СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Марсель Галиев "Сыңар алка"
Шәһәрдән елга бер тансыклап кайткан кеше генә печән чабуның бетен ләззәтен тоя беләдер, мөгаен. Авылдагылар өчен ул — чираттагы мәшәкать, «печән чире»... Чалгы алдына күләгәләрен ташлап тезелешкән ирләр арасында син дә үзеңне шушы шөгыльнең остасы итеп хис итә башлыйсың. Иртәнге чык кипкәнче, бер дә ял итмичә, чалгы янарга гына тукталгалап, бер-береңә төртмәле-кызыклы сүзләр әйтешә-әйтешә, киерелеп, чабасың да чабасың. Олы кишәрлек сусыл покосларга әйләнеп кими бара, кими бара. Алан өстендә, кубызда уйнаган сыман, үзенә бер төрле көй чыжылдавы, тирбәлеп, урман шавына кушыла.
Ә инде арып, төшлеккә туктагач, билдән чишенеп, пошкыра-пошкыра чишмә суында юынып алуы үзе генә дә ни тора! Каен күләгәсенә әзерләнгән табын өмәгә җыелган ирләрне түгәрәкли. Яңа суелган сарык итеннән пешерелгән аштан соң, учактан корымланган чәй казаны алына. Мәтрүшкә, мулла үләне, чия яфрагы, сабаклы җиләк салып кайнатылган сөтле чәй, бөтен тән күзәнәкләрен уятып, сине дөньяга яңадан тудыра.
Бераздан, авыраеп, үлән арасына чалкан төшәсең. Учактан ялкау гына төтен күтәрелә, яр астында чишмә чылтырый, биектән ак болытлар агыла. Янәшәңдә чалгы чүкү, сөйләшкән тавышлар да сине тынычсызламый, яшеллек арасында йотыла. Ак төтен шикелле күккә ыргылган каен кәүсәләре бер җайга көч биреп, ябалдашларын салмак кына чайкалдыралар. Әйтерсең лә җир үзе бишеккә әверелә дә каеннары, ак болытлары, төпсез күге белән бергә сине назлап кына тирбәтә башлый. Һәм син, тирә-юнеңне чолгаган шушы тирбәнешкә кушылып, бөтенләй таралып киткәнеңне сизми дә каласың. Кем белә, шулай биш кенә минутка калгып китүнең тәэсире, бәлки, адәм баласына ел буена җитәрлек шифадыр.
Кичке тынлыкта ойый башлаган авыл урамыннан югары очка таба атлаган Нәфис, арыганлыгын да онытып, бүгенге печән чабуның ләззәтен әнә шулай тагын бер кат хәтереннән кичерде. Олыгаюмы бу, — дип уйлады ул, — элек болай түгел идем, агач төбендә күккә карап ятудан да тәм табып, һаваның чистамы юкмы икәнен дә алай искәрми идем бугай. Яшьлектә барысы да вак хозурлыклар булып тоелган».
Кайткан саен шулай төнге урам буйлап авылны бер әйләнеп чыгу гадәте бар аның. Көндезен йөрергә нигәдер кыенсына. Кала йортларыннан соң, бер этажлы авыл кинәт тәбәнәгәеп күренгәнгәме, баш үзеннән үзе иелә. Нигә шулай? Сынны туры катырып йөргән кешедән элек «уклау йоткан», дип көләләр иде, әллә шул сүз хәтеренә сеңеп калганга микән? Монда һәр өй, һәр тыкрык, һәр капка сиздермичә дә үз тарихы белән синең хәтереңә кагыла. Әллә соң шул хәтер иңнәргә басамы?
Ә төнлә рәхәт. Үзеңне иркен сизеп, туйганчы йөрергә була. Нәфис, көчле якты бәргән тәрәзә төбендәге эре чәчәкле гөлләргә сокланып бара иде, чак абынып китмәде. Койма караңгылыгында бүрәнә башына утырган кешене иелеп карагач кына танып алды.
— Исәнме, Ризван абзый! Чалып ега яздың бит...
— Нихәл, энекәш! Атлап килешеңнән үк танып алдым үзеңне. Ничә ел инде күрешмәгәнгә югыйсә. Кайтып киткәлисең, диләр, бу очка эз салмыйсың бер дә. Шөкер, һаман егетләрчә үзең! — дип ул Нәфиснең аркасыннан сөеп куйды.
