СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия "Үткәннәргә сәяхәт"

Алисә Казанда яши. Аның әти-әниләре иртәдән кичкә кадәр эштә, ә әбисе - авылда, шуңа күрә Алисә - бик мөстәкыйль кыз. Мәктәптән кайткач, ул, беркем куалап тормаса да, дәресләрен әзерли, аннары урамда һавада йөреп, уйнап керә.
Аның иң яраткан шөгыле - планшетыннан фильмнар карау. Ерак-ерак илләр, планетабызның иң матур урыннары турында фильмнар ярата ул. Бөек Болгар дәүләте турында да бер фильм караган иде, тик менә шул фильмда ишеткән-күргәннәре турында сөйләшердәй якын дусты гына юк.
Беркөнне урамга чыккач, Алисә үзләренең ишегалдында таныш түгел бер малайны күрде. Күпмедер вакыт читтән генә бер-берсенә карашып торганнан соң, малай, ниһаять, кыюлыгын җыеп, аның янына килде дә, әдәпле генә итеп:
- Минем исемем Булат, без күптән түгел әнә теге яңа йортка күченеп килдек, - диде.
- Ә-ә, күршеләр булабыз алайса, - дип җавап кайтарды кыз, шатланып. Тәртипле, итагатьле бу малайны ул бер күрүдә ошатты. - Ә мин Алисә исемле, менә таныштык та, - диде ул.
Шул көннән алар дуслашып киттеләр: бергәләп якындагы бакчага йөри, укыган китаплары, караган кинолары, мәктәптәге хәлләр турында сөйләшә торган булдылар.
Бервакыт, бакчадагы эскәмиягә утырып, алар Болгар турындагы фильмны карадылар, Алисә, экскурсовод сыман, күргән-белгәннәре турында сөйләде.
- Их, үз күзләрең белән күрәсе иде боларны! - диде шунда Булат.
Озак та үтмәде, Булат белән Алисәнең хыялы тормышка ашты - аларның әти-әниләре бергәләп теплоходта Болгарны күреп кайтырга булдылар. Менә инде алар, мәшһүр Иделгә, рәсемдәге шикелле матур күренешләргә, яр буйларына, суда чайкалган көймәләргә сокланып, пароход палубасында басып торалар. Юл аларга бер дә озын кебек тоелмады, Болгарга килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Бергәләп траптан төштеләр һәм югарыга, борынгы шәһәргә күтәрелделәр. Анда музейда булдылар, Ак мәчетне, мавзолейларны күрделәр һәм, арып-талып, казу эшләре барган урында яткан зур бер таш өстенә килеп утырдылар.
- Эх, бер генә күз белән булса да үткәндәге шул вакыйгаларны күрергә иде, - диде Алисә, хыялга бирелеп.
Шулчак могҗиза булды: яшен яшьнәп, күк күкрәде дә, алар каршында, җир астыннан калкып чыккан сыман, кулына пумала тоткан озын ак сакаллы кечерәк бер карт пәйда булды.
- Бу археолог бабай тылсымчы ахры, дип пышылдады Булат Алисәнең колагына. - Пумаласы да гади генә түгел - тылсымлы. Шундый пумала белән археологлар борынгы табылдыкларга кунган тузан-туфракны себереп төшерәләр.
- Әйдәгез, - диде археолог карт, - үткәннәргә мин сезне үзем алып барам.Ой, ничек кызык! - дип шатланып кычкырып җибәрде Алисә. - Тик менә әти- әниләребез эзли башласа нишләрбез?
- Ә без бик тиз әйләнеп кайтырбыз, - дип тынычландырды аны Булат, - алар белми дә калырлар.
- Ярый алайса, ә хәзер һәр икегез уң кулының имән бармагы белән пумалага орынсын да... алга, киттек!
Шулвакыт көчле җил кузгалды һәм, өермәдәй бөтереп, аларны югарыга алып менеп китте дә, күпмедер вакыт үтүгә, ипләп-җайлап кына, ниндидер калкулык өстенә китереп бастырды.
- Искитәрлек хәлләр! - диде Булат, гаҗәпкә калып.
- Курыктыгызмы? - дип сорады алардан бабай. - Зыян юк, аның каравы хәзер без сезнең белән X гасырда. Күз алдына китерәсезме шундый хәлне?
Археолог бабай, өем-өем ташларны, хәрабә хәленә килгән биналарны күрсәтеп, шулар турында бәйнә-бәйнә сөйләп, аларны бик озак йөртте. Аның сөйләгәннәрен тыңлап, артыннан бер тотам калмый ияреп йөри торгач, балалар кич җиткәнен сизми дә калдылар. Ул арада караңгыланып та өлгерде. Берзаман тирә-якка күз салсалар, бабай юкка чыккан! Гел көтмәгәндә барлыкка килгән сыман, шулай ук көтмәгәндә бабай юк булган! Балалар ары ташландылар, бире ташландылар һәм ахырда тәмам адаштылар.
