Харис клубтан домино уйнап төшә иде, каршыга нәрсәдер өстерәп килеп чыккан карачкыны күреп туктап калды. Карачкы да аны абайлап алды һәм әйберсен юлга ташлап юкка чыкты. Барып караса, менә дигән 7 метрлы такта ята. Хәләл булса, ташлап качмас иде, бер-бер кирәгемә ярар дип, иңбашына алды да Аръяк тавыннан төшеп китте. Апкайтты да лапаска кертеп куйды.
Алла каргаган такта булып чыкты ул теге струкланган нәмәстәкәй. Шулай берчакны югалган сарык бәрәнен эзләп, күршесе Вәрис килеп керде. «Әнә лапастан кара», — дип, никләр кертеп җибәрде икән аны Харис? Бәрәнне тапмаган Вәрис, ләкин бүтән нәрсә тапкан булып чыкты. 7 метрлы тактаны өстерәп, җиде башлы аждаһа агулары сибеп килеп чыккан Вәрисне күрүгә, Харис нәрсә әйтергә дә белмәде.
— Кая моның тагын утыз тугызы? — диде ул, такта белән Харисның бугазына басмакчы булып.
— Күрше, — диде Харис. Домино сугып төшкәндә күргәннәрен сөйләп карады, урынын алып менеп күрсәтәм дип тә әйтте. Кая ул! Вәриснең сүз саен көчәя барган тавышына килеп кергән Саҗидәсе бер секундта мәсьәләне хәл итте дә куйды.
— Әйттемме мин сиңа? — диде ул. — Ә син Харис абый да, Харис абый дип өзгәләнеп торасың. Мич башында ике көн тормаган брагаң тирәсендә Харис абыйга әйтсәм инде дип биисең, менә тыныч суны корт баса ул. Йөриләр, мин сиңа әйтим, абыстаймыни, — дип, ике ботын шәп кенә аерып, кигән ыштанының бөтен бөрмәләре күренерлек итеп йөреп китте Саҗидә. Бу Харис хатыны Вагыйзә йөрешенә искиткеч шәп пародия иде.
Бүтән чак булса, булдырдың да инде, күрше, дип кул чабучы Харисның хәле кул чабудан узган иде. Дөрес, Вәрисләрне балта йә күсәк алып очыртып та чыгарып була. Ләкин бит ул өлкәнрәк тә, һәм урламады да ул аларның өй төрергә дип әзерләп куйган такталарын, хәтта күргәне дә юк. Дөрес, Вәрис: «Син болында чакта, такта алдым, читләдем, шомарттым», — дип, шатлыгын уртаклашкан иде.
— Кем уйлаган! — дип әйтеп ычкындырганын да сизми калды аптыраган Харис.
- Уйларсың, уйлатырбыз! — дип бөтереп алды Саҗидә килен. — Безнең хуҗалык колхоз амбары түгел. - Монысы Харисның бахтыр (рус телендәге «вахтёр» сүзен авылча үзгәртеп әйтү.) булып эшләвенә ишарә иде. — Җитмимени, кая бу такталарның калганнары? дип, Харис өстенә килде ул, зәһәрләнеп. Аптыраган Харис үз күзләренә үзе ышанмады. Вәриснең хатыны тузынганда искиткеч чибәрләнә дә куя икән бит. Әйтәм талашалар. Харис ирексездән елмаеп җибәрде.
Ямьсез сүгенү йә берәр нәрсә белән алып бәрү көткән Саҗидә башта иренә борылды да:
— Киттек, урлый-урлый җиңеләя башлаганнар болар, — дип, ирен җилтерәтеп алып чыгып китте. Капкага сыдырылып чыгып барган такта, Хариска сары елан кебек күренде.
Китте шуннан игълан ителмәгән сугыш. Каз бәбкәләре аксап кайта, тавыклар урамга чыкса агулана. Хәтта Акбайга да энә бирделәр. Вагыйзәсен ныклап кисәтте Харис:
— Такта буенча дөреслек алар ягында, карчык, ә мал-туардан үч алган өчен гөнаһысы үзләренә булыр, алар яшьләр, күтәрерләр, ә безнең кияүгә чыгачак кызларыбыз үсә, аларга корымы йокмасын, — диде.
Тормышның яме китте. Көн дә очрашмыйча булмый, Харис белән Вагыйзә күршеләре белән исәнләшәләр, аларгамы соң яшьләр белән сатулашу? Вәрис әллә кая барасы түгел, Саҗидәсе каты тора, йөзе кара көеп чыга, хәтта күзе кызыл ситсы күргән үгез кебек болгана башлый, зәңгәрме, яшелме, күкме шунда — шайтан белсен.
Җәй буе бара игълан ителмәгән сугыш. Табигатьнең иң матур, иң бай чагы югыйсә. Күзгә күренми. Мич башындагы әче бал да әллә ничә тапкыр бөкесен атты. Элек эш аңа барып җитми иде. Авыз иткәли торгач, басымны киметәләр иде Харис белән Вәрис. Менә бүген дә кәефе юк Харисның, эше дә әйбәт бара югыйсә. Норма таллыгыннан ярты кышлык кыяк та чапты, биш-алты йөк утын да алып кайтты. Кызыгы юк шул. Зур эшләр майтарганнан соң, капка төбенә чыгып, бер янчыктан тәмәке төрүләр бетте шул хәзер.
Гаҗиләсе бер мәсьәләне күтәреп килде әтисе янына. Болай гына инде, әзрәк мактанасы килептер, чишкән ич мәсьәләне. Аннан әле каникул да бит.