Нәфис башта аптырабрак калды. Бу шакмаклы йөзле, салынкы кашлы, сытык чырайлы адәмне яшьтән үк яратмый иде. Элегрәк, авылга кайткан чакларында күзгә чалынса, ерактан гына сәлам алышудан узмыйлар иде. Ә соңгы елларда бөтенләй күргәне булмады. Бүген ни булган соң әле аңа, хөсетсез елмаеп тора, җитмәсә, сагынып көткән якыны кебек, Нәфиснең иңеннән дә кочып алды.
— Кызны кияүгә бирдем, Нәфис энекәш. Туй үткәнгә өч көн инде, печәнгә барырга һаман хәл юк әле. Малайны армиягә озаттым. Өй бушады да калды. Соң өйләнсәң шулай була икән ул. Оныклар белән чыр-чу килеп яшисе урында... Әйдә керик әле миңа! Күптән инде бер сөйләшеп утырасы килә иде синең белән. Әйдә, кермәсәң рәнҗим. Капканың кайсы якка ачылганын да белмисең бит син минем. Әйдәле!
Нәфиснең чынлап та тыкрык кырыендагы бу капканы ачып кергәне юк иде. Уңайсыз иде аңа. Нишләптер Ризван абзыйсының сүзен кире кагарга да җөрьәт итмәде. Гомер буе гел бертөрле якты чырай күрсәтеп йөргән кешегә караганда, төмсә кешенең менә шушылай кинәт кенә ачылып, игътибар күрсәтүе үтемлерәк була ахрысы.
Алмагачлар арасыннан үтеп, бакча түренә җиткәч, Ризван нарат исе килеп торган такта сарайның ишеген ачты, пыяла куыгын борып, түшәмдәге утны кабызды.
— Малайның алачыгы. Кара инде син, стеналарына нинди рәсемнәр ябыштырып бетергән, чукынчык. Шушында җыелышып, шау-гөр киләләр иде. Хәзер шылт иткән тавыш та юк менә. Әйдә, утыр.
Шулвакыт болдыр ишеге шыгырдап ачылды. Куаклардан чытырманлы күләгәләр сирпеп, бакчага яктылык сузылды.
— Карчык, кил әле монда, кунак бар! — дип Ризван ишектән башын сузып кычкырды. Озак күрми торган авылдашның да исеме онытыла икән, Нәфис күрешер алдыннан чак исенә төшерде: Саимә апа бит әле... Аның белән кул биреп исәнләшкәч, гомер аяк басмаган өйдә нинди кунак булыйм инде мин, дип уйлап, уңайсызланып калды.
— Карчык, кыяр-мыярларыңны монда китереп кит. Безнең Нәфис энекәш белән сөйләшәсе сүзләр бар, — дип Ризван аны кабалый башлады.
— Килешмәгәнне, өйгә алып керер идең кунакны, хәзер чәем кайнап чыга, — дип Саимә, оялчан бер үтенү белән, әле иренә, әле Нәфискә карап алды.
— Рәхмәт, Саимә апа, мәшәкатьләнмәгез, — диде Нәфис, кызарып.
— Монда китер, карчык, — диде Ризван икеләнергә урын калдырмыйча, хатынының җилкәсеннән кага-кага ишектән үк озатты. «Килешмәгәнне» дип сөйләнә-сөйләнә Саимә китеп барды.
Алачык дигәне бик пөхтә җыештырылган иде. Стеналарына обой һәм төсле журналлардан киселгән рәсемнәр ябыштырылган. Күбрәк хатын-кызлар, аларның да чишенгәнрәкләре. Лампа тирәсендә бөтерелгән эреле-ваклы күбәләкләргә карап Нәфис уйга калды: «Сөйләшергә, ди. Нинди уртаклык бар соң әле безнең арада? Үткәннәр — үткәндә калган... Чыгып китсәң дә яхшы түгел...»
Өстәлгә буйга туралган кыяр, калын итеп киселгән ипи, салкын ит һәм тагын шундый нигъмәтләр белән савыт-саба тезелде. Хатыны чыгып китүгә, Ризван, карават астыннан үрелеп, судан көмешсу балык тартып чыгарган бер хәрәкәт белән, елтыратып шешәне суырып алды да өстәлгә утыртты.
