СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Тиң түгел"

«Өйнең — киңе, кияүнең тиңе кирәк», — дияргә ярата Салихҗан. Кызларына да гел шуны тукып тора. Синең тукуың — бер нәрсә, әлеге дә баягы тиң кияүнең Марзияң белән Гөлзияңне үзе килеп табуы — икенче. Тиң кияү эзли торгач, кызларның олысы — утызга, кечесе егерме бишкә җитте.
Марзия башлы-күзе булудан өметен тәмам өзсә дә, сеңлесенең гаилә корып бәхетле булу уе күңеленнән китмәгән, апасы яшенә җиткәч, апасы яшенә җиткәнче дип, һаман саен эчен кытыклап торуда иде. Көтәргә күп калмаган икән.
Яңа ел, Беренче май бәйрәмнәре тирәләрендә алар клубына башка авыллардан да килгәлиләр. Мәтәскә зур булгач, аларда күңеллерәк тоеладыр, күрәсең. Яңа кешеләрне Гөлзия клубка кереп барганда ук күрде. Башта кунак студентлар мәллә дип уйлаган иде, ахырдан якын-тирә авылларныкы гына булмауларын чамалады, араларында нәселен төсмерләп алырлык кеше юк иде.
Кызның яше маңгаена сугылмаган дигән сүз бар. Дөрес икән. Гөлзияне озата килгән егетнең дә үзеннән ике-өч яшькә кечерәк булуы ачыкланды. Егерме биштә икәнлеген чамаласа, артыннан кайтмый бит инде ул. Атасына ишетелсә, тагын «Тиң түгел егет белән шухыр-мухыр ясап йөрмә, кызый, кара аны!» дияр инде. Бәхетенә, егет Салихҗанның кызларына кемне эзләгәнен дә, Гөлзиягә ничә яшь икәнлеген дә әле белми иде.
Нури кызга бер күрүдә ошады. Чаялыгы-кыюлыгы белән дә, килеш-килбәте белән дә. Йөз-кыяфәтен әйтеп тә торасы юк. Нуриның егерме өчтә икәнлеген ишеткәч гә, хәзергә яшен әйтми торырга булды.
Салихҗан кызны чит бер егет озатып кайтканны шул ук атнада ишетмәсә дә, егетнең эзләре Мәтәскәгә ешайгач, озын теллеләр бу хакта хәбәрне колагына җиткерделәр.
Гөлзиянең апасы Марзия белән чәйләп утырган чагы иде. Әтиләре, ишектән кереп, тужуркасын салганнан соң, бит-кулын юып алды да өстәл янына килде. Урындыкны яткырып утырырга ярата иде. Бу юлы шуны да онытты, күрәсең. Каршыларындагы эскәмиягә генә утырды.
Марзия җиз самавырдан чәй агызып, әтисе алдына куйды. Гөлзия кайнатма, шикәр ише нәрсәләрне аның алдынарак этте. Салихҗанның әйтер сүзе бар иде. Кайсы яктан башларга гына белмәде. Кызлар үзләре сүз катмасмы, ияреп алып китәр иде дип көткән иде, алары да, ләм-мим дәшмичә, чәй уртлап утыра бирде.
Чәйне пары белән эчкәч, кәсәне тәлинкәсенә каплады да ата кеше түзмәде, турыдан ярып:
—Тиң кешеме? — дип сорады.
—Тиң кеше дип...
—Мәтәштермә. Дөресен әйт тә бир. Ни теләгәнемне беләсең.
Гөлзия аптырап калды. Нуридан гаиләсе турында сорашмаган да лабаса! Үзе турында да берни белми диярлек. Шушыны әйтсә, атасы ике күзенең берсен дә ачтырмас!
—Дус кына бит ул, аның тиңлеге, тиң түгеллеге нәрсәгә?! — Кыз, шулай каршы әйтеп, тиз генә атасының тикшеренүләреннән котылырга уйлады.
—Матри, кызым, инде кеше теленә дә кергәч!
