Бер патшаның бер алтын алмагачы булган. Ул алмагач һәр көнне төш вакытында чәчәк ата икән,кичкә таба алмалары үсеп чыга, төнгә инде өлгереп җитә икән, шул вакытны кемдер бакчага керә дә алмаларны өзеп алып бетерә икән.
Иртә белән патша бакчага чыкса, бер генә алма да таба алмый икән.
Патша, төнлә минем бакчама кем килә икән дип, алмаларны кем өзеп бетерә икән дип аптырауга калган. Патшага мондый байлыкны югалту бик кызганыч булган. Көннәрдән бер көнне: «Каракны тотучыга бик зур бүләк биреләчәк!» — дип патша бөтен тирә-якка хәбәр тараткан.
Ә аның патшалыгында фәкыйрь генә бер карт яши икән. Ул картның өч улы бар икән. Патшаның әлеге хәбәрен алар да ишеткән, һәм олы улы атасыннан:
— Әткәй, мин бүген патшаның бакчасына алмаларны сакларга барыйм әле. Каракны тотармын да без баербыз! — дигән.
Мылтык алган да киткән бу. Алмагач янындагы шалаш эченә яшеренеп көтә башлаган.
Кич җитеп караңгы төшкән. Аның йокысы килә башлаган. Мылтыгын бер читкә куйган да әз генә черем итеп алмакчы булган, ләкин таңга кадәр уянмыйча йоклаган.
Уянып китсә, алмагачында бер генә алма да калмаган!
Шул чакны ул патша янына киткән, ә патша аңа:
—Я, нәрсә? Алмаларны кем урлаганын күрдеңме? — дигән.
—Йокладым, беркемне дә күрә алмадым, — дип дөресен сөйләп биргән егет.
Икенче көнне алманы сакларга уртанчы туганнары килгән. Ләкин ул да, төн буе йоклап, беркемне дә күрми калган.
Өченче көнне патша янына туганнарның иң кечесе килгән. Патша дан ул алмаларны сакларга рөхсәт сораган. Ә патша аңа:
—Абыйларың да саклап карадылар инде, тик беркемне дә тота алмадылар, сиңа тагын! — дигән.
—Шулай да мин карап карыйм әле! — дигән малай.
Кулына мылтык алып, бакчага килгән дә, шалаш эченә яшеренеп, көтә башлаган бу. Йоклап китмәс өчен, чәнчә бармагын кисеп тоз сипкән. Бармагы бик әрнегән һәм аңа йоклап китәргә ирек бирмәгән.
Шулай шалашта яшеренеп көткән чагында, төн уртасында, кинәт бакчага бер кош очып килүен күргән. Аның бөтен канаты алтыннан, ди! Үзе кояш кебек балкып килә, ди! Ул туп-туры алмагачка килеп кунган да алтын алмаларны өзәргә, ашарга тотынган.
Егет мылтыктан атып җибәргән, ләкин алтын кош очып киткән, бары бер каурые гына төшеп калган. Малай каурыйны алып патша янына барган. Ул аңа бөтен күргәннәрен сөйләп биргән, ә патша:
—Бу алтын каурый искиткеч матур икән, аның кошы моннан мең мәртәбә матуррактыр! — дигән.
Патша өч туганның өчесенә дә алтын кошны эзләргә кушкан.
—Кем дә кем аны табып миңа алып килә, — дигән патша, — шуңа ярты байлыгымны бирәм! Тапмый торып әйләнеп кайтмагыз.
Патша белән, туган-тумачалары белән саубуллашканнар да, атларга атланып, юлга чыкканнар болар. Ә кая китәргә — үзләре дә белмәгәннәр, ди.
Олы юлга чыккач, ике олы туган кече энеләрен шелтәләргә, үзләре яныннан куарга тотынганнар.
—Без синең белән барырга теләмибез! Алай бик акыллы булгач, йокламыйча алтын кошны да күрә алгач, бар үзең генә кит! — дигәннәр.
—Сез нәрсә тагын, абыйлар, нишләп мин берүзем генә китим, ди? Алтын кошны безгә бергәләп табу җиңелрәк булыр.
Шулай итеп, олы туганнары энеләрен куалап җибәргәннәр, ә үзләре алдан киткәннәр. Баралар, баралар икән болар, бара торгач, бер картны очратканнар.
—Исәнмесез, баһадирлар! Кая таба киттегез? — дип сораган карт.
—Күп белмә, тиз картаерсың! — дип җавап биргәннәр тегеләр һәм тагын алга киткәннәр.
Алар артыннан калмый кече туган килә икән. Карт аны да күреп алган, һәм:
—Исәнме, баһадир! — дигән. — Кая таба киттең?
—Юлың уң булсын, бабай! — дип җавап биргән кече туган. — Әйдәле, икәүләп утырып ял итеп алыйк, мин сиңа шунда бөтенесен сөйләп бирермен.
