчәүләшеп чәй эчәргә иде исәбе.
Түр яктагыларның исә Клараның ашыга-ашыга табын тезеп маташуында гына түгел, гомумән бу фани дөнья хәлләрендә гамьнәре юк иде. Җәүһәриянең теле телгә йокмады, әй, сөйләп тә куйды инде! Хәтере ничек шулай ачылып киткәндер дә уена килеп кергән һәр вакыйганы тәфсилләп бирерлек сүзләрне каян табып өлгергәндер?!
— Мин авылга диплом алып кайтканда, син дә армиядән бөтенләйгә җибәрелгән идең. Башта мин бу хакта белмәдем. Әнием дә ничек әйтми торгандыр?! Кайтуымның икенче көнендә, иртәнге чәй янында әти миңа идарәгә барып язуларымны колхоз рәисенә күрсәтергә кушты. Сүзе хак иде аның. Мине бит укырга да идарә җибәрде, гел стипендия биреп тордылар. Шуңа күрә мин әтигә берсүзсез буйсындым. Идарә урнашкан авылга киттем.
Барып керсәм, рәис үз урынында юк. Аның өчен урынбасары Габделбәр җавап биреп тора икән. Ул мине бик ипләп каршылады, укуымны яхшы очлап кайтуым белән котлады, эшкә көтеп торганлыкларын әйтеп тә күңелемне җилкендерде. Башым күккә тиде. Рәиснең туры килмәвенә сөендем дә әле, ник дигәндә, ул каешланып беткән карт рәис мине һич тә Габделбәр шикелле иттереп хупламаган булыр иде. Үз замандашым белән мин теләгәнчә киңәштем. Иң соңыннан:
— Габделбәр абый, бу кәгазьләргә караганда, мин әле берәр ай ял итә алам, әйеме?—дип сорадым.
— Миңа «абый» дип торма инде, Җәүһәрия! — диде ул.—Без бит мәктәптә дә бер үк елларда укыдык. Мин — институт, син техникум бетереп кайттың. Бер-ике яшь аерма өчен мине бөтенләй картайтып җибәрмә әле син!.. Инде ял итүеңне әйткәндә, хәзергә ял ит, алай-болай бик ашыгыч кирәгең чыкса, чакырырбыз, ачуланмассың, яме?
— Ярар, ярар, Габделбәр абый!
— Йә, килештек бит инде, «абый» диештән түгел!..
Мин, аны-моны әйтмичә, тиз генә чыгып чаптым. Әти-әниләрне шатландырасым килде. Авылга очам гына!..
Шул урынга җиткәч, Җәүһәриянең сүзе киселде, тавышы дертләп китте, сулавы да авырайды кебек. Тик ул озакка тукталмаган икән. Үз-үзен тиз кулга алып, «башлаган-башлаган, инде барыбер бөтенесен әйтеп бетерим», дип үҗәтләнгәндәй, кабаттан хикәяләргә тотынды.
— Бер-ике телеграмм баганасы гына ары киткәнмен, каршыма сез килеп бастыгыз, Клара апа белән син. Мин әле ул вакытта Клара апаны белми дә идем, син таныштырдың. Ничек кенә таныштырдың. Ничек кенә таныштырдың әле! И-и! Икегез өчен дә гел син генә сөйләдең: «У-у, менә бит ул!—дип, мине күрү шатлыгыңны аңлаттың башта. Минем хакта бөтен белгәннәреңне Клара апага сөйләп бирдең. Аннары миңа әйттең.— Инде син тыңла, Җәүһәриям!—дидең,—Бу сөйкемле кыз бала — «Клара апа». Авылыбызның яше-карты аңа шулай эндәшә. Син дә шулай диярсең, бел аны, һичбер вакытта да онытасы булма! Гел «Клара апа» дип кенә эндәш! Бусы — бер. Икенчедән, без өйләнешергә булдык. Язылышырга баруыбыз»...
