Буын сикертүче иген кырлары баш очында эленеп торучы кайнар кояш астында әлсерәп утыра. Зәңгәр күктән тургай тавышы, үлән арасыннан чикерткәләр сайравы ишетелә. Ике басуны бүлеп салынган тар ызан- сукмактан салмак кына адымнар белән велосипед җи тәкләп ике малай кайтып килә. Ерактан караганда берсенең буе арыш сабагы хәтле генә. Такыр башы ялтырап-ялтырап китә үзенең. Икенчесе — озын буйлы. Велосипед та аның кулында. Артыннан теркелдәүче энесе әледән-әле:
— Абый, кая мин этеп кайтыйм азрак,— ди, велосипедны үз кулына алмакчы, туганына булышмакчы була.
Аларның шулай күрше авылдан — Балыклыдан кайтып килешләре. Ә анда юллары һич көтмәгәндә барып чыккан иде.
...Иртән иртүк, әле энесе йокыда чакта ук малайлар белән балык тотарга чыгып киткән Рәүф атыла- бәрелә кайтып керде. Инде уянып ишегалдына чыккан, тавыклар белән мәш килүче Мөнир абыйсының әллә йөгерүдән, әллә башка бер сәбәптән кызарып чыккан йөзенә, еш-еш сулыш алуына гаҗәпсенеп куйган иде. Рәүф капкадан керә-керешкә үк аңа дәште:
— Әнкәй кайда, әткәй өйдәме?
Бакчада алар...— диде Мөнир. Абыйсының шулай кабаланып, йөгереп йөрүенә сәерсенеп карап алды да, кулындагы бер уч борчакны берәмтекләп-берәмтекләп тавыклар алдына сибүен белде. Үзе ташлаган бөртекләрне бүлешә алмый тарткалашучы мәхлук тавыкларның кыланышларын кызыксынып күзәтте. Чыннан да, йолкыш тавыклар бу минутларда мәзәк күренәләр иде шул. Әнә төркәләшә-төрткәләшә торгач җимне эләктергәне муенын сузып алпан-тилпән читкә йөгерә, үа артыннан ияргән төркемнән качып котылырга, иркенләп сыйланырга тырыша.
Тавыкларны сугыштыру белән мавыккан малай бакча ягыннан килгән тавышларны ишетеп шым булды. Тукта-тукта, абыйсы әти-әнисенә кызып-кызып нидер сөйли түгелме соң? Әледән-әле «велосипед» сүзен кабатлый җитмәсә үзе. Җитә калды шул сүз Мөниргә. Ул кулындагы бөртекләрне нәкъ тавыклар җыелган урынга туры килерлек итеп югарыга сипте дә, аларны куркытып-өркетеп борчак яңгыры аша чыгып, бакча ягына таба элдертте.
Рәүф абыйсы күрше Балыклы авылы кибетенә велосипед кайтуын ишеткән икән. Хәзер әнә әтисе белән әнисе арасына баскан да кулларын болгап-бутап шул хакта сөйләп маташа. Үзенең шунда барырга җыенуын әйтә, бастырып акча сорый.
Күренеп тора: әнисе дә, әтисе дә аның теләгенә каршы түгелләр. Чөнки инде күптәннән үзләре үк аларга велосипед алып бирергә вәгъдә иттеләр. Тик кайтканы гына юк кибетләренә. Шулай да икеләнеп тә ала әнисе.
—Соң, балам,— ди ул,— ерак ич Балыклы — өч- дүрт чакрым ара. Үзеңне генә юлга ничек чыгарып җибәрмәк кирәк?
—Юлны беләм лә!— ди абыйсы, үзсүзләнеп.— Әти белән күпме узган бар ул араны. Аннан соң мин бит үземә иптәшкә Мөнирне дә алам. Рәшитләрдән (күрше малае инде монысы) велосипед алып тордым, капка тө бендә көтеп тора. Икебез ике велосипедта кайтырбыз кайтканда. Алай тиз дә, җайлы да...
