СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вакыйф Нуриев «Соңгы йөреш”

Ул көнне Сеҗе балалары да, Мөрәленекеләр дә әче таңнан торып чыктылар. Автобус тукталышында түгәрәкләнделәр. Болар — Арчага район беренчелегенә үткәрелгән шахмат ярышына баручылар.
Авыл әле уянып кына килә. Морҗалардан чыккан горур төтен баганалары төн юрганын күтәргәннән-күтәрә бара. Яктыра. Тынлык. Лампочкалы багана төбендә әвәрә килгән урам этләре дә, төнге аудан биһуш булып кайтып килгән җирән мәче дә, аяк астындагы карның тансык шыгырдавы да бу тынлыкны боза алмый. Илаһи, серле, мәгънәле тынлык.
Таң ата.
Ак җиһанның пакь таңы!
Авыл гүя кар диңгезендәге бер утрау. Бераз арырак китеп аны әйләндереп алган урман гүя шул диңгезнең ярлары.
Мондый иртәләрдә юлга чыкканда күңел кыршауларын ычкындырасы, хисләрне уртаклашасы, кабынасы, яшисе килә.
Малайларның, кызларның очкынлы күзләре өлкән яшьтәге бер агайга төбәлгән. Абзыйның рәвеш-кыяфәт шәп: мәһабәт гәүдә, төз буй-сын, элеккеге мәшһүр артист, рәссам, язучылар йөрткән, почти зәһәр дип әйтерлек, карау һәм тәрбия күреп торган чал мыек. Аскысы эчкәрәк баткан, өскесе алгарак чыгып уйнап торган көчле иреннәр, һәр сүзен уйлап, ашыкмыйча, ипләп-җайлап, сеңдереп әйтә. Балалар аны суламыйча тыңлый.
— Синең кәефләр ничек соң, Илнур? — дип сорап куя ул, бер малайның җилкәсенә кулын салып.
— Әйбәт!
Остазның бу шәкертенә игътибарны күбрәк бирүенең хикмәте бар. Илнур — бик хисле малай. Юкка-барга да борчыла, яна, көя. Җиңелүне күңеленә бик авыр ала. Үзбәк абыйны иң куркытканы — малайның йөрәге шәптән түгел. Әйе, балалар тренерының тормышы ярышлардан гына тормый. Аңа һәр шәкертнең сәламәтлеген дә, йөрәген дә кайгыртасы...
Абзый белән якыннанрак таныштырыйм әле үзегезне. Гомере буена туган авылы мәктәбендә балалар укыткан, сигез дистәне тутырып килүче Үзбәк Кәрим улы Яхин ул. Бүген шахмат ярышына баручы команданың остазы, тренеры. Инде күптән лаеклы ялда булса да, егерме елдан артык түгәрәк җитәкчесе буларак, ул балаларны шахмат уйнарга өйрәтә. Үзе дә дөньякүләм танылган шахматчы Рәшит Нәҗметдиновның шәкерте бит ул, уенның бөтен кагыйдәләрен үзләштергән бер дигән шахматчы. Хәер, шахматчы гынамы соң?! Ходай Тәгалә акыл-сәләт өләшкәндә капчыкны тутырып биргән Үзбәк агага. Нинди эшкә тотынса да, кулыннан гөл тама. Ул — бер дигән рәссам. Аның кулындагы кыл-каләмнән гаҗәеп картиналар туа. Казанда үткәрелгән күргәзмәдә дә катнашып, Татарстан Мәдәният министрлыгының дипломнарына лаек булды. Бактың исә, аның бу сәләте балачактан ук килә икән. Без Үзбәк аганың «Яшь ленинчы» гәзитендә басылган рәсемнәрен бертуган сеңлесе — язучы Гөлчәчәк ханым Галиева һәм аның ире — техник фәннәр докторы, академик Әхмәт ага Галиев белән карап утырдык. Узган гасырның 30 нчы елларында басылып чыккан бу рәсемнәрне кечкенә рәссам, альбом битләренә көнен-елын күрсәтеп, бик пөхтә ябыштырып барган. Беренче биттә — Сталин рәсеме. Шушы дәһшәтле елларда «халыклар атасы»н ясатырга әтисе ничек риза булгандыр? Болай да имам-хатип Бәдретдин угълы буларак һаман тырнак астыннан кер эзләргә торалар. Кәрим ага үзе дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәхес бит. Өстәвенә ике ел Казанның Күлбуе мәдрәсәсендә мөгаллим. Рәсемнең берәр кыегы булса, башың белән җавап бирергә тиешсең бит. Улының сәләтенә нык ышанган, күрәсең.
