Чалгы астыннан фырр итеп боҗыр томырылды. Ирексездән туктап, егет аның очуын күзәтеп торды. Кош, зур булмаган дуга ясап, аклан кырыендагы әрәмәлеккә чумды.
Йокымсырапмы, үзалдына уйланыпмы утырган чәчәккә, жуылдап, төклетура килеп кунды. Хортумы белән аның керфекләрен кытыклап алды, колагына нидер пышылдады. Чәчәк, күңеле булып, кеткелди генә башлаган иде, төклетура аны этәреп җибәрде дә, үзе һавада асылынып калды. Менә ул егет янына очып килде. Баш очында әйләнгәләп алды. «Бу Чибәркәйнең кызыксынуы нәрсә белән бетәр?» Сорауны ачык калдыруың хәерлерәк иде. Егет чүгәли төште. Арткарак чикте һәм күпереп торган печән тезмәсе өстенә утырды.
Яңа гына чабылган печән исе кызларның хушбуй исен хәтерләтә иде. Шәһәрдә укыган чагында, шул исләргә исереп, әле бер кыз янәшәсеннән, әле икенчесе артыннан атлаулары, сүз юктан сүз табып, алар белән сөйләшеп барулары хәтеренә төште. «Эх! — дип, гадәттәге уйларына бирелде егет. — Өзелеп сөйгән ярың булса иде ул. Йөрер иде шушында учак ягып, аш пешереп, аюдан куркып. Ә син... Озак түзәр идең микән аның шулай үртәп йөрүләренә? Мөгаен, чәй дә кайнарга өлгермәс иде, чалгыңны атып бәрер идең дә, куак артына барып, кочагыңа алыр идең үзен. Иреннәр иреннәргә сарылыр иде, курыкма мин барда, дип пышылдар идең һәм җәйге нәзек күлмәге аша сыгылмалы тәннең терекөмеш урынына йөрүен тоя башлап...
Шулчак:
— Илсур абы-ый! — дигәндәй бер һава тибрәнүе булып алды. Кызның тавышы, агачларга бәрелә-сугыла тауга үрмәли торгач, тәмам арып, хәле бетеп килеп иреште.
— Гөлша-ат! Кайттыңмы, сеңле-ем?
Тау башыннан ыргытылган ташлар ничек бер-берсенең шатлыклы кайтавазы булып тәгәри, бу сүзләр дә шулай әүмәкләшә-әүмәкләшә аска төшеп киттеләр.
Илсур, төшеп барышлый бозавы янына килеп, аның казыкка уралган бавын сүтеп китте. Тегесе, азат ителү куанычыннан тегеләй-болай йөгергәләп, хуҗасы китү белән үк, кабат уралып та өлгерде.
— Әйдә, улым, юына тор, — диде әнисе, өйдән кашык-аяк күтәреп чыгып килешли Илсурны күреп. — Кызлар елга буена киткәннәр иде, хәзер кайтырлар.
— Кызлар?
— Гөлшат дус кызы белән кайткан.
Шулвакыт урам яктагы янкапка ачылып китте. Башта сеңлесе, аның артыннан ук таныш булмаган кыз күренде. Сеңлесе йөгереп килеп абыйсының җилкәсенә асылынды.
Гөлшат үзенең ниндидер куанычлары белән уртаклаша башлады. Нәрсәләр турындадыр сорашты. Тик Илсурның җаваплары «әйе-юк»тан артмады. Ул сеңлесенең иңбашы аша кунак кызны күзәтә иде. Кофтасының өске төймәсен эләктерергә оныткан әлеге чая кыз да карашын вакыт- вакыт егеткә сирпеп ала. Ә сеңлесе сөйли дә сөйли... Ниһаять:
— Ә бу Фәния, — дигән сүзләр егетнең аңына барып җитте.
— Кызым, бар, Мирхәйдәр бабайны чакырып кер, — диде әнисе. — Дипломыңны бөтен авыл белән «юыйк» әле.
Карт, гадәтенчә, бал күтәреп керде. Банкасын алмагач төбендәге өстәл өстенә куйды да:
—Юкә балын аерганга ничә көн, Әкълимәне очратып кына булмый бит, — диде.
—Авылыбыз зур шул, — диде хатын, — буш йортларның исәбе-саны юк. Әйдә, Мирхәйдәр бабай, утыр әле.