Сөйләшү болайга ук киткәч, тарткалашуның мәгънәсе юк иде инде. Моңа кадәр сүзсез генә басып торган әтиләре дә телгә килде. Ризалыгын әйтеп, үз сүзен әйтте.Ярар, әнисе, көн әле башлана; гына. Әйләнеп кайтсыннар. Бир санап акчаны.
Малайларга шул гына кирәк тә инде. Алар бер-берсен узыша-узыша ишегалдына таба йөгерделәр. Чукыша-чукыша үзара җим өчен сугышып йөрүче ачкүз тавыклар бу хәлдән төрлесе төрле якка сибелде. Мөнирнең аларда гаме юк иде инде. Булырга! Абыйсы аны үзе белән ала ич — ул күрше авылга сәфәргә чыга, Балыклы кибетенә велосипед алырга бара.
Рәүф өйгә кереп тиз-тиз генә өс-башын алыштырып чыкты. Аннан энесен әзерләргә кереште: яңа чалбарын, сабантуена дип саклап торган ботинкасын кигертте. Ни дисәң дә кеше күзенә күренергә баралар бит. Балыклы авылы малайлары алдында дәрәҗәне төшермәскә ки рәк. Очына-канатлана юлга җыенучы улларына карап әниләре янә дә тынычсызланып алды.
—Әллә соң, улым,—диде ул Рәүфкә карап,— түзеп торасызмы, минәйтәм. Кайтыр әле велосипед үзебезнең кибеткә дә, анда кайткан безгә кайтмый калмас...
Әниләре үзенә яклау табарга теләп, әтиләренә карады. Малайлар тыныч иде, әтиләренең гадәт-холыкларын яхшы беләләр чөнки. Ул ике сөйләшеп тормас әйткән сүзеннән кире кайтмас. Аннан соң авылда барлык малайларның да диярлек велосипеды барлыгын — иртә-кич аларның кыңгырау чыңлатып урамнан узуларын, улларының ул чакларда яшьтәшләренә көнләшеп- кызыгып карап калуларын да белә. Моны күрү исә аның үзенә дә авыр тәэсир итә иде.
—Акчаны санап бирдеңме әле?! — диде ул әниләренең икеле-микеле торуына каршы.— Барыгыз, исән- сау әйләнеп кайтыгыз.
Кулъяулыкка төрелгән акча әниләре кулыннан өлкән малай Рәүфкә күчте. Ул аны кабалана-кабалана куен кесәсенә салып куйды. Дүртәүләшеп урамга чыктылар. Капка төбенә сөяп куелган велосипед: «Озак җыенасыз», дигәндәй мөгезен тырпайтып аларны көтеп тора иде.
Рәүф аны җитәкләп юлга алып чыкты. Энесен алга — рам өстенә утыртты да этәрелеп китеп үзе дә велосипедка менеп атланды. Педальне тиз-тиз әйләндерә- әйләндерә урам буйлап китеп тә барды.
Капка төбендә басып калган әти-әниләре аларга хәерле юл теләп озатып калды.
Авылны чыгып бераз баргач, туры юлга төштеләр.
Рәүф җай гына педальне әйләндерә. Җылы-йомшак җил йөзләрне иркәли, колак яныннан шаулап артка тәгәри.
Мөнирнең авылдан еракка беренче тапкыр гына чыгуы иде әле. Ул барган шәпкә очы да, кырые да күренмәгән иген кырларын, еракта каралып күренүче урманны күзәтте. Барысы да тансык, кызык иде аңа. Озакламый тар сукмак үргә таба менә башлады. Велосипедтан төшәргә, аны җитәкләп алып менәргә туры килде Хәрәкәтсез килүдәнме, аягы ойый башлаган иде Мөнирнең. Тәпиләү ярады тагын, буыннары язылып китте. Абыйсының аруын күреп аңа ярдәмгә ашыкты, йөгереп килеп, велосипедны арттан этешә башлады.
