С-гэ
Көз кайда да моңсу икән! Карасана бу каеннарга! Сарылыклары йөзеңә йогар. Җиргә кара — үләннәр өстән караганда гына үлән кебек, текәлебрәк карасаң, аларда инде яшәү чаткысы юк, очлары шәлперәеп сыгылып төшкән, төпләре кипшергән. Урманчының япа-ялгыз өе каршындагы алмагачта бердәнбер алма асылынып калган. Йә, ул да өзелеп төшкәч, бу агачтан быел ни кала инде?..
Урман сукмагы буйлап салмак кына атлыйбыз. Каядыр ашыгасы юк. Кемнедер очратасы юк, безне дә күрергә ашкынучылар юк шикелле. Бар да тыныч. Бар да әйбәт. Атлыйбыз да атлыйбыз. Күңелдә ниндидер оеганлык, шыпырт тынлык, аяк астында яфраклар гына кыштырдый.
Көтмәгәндә сукмак безне чыршылыкка алып чыкты. Көз. Сентябрь ахыры. Бөтен дөньяга сагыш катыш сарылык иңгән. Кинәт бер алан тулы яшеллек! Күкрәккә әллә ниткән шатлыклы тойгы — хисләр тулгандай булды. Күңелнең әлеге гамьсез тынычлыгы югалды, җан яздагыча бер дәртләнеп алгысынгандай итте. Күңел дигәнебез, әй, сизгер шул!
Яшь чыршылар алан тутырып ниндидер бер бәйсез тын лык белән иңгә-иң терәп басып торалар. Җилгә дә исләре китми шикелле, явым-төшем дә аларга барыбер кебек. Янәшәдә үк торганда чыршылар ямь-яшел үк түгел, кайбер ботаклардагы ылыс-энәләр арасына сары каен яфраклары сырышкан. Яфраклар салкын дымсу җиргә төшкәнче, аз гына булса да югарыда калырга теләп, үзләре ылыслар арасына кысылганнармы, әллә ылыслар үзләре, мәрхәмәт күрсәтеп, аларны һавада ук тотып алганнармы? Ничек булса да бу сары чуклар чыршыларны кимсетми, киресенчә, горуррак, кип күңеллерәк итә сыман.
Минем ялгыз каласым килеп китте. Янда кемнең булса да булуы, бу матурлыктан, бу төсләрдән ләззәтләнүләремне киметер, уйларымның табигый агышына комачаулар кебек иде. Яки ул биредә калсын, мин, арырак китеп, үз уйларыма чумыйм. Тынлыкны бозып, юлдашыма дәштем:
— Беләсезме, тәкъдимем бар: әйдәгез ярты сәгатьтән очраша торган итәбез. Ә хәзер аерылышыйк. Табигать балалары булып ялгыз йөрик бер урман кочагында!
Юлдашым миңа бераз үпкәләгәндәй итеп карап алды да, моңсу гына башын иеп, килешүен белдерде.
— Ярый.
— Сез монда калыгыз. Мин китим.
— Юк, син кал монда. Монда яшеллек...
— Кайда очрашабыз?
— Урман авызында.
Мин япь-яшь егет, яшел чыршылар янында басып калдым, ә ул ызан юлы буйлап сарылыкка чумган каеннар ягына атлады. (Ул дигәнем кырык яшьләрендәге ханым. Без шәһәрдәге оешмабыз эше белән бу якка килеп чыккан идек.) Ул киткән юл туры коридор кебек сузылган. Тәгәрмәч ызаннарына шаулап яфрак тулган. Юлның һәр ике ягында шәмдәй төз ап-ак каен кәүсәләре. Түбәндә тып-тын, ә өстә җил үзен ярыйсы гына сиздерә, ахры — нечкә ботаклар сыгылып-сыгылып килә. Түбәнгә ташланырга дучар яфраклар бертуктамый оча да оча. Юл буйлап ханым атлый да атлый, әкрен генә миннән ераклаша. Ул бернәрсә турында да уйламый кебек миңа. Болай гына бара да бара кебек. Кем белә? Яфракларның салмак кына бөтерелеп төшү җаена атлап барган зәңгәр кофталы бу ханымның эчендә әллә ниләр бардыр. Бәлки, күңелендә әллә нинди давыллар шашадыр? Бәлки, бәлки... Ул әкренләп ераклаша бара. Каеннар фонында аның зәңгәр кофтасы бердәнбер ят төс. Ул да күзгә күренеп бәләкәйләнә...
Чү! Кош сайрый түгелме? Әллә ялгыш ишетәмме? Сагаеп тыңлыйм. Әйе, кош сайрый. Бүген сентябрьнең соңгы көне, иртәгә октябрь һәм... яздагыча сайрау. Тавыш якыннан гына килә иде. Сирәк нәрсә тансыграк шул. Җәй башында булса, бәлки, илтифат та итмәгән булыр идем әле. Ә хәзер менә шым калдым да авыз ачып тыңлап торам. Беренче ишетәммени?
Каеннар янына чыккач, кош сайравы бетте. Туктаган гынадыр дип атлавымны дәвам итәм. Юк, ишетелми. Кире чыршылыкка борылам. Яңадан тавыш, яңадан әлеге сайрау. Менә ничек — яшеллектә генә сайрыймыни ул кош? Аның сайравы төсләргә дә карыймыни әле? Нигә сары каеннарга кунып сайрамый ул?
Бу вакыт өчен тансык яшеллеккә күмелгән чыршыларга янә бер кат карыйм. Төпкә коелган кызыл энәләр! Чыршы дигәч, берәү дә кызыл энәләр турында уйламый бугай. Әнә ята алар. Шигырь ятлаучы малай кебек авыз эченнән кабатлыйм:
Чыршы мәңге яшел!
Ә төптә —
кып-кызыл энәләр...
Йөри торгач каенлыкка да чыктым һәм әлеге ызан юлы буйлап бара башладым. Каеннар шаулый да шаулый. Ул шаулауның ниндидер бер мәгънәсе дә бардыр кебек. Ә коелучы алтынсу яфракларга бернинди мәгънә кирәкми бугай инде...
Җир дә җәйдәгедән күп ярлы, шәрәрәк. Коелган яфраклар арасыннан яшел үлән сабаклары күренгәли. Абага корыган, яфраклары бөрешеп килгән, гөләп куакларының энәләре аермачык тырпаеп калган, берәм-берәм кызыл җимешләре генә асылынып тора. Шулай да каеннар арасында бу яшькелт, кызгылт төсләр югалып кала. Күзгә ике төс ташлана: сары һәм ак. Дөрес, үзгә төстәге күк бар. Тик аның төсе турында кистереп әйтеп булмый — ул минут саен үзгәреп тора. Күк тулысынча, каядыр ашыгучы соры болытлар хөкемендә.
Бара торгач мин ханымны куып та җиттем.
— Син дә минем юлга чыккансың икән!
— Әйе. Бу төп юл бит...
Дәшми генә атлыйбыз. Шушы сүзләргә мәгънә салып, шул мәгънәдә изрәп атлыйбыз. Дөресрәге, мин шулай атлыйм. Ул ни уйлый торгандыр, белмим.
1968, октябрь