СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Казакъ халык әкияте “Төлке, ташбака һәм урман бете”

Бервакыт төлке, ташбака һәм урман бете бергәләп барганда кинәт кенә бер уч тарыга тап булалар. Тары белән нәрсә эшләргә икән соң дип баш ватканнар-ватканнар да болар, аны кырга чәчәргә, ә уңышын үзара бүлешергә булганнар. Шуннан елга буена килгәннәр, урын сайлап алганнар. Төлке яр астына яткан һәм яр ишелеп төшмәсен өчен аны терәтеп торачагын әйткән. Ташбака җир сөрә, ә урман бете чәчә башлаган. Ниһаять, тары тишелеп чыккан, өлгергән. Ташбака белән урман бете тарыны җыеп алганнар, суктырганнар, бер кече өем тары килеп чыккан. Аннары төлкене чакырып алганнар. Төлке килгән дә әйткән:
— Бик аз бит бу тары, бүлеп торасы да юк үзен. Иң яхшысы, без, дусларым, чабыш оештырыйк, кем беренче булып килә, бөтен уңыш аңа булыр,— дигән.
Ташбака белән урман бете риза булганнар. Урын сайлап алганнар.
— Алла юлдаш булсын!—дип кычкырган да төлке чистартылган тары өеменә таба чапкан. Урман бете аның койрыгына кадалган. Төлке тары өеме торган урынга чабып килеп җиткән дә аның өстенә менеп утырган.
— Нәрсә син, акылыңнан яздыңмы әллә?—дип кычкырган урман бете.— Мине сытып үтерәсең киләме әллә?
— Ничек килеп җитештең соң син монда?—дип сораган төлке.
— Хәтерлисеңме, син: «Алла юлдаш булсын!» дип кычкырдың. Шунда мин инде биредә идем,— дигән урман бете.
Шуннан төлке белән урман бете бәхәсләшә башлаганнар. Бәхәсләшкәннәр, бәхәсләшкәннәр дә ташбаканы көтеп алырга булганнар болар. Берара вакыт үткәч, борыны канга баткан ташбака да килеп җиткән.
— Әй төлкекәем! — дигән ул.— Мин зур бәхетсезлеккә юлыктым бит әле: сезне бөркетләр һәм ау этләре белән ике атлы кеше эзләп йөри. Алар миңа кычкыра һәм сезне таптыра башладылар: «Хәзер үк безгә юлдашың төлкене табып китер!» — диләр. Мин сезнең кайда икәнегезне әйтмәдем. Ә алар мине кыйнап ташладылар. Хәзер инде минем эзем буйлап монда киләләр.
— Дусларым, мине сата күрмәгез! Тарыны үзара бүлешегез дә куегыз,— дигән дә төлке бар көченә чабып китеп юк булган.