— Туйдан калган нәмәстәкәй. Тотып куйыйк әле бераз. Күптән бер сөйләшеп утырырга дигән ниятем бар иде синең белән. Өйгә дә керергә була анысы, тирәндә хатын-кыз кыштыр-мыштыр йөргәндә сүз, черек җепкә тагылгандай, өзелә дә тора ул. Әле алай гынамы, сүзгә катышып киткән булалар бит алар, акыллы булып. Кәжә башлар... Шаяртам, әлбәттә. Апаң белән әйбәт яшәдек без. Этле-мәчеле торганнарны аңламыйм. Хатын-кыз халкы кызык бит ул, юк кына бер нәрсә эшләсә дә Европаның астын-өскә әйләндергән Наполеон кебек кукыраеп йөрергә ярата. Хикмәте шул: гел үссендереп, мактап торырга кирәк аларны. Син укыган кеше, беләсең инде рәтен. Шул... Мактап торсаң, ул җилкәңә кунып гөлдер-гөлдер килгән күгәрченгә әверелә дә куя... Син итеннән җитеш әле, итеннән! Әйдә, беренчесен күтәреп бетерик. Хараплар икән, син бөтенләй тотмыйсыңмыни? Нәфис, катгый итеп: «Юк, Ризван абый, дуслыгым юк», — дип стаканга ишарәләде.
Ризван тиз генә чыгып түтәлдән суган йолкып керде. Чыклы суган кыякларын ит белән бергә бөтереп кенә салдылар. Ризван җылына төшкән тавыш белән, Нәфискә таба иелебрәк тагын сөйли башлады.
— Саимә апаң яшь чакта хәйран гына чибәр иде, авылда бер димим, шулай да... Минем аякта чабата, кыяфәт — шайтаның куркып качарлык. Ул кыяфәт белән югыйсә аксак-туксаграк кызны чамаларга да бит... Юк! Күңел булмастайга үрелә. Үҗәтлек җитәрлек. Тукта, тотып куйыйк әле бераз, син болай нәзберекләнмә, — дип үзе генә тагын эчеп куйды.
Ризван табынга үрелгән арада Нәфис аның йөзенә игътибар белән карап гаҗәпкә калды. Ул аны һаман әле хәтерендә калганча күзаллаган икән бит. Элек аның салынкы кашлары гел җыерынкы булыр, ниндидер этлек эшләргә җыенган шикелле, чырае һәрвакыт җимерек булыр иде. «Ничек үзгәрткән кешене еллар», — дип уйлады Нәфис. Күр инде син, бөтенләй башка кыяфәт: күз төпләреннән нурлар булып таралган җыерчыклары маңгай буразналары белән кушылып, кашларын бер-берсеннән читкәрәк тайпылдырган. Чаларган чигә чәчләре бөтен йөзенә яктылык биреп тора. Йөзе-рәвеше эчке бер киеренкелектән бушанып, урта яшьләрдәге ирләргә хас эчке ягымлылык белән өртелгән иде. «Чибәрлек, гадәттә, берәүләргә яшьлегендә, икенчеләргә соңрак, өченчеләргә картайгач кына килүчән бит. Табигатьнең шулай һәр кешегә үз өлешен төрле вакытларга бүлеп уйнавы микән бу», — дип уйлады Нәфис.
— Саимә апаң баш бирмәскә теләп шактый йөрде. Югары очта Ширъяздан бар бит әле. Моның шахтадан гына кайткан чагы. Атлы эштә йөри бу. Ә кичләрен бостон костюмнар гына киеп чыга, мин сиңайтим, кылыч йөзе кебек үтүкләнгән чалбар балагы астыннан карга борыны кебек кенә ботинка башлары күренеп тора. Ә минем аякта чабата. Саимәнең башын әйләндерә бит бу! Нишләргә?! Үч аласы килә каһәрдән! Ул чакта атны төнгә ишек алдына тугару гадәте бар иде. етләрне котырттым да, беркөнне Ширъязданның чытыр арбасын абзар түбәсенә меңгереп куймыйбызмы! Тәртәләрен каерттырып куйган арба танк кебек тора абзар кыегында.