Еллар узу белән бераз саргая төшкән рәсемнәргә карыйсың да уйлап куясың, балалар кайчан да балалар шул. Ул чорда да алар үзләре ачлы-туклы булганнардыр инде — чана-чаңгы шуганнар, урманнарга барганнар, су кергәннәр, табигатьнең матурлыгы белән хозурланганнар. Рәсемнәр шулкадәр осталык белән ясалган ки, аларда бернинди артык сызык юк, һәрнәрсә үз урынында.
Бу альбом — үзе бер тарих. Анда Үзбәк Яхинның «Яшь ленинчы»да басылган мәкаләләре дә, редакциядән килгән хатлар да урын алган. Үзбәк ага хәбәрче буларак та каләменә гомере буена тугры калды. Район, республика гәзитләрендә килештереп язган матур-матур мәкаләләре басылып тора.
Үзбәк Кәрим улы нинди эшкә тотынса да булдыра. Мандолина, думбра кылларына да бик оста чиртә, кулы агач эшенә дә ябыша. Ул — бер дигән бакчачы, умартачы. Ходай биргән сәләтен гомере буена балалар белән уртаклашты. Мин үзем дә Укытучым, Остазым дәресләрен сагынып искә алам. Безнең күңелләр аның ярдәмендә сәнгать дигән бөек тылсымлы дөньяга орынды, Репин, Левитан, Шишкин, Урманче, Якупов, Фәттаховлар белән сөйләште.
Аның әтисе Кәрим Яхин да — үз заманында акыллы, зирәк мөгаллим, алай гына түгел, чын мәгънәсендә мәгърифәтче. Бөтен гомерен авылдашларына, шул исәптән балаларга гыйлем, тәрбия бирүгә багышлый. Шушы юлда сәламәтлеген җуя. Салкын көздә Казаннан авылга, мәктәпкә китаплар, күргәзмә әсбаплар алып кайтканда авырый башлый. Мөгаллимнең тәне яна, күз аллары караңгылана, хәле китә. Курса стансасында поезддан төшә. Авылга тагын җиде чакрым җәяүләп кайтасы. Авыру кешегә бу араны үтү җиңелме?! Йөге дә бар бит әле. Аптырагач берәүләрдән бала арбасы алып тора. Китапларны, күргәзмә әсбапларны шуңа салып алып кайта. Кайтуга егыла. Бүтән тормый. Кәрим ага үпкәсенә салкын тидереп үлем түшәгенә яткан булып чыга. Ни кызганыч, үзенең фидакарь хезмәте өчен Кызыл байрак ордены белән бүләкләнүен дә ишетергә өлгермичә гүр иясе була.
...Тукта әле, сүзем балаларның Арчага шахмат ярышына барулары турында иде бит әле. Тукталышта сөйләшеп торганда Үзбәк ага да, балалар да ара-тирә юлга карап ала. Автобус күренмиме? Килә генә күрсен иде инде. Югыйсә эш харап. Харап булмый ни, елның елында чемпион булган команда ярышта күренмәсен әле?! Автобус аркасында килә алмаганнар дип уйламаслар. «Беткәннәр болар, шуңа күрә ярышка килергә дә курыктылар. Хәчтерүшләр», — дип әйтәчәкләр. Белмәсләр алар Үзбәк аганың 30-35 градус салкында күрше Мөрәле авылына үзе барып, клубның ачкычын үзе эзләп табып, үзе ачып, шахматчы балалар белән күнегүләр уздырып йөрүен.
Бер уйласаң, автобусның килми калуы да ихтимал бит. Юлда ни булмас?! Өлкән шахматчы шунысын да уйлап куя.
Тормыш үзе дә нәкъ шахмат уены бит ул. Йөрешләрдән, җиңү-җиңелүләрдән гыйбарәт. Бу хакта Үзбәк ага балаларга гел искәртеп тора. Менә бүген автобус килмәде ди. Сиңа каршы йөреш булды ди бу. Ә син аңа ничек җавап бирәсең. Запас вариант бармы? Бар! Ул вакытта 5 чакрымны җәяүләп булса да, стансага, поездга китәргә туры килә.
Үзе ул тормышта акыллы, мәгънәле йөрешләр генә ясарга тырышты. Хатыны Әлфия ханым белән бергә берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган биш бала тәрбияләп үстерделәр. Икенче улы Айдар да әтисе юлыннан китте. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, бер дигән рәссам булды.
Каян килә мондый сәләт? Үзбәк аганың Камилә әбисеннән түгел микән. Ул картиналар да ясаган, көмештән, тимердән менә дигән сәнгать әсәрләре тудырган, агач эшенә дә кулы ябышкан. Бу сәләт Үзбәк аганың сеңлесе Гөлчәчәк апаның улы Булатта да ярылып ята.