— Буш димә-ә, — дип сузды карт. — һәр йортның үз тарихы бар бит аның. Сөйләргә телләре генә юк. Әнә теге елга буендагы ялгыз йортны гына ал. Дәмин исе ле бабай яши иде анда. Шул бабайның әле сәнәген, әле көрәген урлап алып китәләр икән. Дәмин бабай, моңа бер дә исе китмәгән кебек кенә: «Хәзер кешеләр оялчан, сорарга оялалар, сорамыйча гына алалар да китәләр», — ди иде.
— Кызык хәлләр күп булды инде ул, — дип, бу юлы Әкълимә дә карт белән килеште. — Коймагына үрел әле, Мирхәйдәр бабай... Мәрхүм әнием дә кино ярата иде бит. Шулай бервакыт бик бирелеп кино карап утыра икән клубта. Ватан сугышы турында. Менә бер немец яшь кенә кызны кулга алырга килә. Әнием шултикле өзгәләнә, сикереп тора да: «Атаңның башына карап торасыңмы, йөгер!» — дип кычкырып җибәрә. Шуннан соң әнием, оялып, ике ай кинога бармадым, дип сөйли иде.
Гөлшатның чын күңелдән бирелеп, тәмләп көлүенә елга аръягындагы кыятау да кушылды. Үзәнне көлү тавышлары күмеп китте.
Илсур кунак кызга карамаска тырышты. Караса, бөтен уй-кичерешләре ачып салыныр кебек тоелды. Ләкин күзләре аңа буйсынмады. Миллион еллар буе Җир шарында тереклекне өзми килгән инстинктлар аңардан көчлерәк иде. Давыл якынлашкандагы кебегрәк хисләр кичерде ул: куркыныч та, карыйсы да килә.
— Фәгыйлә әби турындагысын беләсез инде, — дип, сүзгә кушылды Гөлшат Фәниягә таба борылып — Бервакыт шул әби кунакка барган. Ару гына сыйланып кайткан да ятып йоклаган бу. Кич булган, көтү төшкән. Шунда Фәгыйлә әби дә уянган. Иртәнге як дип уйлап, көтү куарга чыккан бу. Сарыкларын чыгара икән дә кереп китә, сарыклары борыла да кайта икән. Тагын чыгара, тагын борылып кайталар. Ахирәтләре кычкырып көлә икән: «Фәгыйлә, сарыкларыңны яп», — дип.
— Әбес бабай үзе бер дөнья иде бит инде, — дип, әңгәмәне дәвам итте Мирхәйдәр карт. — Бик ачык, шул ук вакытта алдап хәбәр сөйләргә ярата иде. Бервакыт шул бабай үзенең урам як эскәмиясендә утыра икән. Янына күршесе Ниязбәк килә. Хәл-әхвәл белешеп, тегесе-монысы турында сөйләшеп утыра болар. Шуннан Ниязбәк: «Әбес абзый, йә, бер нык кына итеп алда әле», — ди. Әбес бабай бераз эндәшми утырганнан соң әйтә бит: «Әй Ниязбәк, миндә алдау кайгысы юк әле. Менә әле генә казларны суга төшергән идем, карасам, сузылып яткан бер бозау күзгә чалынды. Янына барсам, малкай бахыр үлеп ята. Менә шуңа, үз малына карап та алмаган хуҗасына җаным көеп утырам». Тамгасы шундый-шундый дип әйтеп бирә. Ниязбәк тыңлап утыра да, тамга бит аның тамгасына туры килә, ә бозау кичтән кайтмаган була. Ниязбәк әйтә: «Ярый, Әбес абый, мин кайтыйм әле», — ди. «Ник ул чаклы кабаланасың, утыр азрак», — ди Әбес бабай.
— Ниязбәк кайта да тиз генә бакчасы буйлап елгага төшә. Карамаган җире калмый, ә бозау юк. Шунда тегенең исенә килә, Әбес абзый, бер нык кына алда әле, дигәне. Үзе дә көлеп җибәрә: вәт, Ниязбәк, Әбес карт сине алдады соң алдады, ди. Ә «үлеп яткан» бозау кич сөт эчәргә акырып кайтып керә.
Әйтерсең авыл терелде. Һәр өйдә гаилә, һәр гаилә өстәл артына җыелган, һәм алар, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчеп утыралар шикелле тоела башлады. Алмагач төбендәгеләр шул арның берсе генә кебек булып калды.
