СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия “Көмеш каурыйлы кош”

Көн салкын дип, Маратны урамга чыгармадылар. Малай тәрәзәдән урамга күз салмакчы иде дә, боз каплаган пыяла аша берни күренмәде. Шуннан Марат тәрәзәгә Суык бабай төшергән рәсемнәрне карарга кереште. Иртәнге кояш яктысында ялтырап-җемелдәп торган әлеге боз үсемлекләр абага яфракларын да, ниндидер гаҗәеп-сәер чәчәкләрне дә хәтерләтә иде.
- Карале, Суык бабай нинди рәсемнәр ясап киткән безнең тәрәзәгә! - диде шунда Марат янына килеп баскан әтисе. - Нәкъ кош каурые диярсең! - Шуннан әтисе тиз генә фотоаппаратын алып килде дә, бер тезенә таянып, черт итеп әлеге каурыйны фотога төшереп алды һәм, менә кара дип, улына күрсәтте.
- Ничек матур! - диде малай, фотодан күзен ала алмыйча. - Әти, әйдә, бу фотоны эшләтеп алабыз, ул чагында аны стенага элеп куеп булыр.
Улының сүзен тыңлап, әтисе шул көнне үк фотоны эшләтеп алып кайтты. Марат, пыяладагы рәсем белән карточканы чагыштырмакчы булып, тәрәзә янына килгән иде - аһ итте: көндезге кояш пыяладагы сурәтне эретеп бетергән иде.
Оныгының кулындагы рәсемне күргән дәү әнисе, соклануын яшерә алмыйча:
- Бигрәк матур! - диде. - Бу каурый, мөгаен, гади түгелдер, тылсымлыдыр. Менә күрерсең әле!
Марат көн буе кулыннан рәсемне төшермәде, кич җиткәч исә, фотоны киштәгә куеп, йокларга ятты, әмма бик озак йокыга китә алмыйча боргаланды да боргаланды. Күзен йомуга, көмеш каурыйлы кош каршысына килә дә баса иде. Теп-тере диярсең! Төн уртасы җитте, сәгать тә уникене сукты. Шулчак нәрсәдер тәрәзә пыяласын чукыган кебек булды. Марат юрганын атып бәрде дә тәрәзәгә атылды. Караса... ай яктысында, әкияттәге сыман балкып, көмеш каурыйлы кош тора. Канатларын җилпеп җибәргән иде - һәр каурые асылташлар сыман җемелди башлады. Әмма кошның канатында бер каурый җитми иде.
- Зинһар, каурыемны бир миңа, - дип ялварды кош, Маратның күзләренә туп-туры карап, - югыйсә мин оча алмыйм.
- Миңа бит аны Яңа елга Суык бабай бүләк итте, - дип аңлатмакчы булды малай.
- Шулай булса да үтенеп сорыйм синнән, бир! - дип ялварды кош; аның күзләрендә яшь җемелдәде.
Нишләсен инде Марат? Йөгереп килеп, киштәдәге рәсемне алды да, форточканы ачып, кошка сузды. Кош рәсемне томшыгы белән эләктереп алды һәм, рәхмәт йөзеннән тәрәзә каршында бер кат очып әйләнгәннән соң, югары күтәрелеп, күздән югалды. Төнге тын һавада кошның:
- Рәхмәт сиңа! Рәхмәт! Яхшылыгыңны онытмам! - дигән сүзләре генә яңгырап калды.
Иртәгесен кояш нурларында янып торган көмеш каурыйны кабат тәрәзә пыяласында күргәннән соң, Марат аны кәгазьгә төшермәкче булды. Улының рәсем ясарга теләге барлыгын белеп, әнисе аңа мольберт, буяулар алып кайтты, аннары Марат, рәсем ясау серләренә төшенер өчен, сәнгать мәктәбендә укый башлады. Тәрәзә артында басып торган көмеш каурыйлы кошның рәсемен бик тә, бик тә ясыйсы килә иде аның.
Уку елы тәмамланган көннәрдә сәнгать мәктәбендә белем алган балалар рәсемнәренең күргәзмәсе булды. Күргәзмә залында Маратның рәсеме дә булып, әлегә ул ак җәймә белән капланган иде. Халык күп иде күргәзмәдә, һәммәсе дулкынлана, Маратның әнисе дә тынычлыгын тәмам җуйган иде - шулай булмыйча соң, улы белән нык горурлана һәм аның зур уңышларга ирешәсенә чын-чынлап ышана иде ул. Яшь рәссам үзе исә тыныч кына бер читтә басып тора бирде. Менә тантаналы рәвештә күргәзмәне ачып җибәрделәр һәм рәсемнәр өстенә капланган ак җәймәләрне берәм-берәм ала башладылар. Тамашачылар һәр рәсемне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Менә чират Маратның рәсеменә җитте. Рәсемне каплап торган ак җәймәне алуга, залда үле тынлык урнашты - рамдагы киндер тукыма буш, чип-чиста иде. Тамашачылар да, сәнгать белгечләре дә, аптырап, бер-берсенә караштылар. Әмма бу хәлгә бары Марат кына аптырамады:
- Минем горур, ыгы-зыгы сөймәс кошым тагын күкләргә ашкан. Аны һичкем тота алмый, хәтта мин дә, - диде.
Аның сүзләрен раслагандай, тәрәзә артында көмеш канатлы кош пәйда булды. Ул канатларын җилпеп, талпынып алды да тагын болытлар арасына китеп югалды.