- Әни янына кайтасым килә! - дип еларга тотынды Алисә, әллә куркуыннан, әллә салкыннан калтырана башлап.
- Ярар инде, елама, - дип, Булат аны тынычландырмакчы булды. - Хәзер, берәр җае табылыр.
Балалар шулай нишләргә белмичә аптырап торганда, түп-түгәрәк ай калыкты, һәм әйләнә-тирә шундук яктырып китте.
- Карале, - дип, шатлыгыннан кычкырып җибәрде шулчак Булат, - әнә тегендә, дала ягында ниндидер ут җемелди! Кемдер булырга тиеш анда! Әйдә, киттек! - диде ул, Алисәне кулыннан алып.
Әмма Алисә куркынган тавыш белән:
- Ә бәлки, анда... - диде дә шып итеп туктап калды.
- Курыкма, мин синең янда бит.
Һәм алар утка таба карап киттеләр. Караңгыда ташларга абына-абына, чокыр җирләрдә сөрлегә-сөрлегә, бер-берсенә чытырдатып тотынган килеш, озак барды алар. Юан карт бер агач янына җиткәч туктап калдылар. Алисә агач артыннан, сакланып кына, башын сузып карады да:
- Анда учак яна, ә учак янында бер кыз белән малай утыра, - диде.
- Алар нәкъ безнең кебек, - диде Булат, агач артыннан чыгып. - Тик киемнәре генә икенче.
- Шулай булмыйча соң, алар бит милли киемнән.
Учак янындагы малай белән кыз аяк тавышлары ишетеп торып бастылар һәм, иске дусларын очраткан сыман, Алисә белән Булатны елмаеп кочаклап алдылар, аннары, аларны учак янына чакырып, балчык туста ганнарга кайнар чәй салдылар, берәр кисәк ипи бирделәр. Кунаклар балчык савытлардан өрә-өрә кайнар чәй эчкәндә, болгар малае таныш булмаган кыллы музыка коралында ниндидер гаҗәеп матур көй уйный, ә кыз җырлый башлады. Әлеге көйне Булат әсәрләнеп тыңлады, мондый моңлы көйне аның ишеткәне юк иде, үзәк өзгеч якын, үз иде ул. Булат белән Алисәнең гаҗәпсенеп уен коралына карап торуларын күреп, малай:
- «Тар» дип атала ул. Күрәсезме, тимер кыл урынына монда ат ялы тартылган, һәм бу уен коралы, чынлап та, бик тар. Европада беренче феодаль дәүләтләрдән саналган Идел-Чулман Болгарында бу уен коралы бик киң таралган.
- Әйе, шәһәр-калалар күп сездә, утызлап булыр: Болгар, Биләр, Сувар һәм башкалар, - диде Булат, әңгәмәне дәвам итеп.
- Әйе, әмма яз җитүгә, без әүвәлгечә далага чыгып ак чатырлар корырга, кичләрен учак янында тарда уйнап, җырлап утырырга яратабыз.
- Миңа да уйнап карарга ярыймы? - диде Булат, уен коралына ишарәләп.
Тарны кулына алып, учак өстендә биешкән ялкын телләренә күзләрен төбәп көй сызып җибәргән мизгелдә, ул үзен X гасырда Идел буенда яшәп яткан бер малай кебек хис итте.
Учак янында алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Болгар малае үзенең эш сөючән халкы турында сокланып сөйләде, безнең халык җир сөрә, дә ашлык чәчеп икмәк тә үстерә; күп итеп малын асрый, балыгын тота, диде.
Булат исә космик корабльләр , электроника, кыскасы, техник прогресс турында сөйләде.
Болар барысы да бик әйбәт, әлбәттә,-дип йомгак ясады болгар малае,-тик сез табигатьтән бераз ераклашкансыз кебек тоела.
-Әйе, шулай, ләкин без әкренләп табигатькә йөзебез белән борыла башладык. Менә сезнең янга- Болгарга, Х гасырга килдек тә...
Булат әйтә башлаган фикерен тәмамларга өлгермәде, шулчак күк йөзе алсуланып яктырып китте, һәм әйләнә- тирәдәге бар нәрсә куз ачып йомган арада юк булды. Карасалар, Булат белән Алисә казу эшләре бара торган чокыр янындагы зур таш өстендә утыралар икән. Ул да булмады,-җир астыннан калкып чыккандай, каршыларына тагын теге археолог бабай пәйда булды.
Йә нисек, үткәннәргә сәяхәт ошадымы соң?-диде ул, хәйләкәр елмаеп.
Бик ошады,-диде балалар бертавыштан.
Шулай, археология - бик кызыклы фән ул.

-Үскәч, мин археолог булырга телим, - диде Булат.

-Моның өчен тырышып укырга һәм әти-әни сүзеннән чыкмаска кирәк. Әнә әти- әниләрегез килә.

-Бәлки, алар да үткәннәргә сәяхәт иткәндер, - диде Булатка Алисә, һәм алар, карт археологка рәхмәт әйтеп, әти-әниләре янына йөгерделәр.