Күзләр күзгә терәлде. Илсурның йөрәге колак төбенә үк килеп тибәргә тотынды. Ул өченче чынаягын ашык-пошык кына эчеп бетерде дә урыныннан торды. Сарайга кереп, тырма белән сәнәк алып чыкты.
-Без дә синең белән, — диде Гөлшат, аның бакча як капкага юнәлүен күреп.
— Кигәвеннән курыкмасагыз... («Шәһәр кызына төрттерүеңме инде бу?» — дип уйлап алды үзе шундук.)
— Ярар, без үз җаебыз белән барырбыз, — диде сеңлесе, әйләнеп тә карамыйча юлын дәвам итүче абыйсы артыннан.
Егет үзен гадәттәгечә тотарга тырышты. Шул ук вакытта: «Бу серле караш, бу гаять зур күзләр нәрсәне аңлата?» — дигән сорау тынгы бирмәде.
Кызлар печәнлеккә күтәрелгәндә, тезмәләр әйләндереп бетерелгән иде инде. .
— Абый, әйдә, алайса, тау куышын карап килик, — диде Гөлшат.
Уйсулыкка төшеп, икенче тауга яртылаш күтәрелгәч тә, агачлар артында тау куышының караңгы авызы күренде.
Гөлшат, алдан ук хәстәрен күреп, шәм белән шырпы алган икән. Керә башладылар. Ниндидер ташка абынып, Илсур чак егылмый калды. Шәм сүнде.
— Бу аю башы һаман ята икән әле монда, — диде ул, әтисенең кайчангыдыр шаяртуын кабатлап.
Кызлар «ай, ой!» диешеп артка сикерделәр. Кире үк чыга башладылар. Илсур, шәмне яңадан кабызып, юлын дәвам итте. Бала чагында әтисе белән җиткән урынга кадәр кереп карыйсы килде аның. Тау куышы шулкадәр тәбәнәкләнде, егет чүгәләп бара башлады. Кызлар билгесезлектә калды. Шәм яктысы да күренми иде инде. Кинәт «А-а!» дигән тонык тавыш аларны сискәндереп җибәрде.
— Абый? — диде Гөлшат.
Эндәшүче булмады. Бераздан егет үзе күренде.
— Әтинең аягы төшкән чокырга минеке дә төшеп китте, — диде ул. — Тар гына, аяк сыярлык кына чокыр ул үзе, ә тирәнлеге... Таш ыргытсаң «чулт» иткән тавыш ишетелә иде. Әле ыргытып та карадым, суы юк. Нәрсә булгандыр ул?
— Абый, төптәрәк ташка уелган рәсемнәрме, ниндидер тамгалармы бар диләр. Борынгы кешеләр яшәгәнмени бу тау куышында? — дип сорады Гөлшат.
— Син һаман шул мәктәп дәреслегендәге уйдырмага ышанасыңмы? Кыргый хайван булып, ул да үзенә оя ясый белә бит инде. Кеше аңардан да ахмаграк булганмыни? Җир шары буйлап әзер тау куышлары эзләп йөргәнме? Менә язу: «Здесь был...» Синеңчә, бу тинтәк тә монда яшәгән инде?
Кич җитте, караңгы төште. Бетмәгән эшләр шул бетмәгән көе генә калып торды.
— Аллага шөкер, бүгенгә дөнья түгәрәкләнде, — диде әниләре.
Кичке чәйдән соң Гөлшат:
— Абый, фотога төшерергә өйрәт әле, — диде.
— Нәрсәгә ул сиңа?
— Эшемдә кирәк булачак. Журналист булып урнаштым дидем бит.
Илсур, гадәте буенча, бераз ялындырып алды. Шуннан:
— Синнән котылып булмас инде, киттек, — диде.
— Кая?
— Фотолабораториягә, кая тагын.
Гөлшат, дус кызына мәгънәле генә караш ташлап: «О-о...» — дип куйды. Ике өйне калдырып, өченчесенең капкасын ачтылар.
— Бу бит — «Эшемне Кырдым» өе, — диде Гөлшат.