Алар юл буена утырганнар, кече туган ипи алып урталай сындырган да бер кисәген картка биргән. Ашаган арада ул аңа бөтенесен сөйләгән, алтын кошны эзли баруын, ләкин аны кайдан эзләргә белмәвен әйткән.
Шул чакны карт аңа:
—Син абыйларың артыннан барма. Алар явыз кешеләр! Тиздән бу юл икегә аерылыр. Әгәр абыеңнар үргә таба борылган юлдан китсәләр, син түбәнге юлдан кит, әгәр түбәнге юлдан китсәләр, син үрге юлдан кит. Мин синең артыңнан барырмын да алтын кошның кайда икәнен әйтермен.
Кече туган кузгалып киткән. Абыйларын кайсы юл белән киттеләр икән дип караса, алар тау менеп баралар икән. Ә ул үзе үзәнгә төшеп киткән. Шулай итеп, алар аерылышканнар.
Карт аларның төрле юлларга аерылганнарын күргән дә кече туганның артыннан куып җиткән. Ул аңа көч җыяр өчен ятып ял итеп алырга кушкан. Бергәләп күләгәле урынга ятканнар.
Малай ничек ятса, шулай йокыга киткән. Шул чакны карт аны
кулларына күтәргән дә бик еракка алып киткән. Яңадан җиргә куйган да:
—Әйдә, улым, тор, йоклап туйдык инде, китәргә вакыт! — дигән.
Егет торган, алар тагын алга киткәннәр. Ул берни дә сизмәгән. Барганнар, барганнар, караңгы төшкән. Яңадан йокларга ятканнар. Егет йокыга талган. Карт аны кулларына күтәргән дә бик еракка алып киткән. Таң аткач, ул аны уяткан, тагын алга киткәннәр.
Алтын кош яши торган шәһәргә килеп җиткәнче, алар шулай берничә көн барганнар. Алар бөтен шәһәр уч төбендә кебек күренә торган калкулыкка күтәрелгәннәр һәм шул чакны карт аңа болай дигән:
—Әнә күрәсеңме теге биек йортны? Патшаның таш пулатлары ул. Алтын кош шунда яши инде. Баргач, зур бер матур капка күрерсең. Капка ачык булыр, ләкин капка түбәсендә ике каравылчы утырыр. Алар яныннан сиздермичә генә үтеп кит. Эчкә таба җитмеш җиде кечерәк капка булыр. Кәркайсының түбәсендә бер каравылчы торыр. Шул капкаларны чыккач, алтын кошны күрерсең.
Ул кош үзеннән дә матур читлек эчендә утырыр. Ләкин син кошны гына ал, читлегенә кагылма! Әгәр читлекне алсаң, бәхетсезлеккә очрарсың. Ярый, бар.
Мин әйткәннәрне исеңдә тот!
Егет китеп барган. Ике каравылчы утыра торган зур капка янына килеп җиткән бу. Капкадан ул каравылчыларга сиздермичә генә үтеп киткән. Кәркайсы өстендә бер каравылчы утыра торган җитмеш җиде капканы да чыккан. Аны беркем дә күрмәгән. Ниһаять, алтын кош янына килеп җиткән. Алтын кош үзеннән дә матур читлек эчендә утыра икән. Егет кошны алган да кайтыр юлга борылган. Бераз китүгә, аның башына уй төшкән: «Ә читлек коштан матуррак та, кыйбатрак та бит! Нигә аны анда калдырырга? Туктале, алыйм әле мин аны, бәлки берни дә булмас!»
Ул читлекне алырга дип килгән: читлекне күтәргән генә икән, читлек бик каты чыңлап җибәргән! Шул чакны каравылчылар уянып егетне тотып алганнар да патша янына алып та киткәннәр. Бик каты ачуланган патша.
— Кем син, нинди кеше? — дип сораган ул. — Ни өчен кирәк булды сиңа минем алтын кошым? Егет барысын да сөйләп биргән, шул чакны патша аңа:
— Мин сине гафу итәрмен, әгәр кызыма ошасаң, хәтта кызымны хатынлыкка да бирермен, ләкин бер шарт куям, миңа канатлы ат алып кайт! Алып кайтмасаң — мин сине үтерәчәкмен! — дигән. Егет канатлы атны алып кайтырга вәгъдә биргән һәм патша аны чыгарып җибәргән. Егет карт янына буш кул белән әйләнеп килгән. Карт аңардан:
— Ә кайда алтын кошың? — дип сораган.
Егет алтын кошны алганнан соң, кошыннан да матуррак, кыйммәтрәк булган читлеккә кызыгып китүе турында, каравылчыларның үзен тотып алып патша янына китерүләре турында, патшаның аңа канатлы ат табып китерергә кушуы турында, әгәр тапмаса, үтерәчәге турында сөйләгән.