Хәлбуки язмышның ачы сынаулары, рәхимсез йөрешләре Үзбәк ага тормышында да булды. Армия, сугыш, умыртка сөяген имгәтү аркасында бер селкенмичә еллар буена гипста яту, аның картиналары куелган күргәзмә бинасында янгын чыгу, күпме хезмәтнең көлгә әверелүе... Боларга каршы Үзбәк Яхин бер генә йөреш белән җавап бирде — сабырлык. Фәкать сабырлык! Тормыштагы йөрешләр тактадагы фигураны шудыру гына түгел шул. Алар рәхимсез булырга, бәгыреңә тияргә, хәтта йөрәгеңә ук булып кадалырга мөмкин.
Шулай уйланып торганда, тау итәгеннән ут көлтәсе сузылды. Ул уңга-сулга, аска-өскә тибрәлә-чайкала алга бара.
Тренерның да, балаларның да эченә җылы йөгерде.
Килә!
Автобус килә!!!
Юлның сикертмәләрендә, чокыр-чакырларда чайкала-чайкала, автобус килеп тә җитте. Ишекнең пошт итеп ачылуы булды, халык ни арада автобус эченә агып кереп тулды. Автобуска кеше утырганда булып ала торган ыгы-зыгы әллә ни озакка бармады, пассажирлар кайсы кая урнашып бетте. Сумкалар, капчык-копчыклар, пакет-макетларның байтагы тез өстенә менеп кунаклады, байтагы идәнгә утыргыч астына посты.
Китәсе юл үргә каршы булганлыктан, машина авырлык белән, көчәнеп кузгалды. Аның артыннан авылның саф һавасына зәңгәр-кучкыл, тыгыз төтен бөркелеп калды. Бераз көчәнгәч, автобус хут алды, отыры бер көйгә генә чаба башлады.
Үзбәк ага тәрәзә буена утырды. Рәссамның исәбе күңеленең капкаларын табигатькә ачып куеп, кышкы таңның матурлыгын, җанга хозур күренешләрне карап-күзәтеп бару иде.
Хәзер инде борчыласы юк. Автобус килде, балалар утырды-урнашты. Илнур да үзенә җайлы гына урын эләктергән. Җан тыныч. Табигатьнең кабатланмас манзарасын күңел полотносына яз да бар. Әмма тренерга һәм шахматчы балаларга каршы йөреш автобусның үзендә көтеп торган икән. Кайбер йөрешләр йөрәккә ук булып кадалырга мөмкин, дигән идек. Менә шундый укларның берсе бүген автобуста атылды.
Бераздан кондукторның көр тавышы яңгырады:
— Тәк, балалар, билет алабыз.
Үзбәк ага сискәнеп китте, әсәренеп куйды:
— Бу балалар Арчага ярышка бара. Шахматчылар болар. Ярышларга, олимпиадаларга баручы укучылар юл өчен түләми. Хакимиятнең карары бар.
— Тәк, алайса, справкагызны күрсәтегез. Менә бу балалар ярышка бара дигән справкагызны.
Үзбәк ага кесәләрен актара башлады. Тукта, кайда соң әле ул справка? Юк. Бер кесәдә дә юк. Бар иде бит, алган иде бит ул аны. Справка да, башка документлар да өйдә онытылып калган. Кичтән барысын да әзерләп куйган иде югыйсә. Ветеран каушады. Төне бик борчулы булды шул аның. Остаз таң атканчы керфек какмады. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөрде. Көн бозылмасмы? Буран чыкмасмы? Балалар уяна алырмы? Күрше авылныкылар җыенып килеп җитә алырмы? Автобуска соңга калмаслармы? Район чемпионы исемен быел да саклап калып булырмы?
— Справка өйдә калган бит, черт побери...
— Башыгыз калмаганмы?
— Баш та калган. Паспортта фоторәсемдәге баш минем баш бит инде ул. — Үзбәк ага киеренкелекне бераз гына булса да юмор белән йомшартмакчы булды.
— Тәк, справкагыз юк икән, юл хакын түлисез!
— Юк, сез бу балаларның ярышка баруына ышанасыздыр бит инде. Шахмат ярышына бара алар. Югыйсә таң тишегеннән торып чыкмаслар иде.
— Знать не знаю. Түлисез, бетте-китте.
Үзбәк аганың башында уйлар өермә булып кайный башлады. «Син — фронтовик. Илеңне яклап сугышка киткән кеше. Син — укытучы. Хакыйкатьне яклап яшәгән кеше. Син — рәссам. Матурлыкны яклап тезләнгән кеше. Бүген биш-алты бөртек баланы яклый алмыйсың. Күр әле бу кондукторны да. Бигрәк үҗәт. Акча, акча, дип дәһшәт чәчә, йөрәккә басып тора».
— Документлар дип, справка дип кире өйгә кайтып булмый бит инде хәзер. Аңлагыз инде мине.
— Аңламыйм да, аңларга теләмим дә. Ә син, абзый, үзең дә билет алмадың бит әле.
— Мин — фронтовик.