Шул төштә син, Җәмил, Клара апаны кочып алдың. Миңа төртеп күрсәтә-күрсәтә: «Карале, Клара апа, менә бит безнең башваткычның җавабы!—дидең.— Ходай үзе безнең юлга чыгарып куйган шаһит! Беләсеңме, Җәүһәрия,—дип, миңа да төшендердең,—Безнең язылышу вакытында имза салырга шаһитыбыз юк иде. Минем яктан — Габделбәр, ә Клара апа ягыннан таба алмадык. Иң лаегы —син. Мин бит синең өйдәлегеңне белми идем»...
Шулай итеп мин сезнең шаһитыгыз да булдым бит әле! Бераздан Габделбәр белән мин дә язылыштым. Ходаның рәхмәте — гел яхшы яшәдек. Без дә, сез дә. Ата-аналарга да хәсрәт китермәдек, балаларыбыз да инсафлы гына үсеп җитте, дуслыгыбыз да сүрелмәде. Алай да, берсендә мин Габделбәргә синең исем белән эндәшкән идем—уелып киттем, ярый ул ишетмәде...
Кеше гомере бигрәк сәер икән, Җәмил, э-эме? — башланып китүе генә катлаулы, аннары ага да ага, елгаларың бер якта торсын. Елга-инешләрне буалап куеп була, адәм баласының гомерен туктатырга бер чара да юк. Бишенче дистәне тутырып киләбез, миңа һаман теге бишенче класска барырга ашкынган көнем тынгылык бирми. Әле беркөннәре Рәшит Гәрәйнең шигырьләрен укыдым. Гел генә минем теләгәннәрне язган кебек...
«...Әй, балачак, кирәк түгелдер лө!
Мине беркая да чакырма!
Нишләсәм дә, насыйп булмас инде —
Сиңа кабат борылып кайтырга...»
дип язган...
Җәүһәриянең күзләренә яшь тулды. Хисләнеп китүен Җәмилгә сиздермәс өчен генә бераз тукталып торды. Аннары:
— Сиңа рәхмәт яусын, Җәмил!—дип, сүзен очлау ягын чамалады.— Син шулай бер хәйләләп чарасына керешмәсәң, кайчан иркенләп аңлашкан булыр идек әле?! Сине яратуым, яшен ташы кебек бәгыремне көйдереп, күңел түремә укмашкан иде. Искә төшмәгән мизгел дә булмагандыр шәт. Башкалар белән сөйләшкәндә, мәҗлесләрдә җырлап утырганда эчтәге шул ут ялкыны авызымнан чыгар да мәңгелек серем дөньяга фаш булыр, дип шикләнеп тә куйгалый идем. Инде менә барын да ипләп кенә сүттем дә бирдем. Аллага шөкер! һичкемгә зыян-зәрәт салмадык, үзебез дә гөнаһка-фәлән буялмадык. Җырларда җырлаганча: «...Ярату бар, әмма йөрәкләрдә әрнеп тора торган яра юк...»
Шул рәвешле, Җәмил башлаган сүзгә үзенчә нокта куйгач, Җәүһәрия тынып калды. Икесен урап алган алсу дөньядан җиргә төште. Бүлмә шактый караңгыланып киткән. Әйтер сүзләр дә беткән. Ишек төбе ягында Клараның әрле-бирле йөргәне сизелеп тора икән. Бәй!..
Гашыйклык вә мәхәббәт дөньясыннан чынбарлыкка кайту Җәүһәрия өчен ифрат дәрәҗәдә көтелмәгән хәл булып чыкты: бу, ачылып китеп, күңелдәге иң яшерен хисләрне белдереп бетергәннән соң... үз-үзеңне ничек тотарга кирәк икән инде? Ярый ла Җәмил белән Җәүһәрия бер-берсен ярты сүздән аңладылар. Әле бит дөньяда башкалар бар: Габделбәр, балалар. Җәүһәрия хәзер, серләре тәмам чишелеп беткәч, хәтта Җәмилнең үзе белән күзгә-күз очрашканда ничек сөйләшергә кирәген дә белми. Моңарчы ул аңа йә шаяртып, йә бик җитди рәвештә, йә башын җүләргә салып эндәшә килде. «Мин бит гел сине яратам»,—дияргә башына да кереп чыкмый иде, бу кадәресен күзләре генә сөйләп йөрде. Инде хәзер икесенең дә яшерер серләре юк, нишләргә, алдагы мөнәсәбәтләрне нинди эзгә салырга?..