— Хәзер тау менсәк, кайтканда төшәсе генә булыр,— дип көч бирде аңа абыйсы. Малай җавап бирмәде. Ул үз уена бирелгән иде. Алар алачак велосипед ниндирәк булыр икән? Мөнирнең хыялы әлеге очы да, кырые да күренмәгән юлларны очып кына узды. Уенда инде ул Балыклы кибетенә барып кергән, рәт-рәт тезелгән велосипедлар арасыннан иң матурын, иплесен сайлый иде.
— Абый, абый, дим. Ниндирәген алырбыз икән? Туры мөгезлесенме, әллә...
Инде бу юлы абыйсы җавапсыз калды. Әллә соравын ишетмәде, әллә ишетеп тә, тумаган тайның билен сындырмыйк әле дигәндәй, җавап кайтармады.
Хәер, хаклы иде ул. Ниндие булса да яңа велосипед яңа булыр инде ул. Иң мөһиме — үзләренеке. Авылга абыйсы белән икесе ике велосипедка утырып кайтсыннар әле менә. Тик шунысы... Мөнир өстән йөрергә өйрәнә алмады һаман. Аягын рам астыннан кертеп кенә педальне әйләндерә ала. Их, велосипедлары булсамы, әллә кайчан өйрәнгән булыр иде инде. Абыйсы булышыр иде. Утыргычка ук буе җитмәсә дә, рам өстеннән әле бер, әле икенче якка янтаеп әйләндерә алыр иде педальне. Әле беркөнне генә, көтүләр кайтып күрше малайлары белән болынга төшкәч, түбән оч Мисбахның велосипедына атланып карады. Тик ул гына сыкранды, озаклап кинәнергә ирек бирмәде. «Егылып я велосипедымны ватарсың», дигән сылтау белән кире алды. Ярар ла, тизрәк Балыклыга гына барып җитсеннәр. Аларның да велосипеды булыр...
Юлның сөзәк өлеше дә узылды. Әллә абыйсы энесенең уйларын укып барган инде.
—Әйдә, өстән йөрергә өйрәнеп бар,— дип әйтеп куймасынмы!Шул сүз җитә калды Мөниргә. Авып китмәсен дип абыйсы велосипедны тотып торды, ә ул мәче тизлеген дә аңа менеп тә утырды.
— Җибәр! —диде ул абыйсына. Канатланып очьп китәрдәй булып педальгә басты.
Тик... тик ычкынып китүгә үк әле уңга, әле сулга каерылды да иген арасына кереп янтаеп төшмәкче...
Абыйсы аңардан бер адым да калмый атлаган икән Менә-менә җиргә кадалып төшәчәк энесен чытырдатьп тотып алды. Мөнир кулына күчкәч чыгымлый башлаган велосипедны кире сукмакка керттеләр. Рәүф абыйсы энесенә киңәшләрен яудырырга кереште.
Гәүдәңне катырма син, иркен тот! Нигә шулка дәр рульгә ятасың? Педальләргә салмак кына бас...
Энесенең бер алдына, бер артына төшә-төшә үзенең мең төрле киңәшләрен әйткәч, Рәүф янә энесен этәреп җибәрде.
Әллә чыннан да абыйсыннан ишеткән киңәшләр ярдәм итте инде. Мөнир сукмак-юл тузанына сигезле сурәтләре ясый-ясый шактый ара узды. Тик, аяк-кулла ры арыдымы, бераздан тигезлеген югалтты, кабат юл читенә барып төртелде. Егылып аяк-кулларын авырт тырырга бу юлысында да абыйсы ирек бирмәде. Авып барган велосипедны эләктереп алды.
Өченче тапкырында барысы да җай гына барган кебек иде. Мөнир юлның теге-бу ягына чыкмый гына велосипедны шактый тигез алып бара башлаган, хәтта абыйсы сыман ук рам өстеннән йөри алуына шатланып шәрран ярып «Ур-ра!» кычкырып ук җибәргән иде. Иртәрәк шатланган булып чыкты, шайтан алгыры. Оегы эченә җыеп тыгып куелган чалбар балагы артык тырышуданмы, тартылып чыккан икән. Юньсез балак чылбырга уралып тешле тәгәрмәчкә кереп тә кысылды,' велосипед тормозга баскандай кинәт туктап та калды/ Малайны бу әсирлектән чыгарганчы шактый азапланырга туры килде. Ул арада көн төшкә авышкан иде инде. Энесе белән мавыккан Рәүф күтәрелеп кояшка карагач, Мөнирне ашыктыра башлады.
