Авыл өстен караңгылык пәрдәсе каплаган. Зәңгәрсу томан челтәре аша кар көртләре генә агарып күренә. Мондый иртәнге мизгелдә бар тереклек, тын калып, нидер көтә кебек. Әйтерсең лә менә хәзер ниндидер илаһи көч пәйда булачак та йокымсыраган табигатьне уятып, җанландырып җибәрәчәк.
Нәкъ шулвакыт, изрәп яткан тынлыкны челпәрәмә китереп, гап-гади чүкеч тавышы яңгырый: «Даң-доң, даң- доң!» Куе томан чаршавы гүя хәлсез генә тетрәнеп куя.
Бу тавыш шундый ягымлы, шундый дәртле булып ишетелә, күңелгә бетмәс-төкәнмәс җылылык өстәлә, тормышка яңа омтылыш уяна.
«Даң-доң, даң-доң...»
Күңел әллә нишләп китә, канатлана. Гүя бу авазлар — сандалга сукканда барлыкка килә торган гади бер яңгырау гына түгел, ә чын-чыннан иртәнге хезмәт симфониясе, шагыйрьләрчә әйткәндә, таң аһәңе, таң көе. Аның тавышы әле калын, әле нечкә булып яңгырый. Бу нәфис җыр үзеннән-үзе бөтенләй башка дөньяга алып керә: «Даң-доң...»
Чүкеч... Синең әле генә ишетелгән җырың, шанлы гасырларның ерак аһәңедәй, югалмыйча, бүгенге көнгә - яңа буыннарга килеп җиткән. Аны күпне күргән ил картлары, моңсу карашларын аска төбәгән килеш, сагышланып тыңлый. Ул аларга караңгы төндә ай нурларында яшендәй ялтыраган кылыч-сөңге чыңын, яу тынган арада, иген кырында тонык кына чыңлаган тимер суканы, болыннарда чалгы янавын искә төшерә бугай. Урта яшьтәгеләр өчен ул, җәһәннәм утларын кичеп, дошман өстенә ыргылган корыч ташкынның җиңүле адымнары истәлеге булып кабул ителәдер. Ә яшь буын өчен ул — тынычлык, илебезнең якты киләчәге, яңа җиңүләр хәбәрчесе.
Еллар артыннан еллар узар. Әмма гади чүкеч үзенең чыңнары белән тыныч хезмәт куанычы, ләззәте турында бөтен җиһанга яңгыратыр, аны башкаручының Җир йөзендәге иң бәхетле кеше булуы турында җырлар да җырлар. Ни генә булмасын, гадәти бер чүкеч ядкяре мәңге сакланыр.
Әнә аның тавышы ешая, көчәя. Уттай кызган сандал өстендә көмеш чыңнар шул моңнарны тудыра торган сихри авазлар сыман. Үзең дә сизмәстән, шуның тәэсиренә бирелеп, көйле-моңлы тарафка таба атлыйсың.
Чүкеч тавышы, иң биек ноктасына күтәрелгәч, әкрен генә тына һәм, ниһаять, соңгы өн чыгарып, өзелеп кала. Әле күптән түгел генә тимер җыры туып торган алачык ишеге ачылып китә, һәм анда кулына чүкеч тоткан мәһабәт гәүдәле егет күренә. Тимерче учагыннан төшкән кызыл ут шәүләсе аның бераз талчыккан, кара тир тамчылары бәреп чыккан тыныч йөзендә уйнаклый. Аның бөтен кыяфәтеннән канәгатьлек, ниндидер рәхәтлек бөркелеп тора. Менә кем икән ул иртәнге илаһи авазлар иҗат итүче!
Ул менә ишекне киңрәк ача да, кызуланган йөзен таң җилләренә куя биреп, күкрәк тутырып, саф һава сулый; корычтай нык, сөялле куллары белән тир тамчыларын сөртә-сөртә, нигез буенда яткан таш өстенә барып утыра һәм, уйга чумып, күктәге йолдызларны күзәтә башлый.
...Озак та үтми, авыл өстендә тагын чүкеч җыры яңгырый.
«Даң-доң, даң-доң...»
Бу көн дә матур башланып китте, бу көн дә бик күпләргә бәхет һәм хезмәт шатлыгы алып килер.