«Нигә мин үзем генә баш ватам соң әле? Үткән гомерләр турында ачыктан-ачык сөйләшкәч, бу соңгы сорауны да Җәмил белән бергәләп чишәргә кирәк!»—дип уйлап алды Җәүһәрия. Урыныннан кузгалып Җәмил ятагына таба атлады.
— Җәмил, кара әле! — Җәүһәрия, якында гына Клараның йөреп торганын чамалап, тавышын әкренәйтә төште.— Инде үзеңә дә рәхәт булып калгандыр, гомер буе ут йотып яшәү җиңел булмагандыр, тик, ни инде бер сорауга җавап табыйк: ...— Ул, Җәмилнең баягы нурлы йөзен тагын бер кат күрергә өметләнеп, ятакка иелеп карады.— И-и, йоклап киткәнсең ләбаса! Ярар комачауламыйм!
Җәүһәриянең әле генә күкләрдә йөзеп рәхәтләнгән күңеле кимсенебрәк калды: «Мин, җүләр, уңайсызланып утырам тагын, ул әнә мәмрәп йокыга талган!» Бу фикере аңа Клара янына атларга да ныклык өстәде. Елмая-елмая кече якка чыкты ул:
— Сабыеңны йоклаттым, Клара апа!—диде.
— Кит аннан?! — Клара да елмаеп җибәрде.— Аның бит йокысы бик начар, төннәр буе йокламый интегә. Соңгы вакытларын әйтмим дә инде, әүвәлдән дә йокысы юк иде. Ярый, яхшы. Әйдә уз, менә табын әзерләдем.
— Юк, Клара апа, анысын башка вакытка калдырыйк! Габделбәр аптырап беткәндер, минем мондалыкны белми бит ул,— Җәүһәрия ишеккә тартылды, сөйли-сөйли капкага таба атлады,—Рәхмәт, Клара апа, яктыда кайтып калыйм!
— Сөйләшеп бетердегезме соң?—Клара, аның эзенә бастырып, арттан килә бирә.— Мин бит әле өчәүләшеп чәй янында да сөйләшербез дигән идем.
— Рәхмәтем дә шуның өчен инде — барын да бик иркенләп сөйләштек.
— Нинди сүзе булган соң Җәмилнең?
— Әйтсәм әйтим инде, Клара апа, авырга алма, үпкәли күрмә—Җәмил мине яратканын әйтте.
Клара көлеп җибәрде:
— Икегез — бер икән сезнең! Ни дип мин үпкәләргә тиеш? Әллә моңарчы белмәгән дип уйлыйсыңмы. Җәмилнең бу хакта әйтми калган көне юк миңа. Тота да бишенче класста бер партада утырып укуыгызны сөйли, тота да синең аңа багышлап сырганак агачы үстергәнеңне сөйли! — Клараның сүзләрендә һичнинди ясалмалык та сизелмәде.— Шуның өчен чакырткан икән, «сабый» дисәң дә «сабый» инде ул безнең Җәмил. Мәктәптә кем кем белән бер партада утырганын исәпләсәң, аның өчен үпкәли башласаң...
— Ярый, мин китим инде, Клара апа,—диде Җәүһәрия.— Хәзергә сау булып тор!
Клара керү ягына борылды, Җәүһәрия моннан егерме еллар үзләренеке булган күрше йортка таба атлады. Хәзер монда әле күптән түгел генә Балтыйк буеннан кайткан гаилә яши. Бабаларының әтисе Күккүзнеке булган икән. Болары татарчаларын онытып та бетергән булганнар да барыбер кайтасы иткәннәр. Йортны да бик үзгәртеп салдылар, коймалары-капкалары да чит илнеке кебек. Егерме метрлап озынлыктагы койманың тышкы ягына, үткән-сүткән кешеләр утырып ял итсен өчен, буйдан-буйга киң, җайлы эскәмия кадаклап куйганнар. Җәүһәриянең моңа кадәр бу өйне алай кызыксынып караганы да юк иде. Инде хәйран калгандай һәр тактага, коймага ясалган сурәтләргә сокланып карап барды. Ашыкмады. Болай озак барырга түгел бит, шушы койманың аргы башында тар тыкрык башлана. Җәүһәрия шунда борылачак, туры юлга төшәчәк...