— Корбан бәйрәме алдыннан кайтып, сарык алып китте ул, — диде Илсур. — Өй миңа барыбер кирәкми, файдалан, диде. Кушамат белән йөртә торган кеше түгел ул хәзер, эшмәкәр. Бал сату белән шөгыльләнә. (Авылдашының «Квартирам бар, дөньям бөтен, хатын гына табып булмый» дигән сүзләрен дә җиткерер өчен авызын ачкан иде, үзенә ошый башлаган кыз алдында моны әйтергә һич тә ярамаганлыгын аңлап тыелып калды.)
Өйгә керделәр. Электр утын кабызу белән, Фәния шаккатты: «Могҗиза-а...» Өй стеналары обой урынына иске акчалар белән ябыштырылган иде.
— Монда яшәгән кеше умартачы иде, — диде Гөлшат. — Акчалар алышынган чакны белми калганмы...
— Ничек белми калсын! Төкердем мин ул Мәскәү уеннарына, диде дә, бармады да, йөрмәде дә, — диде Илсур. — Бүген фотоаппаратка плёнка куярга өйрәнәбез. Ә бу дөм караңгыда эшләнергә тиеш. Башта күрсәтәм, карагыз.
Күрсәткәч, фотоаппарат белән плёнканы сеңлесенә тоттырды. Утны сүндерделәр. Бераздан Гөлшат, булды, диде. Илсур, утны кабызмыйча гына, капшап тикшерде. Плёнка дөрес куелган иде. Чират кунак кызга җитте. Егет, кыз утырган якка таба борылып, караңгыда аның кулларын тапты һәм... Язгы ташкынның ургылып-ургылып нәрсәдер әйтергә теләве идеме бу, беренче үбешүнең эссе ялкынымы, әллә упкынга очканда гына була торган йөрәк кубумы? Куллардан шундый наз агыла иде... Алар барысын да әйтте. Барысын да. Сүзләрнең кирәге калмады.
— Әй! Сез кайда? — диде Гөлшат, артык озакка сузылган тынлыкны күтәрә алмыйча.
Утны кабыздылар.
— Ярар, абый, борынгы фотоаппарат белән эш итү ысулын күрсәткәнең өчен рәхмәт, — диде сеңлесе. — Хәзер бит инде фотоаппаратларда плёнка бөтенләй юк.
****
Хатын, төнлә яуган карны туздыра-атлый барып, туп-туры сарай кыегына керде дә, малларына печән төшерде. Аннары, көянтәсенә чиләкләр элеп, елга буена китте.
Мирхәйдәр карт бәкенең бозын ватып куйган иде инде. Су алып кайткач, хатын миченә ягып җибәрде. Шуның белән иртәнге эшләре бетте дияргә дә була иде. Берүзенә пешеренәсе дә, ашыйсы да килми иде аның. «Тиле кеше сыман, үзеңне үзең сыйлап утыр, имеш». Такы-токы ашау биздерә башласа, Мирхәйдәр картны чакыра. Аны кунак итү сылтавыннан үзенең дә тамагы туеп кала. Карт исә, рәхмәт йөзеннән, йә ава башлаган койманы торгызып китә, йә сарай ишеген юнәтә. Дөрес, көттереп кенә килә торган тагын бер кунагы бар Әкълимәнең...
Хатын тәрәзә янына килде. Җиргә төшкән болыт өемнәредәй таулар, бәскә төренгән урман... Тирә-як ап-ак. Бу ак патшалыкның ишегенә охшап, авыл очындагы таш кыя гына каралып күренә. Чү! Кыя янында ниндидер хәрәкәт чагылып узгандай булды. Әйтерсең әлеге ишектән кемдер керде. Хатын текәлебрәк карады.
Мизгел эчендә яшәрде дә китте Әкълимә. Ялт кына көзгегә күз төшереп алды, иңенә дебет шәл салды һәм тупсага чыгып басты.
Ат өй турына җитеп туктады да шунда ук кузгалып та китте. Капка төбендә Гөлшат басып калды. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, әнисе кызына таба йөгерде, аны кочаклап алды...
— Ишкилде абыең нигә кермәде? — диде.
— Вакыт булганда, бер керермен әле, — ди... — Әни? Син кемне каршыларга чыккан идең?
— Сине инде кызым, кемне булсын. Сине көтәм көн дэ.
Өйгә җан керде. Самавыр гөжли башлады, плитә өстенә таба менеп утырды. Радиодан җыр агылды: «Җырга тиң, исәнме, диюең. Бер бәйрәм елмаеп көлүең...» Таба өстенә, нигәдер, чаж да чож күз яшьләре тамды...
