Өч агай-эне сәфәр чыгалар. Алар урман кырыеннан алтын табалар. Ул алтынны, үз җаебыз белән килеп алырбыз әле, көндез алып китсәк кеше күрер дип, күмеп калдыралар урманга. «Өчебезгә дә бик зур сумма булыр»,— дип.
Бервакытны бу алтынны боларның кече энеләре килеп урлый. Бер өч көннән алтынны алырга дип килсәләр, алтын урынында юк. Болар хәзер аптырыйлар, кем алган аны, күрүче дә юк, белүче дә юк. Өч бертуган булгач, берсенә-берсе әйтергә дә аптырыйлар, оялалар. Шуннан соң олы туганнары әйтә:
—Без болай таба алмыйбыз, әйдәгез, бездән ун биш чакрым җирдә бер карт бар, шул карт алтынны кем урлаганны табар,— диләр.
Болар өч туган китәләр картка, барып керәләр. Карт боларны бик яхшылап, күтәргән күк итеп, каршы ала, аш-су хәзерләп, җиләк-җимешләр белән сыйлый. Аннан соң болар үзләренең нинди йомыш белән килүләрен сөйлиләр:
—Без сәфәр чыккан идек, шунда алтын таптык, шул алтынны икенче килеп алырбыз дип күмеп калдырдык. Өч көннән алырга дип килсәк, алтын урынында юк,— диләр.
Карт әйтә:
—Менә, балалар, мин сезгә бер гыйбрәт сөйлим,— ди.— Моннан җиде чакрым бер авылдан бер кыз килеп, миннән берәр сумлык биш алма алды. Алманы биргән вакытта сорыйм: «Кызым, акчаң бармы?»—
дип. Кыз әйтә: «Юк»,— ди. «Акчаң булмаса, үзеңне ярәшеп бикәчкә биргән көнне миңа килеп тапшылырырсыңмы?»— дидем. Ул: «Тапшырылырмын»,— диде. Ике елдан соң унҗиде яшькә җиткәч, кызны ярәшәләр, атна көнне кич никах укыйлар. Кыз шул көнне киявеннән рөхсәт сорап, ефәк күлмәкләр киеп, энҗе-мәрҗәннәр тагып, минем, шундый бер әманәтем бар иде дип, картка барырга чыгып китә. Шул вакытта аңарга бер качкын очрый. Ул качкын аңардан сорый: «Син кая барасың?»— ди. Кыз әйтә: «Син миңа бәйләнмә, миңа тимә. Мин шундый әманәтле кеше, ике әманәтем бар: берсе — карт янына барып кайтырга кирәк, икенчесе — киявем көтеп ята»,— ди. Шуннан соң качкын «бар» дип, кызны җибәрә. Кыз килеп җитте, ә мин кызны яңадан киявенә тапшырылырга җибәрдем. Сез шул сүзгә нәрсә әйтәсез?— ди карт.
Олы туганнары әйтә:
—Кияү күркәм, яхшы кеше икән: юлдагы качкын да бик яхшы кеше икән: син дә, бабай, яхшы, миһербанлы кеше икәнсең. Сез өчегез дә хыянәт итмәгәнсез, тугры кешеләр икәнсез.
Икенче туган әйтә:
—Мин дә, бабай, шуны ук әйтәм,— ди.
Өченче туганнарыннан сорый карт:
—Син нәрсә дип әйтерсең?— ди.
—Мин, кияү булгач, шулкадәр мал әрәм иткәч: «Карт янына бүген барма, бүген минем янда кун, иртәгә барырсың әле»,— дип әйтер идем. Юлдагы качкын булсам, шул кызның яхшы киемнәрен, энҗе- мәрҗәннәрен салдырып калыр идем,— ди.
Карт әйтә:
—Әй, улым, ди, синең фикерең начарлыкта икән, алтынны син урлаган, бүтән беркем дә түгел,— ди.
Дөрестән дә, алтын шуңарда була, алтынны табалар. Энеләрен судсыз-нисез чыгарып җибәрәләр.