Чатка бер-ике генә адым калган иде, бөтен галәмне Клараның ачыргаланып кычкырганы тутырды:
— Җәүһә-ри-я! Тукта-а-а... Җәмил... Җәмил...
Җәүһәрия, чит яклардан кайткан кешеләр ясаган эскәмия булмаса, җиргә авачак иде. Ярый ла шул сәер урындык гуры килде. Башта коймага таянды, аннары сыдырылып төшеп эскәмиягә терәлеп калды. Тынына буыла-буыла йөгергән Клара да аның янына чүмәште. Җәүһәриягә сыенып утыру бераз тынычландырды бугай аны, әйтеп бетерергә җөрьәт итми торган сүзен очларга көч тапты:
— ...үлгән. Син Җәмил үлгәннән соң яратышып утыргансың бит...
— Әйткән иде шул,— дип куйды Җәүһәрия. Аның баягы елмая-елмая сөйләшкәндәге гөлдердәвек тавышына бозлы яңгыр ябырылган.— Шуңа ашыктым да, ичмасам мин сездә чакта гына ул сүзләре үтәлә күрмәсен, китеп калыйм, дип талпындым.
— Нинди сүз? Нәрсә дигән иде?
— «Үләм» диде, Клара апа-җаным, «үләм» диде. Мине күрүгә иң беренче әйткән сүзе шул булды...
Дөнья тынып калды. Шыксыз үлем хәсрәтеннән өннәре алынган хатыннар, ни дә булса уйлаудан да, аны-моны әйтүдән дә мәхрүм иделәр, тораташтай катканнар иде бугай алар. Шул рәвешле күпме утырырлар иде, билгесез — яннарына әлеге дә баягы атлы малай килеп туктады.
— Безне әти җибәрде. Габделбәр абыйны алып килергә кирәк, ди. Врач-фәлән белән киңәшер ул, ди. Җәүһәрия апа, кайтасы булсаң, әйдә утыр! Клара апа, сине әти көтә. Без хәзер әйләнербез...
Сүзләрен сабыр гына аңлатып бирсә дә малай, Җәүһәрияне урнаштыруга, кабат биниһая кызулатып җибәрде: атның аягы тигән җиргә тия, тимәгәненә —юк. Юлга төшкәч, Җәүһәриягә бу тизлек тә бик аз тоелды:
— Энем-канатым, куалый төш әле! — дип ялварды.— Ник шул кадәр акрын барасың?
Шуннан соңгы барышларын әйтеп аңлата торган түгел: әллә очтылар алар, әллә йөгерделәр, һич беләм димә, бу тизлеккә адәм баласының күзе иярерлекме?! Шуңа да мизгел эчендә Җәүһәрия авылының капкасы төбендә иделәр инде.
— Балам-канатым, сабыр ит бераз?—диде Җәүһәрия.— Сөенечле хәбәр алып кайтмыйбыз, атыңны баса төш, үз җаена гына атласын!..
Биш-ун минут кына элек бәхет дәрьясына чумган, инде кара хәсрәт диңгезенә баткан хатынның халәтен җигүле ат та тоеп өлгергән кебек: ул кинәттән акрын гына атлата башлады, башын аска иде, өзлексез пошкыргаларга тотынды...
Кайтып җиткәнче шул рәвешле атлаттылар. Капкалары төбендә Җәүһәрия, ат хуҗасына һичнинди кисәтү-фәлән әйтеп тормастан, ишегалларына кереп китте, абзарга терәп куелган иске бүрәнә өстенә барып утырды. Бераздан аның янына ире Габделбәр чыкты.