Чәй эчәргә утырдылар.
— Абыеңнар ни хәлдә соң, кызым?
— Ничек дип әйтим... Турысын гына әйткәндә, әни, җылы юк өйләрендә. Өшим мин аларда.
— Ничек инде җылы юк, якмыйлармыни?
— Күрәсең... Бервакыт абый белән фотолар карап, балачакны искә төшереп утырабыз. Шулчак кухнядан Фәния тавышы: «Нигә пычаклар үтми?» Абый: «Кичә генә үткерләгән идем бит, шушы ук пычак белән таба кырасың да...» Фәния, аны кырт бүлеп: «Мә, үзең кис, алайса!» — диде дә, пычакны «шап» өстәлгә бәрде. Тәки абый кисте токмачны. Киемен дә үзе кул белән юа икән, кер юу машиналары була торып. Бер барганда, ишекне Фәния ачты. Әйдә, телевизордан кызык тапшыру бара, абыең коена әле, ди бу. Коенуны кер юудан аермаска мине кем дип белгәндер.
— Балага узганмы соң әле?
— Юк. Нагуляться итмәдем әле, ди.
— Нәрсә була ул?
— Көн дә танцы, ресторан, кемнеңдер туган көне... Әни, нәрсә инде? Гайбәт саттырып утырасың.
— Нинди гайбәт тагын? Үз балам турында белергә хаклымы мин?
— Белдең ни дә белмәдең ни инде, ярдәм итеп булмый бит...
*****
Көзге яңгырның салкын тамчылары шабыр-шобыр тәрәзә калаена бәрелде. Шул тавышка уянып, Илсур күзләрен ачты. Төн урталары иде. Егет йокы аралаш тыңлап ятты. «Яңгыр ява бугай, ә нигә әле яңгыр шавы юк?» Асфальт өстендәге күлләвекне ярып, машина үтте. Шунда гына Илсур үзенең шәһәр фатирында икәнен аңлады.
Башын күтәрә төшеп, янында йоклап ятучы кызына карады. Караңгыда аның почык борыны тагын да мәзәгрәк күренә иде... Илсурның бердәнбер сүзеннән туган бала бит ул. Бервакыт, хатынын кочаклый һәм үбә башлагач, тегесе: «Тукта әле, Илсур, минем таблеткалар беткән икән, бүген булмый инде», — диде. Егет туктамады, аның саен шашынып үпте, назлады, иреннәре тыгыз күкрәкләр арасындагы хәтфә үзәнгә төшеп чумды... «Син әллә бала булуын телисеңме?» — дип пышылдады хатыны. Илсур, ике дә уйлап тормастан: «Әйе», — диде... Шунда «юк» дигән булса? Бу турыда ул хәзер уйларга да курка. Уйласа, йөрәге әллә нишләп китә.
«Кайда соң бу Фәния? Нигә һаман юк?» Шулчак йозакта акрын гына ачкыч борылды.
— Кино шулкадәр озак булдымыни?
— Юк инде. Кайтышлый бер шагыйрьнең иҗат кичәсенә алып керделәр.
— Кайчаннан алып шигырьләр белән кызыксына башладың әле? Нәрсә турында яза инде?
— Ник син, татар, һаман йоклыйсың, уянырга вакыт түгелме, дигән фикерне алга сөрә.
— Кем инде, аныңча, йоклый?
— Кем булсын?.. Менә сине алыйк. Эш, өй, кызың, эш... Шул боҗрадан чыкканың бармы?
— Ә-ә, аңладым. Уянган татар хатыны, димәк, бала тәрбиялисе урынга...
— Башланды. Бердәнбер гомеремне дүрт стена эченә бикләнеп үткәрмәм бит инде. Мин тудырдым, нәрсә тагын?
— Жәллим мин сине, Фәния. Нинди дискотека миңа кызым биргән канатны бирә ала, йә? Нинди ресторан эчемлеге авылым чишмәсеннән учлап эчкән суга тиң? Шәһәр урамнары, аның ясалма чаралары урман һәм тауларны, алар биргән ирекне алыштыра аламы?
— Ой, син инде шагыйрь бөтенләй күздә тотмаган тирәнлекләргә кереп киттең.