Күрсәң! Кыямәт. Бөтен авыл каршында көлкегә калды җегет Акча бар тегенең, сап-сары бүрәнәдән мунча буратты бу. Бер төндә мунча бурасын тау башына менгереп күтәрдек бит әй! Авыл телендә тагын Ширъяздан... Саимәгә әйттем шунда, әгәр Ширъязданга кияүгә чыксаң, йоклаган чагыгызда өегезне Шайтан чокырына күчереп куям, дидем. Тәртәне борды бу. Минем куркытудан түгел, юк! Җегете чигенде. Махы бирүне хатын-кыз күтәрә алмый. «Синең генә эш бу, бүтән алай итмә», — дип Ширъязданның миңа килеп ялынганын ишеткән дә Саимә: «Җебегән син, үч итеп, Ризванга чыгам», — дип кырт кискән араларын. Шулай итеп, соңлап булса да, өйләнеп куйды абзаң. Син, Нәфис туган, ачуланма инде миңа, бер сөйләшеп утырасы килә иде синең белән. Бусы әле догасы гына... Әйдә, күтәр, — дип ул стакан тирәсендә кулын уйнатып алды.
Нәфис һаман аптырауда иде. Хәтерен барлап әллә ниләр исенә төшереп бетерде. Элек Ризванның клубка чыгып, тиктомалга яшьләргә бәйләнеп йөрүләрен ул инде юралган төш кебек кенә искә ала иде. «Бусы әле догасы гына...» ди бит. «Әгәр үткәннәрне кузгатса, бәйләнергә тагын бер-бер сәбәп эзләргә тотынса, торырга да чыгып китәргә», — дип уйлады ул.
— Кызык икән ул тормыш дигәнең, Нәфис туган. Кызны, малайны озаткач, кинәт менә тып-тын булды да калды. Өйдә димим, менә монда... — дип ул күкрәгенә йодрыгы белән суккалап алды. — Ир кешенең йөрәгендә иярләнгән ат ятыр, дип белми әйтмәгәннәр, ахры. Шул ат гомер буе тынгы бирмәде миңа, күкрәк читлеген дер селкетеп сикерә дә тора, сикерә дә тора! Кырыкта бер тынычландырган сыман булган идем чукынчыкны, шулай да... Юк-юкта, тоякларын күкрәккә бәреп куйгалый иде әле. Ә менә балалар үсеп җиткәч, тынычланды да калды. Миңа хәзер үземне онытып, алар өчен яши башларга кирәк икә-ә-ән — шуны аңладым кинәт. Гомер буе авызлыклап килгән атым хәзер инде сулышын да чыгармый. Бер карасаң, тыныч, рәхәт. Ә шулай да нидер җитми, нидер өзелгән кебек.
Ризван йодрыгын шыкырдатып кысты, калын кашлары күләгәсенә күзләрен яшереп, үзалдына өнсез сөйләнгәндәй иреннәрен кыймылдатып утырды да «э-ых!» дип, йодрыгы белән һаваны кисеп, кашларын күтәрүгә, йөзе кабат яктырып китте.
— Сиңа кырык яшь бармы әле, Нәфис энем?
— Утыз тугыз.
— Бүген-иртәгә кырык дигән сүз инде ул. Аңлыйм сине. Гомер — чикләвек ваткан ара гына югыйсә, ә шуңа тотынасы килә. Мина да менә илле тугыз яшь. Алтмыш түгел бит әле дип, бер елны хәйран сузарга тырышам. Теге... атны әйтәм, тышаулар вакытың җиткән икән... Кырык — тормышның шундый ызаны инде ул. Килешү авыр, беләм... Әмма нишлисең! Әй, теге вакытта хәтәр егет идең бит син, ә! Хәзер дә, күз тимәсен, шөкер әле. Шәһәр кешесе тиз генә бирешми шул. Бүгенгедәй күз алдымда: килеп керәсең клубка ак тапочкадан. ак чалбардан, ут-кызыл күлмәктән. Авылның иң чибәр кызы, Тәнзиләне әйтәм, синең куенда. Сокланыплар күзәтә идем мин сине. Үземнең чырайсыз тәре булып тууыма, яшьлекнең төссез үтүенә ходайны мең каһәрләп эчтән янам. Синнән көнләшә идем, билләһи! Ә тыштан сине күралмыйм, янәшәңә килеп бассам, ачудан калтырый башлый идем. Бервакыт клубта шулай син бильярд уйныйсың, мин ялгыш кына синең ак тапочкаңа басып киткән булдым. Ничек тә булса синең ачуны чыгарасы килә бит! Ә синең тапочка пычрануга исең дә китмәде. Икенче көнне карыйм, тагын ап-ак. Акбур белән агарта идең бугай син аны, чукынчык малай!
