Сугыштан дүрт бармагын өздереп кайткан атаклы гармунчы Кирам турында миңа Мамадыш районының Кече Сон авылында сөйләгәннәр нде. Шушы хикәятне тыңлаганнан соң, аның образы тере-җанлы килеш күз алдына килеп басты...
Кирам абыйның үзенә каратырлык, магнит сыман тартып китерә торган бер хикмәте булган шул. Сугышы ул уң кулының — нәкъ менә гармун телләрендә уйный торган кулының бармакларын өздереп кайткан. Солдат биштәрен җилкәсеннән төшереп, аның хөрмәтенә ачылган чәкүшкәне бушатып алгач, күңеле нечкәреп елап җибәргән. Нишләргә, алга таба ни кылырга, сугышка киткәнче авыл кичләрен яңгыратып уйный торган гармунына ни дип әйтергә тиеш ул хәзер? Аның бит кышлатып суйган сарык акчасына алынган тальян гармуны мировой иде! Яшьләрне кич саен җырлатты биетте, аулак өйләрнең ишеген ачтырды, моңы белән кызлар толымына кагыла-кагыла, табын түрендә утырды...
Сугыш хәлләрен сорашкан авылдашларына берчакны болай дип сөйләгән үл:
- Курск дугасында кеше күмелерлек тирән окопта яткан чаклар иде бу минем... Свастикалы танкларның берсен безнең снаряд чәнчелдереп ташлады. Ә менә икенчесе көтмәгәндә ажгырып өстемә килеп чыкты. Килеп тә чыкты, үтүк белән бастыргандай итеп, окопны айкарга кереште. Чәчләргә, муенга кайнар балчык тулды. Куркырга ара юк, шулай да сулышым бугазыма төелде... «Беттем!» дип уйладым шул чакта һәм, куркуны җиңеп, җир астыннан тальян тавышын ишеттем... Табаннарны пешереп, бугазыма хәтле ургылган шушы моң исән калдырды бугай мине. Әмма башның урта бер җирендә әчтерхан чикләвеге кадәрле ак тап уелып калды. Курку ак төстә була микәнни дип, кайчакны әле дә булса гаҗәпләнеп куям...
Бармакларын югалтса да, гармунын һәм үзенең элеккеге абруен югалтасы килмәгән Кирамның. Сул кулының бармаклары «бакалар» өстеннән йөгереп уза узуын, ә менә дүрт бармагын югалткан сәер-бичара уң кул, ни хәрәкәт кылырга белмичә, һавада асылынып кала... Нимес снарядларының кыйпылчыгы гүя шушы тальянга да килеп тигән һәм аны телсез-моңсыз калдырырга маташа. Утны-суны кичкән Кирам моның белән килешергә теләми. Йөрәгенең әллә кай төшләрендә яткан татар үҗәтлеге белән гармунны берничә кат уңга-сулга әйләндерә дә берәүнең дә уена килмәстәй чигелешне эзләп таба ул...
Берничә көннән соң Кирамның ишегалдыннан өздереп-өздереп тальянда уйнаган тавыш ишетелмәсенме! Авылдашлар бу хәлгә шаккаталар: тальянының уң ягын — сул кулга, сул ягын уң кулга көйләп-үзгәртеп куйган икән ул ләбаса! Дошман танкларын йөз дә сиксән градуска әйләндереп салган егет буларак, гармунының баш-башларын кирегә әйләндергән дә, исән калган сул бармакларын унике тел өстендә биетә башлаган. Уң кулының исән калган баш бармагы исә иң кирәкле вазифаны башкару — каеш элмәкле планканы тартып-сузып йөртү өчен исән калган, күрәсең.
Кирамның сугыш аркасында өзелеп, әмма хәзер аерата бер моң, ачыну белән өртелгән уйнавы авыл өстендә яңадан яңгырый башлый. Югалту һәм сугыш җәрәхәтләренә карамастан, салам түбәле авылның күпмедер дәрәҗәдә яңадан яши һәм килер көнгә өмет белән карый башлавы була бу...
Кирам абый күптәннән юк инде. Авыр туфрагы җиңел булсын, каберен дога нурлары яктыртсын! Ул калдырган моңнар, татарның үҗәтлеге һәм батырлыгы мәңгелек...