Соңарабыз, кибет әбәдкә бикләнмәгәе.
Энесе сикереп янә алга —- рам өстенә менеп кунаклады. Абыйсы кызу-кызу педаль әйләндерергә кереште..! Берара сөйләшми генә бардылар. Мөнир генә абыйсының торган саен еш-еш сулыш алуын, аның кайнар сулышыннан муены пешә баруын тоеп:
Арыдың инде, абый. Кая мин бераз җәяү атлыйм,— дип тынлыкны бүлде.
Күп калмады инде,— диде абыйсы, барган шәпкә маңгаендагы тирен сыпырып төшерде.—Шушы борылышны үтсәк, Балыклыга кул сузымы гына кала.
...Яшеллеккә төренгән авыл аларны тын гына каршылады. Моңарчы үз авылларыннан ары чыкмаган Мөниргә монда да барысы да тансык иде. Ул тирә-юньгә игътибар белән карап чыкты. Аермалыклар эзләде.
Әмма таба гына алмады. Балыклыда да рәт-рәт булып агач өйләр тезелеп киткән. Капка төбе саен кичен җыелып утыру өчен эскәмияләр куелган. Ара-тирә очрап юрган кешеләре дә үз уйларына бирелеп каядыр чабулый. Ишегалдын тарсынып урамга сибелгән тавыклар монда да тузанда коена, җиргә тибенеп җим эзли.
Шулчак Мөниргә әллә ни булды. Күңелендә моңа кадәр кичермәгән, белмәгән ниндидер сулкылдау барлыкка килде. Ул иң башлап күкрәк турысында күкрәү булып талпынды да чатлы-ботлы яшен утыдай бөтен гәүдәсенә таралды. Авылын, үзләренең ишегалларын, әти-әнисен сагыну хисе иде бу. Тора-бара ул тизрәк кире кайтып китү теләгенә әйләнде.
Моңаеп калган малай абыйсының ак кирпечтән төзелгән зур бер бина каршына килеп туктавын күргәч кенә айнып китте. .
— Килеп җиттек,— диде абыйсы җиңел сулап.
Ул велосипедны якындагы коймага сөяп куя калды. Мөнир исә кибеткә йөгерде. Тизрәк сайлап алырга кирәк тә велосипедны... Ашыгып ишекне ачты малай һәм һич көтмәгәндә кибеттән чыгып килүче үзе яшьләрендәге почык борын белән маңгайга-маңгай бәрелеште. Көтелмәгән хәлдән каушап калган Мөнир авырткан җирен тотып салкын стенага сыенды, теге исә чәрелдәп елап ук җибәрде. Тавыш ишетепме, кибеттән бер агай килеп чыкты. Велосипед җитәкләгән үзе. Ул каш астыннан гына таш стенага сөялгән, маңгаен кысып тоткан ят малайга, авызын әле дә булса җыеп ала алмаган улына карап алды да, искитәрлек эш юк монда, дигәндәй, бәлеш авызны этә-төртә үзе белән алып чыгып китте. Ишек шапылдап ябылырга да өлгермәде, шыгырдап кире ачылды, аннан Рәүф абыйсының башы күренде.
Ике туган бер-берсенең аягына баса-баса кибет эченә уздылар. Ул туп тибеп уйнарлык киң, иркен иде. Салкынча үзе. Түрдә — өстенә кара халат кигән, башына кызыл яулык япкан сатучы апа утыра. Ул күтәрелеп керүчеләргә карады һәм ирен читенә ябышка көнбагыш кабыкларын сыпырып төшерде дә, эч поштырып нишләп йөрисез әле сез, дигәндәй, гамьсез ген үз эшенә кереште. Черт тә черт иттереп көнбагыш ярырга кереште.