Ризван арттыра, әлбәттә. Яшьтәшләреннән әллә ни аерылып тормый иде кебек Нәфис. Кызлар каршында иң чибәр, иң акыллы булып күренәсе килү кайсы егеткә хас түгел инде. Ризванның үткәннәрне болай бөртекләп хәтердә тотуына, үтә бер тәм белән сөйли белүенә Нәфис хәтта кызыгып та куйды. Ә менә элек, «Тәнзилә» исеме әйтелүгә Нәфиснең күңеленнән кайнар дулкын йөгереп уза иде. Дөньяда иң матур сүз булып тоела иде ул аңа. Бүтән кызлар мондый исемне йөртергә тиеш түгел, бары тик аның Тәнзиләсенә генә килешә торган бердәнбер тылсымлы исем иде ул Нәфис өчен. Төннәрен уянып киткәндә дә дога булып иң беренче балкып киткән шул исем, еллар үткәч, уты сүнеп, гадәти бер сүзгә әйләнеп калыр дип кем уйлаган шул чакта.
Үткәннәренә сүлпән бер битарафлык белән кул селтәп Нәфис:
— Искә төшермик әле юк-барны, Ризван абзый, — дип сүзне икенчегә борырга тырышты.
— Юк, юк, Нәфис энекәш. Син ачуланма. Мин бит сагынып кына искә төшерәм. Үземнең яшьлек матур үтмәде. Бүтәнне белмим, әмма сиңа кызыгып карый идем. Бу карт тәре нишләп йөри икән клубта, дип уйлагансыздыр инде. Бүгенгедәй хәтердә... Бичер тарала, кызлар өерелеп чыга башлыйлар, ә синең кулда бильярд таягы. Уенны ташлап китәсең килми. Тәнзиләгә кул хәрәкәте белән генә нидер белдерәсең дә тагын уйный башлыйсың. Их, минәйтәм, вакытны суга сала бит җегет, дим. Шунысы гаҗәп: Тәнзилә үзләренең капка төбендә синең уйнап туюыңны сәгатьләр буе көтеп тора бит! Тагын синнән көнләшә башлыйм. Мин шулай яшьлегемдә кызларны көттереп тора алганмыни! Кереп якаңнан умырып аласы килә, чак тыелып калам. Шулай итеп, клуб ябылгач кына, өйгә кайтып китәм. Хатын, бала мыш- мыш сулап йоклый, мич артында чикерткә җырлый, тәрәзәдән ай нуры агыла. Беләсеңме, шул чакта җан тарыга, өйгә сыеша алмый башлыйм. Үземне ташлап качасы, каядыр ыргытыласы килә. Бакчага чыгып утырам. Таң беленер алдыннан гына син урам уртасыннан сызгырына-сызгырына кайтып киләсең. Берсендә... койма аша гына сикереп чыктым да... хәзер сугып егам минәйтәм бу купшы җегетне, әйләндереп салам! Ачудан да түгел ул, аңлыйсыңмы, ачудан түгел — яратудан шулай... Кайнарланып килдем дә, каршыңа баскач, нигәдер тагын сүрелеп калдым. Исендә юктыр инде: «Йоклап булмыймы әллә, Ризван абзый?» — дигән буласың. Ә мин, аптырагач, тәмәке сораган булдым синнән. Тартмаганыңны да беләм, югыйсә. Тыныч кына аерылыштык. Ә минем бәгырьдә ут кайный, их, бер генә көнгә шушы җегет булып карыйсы иде, бер генә көнгә, дип күккә карап ялварам. Шулай онытылып торам да, хыял таралуга, үз-үземне өзгәләп атасы килә башлый иде.
Ризван тирләгән маңгаен, күз төбенә бәреп чыккан күз яшьләрен сиздерми генә сөртеп алды.
— Ә син берни искәрми идең, күралмый идең мине, шулай бит?!