Тәрәзә артында караңгы төн. Хатынның ачып куелган зонтигыннан шап та шоп тамчы тама. Күлләвек әкрен әкрен Илсурның аягына таба якынлаша. Ул аны күрми.
****
Тынычлык урамындагы алмагачларның шау чәчәктә утырган чагы иде. Илсур, эштән кайтып килешли ал арны күреп: «Матурсыз, матурсыз, сүз дә юк, — дип куйды. Әмма безнең ишегалдындагы карт та, кәкре дә алмагачны берегез дә алыштыра алмый шул инде... Эх, Чымбырлын акланы уртасына ятып бер үләндә аунарга!»
Лифтның кирәк төймәсенә басу белән, «әти, әти!» дигән шатлыклы авазларны ишетә дә башлаган шикелле елмаеп җибәрде. Менә ул алдан ук әзерләп тоткан ачкычын йозак тишегенә җайлаштыра башлады. Шулчак, бозлы су белән коендыргандай, эсселе-суыклы булып китте. Йозак ватык иде. «Нәрсә бу? Кызым!» — дип, ишек тоткасын үзенә йолкыды.
Кызы күрше апа белән кухняда утыра иде. Әтисен күрү белән, аңа атылды. Кочаклап алды, елый башлады. Илсур, кызы бераз тынычланганнан соң:
— Нәрсә булды монда? Әниең кайда? — дип сорады.
— Монда шул булды, — диде хатын. — Минем бүген ике генә дәрес иде, эштән иртәрәк кайттым. Сезнең ишек артында бала елый иде. Моңа артык игътибар итмәдем. Әнисе өйдә, нәрсә тагын. Бераздан кибеткә барырга чыктым. Ишетәм, бала һаман елый. Сагаеп калдым. Кыңгырауга басам, ишекне кагам, Фәния, Фәния, дим. Ачучы да, эндәшүче дә юк. Ә бала тагын да кычкырыбрак еларга тотынды. Башка чара да калмагач, сантехникны чакырттым. Кызыгыз үзе генә иде. Ә сезгә әнә язу бар.
«Кадерлем! Синең бит алда ике ялың? Шуннан файдаланып, Мәскәүгә барып кайтыйм әле. Шундый өч көнлек экскурсия бар икән. Фәния», — диелгән иде анда.
Аның шар ачык күзләре таң атканчы караңгы бүлмәнең түшәменә текәлеп ятты. Нәрсә турында гына уйларга тырышмасын, бер уй, бер сорау килде дә телде, килде дә буды: «Ничек мин шулкадәр сукыр булганмын? Ничек, ничек?..»
— Кызым, без әбигә кайтабыз, — диде ул, кызы уянгач.
— Әбигә, әбигә! — дип, шатлыгыннан сикергәли үк башлады кыз.
Өстәлдә язу калды: «Фәния! Син хаклы булгансың, соңгы дүрт елымны мин йоклап үткәргәнмен. Бүген, ниһаять, уяндым... Син ирекле. Теләсәң, бөтендөньяны урап чык».
****
Аяк астыннан фыр-р итеп боҗыр томырылды. Шул ук мизгелдә чалгы, ниндидер каршылыкка очрап, җиңеллеген югалтты, туктап калды. Илсур чалгыны кирегә йөртә башлады. «Нигә шулай авыр?»
Менә чалгының ялтыравык йөзе дә күренде. Ләкин чалгы очына, нигәдер, печән учламы эләгеп килә. Ни күзләре белән күрсен, бу — йодрык кадәр генә боҗыр баласы икән. Чалгы аны үтәли тишеп чыккан иде.
Учак янында уйнап утыручы кызы күрмәде микән дип, әйләнеп карыйсы килде. Ләкин, аңарда шик-шөбһә тудырмас өчен, моны эшләмәде. Тезләнеп, үлем алды куркуыннан калтыранучы нәни боҗыр өстенә иелде. Аны кисәк кенә чалгыдан тартып алды.
— Ничек болай килеп чыкты соң әле...
— Әти, нәрсә булды? — дип сорады кызы шулай да.
Илсур дертләп китте. Кызына ничек дип тә җавап кайтарырга белмәде. Ниһаять, тавышындагы алдашу ноталарын сиздермәскә тырышып:
— Гадәти хәл, кызым, — диде. — Чалгы җиргә кадалды. Уйна, уйна...