— Укытучыбыз Шамил абый, чишелми торган мәсьәлә юк, мондагы шарикларың гына эшләсен, дип әйтә безгә, — дип, әтисенең башыннан сыйпавына күңеле булып йөгереп китте сабые.
— Шариклар инде, алайса... чишелмәгән мәсьәлә юк. Тукта, Харис, уйла, Харис, — дип, үз-үзенә сөйләнде ул.
— Кызым, карандаш белән кәгазь бир әле.
Ул, балта остасы буларак, эшне сызып карап тикшерергә өйрәнгән.
— Такта урлаучы су буеннан да китмәгән, таудан менгәч, Фәрхуллиннар чатына да борылмаган, уңга, Вәли Рәхимуллаларына таба киткән. Ул, димәк, шук куллы ир-ат... Эхе, эхе, — диде Харис һәм кинәт ул уеннан кире кайтты. Кисәк кенә күз алдында яшеннәр чытырдады Харисның. Ничекләр өч ай буе башына килмәгән соң?! Шул Алла каргаган Күлмәк Камиләсе булырга тиеш. Иманым камил! Ләкин тикшерми булмас, салкын суны да өреп каба торган эш.
— Соң бит инде, карт, клубтан халык таралгандыр, ярты авыл йокларга яткандыр, — ди хатыны.
— Миңа шул гына кирәк тә, — дип мыгырданды ул. — Кесә фонаре бир әле.
Дәртләнеп атлады Харис. Читәнне кергәнче исәпләп торды. Лапасы бәләкәй, сәндерәгә өйсә генә инде.
Беркемнең дә каралтысына хуҗадан башка керергә өйрәнмәгән Харис дөреслек хакына тәвәккәлләде. Читән аша атлап керде. «Казларын, тавыкларын куркытып, оятка гына калмасам ярар иде», — дип уйлады ул. Баскычтан менеп, фонарен кабызуга, Харис кычкырып җибәрә язды. Вәриснең якты такталары сәндерәдә ишле гаилә балалары кебек йоклап яталар иде. «Күпме чәчемне агарттыгыз, гомеремне кыскарттыгыз сез минем?..» — дип, такталарны кулы белән сыйпап торды Харис. Баскычтан төшүе генә булды:
— Кхым, кхым. Харисулла синме ул? — дип эндәшеп торган Күлмәк Камиләсенә, ялт иттереп, фонарь утын борды Харис.
— Өйгә кереп чыкмыйсыңмы, дип әйтүем иде. Читәнне атлап керүгә эндәшергә кыймадым, менүеңне җәй буе көттем, мин әйтәм, эш кешесе, вакыты юктыр, дидем. Теге көнне таныдың инде син мине, Харисулла, соңгы тактада тотылдым бит. Шул нәпсе инде тол хатынның, — дип, мескенгә сабышты юха елан.
— Менә нәрсә, Камиләтти, — диде Харис, теш арасыннан гына сызгыртып чыгарып. — Бүген төнлә такталарны урынына илтеп куясың.
— Җитешермен микән?
— Булдымы? — диде Харис.
— Булды, булды, балакаем, эшлим. — Читәнне атлап чыгуга, ниндидер тимергә бәрелеп сискәнеп китте Харис. Фонарен яктыртып караса, буш тимер мичкә күреп шаклар катты. Бәтәч, күрше Исмәгыйль картлар мичкәсе түгелме соң бу? Нәкъ үзе, әнә тамгасы.
— Юк инде, — диде Харис, — кулымны да ягылдырмыйм, бәласеннән башаяк. Тукта, минем лапас артындагы борыслыклар нишли икән анда? Әйдә, урласын, хәзер адресын беләм инде, — дип көлә-көлә, өенә төшеп китте ул.
Аръякта яңалыклар бар. Исмәгыйль картның мичкәсе мунчадан ишегалдына чыккан, җен эшедер, диләр. Вәрисләрнең югалган такталары нәкъ элекке урыннарына өелеп куелган, ди, күзләрен уа-уа санаганнар, имеш. Аннан Вәрис, синең аркада Харис абый белән бозылыштык дип, Саҗидәсен бәргәләп тә алган ди. Анысына күптән кирәк иде дип, бөтен хатыннар кул куйганнар.
Харисның өенә җан тынычлыгы кайтты. Әнә Вәрис тә өч айга беренче тапкыр, капка төбенә чыгып, тәмәке көйрәтеп маташа, ә үзе, гаебе бар малай сыман, күрше тәрәзәсенә карый.
— Әйдә, ярар, бала-чага белән бала-чага булып булмас, теге әче балыңны чыгарып түкмәдеңме әле син анда? — дип эндәште ул Вагыйзәсенә.
— Күптән Вәрисне көтеп утыра инде ул, — дип кеткелдәде карчыгы.
— Их, шушы ярты сүздән аңлауларыңны, кая бер пәп итим әле үзеңне! — дип, Вагыйзәсен кочаклап алды Харис.
— Әйдә, рәхәтлән, мондый килешү хөрмәтенә, соң бу бит Мәскәүдә кул кую гына түгел.
Кулына да сукмады карчыгы, балалар күрә дип тә сукранмады.
Җәй буена бер рәхәтләнеп тә елмаймаган ир белән хатын, капка шыгырдавын ишетеп, тәрәзәгә күз салганда, аннан, кыяр-кыймас кына атлап, Вәрис кереп килә иде.