— Мондый уйлар белән йөрисең дип башыма да китерми идем, Ризван абзый. Дөресен әйткәндә, курка да идем бугай синнән.
— Шулайдыр... Бервакыт, хәтерлисендер, шахмат уенына бирелеп киткән иде халык. Түрдә яшьләр бииләр, ә без клубның бу башында шахмат өстәленә капланганбыз. Син түбән оч Малик белән уйныйсың. Минем яшьтәш. Кыдрачлык җитәрлек моңарда. Кырыйга өелгән халык та җитмәсә ут өстенә ут бөркеп тора. Яшьлек җиңәме, картлыкмы, янәсе. Син пешкаңны соңгы шакмакка этеп, икенче ферзь алдың да шах бирдең моңа. «Җиңелдең!» — дип халык ду килеп Маликтан көлә башлады. Малик бурлат кебек кызарып чыккан, пешка ферзьгә керү белән шах бирәлми, дип бәхәсләшергә тотынмасынмы. Син шахмат китабыннан укып белүеңне әйтә башлагач, төкердем мин синең яшел тышлы китабыңа, дип якаңнан суырып алмасынмы! Шунда мин Тәнзилә ягына карап алдым да, кыз каршында суксалар, әллә ни булыр җегеткә, дип араларга барып кердем. Ул арада синең яшьтәшләр килеп җитте. Бер якта — безнекеләр. Клуб артына чыгып, китте сугыш, китте сугыш... Хәтерлисендер инде, иштек сезнең буынны ул көнне! Кызларыгыз чыккач кына рәте бетте сугышның. Бүгенгедәй күз алдымда: Тәнзилә сине кочаклап алган, сугарга бирми. Шунда да бәхетле идең син, чукынчык малай! Күлмәгең умырылган, йөзең тырналган.
Көчле якта булсам да сиңа тагын кызыгып карадым мин ул чакта, билләһи!
— Да-а, Ризван абзый, кирәкне биргән идегез шул.
— Һич ялган түгел, мин сиңа сугарга өлгерә алмадым анда. Үкенеп тә йөрдем әле соңыннан. Хәзер инде әйтсәң дә ярый.
Ризван Нәфискә туры карарга оялгандай, мәзәк итеп көлеп куйды. Тәмәке алып кабызды. Куе төтен бөркелүгә, ут тирәсендә әйләнгән күбәләкләр читкәрәк тайпылдылар. Ризван, янәшәгә утырып, Нәфиснең иңеннән кочты.
— Их, Нәфис туган!.. Хәзер уйласаң, барысы да кызык кына булган икән, кызык кына булган... Шахмат аркасында чыкмады сугышу, ул бер очкын гына. Хикмәт буыннар алмашуда иде. Әле кичә генә маңкасын агызып, әнисе итәгенә тагылып йөргән малайлар, кай арада үсеп җитеп, клубка хуҗа булсыннар инде! Өсләрендә — без кимәгән кием, эредән генә чирттерәләр. Ә безнең эчтә ут кайный. Яшьлек үткән, ә килешү авыр, мәйданны бирәсе килми, — Ризван Нәфиснең өстәлдә хәрәкәтсез генә торган стаканы белән чык итеп чәкештерде дә үз стаканының читен иреннәре арасына кыстырды, бугаз төерен сикертеп эчемлекне бер генә йотты. — Берничә көннән соң тагын клубка чыктым. Син тагын купшыдан гына, кулыңда — бильярд таягы. Ачык ишектән күзәтәм, ә эчтә көнләшүдән ачу тула бара, тула бара, түзмәдем, баскычка чакырып чыгардым да... Нидер сөйләнгән булам, тупас бер сүз әйтүеңне көтәм, ә син һаман берни сизми аптырабрак басып торасың. Ачуым чайпалып түгелергә җитте, әз генә сузсам, минәйтәм, тагын суга алмый калам бу җегеткә, шунда синең кимсетүле карашың җитте, арттан йодрыкны төйнәдем дә... киерелеп торып бирим дигәндә, син, хәйләкәр, башыңны читкә алып өлгердең. Ә мин, хут белән, йодрыгыма ияреп, баскан урынымда бер әйләнеп чыгарга өлгердем микән, син борын төбенә шундый итеп ямадың, күзгә ат тояклары күренде. Китте кан борыннан, китте кан... Яшьтәшләрең кызып чыкканнар иде, гомер буе рәхмәтле мин сиңа, сугарга ирек бирмәдең. Соңыннан, Тәнзилә белән икегез капкага кадәр озатып та куйдыгыз әле. Шул көнне... сезнең култыклашып китеп баруыгызны чаттан күмелгәнче карап тордым да... утырып бер җыладым. Җиңне, кул аркасын тешләп карыйм, тыелып кына булмый бит, тавыш әллә каян, бәгырьдән үксеп чыга. Менә шул көнне мин теге... йөрәктәге атны тышауладым инде... Ир кеше шулай кырыкта яшьлеге белән саубуллашадыр ул. Шул көннән соң бүтән бер дә клубка аяк басмадым. Тыша- уланган ат, балаларны очырып җибәргәч, менә бөтенләй тынып калды. Йодрык белән күкрәкне шакып та карыйм — җавап бирми...