— Гөлкәем, кайларда йөрисең син, ә? Терлекләрең дә карап бетермәгән, миңа сөт тә салып куймагансың...— Ул калган аптырашларын тезеп бетерә алмады, хатынның күмердәй көеп чыккан йөзен күреп, телсез калды. Шактый тынып торгач кына сорады.— Ни бар? Әйт инде!
— Кил әле, утыр, дога кылыйк! Миңа әнием өйрәтеп калдырган иде! — Хатынның тавышы җансыз, сүзләре һич икеләнүсез буйсындыра торган.— Кил!
Икәве рәттән утырып кулларын кушырдылар. Җәүһәрия гаҗәеп серле тавыш белән кыска гына дога укыды: «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун». Тагын — тынлык. Тагын— тынлык. Тагын — тынлык. Ниһаять, Габделбәрнең сабырлыгы сынды.
— Йә, әйт инде, ни дигән сүзләр соң бу?
— Болар, яхшым, адәм балаларын сабырлыкка өнди торган сүзләр, берәр мөселман дөньядан мәңгелеккә күчкәндә әйтеләләр.— Инде артыгын суза алмый иде ул. Кистереп салды.— Габделбәр — канатым, Җәмил үлде бит...
— Китсәнә, булмаганны! Әле төшкә кадәр генә күрдем ич мин аны! — Аннары Габделбәр тагын да батыраебрак сөйләргә тотынды,—Әле кичә төштән соң гына менә нәкъ шушы бүрәнә өстендә бик озак сөйләшеп утырдык ич без аның белән.
— Ниләр сөйләштегез? Ник миңа әйтмәдең?— Җәүһәриянең кыска-кыска сораулары хөкемдарныкыдай җитди вә таләпчән яңгырады.
— һә-әй! Аның нәрсәсен сөйләп торасың?! Әллә ни яңалыгы да юк, ирләр сүзенә дә охшамаган: «Мин бит,— ди,— гомер буе Җәүһәрияне яраттым,— ди.— Без бишенче класста бер партада утырып укыдык,— ди.— Ул минем өчен сырганак үстереп калдырды»,—ди.
— Син ни дидең? — Җәүһәрия һаман да бик җитди иде.
— Аңа нәрсә диим инде? Мин бит сезнең балачакта дус икәнлегегезне белә идем инде. Күрше балалары дошманлашып яшәмәс! Әле шулай да, Җәмил бик артыкка китә башлагач, ачуланып сорадым: «Алай бик яраткач, ник өй ләнмәдең соң аңа?»—дидем.
— Габделбәр барысын да дөрес иттереп, һич арттырусыз сөйләде. Җәмил аңа, гомерендә беренче мәртәбә, ни өчен Кларага өйләнүен ачып салган иде. Ул туй исә, бу дүртәүнең, бу гөнаһсыз дүртәүнең, язмышына төп юнәлешне салган туй, чыннан да, көтелмәгәнчә уздырылды.
Армиядән атна-ун көнгә кайткан Җәмил иртән капка төбенә чыгып баскан иде — күршедә Җәүһәриянең сылу гәүдәсен күреп, авызын ерды да җибәрде, сулу алыр арада кызның артына барды да туктады, көчле бармаклары белән аның калын толымнары төбеннән учлап тотты, үзе:
-— Әйт әле, мине яратасыңмы, юкмы, Җәүһәрә?—дип сорады.
Ул үз сүзләренә юньле җавап ишетүне өметләнмәгән дә иде, бу очрашулары гадәттәге шаяртулы бер очрашу булып кына үтәр дип уйлады, тик алсу күлмәкле, тулы балтырлы, озын, калын, кара толымлы кыз:
— Сине яратам, әмма да ләкин кызлар исемен бозып әйтергә ярамый! — дип, көтелмәгәнчә җавап кайтарды.
Җәмилнең куллары йомшарып, толымнар үз ирекләренә кайтып, кыз егеткә каршы борылып басканда, икәве дә хәйран калды. Тик кызның аптырарга исәбендә дә юк иде:
— Сез ничек шул кадәр матур исемне бозып әйтә аласыз, ә?! — дип кычкырды.
