Бер дә уйламаганда Локманны тәрәзә буендагы соңгы партадан урта рәттәге беренче өстәл артына күчерделәр. Гарьләнде малай.
— Әнә Әхмәт утырсын, аның күзе дә күрми, — дип, иң юаш малайга төртеп күрсәтте ул.
Ләкин сыйныф җитәкчесен җиңеп буламыни! Моңарчы җәннәттә яшәгәнен аңлады Локман. Үзе дәрестә утырса да, беренче кар яуганны, беренче шыткан чирәмне, кырларга чыгып киткән тракторларны, урып-җыюны тәмамлап кайтучы комбайннарны күрә иде ул арткы партада утырганда. Басу-кырлар, авыл урамнары — барысы да Локманның күз алдында булды. Соңгы партада күчерергә дә, йоклап алырга да мөмкинлекләр зур иде.
...Берничә көн яңа урында утырганнан соң, Локман үзен дөньяда иң бәхетсез кеше итеп саный башлады. Әле кем белән утырттылар диген — сипкелле Гөлсем белән! Хурланып үләрсең, билләһи! Гомер буе Гөлсем белән беркем дә утырырга теләмәде. Ни өй эшләрен күчертми, ни дәрестә укытучы сораганда әйтеп тора белми ул.
Тыныч кына, уртача укып йөргән малайның көндәлеге соңгы вакытта икелеләр белән тула башлады. Менә бүген дә ул сыйныф җитәкчесенең: «Иртәгә дә өй эшләрен эшләми килсәң...» — дигән янаулы сүзләрен уйлый-уйлый өенә юнәлде. Илисә белән соңгы партада утырган вакытларны сагынып искә алырга гына калды шул. Хәзер кыз башкаларга күчертә, Локманга чират җитми.
Өйгә кайтып ашап-эчүгә, өй эшләрен күчерергә дип, Локман отличник Дәрис янына юнәлде. Һе, кызык — ярты сыйныф монда икән инде. Әмма Дәрис мунчага кереп киткән икән, аннары бер-ике сәгать ятып тора, ди, аннан соң өч сәгать инша, аннары гына геометрия, химия, физикага күчәчәк. Локманга монда ике көннән дә чират җитәсе юк.
Локман элеккеге партадашы Илисә янына юнәлде.
Әмма малайның йомышын тыңлагач, Илисә эре генә:
—Гөлсемең янына йөгер, минем хәзер үз партадашым бар, — дип, өстәл артында вак бәлеш белән чәй эчеп утыручы Әхмәткә күрсәтте.
Мондый җаваптан Локман коелып төште. Җиде ел бер парта артында утырган, соңгы конфетны урталай бүлеп ашаган якын кешең шулай дип әйтсен әле! «Әллә күрше авыл мәктәбенә күчим микән?» дигән уйлар килә башлады малайның башына. Әмма күрше авылга киткәнче ул шулай да Гөлсем янына барып килергә булды. Ятып калганчы — атып кал, диләр бит. Гөлсем авыл башындагы өйдә әтисе Хәйдәр абый һәм дүрт яшьлек энесе Әмир белән генә тора иде. Әниләре Мәрзия апа ике ел элек авырып дөнья куйды шул аларның.
Озак кына капка төбендә икеләнеп торгач, Локман өй ишеген шакыды. Дәшүче булмагач, өйгә узды. Гөлсем, Локманның әнисе кебек күлмәк итәкләрен югарырак кыстырып идән юа иде. Малай телсез калды, кыз да кичкырын партадашын өендә көтмәгән, күрәсең, кулына сулы чүпрәген тоткан килеш, Локманны беренче күргәндәй аптырап китте. Үзенең нинди халәттә басып торуын аңлагач кына күлмәген рәткә китерде Гөлсем.
—Мин физикадан, химиядән... — дип тотлыга башлады Локман.
Ниһаять, кызга бераз җан керде:
—Өй эшләрен эшләмәдем шул әле. Вакытың булса, утырып тор, аннары эшләрбез, — диде ул.
Малай түргә узды. Хәйдәр абый төнге сменага эшкә киткән икән. Ялгызлыктан интеккән Әмир үзенә иптәш табылуга шатланып, Локман абыйсына үзе ясаган рәсемнәрен күрсәтте, рәсемнәрдә нәрсә ясалганын аңлата башлады. Гөлсем идәнне юып бетергәнче, керләр чайкаганчы, ашарга пешергәнче Локман кеч кенә малайның уенчыкларын ремонтлады, танклар, самолет рәсемнәре ясады.
Ниһаять, кыз эшләрен тәмамлады. Локман Гөлсем белән янәшә утырып эшләү шундый рәхәт шөгыль дип уйламаган иде. Кыз бар көчен, уйларын туплап теоремалар исбатлаганда,ул Гөлсемнең йөзенә карап алды. Нинди матур, сөйкемле кыз икән лә ул!
Мәсьәләләр чишелгәнче, өй эшләре эшләнгәнче сәгать төнге уникенче ярты булды.
Әмир дә йокламады, Локман өенә җыена башлагач:
— Абый, илтәгә киләсеңме? — дип, аңа өмет тулы күзләрен төбәде нәни малай.
— Чакыргач ничек килмисең инде? — дип, кечкенә дустының башыннан сыйпады абыйсы.
Гөлсем исә Локманның иңенә үзенең җылы йомшак шарфын салды. Әйтерсең лә малайның салкын тидереп мәктәпкә килми калуыннан, урта рәттәге беренче өстәл артында үзе генә калуыннан курка иде.