Күзләре мондагы тонык яктылыкка ияләшә төшкәч, күрде малайлар: кулга тотып карардай әллә ни юк иде кибеттә. Алар йотардай булып шүрлек, почмакларны ялмап алдылар. Карашлары белән велосипе эзләделәр. Тик ул күренмәде. Әле генә югыйсә бер ага алып чыгып китте.
— Апа... апа...— дип сүзгә кереште Рәүф.— Сездә велосипедлар бар дип килгән идек...
Аның, сүзләре буш кибеттә яңгырап ишетелде.
Соңга калгансыз, бетте, яңа гына соңгысын озаттым,— диде кибетче,— юк...
Бу кадәресен үк көтмәгән малайлар шул сүзләрдән өшәнеп киттеләр. Кибет эче тагын да караңгыланып шыксызланып калгандай булды. «Ю-у-к-к... бет-т-те..” дигән сүзләр зыңгылдап колакларын томалады. Бу сүзләр өмет белән ничәмә-ничә чакрымнарны үткән малайларның ару-талчыгуны белмәгән аяк буыннарына, бәрелде, аларны хәлсезләндерде. Шулай да күңелләрендә өмет уты бөтенләй үк сүнеп өлгермәгән иде әле. Күзләре ниндидер могҗиза эзләп янә буш киштәләрне почмакларны капшап узды. Кибетче хатынның салкын гамьсез карашын кабат тойгач кына өметләре таш идәнгә егылып төшеп челпәрәмә килде. Акрын гына атлаг урамга чыктылар.
Әле баярак кына аларга каршы очраган агай кулларындагы ачкычларын шалтыр-шолтыр китереп елык- елык килеп күренүче өр-яңа велосипедны көйләп маташа Маңгае күбеп чыккан малае аның янында кайнаша. Ул кибет ишек төбенә чыгып баскан ят малайларга гаҗәпсенеп карап алды да, аларны үчекләп телен чыгарыг күрсәтте һәм, мактанчыкланып, арты белән борылыг велосипед руленә беркетелгән кыңгырау белән уйнарга кереште.
Мөнир моңсу карашын абыйсына күтәрде. Ни гаҗәп, абыйсы исе китмәгән кыяфәттә басып тора. Бу халәте энесенә дә күчте. Ул горур атлап коймага сөяп куелган велосипед янына атлады. Аны мөгезеннән тотып юлга алып чыкты һәм тегеләр дә ишетерлек итеп: «Әйдә, киттек, абый»,— диде.
...Иген кыры буйлап салынган тар сукмактан ике малай абыйлы-энеле ике туган кайтып килә. Авылларына җитәргә дә күп калмады инде. Тагын азрак атласалар... Шулчак әмергә буйсынгандай икесе дә кинәт тукталып калдылар. Гаҗәпсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Алда — кул сузымы гына арада — сукмак өстендә төйнәлгән кулъяулык ята. Юлга чыгып китәр алдыннан әниләре санап биргән акча төрелгән кулъяулык. Рәүф моңа ышаныргамы-юкмы дигәндәй шапы-шопы, суккалап кесәләрен барлады, аннан йөгереп барып кулъяулыкны кулына алды, учларына салып энесе янына алып килде. Икесе дә аңлады: килгәндә, Мөнирнең чалбар балагы кысылып изалаган шушы урында, кесәдән төшеп калган булган ул. Малайлар баштарак ни әйтергә дә белмичә төенле кулъяулыкны кулдан- кулга күчереп алдылар. Аннан бер-берсенә төртешә-төртешә кычкырып көләргә керештеләр. Бу ихластан көлү, тора-бара, велосипед ала алмау кайгысын да, үз акчаларын үзләре үк таба алу шатлыгын да оныттырды. Ару-талчыгуларын да юып алып китте. Күңелләрен дә бары тик рәхәтлек, җылылык, яктылык, якынлык — мәңге дә җуелмаячак туганлык хисләре генә торып калды.