—Гайбәтчеләрнекенәдер ул. Бер-ике очрашкан кыз- егет турында нәрсәсен сөйләсеннәр, име бит, Марзия апа!
Марзия сеңлесе Гөлзиянең дә үзенә, атасына тиңне эзләп, кияүсез калуын теләми иде:
—Ие, — дип кенә җавап бирде. — Ярар, әти, башка чакта.
Әнә шул башка көн бик тиз килеп җитте. Нуриның күзе кызга чып-чынлап төшкән, тәүге күрүендә үк барырга риза булса өйләнергә уйлап куйган икән. Гөлзия Нури алай ашыктырыр, ныклап аралашмаган да килеш, сорар дип уйламаган да иде. Әтисенең холкын, барыбер бирмәсен белгәнгә, егетен үпкәләтмәс өчен генә:
—Мин бик барыр идем дә, әти бирер микән соң? — диде.
Нури күп уйлап тормаган. Икенче көн, клубка төшкәндә, кызлар мунчада чакта туп-туры Салихҗан абыйсы янына кергән. Әтисенең талканы коры:
—Атаң кайда? — дип сораган.
Нури әллә куркудан, әллә шаяртырга уйлап:
—Ятим малай бит мин, — дигән.
Салихҗан бу сүзләрне көтмәгән. Ятим бала аның әтиле гаиләсенә тиңме-юкмы — ул турыда әле ул моңарчы уйлап баш катырмаган. Алай да сүзен тапкан.
—Уйлап карарбыз, — дигән.
Салихҗанның бу сүзеннән һич нәтиҗә алмаган егет, атна узуга, тагын Гөлзияне сорап килә. Кызлар тагын мунчада, өйдә Салихҗан абый гына икән. Атаның талканы һаман да коры, ишектән күренүенә:
—Әтиең булмаса, әбиеңне алып кил! — дип кычкырган.
Егет киткән. Киткән чагында, үзе шикелле үк:
—Әби гражданнар сугышында үлде инде, — дигән.
Өченче килүдә дә кызны Нурига бирмәгән Салихҗан.
—Әбиең булмаса, апаңны алып килергә иде, — дигән.
Инде Нуриның ачуы чыккан. Күчтәнәч тутырган сумкасын өстәл өстенә томырган.
—Салихҗан абый, бүтән сорап аңгырайтмам. Апам да юк. Анысы Бөек Ватан сугышында үлде! — дигән дә ишекне шапылдатып чыккан да киткән.
Киткән кебек булган гына икән, бераздан борылып кергән дә:
—Абыйны да алып килә алмыйм. Өйләнде дә хатыны өенә күченде. Йортны миңа яздырды, — дип өстәгән.
Салихҗан уйга калган. Холкы кыртрак кыртлыгын, йорты булгач, начар түгел икән бик үк. Төскә-биткә дә Гөлзиядән ким түгел. Тик менә... кодаларың белән бергә утырып, мунчадан чыкканнан соң, яңа суырткан бал белән бергәләп чәй дә эчмәгәч! Ярар, йөреп торсыннар, тагын бер сүз кузгатыр әле...
Нури шуннан соң ай буе Мәтәскәдә күренмәде. Гөлзиянең егет бүтән килмәс, үзенә инде башка бер кеше дә карамас дип моңаеп йөргән вакытлары иде. Чираттагы уенның кызган бер вакытында, ишектән башын гына тыкты да күрше малае Гөлзияие ишегалдына дәште.
Чыкты Гөлзия:
—Нәрсә бар, үскәнем? Әллә әти җибәрдеме?
—Әйе шул.
—Бер-бер хәл булмагандыр бит? Апага да дәшик?
—Юк, Гөлзия кайтса җитәр, диде. Ниндидер эш чыккан бугай.
Кыз клубтан чыгып аз гына барган иде, каршысына Нуриның иптәшләре килеп чыкты да, күтәреп алып, якын баганаларның берсенә бәйләнгән ат арбасына китереп салдылар. Нури үзе, дилбегә тотып, чананың алдына утырган иде.
—Тавышланма инде, Гөлзия, — диде дә атларны Балтач ягына таба йөгертте.