—Борчылма, улым, — дигән карт. — Мин сиңа ул атны табуда да ярдәм итәрмен.
Киткәннәр болар. Баралар, баралар икән, бара торгач, караңгы төшкән. Йокларга ятканнар. Егет йоклагач, карт аны кулына күтәреп бик еракка илтеп куйган. Таң аткач, ул аны уяткан да тагын киткәннәр.
Тылсымлы ат яши торган шәһәргә килеп җиткәнче, алар шулай барганнар да барганнар. Бөтен шәһәр уч төбендә кебек күренә торган калкулыкка күтәрелгәч, карт әйткән:
—Әнә күрәсеңме теге ак йортны? Ул патша сарае, канатлы ат менә шунда яши инде. Бар, әнә анда зур матур капка булыр. Капка түбәсендә алты каравылчы утырыр! Эчкә табарак кергәч, тагын туксан тугыз кечерәк капкалар булыр. Һәркайсының түбәсендә икешәр каравылчы утырыр. Барлык капкалардан да каравылчылар сизмәслек итеп үтеп кит. Канатлы атны шунда күрерсең. Ул ат абзарда торыр, аның башына нукта йөгән кигезелгән булыр, йөгәннең тезгене йоклаган кешенең кулында булыр. Ат янына баргач, иң элек ияре белән йөгәнен салдырырсың. Ләкин кара аны, утлыкта йоклап ятучы кешене уята күрмә. Атка атлан да туп-туры шушында оч, мин сине көтеп торырмын. Исеңдә тот, әгәр ияр белән йөгәнен салдырмасаң, бәла-казага очрарсың!
Киткән егет шунда. Өстендә алты каравылчы утыра торган зур, матур капка аша чыккан. Туксан тугыз капканы үтеп, ниһаять, тылсымлы ат янына килеп җиткән. Аның ияре кояш кебек ялтырап тора икән. Егеткә аны калдыру бик кызганыч тоелган. Ләкин картның әйтүенчә, иярне салдырмаса бәла-каза булуын уйлап, егет иярне дә, йөгәнне дә салдырып калдырган. Атка менеп атланган да шул чакны ук карт янына барып чыккан. Егет алга, карт артка атланган да киткәннәр болар килгән юлдан.
Алтын кош яши торган шәһәргә кайтып та җиткәннәр. Егет атны патша янына алып барган. Урамнан үткән чагында аның аяк астында ташлар чатнап ярылган, сулаган чагында юлында очраган бөтен әйберләрне очыртып җибәрә икән! — шулай көчле булган ул ат. Атны күргәч, патша бик шатланган. Патша егетне барысы өчен дә гафу иткән, читлеге белән алтын кошны биргән, хатынлыкка кызын да биргән. Ә кызы искиткеч матур булган! Патша аларга бик күп кием-салымнар, төрле кыйммәтле әйберләр: кояш кебек ялтырап торган уймак һәм кызының туй киемнәре салынган чикләвек кабыгы бүләк иткән.
Кияү чикләвек кабыгын, уймакны үзе белән алган, ә башка бүләкләрне йөккә салган һәм хатыны белән икәүләп карт янына киткәннәр болар. Карт алар янына йөк өстенә утырган һәм алар юлны дәвам иткәңңәр. Бер урынга барып җиткәч, карт йөктән төшеп аларга юл күрсәткән дә үзе юкка чыккан.
Бара торгач, юл буенда бер йорт күргәннәр. Шунда кереп ял итәргә уйлаганнар. Егет үзенең хатыны белән керсә, ни күзе белән күрсен! — бу йортның хуҗалары аның бертуган абыйлары икән.
Ә бу менә болай булган. Таулы юл буйлап барган чагында аларньң башына бер уй килгән: «Алтын кошны каян эзләргә? Аны күргән дә. белгән дә кеше юк. Бәлки юлда ук һәлак булырбыз. Ачыйк, булмаса. мосафирханә. Бу олы юл өсте, сату итәрбез, күп итеп акча җыярбыз. Ә патша үлгәч, авылга кайтырга да мөмкин булыр».
Алар шулай эшләгәннәр дә. Кече туганнары мосафирханәгә кергәч тә, алар аны танымаганнар. Кече туганнары алардан кем булулары, кайдан килүләре турында, әти-әниләре, абый-энеләре, апа-сеңелләре турында сораштыра башлаган. Башта тегеләр дөресен әйтергә теләмәгәннәр, ә соңыннан бөтенесен дә сөйләп биргәннәр. Кече туган алардан:
—Әгәр сез хәзер кече туганыгызны күрсәгез, таныр идегезме? — дип сораган.
—Әлбәттә, таныйбыз, — дигәннәр абыйлар.
—Аның берәр төрле тамгасы бар идеме соң?