— Нәрсәсе бозылган? — Җәмил алдында Җәүһәрия түгел, ят бер кыз тора иде.
— Дөньяда «Җәүһәрә» дигән сүз юк! — дип кычкырды кыз.— «Җәүһәр» дигәне—затлы таш инде аның, бәлки, гомер эчегездә, берәр күргәнсездер?! Ә менә мин шул затлы ташка иямен. Аңладыңмы? — Мин — «Җәүһәр-ия».
Шул көнне генә Җәмил бөтен кыяфәте белән Җәүһәриягә охшаш яшь укытучы кызны күрше апасына кунакка алып керде. Аннан соң алар хат язышып тордылар. Җәмил армиядән аңа: «Кайтуыма сиңа өйләнәм»,— дип вәгъдә бирде. Кайткач үз сүзен үтәргә ашыкты. Кызны хәсрәткә салудан, үзенең вәгъдә бозуыннан шикләнде, тиз арада туй уздырды. Калганы Җәүһәриягә мәгълүм инде.
Кадерле вә үкенечле хатирәләре тәэсиреннән Габделбәр белән Җәүһәрия көн хафасын ерагайтканнар иде. Каршыларына тагын шул утта янмас, суда батмас малай килеп басты:
— Габделбәр абый без артыгын көтә алмыйбыз, машинаң белән үзең генә барырсыңмы әллә?—диде,—Әле бит врачларга да керәсебез бар...
Тояк тавышлары ишетелмәс булгач кына, ялгыз калган Җәүһәрия, бүрәнәдән күтәрелеп, өйләренә керде, ишек төбенә сузылган иске кәнәфигә ауды. Аның зиһенендәге мең- миллионлаган вак мәсьәләләр юкка чыккан, башында ике-өч кенә һич чишелмәс сорау торып калган иде. Шуларга җавап таба алмый интегүче хатын, киреләнә-киреләнә үзалдына сөйләнә башлады: «һе, кара син аларны—имеш, кем белән кем генә бер партада утырмаган инде?! Имеш, балачакта кем генә кемгә багышлап агач үстермәгән?! Имеш, алай бик яраткач, ник өйләнмәгән?!.»
Җәүһәрия мендәргә капланган җиреннән сабыр гына торып утырды, үз-үзенә тезгән сорауларга җавап бирергә тотынды: «...Берегез дә бер-берегез белән бер партада утырмаган. Берегез дә яратулар хакына куак үстермәгән...» Ул ачыргаланып елап җибәрде. Күптән кирәк иде. Югыйсә, саташырга да озак түгел. «Сез яратуның ни икәнен дә белмисез! Аны аңласагыз, безнең хискә көлеп кенә карамас идегез. Миңа өйләнмичә бик дөрес иткән Җәмил —канатым. Нәрсә ул —туй, гаилә дигәннәре? Адәм балаларының күпмесе мәхәббәтнең ни икәнен дә белмичә өйләнешеп, «мәш» килеп яшәп ята?! Әгәр Җәмил, әүвәл Клара апага вәгъдә биреп, аннары миңа өйләнсә, кыз бала рәнҗешен тоеп гомер кичергәндә, мәхәббәтебездән ни калыр иде?!.»
* * *
...Җәмилнең вафатыннан соң да тормыш әүвәлгечә дәвам итә бирде. Үлемнең аяусызлыгы белән бәхәсләшә-бәхәсләшә алҗып беткән адәм балалары, һичнинди гаҗәп хәл дә булмагандай, туа торган кебек үк, үлә дә тордылар. Җәүһәрия генә, турыларыннан җәяүле ат узган саен, үзалдына сөйләнә: «...И-и Җәмил, Җәмил! Безнең кебек яратышу бик сирәкләргә генә тия ул, канатым! Нәрсә ул — туй, нәрсә ул — өйләнешү?! Мәхәббәт андый хәлләрдән өстен, тик адәм балаларының күбесе аның кадерен белеп бетерми... Син әнә ничек олыладың аны — үзең белән бергә мәңгелеккә күчердең! Алла теләсә, мин дә шулай итәрмен, Җәмил, яме, канатым!..