Раджа күрәзәчеләрнең язмыш юрауларын тыңларга ярата икән.
Шулай берчак боларның шәһәренә язмыш юрап көн күрүче мәшһүр күрәзәче килеп чыккан. Раджа аны үз сараена китерергә әмер биргән.
Күрәзәче сарайга кергәч, раджа аннан иң элек үзенең киләчәк язмышы турында сораган. Әмма күрәзәче аңа бәхетле язмыш юрый алмаган. Моңа ачуы чыккан раджа күрәзәчене җәзаларга боерган.
— Сине үлем көтә! — дип җикергән раджа. — Ил-көнебез тыныч булсын өчен синдәй шарлатаннарны юк итәргә кирәк!
Әмма дар агачына озатканчы, раджа аны тагын бер кат сынамакчы булган.
— Үзеңнең күпме гомерең калганын төп-төгәл әйтеп бирә аласыңмы? — дип сораган ул аннан.
«Әгәр гомерем озын булачак, дисәм, юраганым юш килмәгәнен күрсәтер өчен, ул хәзер үк мине дарга озатачак», — дип уйлаган күрәзәче һәм мондый җавап биргән:
— И раджа галиҗәнабләре! Әле генә фал китабын ачып карадым, мин сездән нибары бер атна гына алданрак үләчәкмен икән. Шуңа күрә хәзер сезнең белән хушлашам, әмма без озакламый очрашакбыз. Тизрәк озатыгыз мине мәңгелек йортыбызга. Мин анда сезне көтә торырмын.
Бу сүзләрне ишеткәч, раджа ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән.
— Куып чыгарыгыз бу алдакчыны! Моннан соң минем янга мондый шарлатаннарны кертәсе булмагыз!
Ә күрәзәчегә шул гына кирәк. Раджа сараеннан чыккан да ул: «Баш исән булса, аш табылыр», — дип кабатлый-кабатлый юлын дәвам иткән ди.