СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Николай Носов “Җанлы эшләпә”

Песи малае Васька идәндә чебен аулап утыра иде. Комод өстендә кырыйда гына яткан эшләпәгә бер чебен килеп кунды. Васька кинәт кенә комодка сикерде дә, тырнакларына эшләпәне эләктереп, идәнгә очты. Ә эшләпә — шалт! — Васька өстенә төшеп тә капланды.Бүлмәдә рәсем ясап утырган Володя белән Вадик песинең эшләпә астында калуын күрмәделәр дә. Бары ниндидер тавыш кына ишеттеләр.
Борылып карасалар — идәндә эшләпә ята.
— Ә-ә, эшләпә төшкән икән.
Володя эшләпәне алырга дип иелгән иде, куркуыннан кычкырып җибәрде.
— Нәрсә булды?
— Ул те-те-ре!
— Нәрсә тере?
— Эш-эш-эшләпә.
— Син нәрсә! Эшләпә тере буламыни?
— Ы-ы-ышанмасаң, килеп кара.
Вадик эшләпәгә якынрак килде. Килеп иелүгә, эшләпә аңа таба шуыша башлады.
— Ай! — дип, Вадик диванга сикерде. Аның артыннан — Володя.
Эшләпә бүлмә уртасына кадәр шуышып килде дә туктады. Аннары куркуларыннан дер-дер калтыранган малайлар ягына — диванга таба килә башлады.
— Ай! Ой! — Володя белән Вадик диваннан сикереп төштеләр дә бүлмәдән үк чыгып сыздылар.
Аш бүлмәсенә чабышып кереп ишекне дә ябып куйдылар.
— Мин ки-ки-китәм! — диде Володя.
-Кая китәсең?
— Өйгә кайтып китәм.
— Нигә?
— Эшләпәдән ку-куркам. Йөри торган эшләпәне беренче тапкыр күрүем.
— Ә бәлки берәрсе аны бавыннан тартадыр?
— Бар соң, кара.
— Әйдә икәү карыйбыз. Мин кисәү агачы алам. Безгә таба килә башласа, кисәү агачы белән тондырырмын.
— Алайса, мин дә алыйм.
— Бездә бүтән кисәү агачы юк шул.
— Булмаса, мин чаңгы таягы алам. Малайлар, кисәү агачы һәм чаңгы таягы белән коралланып, бүлмәгә башларын тыктылар.
— Кая соң ул?
— Әнә тегендә, өстәл янында.
— Хәзер тондырам мин аңа,— дип батырайды Вадик,— килеп кенә карасын.
Әмма эшләпә кузгалмады, өстәл аягы янында ята бирде.
— Әһә-ә, курыкты! — дип шатланышты малайлар.
Эшләпәне кузгатырга тырышып, Вадик кисәү агачы белән идәнгә бәрә башлады:
— Әй, эшләпә!
Юк, селкенми эшләпә.
Малайлар аңа, идәндәге кәрзиннән алып, бәрәңге тондыра башладылар. Ниһаять, берсе эләкте бугай, эшләпә өскә атылды:
— Мияу!
Эшләпә астыннан башта соры койрык күренде, аннары — тәпиләр, соңыннан песи баласы үзе килеп чыкты.
Вадик аны кочаклап алды.
— Васька, йомшагым, син ничек эшләпә астына кердең?
Васька аңлатып торуны кирәк санамады бугай, яктыдан күзләрен кыскалап утыруын белде.