Егетләр кызны тыпырчынмаслык, кычкырмаслык итеп тоткан иде. Кем урлаганын белгәч, артыгын карышмады да.
Җәй көне авыл җирләрендә өйалдыңда йоклыйлар. Эше килеп чыкмаса дип, Нури өйдәгеләренә алдан әйтмәгән иде булса кирәк. Тын гына өйалдына үттеләр. Гөлзия киемнән генә җәеп куелган караватка барып ятты. Башта Нуриның ятмавын күргәч, бик нык сөенгән иде, аннан тупса янында биеп торуына аптырады. Әллә, чыннан да, акылга тулы түгел инде бу Нури?!
Егетнең теше сызлый булып чыкты. Салихҗан алдында җавап тотудан курыкканын бик яхшы белә иде Гөлзия. Әнә шул хәсрәт теш тамырынача төшкән булырга тиеш.
Гөлзия, иртән уянса, Нури янында утырып тора. Ул, кәләшкә сәеррәк кенә карап:
—Әни чәй әзерләп калды, сиңа күренергә кыенсына, иреннәре кутырлаган, — диде. Бераздан кызның өстендәге юрганнарны әйбәтләбрәк япты да, өстәл әзерләшергә дип, өйгә кереп китте: — Әзер булуга, әни чыгып алыр, әти нәрәдкә киткән инде.
Бәрәкәт, әти-әниле малай икән Нури, дип уйлап куйды Гөлзия. Каралты-куралары да, веранда тәрәзәсеннән караганда, өр-яңа, нык, зур булып күренеп тора. Тиңлек турында менә кем кайгырырга тиеш!
Гөлзия уйлап-уйлап торды да үзенең шундый ныклы хуҗалыкка абасыннан соратып алынмавыннан уңайсызлана башлады. Кирәк булсам, артымнан димче җибәрерләр әле дип, Нури белән әнисе верандага кергәнче, бу йорттан чыкты да качты.
Урамга чыкса, сөт машинасы узып бара. Казанга сөт илтәдер дип уйлап туктатты да кабинага кереп утырды. Шулай икән. Мәтәскәне узганда гына, машинасыннан төшеп калды.
Әниләре аның юклыгын әллә сизмәгән дә инде? Марзия белән икесе йоклый торган ак келәткә керде. Апасы әле тормаган икән. Янына барып ятты. Салкын һава кергәннән Марзия уянган иде, дәштермәде.
—Тсс! — дип, бармагын иреннәренә куйды.
Менә берзаман өйалды ишеген какканнары ишетелде. Гөлзия чишенеп тә тормаган иде, ачарга үзе чыкты. Чыкса, шул ук кичке киемнәрендә Нури басып тора. Үзе:
—Нигә качтың? — дип елмая.
—Мине өйдә төшкә кадәр йоклаталар, ә сез әнә кош белән торасыз икән, — дигән булды Гөлзия.
—Шулай. Әти рәис бит минем, озак йоклап ятканны яратмый, нәрәдкә киткәндә, барыбызга эш кушып калдыра.
—Алайса, инде безгә тиң түгел...
Нури тагын елмайды:
—Сабый икәнсең әле, үскәч килермен, яме!
Кыз чүт кенә хәзер үк соратып ал, егерме биштә инде мин дип әйтеп ташламады.
Аның ничә яшьтәлеген Нури сорашкан булгандыр инде дип башына да китермәде. Егет кызга үпкәләмәде:
—Кичен очрашырбыз! — диде дә китте.
Кич белән, көтү кайтканда, почта таратучы, кайсыдыр авыл рәисенең малаен таңда ат егып калдырган, артык чалулатып чаптырган диме, кебегрәк сөйләнеп торды. Гөлзиянең йөрәге жу итте. Соңгы өмете киселгән иде.
Салихҗан абый да кәнсәләрдән шул сүзне ишетеп кайткан, егетнең инде кемлеген дә ачыклаган икән:
— Аптырама, кызым, рәис малае барыбер безгә тиң түгел инде ул, — дигән булды.