— Каян белим мин синең фронтовик икәнеңне? Маңгаеңа язылмаган.
«Нишләп язылмасын. Язылган шул. Маңгаема кыеклап тарап төшерелгән чәчләр арасында сугыш агарткан чәчләр юкмыни?! Маңгаемдагы җыерчыклар арасында сугыш сызганнары юкмыни?!» Үзбәк ага уйларыннан бүленергә, җанына тынычлык табарга теләп тәрәзәгә күз салды. Автобус тизлекне тагын да арттырды бугай. Юл буендагы ак бәс сарган агач-куаклар, электр баганалары выжт та выжт артка атылып калалар. Алар белән бергә ак кар астындагы курпы арасыннан баш сузган, шушы ак иртә күренешенә ятып бетмәгән әрсез әрем, котсыз шайтан таяклары да сикереп кала.
Кондукторның бөереннән чыккан тавышы рәссамны бу күренештән аерылырга мәҗбүр итте.
— Билет аласызмы сез, юкмы? Югыйсә хәзер автобусны туктатабыз, үзегезне төшереп калдырабыз. Башта үзеңә ал, абзый!
Үзбәк аганың йөрәге кысылып куйды. «Балаларны түгел, әллә үзеңне дә яклый алмыйсың инде син, ветеран», — дип эндәште аңа күңеле. Шахмат тактасындагы бөтен фигуралар дәррәү һөҗүмгә ташланган кебек тоелды. Ул отылган пешка хәлендә.
— Билет ал!
Үзбәк ага дәшмәде.
— Билет!!!
Кондуктор талпан кебек кадалды.
Киеренкелек тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән. Ярый әле автобустагы авылдашлар дәррәү күтәрелеп чыкты:
— Сугыш ветераны бит ул, ник бәйләнәсез аңа?
— Гомере буена балалар укытты. Гадел, намуслы кеше.
— Ярышка баралар алар. Авыл данын, мәктәп данын якларга. Тимәгез аларга!
Шушы сүзләрне ишеткәч, кондуктор, ниһаять, тынычлангандай булды. Әмма ветеранның йөрәгенә кан сава башлаган иде инде. Отыры аның тыны кысыла, һава җитми башлады. «Автобусны туктатып, ишекне ачтырырга мәллә. Бераз һава керер иде» дип тә уйлаган иде. Күреп тора бит. Кешеләр ашыга. Кайсысы эшкә, кайсысы укуга. Машинаны туктаттырмады. Уңайсызланды. Сабыр гына түзеп утырды.
Арчага көч-хәл белән килеп җитте ул.
Стансадан район үзәгенә менәр өчен тагын автобуска утырасы. Монысыннан да гайрәте чигеп, җаны бизеп калган Үзбәк абый һәм балалар утырамы соң?! Җәяүләп менәргә булдылар. Җитмәсә, җиле дә каршы. Авыру йөрәккә тауга каршы, җилгә каршы бару җиңел дисезме?! Күпне күргән, байтак фаҗигаләрнең шаһиты булган текә Арча тавы бит әле ул.
Тын һаман кысыла. Күкрәк — таш. Маңгайга салкын тир бәреп тора.
Ничек кенә булса да, Үзбәк ага балаларны ярышка вакытында, исән-имин китереп җиткерде.
Ә үзе...
Йөрәк!..
Шул вакыт бер малай аның өстенә капланды. Ул идәндә чалкан яткан Үзбәк аганың күкрәгенә баса, аның авызына кайнар сулышын өрә башлады. Малай шулкадәр тырыша ки, аның маңгаеннан шабыр тир ага.
Остазына җан өрергә маташучы бу малай... Илнур иде.
Йөрәк!..
И син, йөрәк! Өзгәләнгән йөрәк!!! Телем-телем йөрәк!!!
Балаларның күз алдында...
Барысы да таштай катып калды.
Шул арада Үзбәк аганың Арчада яшәүче улы Айдар да килеп җитте. Ул да үзенең шәкертләре белән бүгенге ярышта катнашасы икән бит.
Ярышырга, көч сынашырга дип ашкынулы-ярсулы йөрәк, җилкенгән күңел белән кил дә җан биреп яткан газиз әткәңә тап бул инде.
Хәзер укучыларда ярыш кайгысымы?!
Шулай да шахмат тактасы янына утырырга үзләрендә көч тапты алар. Алай гына түгел, Үзбәк абыйлары үзләренә рәнҗеп китмәсен, аның рухы — ул шушында, ярыш үткәрелә торган залдадыр — сөенсен өчен җиңәргә, ничек кенә булса да җиңәргә сүз бирделәр.
Нәтиҗәдә, Сеҗе мәктәбе укучылары тагын район чемпионнары!
Ни кызганыч, бу шатлыкны уртаклашырга яннарында Укытучы, Остаз юк шул инде.
Юк шул...