Ризван, кесәсеннән керләнгән кулъяулык чыгарып, тирләгән маңгаен, күз төпләрен сөртеп алды.
— Күңелне актарып ташладың әле син, Ризван абзый, кем уйлаган...
— Кешеләр үзгәрде хәзер, Нәфис туган. Бер сөйләшеп, күңел бушатып та булмый, һәркем үз нигезендә казына, байлык арттыра. Шуңа күрә сине көткән идем дә... Хәтәр идегез Тәнзилә белән, ә! Иртә дә кич тә бергә дигәндәй. Мәхәббәт дигәннәре тустаганга салынган ширбәт кебек бит ул. Гомер буена җитәсене бик тиз эчеп бетерерләр дә... бергә була алмаслар болар, дип уйлый идем, тәки шулай килеп чыкты. Нишлисең, язмыш... Син ачуланма инде, Нәфис туган, бер сөйләшеп утырасы килгән иде синең белән. Рәхмәт.
— Сиңа рәхмәт, Ризван абый, барысы өчен дә.
Яшьлеге каршында, күңелен ачып ташлаган Ризван каршында Нәфис ниндидер оялу тойгысы кичерә иде. Тән сихәтлеге, җан тынычлыгы турында гына кайгыртып, җылы өйдә иркәләнебрәк яшәргә күнегеп, күңеле тәмам юшкын белән каплана барган түгелме? Печән чабарга кайту сәбәбе дә аның каенлыктагы якты һавада бер коенып, тәнгә дәва алып китү ниятеннән генә түгел микән? Печәнлеккә якында гына Чуар күл барын да бөтенләй онытып җибәргән бит ул бүген. Үткән хатирәләргә бәйле күл буена төшеп карарга да ваемы җитмәгән. Менә хәзер ул гүя еллар аерып куйган ишек кар шында басып тора, ачып чыгарга кодрәте җитми, янәшәсендәге шушы олы кешегә таянып кына тоткага үрелә алыр кебек иде.
— Нәрсә уйланып калдың, әйдә, бер урам әйләнәбез, — дип Ризван аның җилкәсеннән кагып кузгатты. Әле генә яратып өлгергән бу кешегә Нәфис хәзер ни әйтсә дә каршы килә алмас кебек иде.
Урамга чыккач, Ризван аны кочаклап, җыр сузып җибәрде.
Яшь гомерләр ике килми, кадерен белмибез генә...
Күңел тарлавыкларыннан кысылып, карлыгып чыккан бу тавышка сәхнә мәйданы ят булыр иде. Бернинди осталык вәгъдә итмәгән бу тавыш төбенә кычыткан үскән коймалар, печән исе килеп торган йокылы ихаталар, күктәге ялгызак ай булганда гына кадерле сагышка әверелә аладыр. Нәфиснең тетрәп торган халәтне бозасы килми, кушылмыйча, җырдан бары тыңлау ләззәте генә кичереп бара.
Су өстендә күбек ничек, безнең гомер дә шулай...
Нигәдер гел айга карыйсы килә. Тоташтан үзгәрә барган яшәү дәверендә тик бер ай гына һаман да элеккечә кала бирә, яшьлекнең сүзсез шаһиты булып, гел элеккечә яктырта шикелле. Күкнең моңлы карашы булып төбәлгән ай, йокымсыраган җаныңны уята да, үткәннәреңнең кире кайтырына, кабатланырына ялган өмет уятып юата да кебек.