—Бар иде — күкрәгендә, уң кулында тамгасы бар иде.
—Шушындыймы? — дип сораган кече туган, кулын күрсәтеп.
—Шушындый.
—Мин булам инде кече туганыгыз! Мин алтын кошны таптым, менә патша янына кайтып киләм. Әйдә, мосафирханәгезне ябыгыз да бергә кайтабыз!
Олы туганнар мосафирханәне бикләгәннәр дә, барысы бергә йөк өстенә утырып, кайтып киткәннәр. Ике туган алга, ә кече туган үзенең хатыны белән артка утырган.
Юлда олы туганнар үзара сөйләшә башлаганнар:
—Без хәзер патша янына кайтабыз, ул алтын кошны кече туган тотканын белер, ә без аның сүзен тыңламаган булып күренербез! Алтын кош белән читлекне энекәштән алырга кирәк иде! Без аны патшага алып барырбыз, әгәр энегез кайда дип сораса, бездән аерылып китте дә хәбәрсез югалды, диярбез.
Шуннан атны туктатып, кече туганны эләктереп алганнар да урманга алып кереп бер агачка бәйләп куйганнар, ә үзләре яңадан йөк янына килгәннәр. Патша янына кайтып җиткәннәр болар. Алтын кошны күргәч, патшаның башы күккә тигән.
—Ә кая сезнең булдыклы, баһадир кече туганыгыз?
—Ул безнең белән барырга курыкты! — дип җавап биргәннәр тегеләр.
—Ни белән бүләклим мин сезне? — дип сораган патша.
—Вәгъдәң буенча иң элек ярты патшалыгыңны бир, аннан менә бу чибәргә өйләнергә рөхсәт ит, — дигән олы туган.
—Ярый, вәгъдә иткәч, бирәм инде ярты патшалыгымны. Ләкин туйны кичектерү ярамас бит. Югыйсә әнә кыз да күңелсезләнә. Әйдәгез, иң элек туй итик, аннан бүләкләрегезне алырсыз.
Нишләргә? Килешмичә чара юк. Шулай итеп, туйга хәзерләнә баш лаганнар.
Ә кече туган бу вакытны һаман урманда бәйләнгән көе тора икән. Ике көн, ике төн ул берни ашамаган да, эчмәгән дә. Өченче көн булганда шул урынга кәҗәләрен куалап көтүче килеп чыккан. Ул егетне чишкән, ашаткан-эчерткән. Моның өчен аңа егет үзенең кыйммәтле киемнәрен, янындагы барлык акчасын биргән. Ул үзендә бары туй киемнәре салынган чикләвек кабыгы белән уймагын гына калдырган. Көтүче аңа туй турында да хәбәр иткән. Егет кәҗә тиреләренә төренгән дә тизрәк патша йортына йөгергән.
Көпә-көндез кеше күзенә күренергә оялган ул. Ә кич җиткәч, үзенең кәләше утыра торган тәрәзә янына килгән дә уймагын чыгарган, шул чакны бөтен тирә-як көндезге кебек яктырып киткән.
Кыз башта куркып киткән, соңыннан әтисе үзенең киявенә бүләк иткән балдакның гына шулай балкый алуын исенә төшергән һәм: «Минем киявем монда якында гына булырга тиеш», — дип уйлаган.
Иртә белән патшага:
—Ачуланма, патша, мин шундый карарга килдем: кем дә кем чик-ләвек кабыгы эченә салып туй күлмәге алып килә, мин шуңа гына кияүгә чыгам!
Патша риза булган. Шуннан ике туган тотынганнар эзләргә шундый туй күлмәге тегүчене. Ләкин берәү дә андый күлмәк тегәргә алынмаган
—Җир йөзендә андый күлмәк тегә торган оста юк, — дигәннәр аларга.
Шул чакны кече туган килеп кергән. Ул кәҗә тиресеннән киенгән булганга, аны абыйлары танымаганнар.
— Мин андый күлмәкне тегә алам, — дигән ул. Ләкин ул күлмәкнең зурмы, кечкенәме булырга тиешлеген белү өчен иң элек мине кыз янына кертегез.
Абыйлары аны патша сараена алып кергәннәр. Шунда ул үзенең ярәшелгән кызын күргән дә аңа туй күлмәге салынган чикләвек кабыгын биргән. Кыз үзенең киявен таныган, аның муенына ташланган.
Шуннан алар патшага бөтенесен сөйләп биргәннәр. Патша теге ике туганны бик каты ачуланган һәм икесен дә тотып китерергә боерган. Ләкин күпме генә эзләсәләр дә, аларны бер җирдән дә таба алмаганнар.
Кече туган үзенең ярәшкән кызы белән никах укыткан. Патша аңа ярты патшалыгын биргән һәм алар бик рәхәтләнеп яши башлаганнар.
Әкият шунда бетә.