Моң үзе генә яши алмый, ул, хәтер пәрдәләрен ачып, елларны киредән кайтара. Нәфис Тәнзиләгә алкалар бүләк итүен хәтерләде. Әбисеннән калган ул алкалар нәкъ менә шушындый яңа туган айга охшаган иде. Колагына тагып куюга, Тәнзиләнең йөзендә алсу нур кабынды. Аның тагын да чибәрләнеп китүеннән Нәфис, хәтта, көнләшеп тә куйган иде. Алканың сыңарын Тәнзилә Чуар күлдә су кергәндә югалтты. Чумып, күпме эзләп карады Нәфис, төптәге комны актарып бетерде, барыбер таба алмады. Соңыннан, юк кына үпкәләшү аркасында юллары аерылгач, алканың үзендә калган сыңарын Тәнзилә, китап арасына куеп, бандероль белән салган иде. Нәфис, Чуар күлгә барып, алканы нәкъ теге вакытта су кергән төшкә ыргытты. Эченнән һаман бер сүзне кабатлаган иде: «Әгәр алка югалмаган булса, без бергә калган булыр идек...» Еллар аша сагышлы елмаю гына уята алган бу садә уена чын-чынлап ышанган иде ул вакытта Нәфис. Кадерле кешеңне бәгыреңнән өзгән чакта була торган ачыну-әрнүдән су тынычлыгы гына коткарып калгандыр аны.
Ризванның җыры кинәт өзелде. Клуб янына җиткәннәр икән. Эчтә музыка, бию бара иде. Стена буенда мотоцикллар ялык-йолык килә. Баскыч караңгылыгында тәмәке утлары чагыла, көлү тавышлары ишетелә.
— Бар, берәр җегетне чакырып китер, — диде Ризван. — Спортсменнар таяк бирешеп йөгергәнне ничек атыйлар әле? Тел очында тора, каһәр! Ә, әйе, эстафета! Тукмап ал берәрсен. Я сине тукмасыннар! Яшьлегең белән саубуллашу көнен үткәрик, ә!
Нәфис көлеп куйды:
— Мин бит, Ризван абзый, атны тышауладым инде...
— Их! — дип Ризван ниндидер ачыну белән клуб ягына карап алды да кисәк кузгалды. — Киттек алайса. Укыган кешенең укыган шул инде...
Ризванны озаткач, Нәфис яңадан олы урамга күтәрелде. Ай яктысында изрәп яткан авыл тынлыгын клуб ягыннан ишетелгән тавышлар гына әзерәк тынычсызлый иде. Гүя күзгә күренмәгән бер ишарә, гүя ерактан килгән өнсез бер тавыш тәэсиреннән ул кинәт туктап калды — искәрмичә дә үтеп бара икән бит. Менә ул — Тәнзиләнең йөзе чагылып киткән тәрәзәләр. Заманында авылның иң матур йорты шушы иде бит Нәфис өчен. Тәнзиләдә инде хәзер монда бик сирәк, кунакка гына кайткалыйдыр. Берничә ел элек очрашканнар иде. Үз гаиләләре турында гадәти генә сөйләшеп тордылар. Әйтерсең үткәндә йокысыз төннәр дә, мәңгелек вәгъдәләр дә булмаган.
— Синең бильярд уйнап бетергәнеңне сәгатьләр буе капка төбендә көтә идем бит. Җүләр булганмын, — дигән иде Тәнзилә.
Үткәннәрне җүләрлеккә сылтау — хисләрнең картая башлавы түгел микән? Хәзерге акылы булса, алай көттереп торыр иде микән аны Нәфис? Яшьлекнең кадерен тамчылап кына саныйсы чаклар икәнен белгәнмени ул.
Биек тирәк күләгәсендәге йорт берни дәшми. Йокылы тәрәзәләр элеккеге серлелекне жуйган инде хәзер. Нәфиснең күңелендә бернинди үкенү дә юк, бары тик еракта янган учакның моңында җылыну кебек рәхәт тойгылар гына иде.
Кузгалгач, ул тагын бер борылып карады. Тәрәзәгә кыйгачлап төшкән урак ай шәүләсе гүяки яртылаш комга күмелеп, су төбеннән күренгән алка сыман чагылып китте.
Сыңар алка...
2025-12-09 09:12