Элек заманда бер төлке юлдан сарык аягы тапкан. Бара-бара бу бер авылга кереп, бер кешедән йокларга фатир сораган. Бу кеше әйткән:
— Безнең өебез бик кечкенә, син сыярлык урын юк,— дигән.
Төлке әйткән:
— Мин үзем кечкенә генә сәкедә ятармын, ә койрыгымны сәке астына куярмын,— дигән.
Фатир иясе:
— Алай булса, ярар, керерсең,— дигән.
Төлке кереп урнашкач, фатир хуҗасына әлеге сарык аягын биреп:
— Бу сарык аягын җыеп куегыз әле, иртәгә алырмын,— дигән. Хуҗа сарык аягын җыеп куйган. Төлке хуҗаның сарык аягын кая куйганын карап торган. Хуҗалар йоклагач, төлке төнлә торып аякны икенче җиргә алып куйган. Иртә торганнар. Төлке хуҗадан теге аякны сорый икән. Хуҗа куйган җиреннән алып бирмәкче булып караса, аяк урынында юк.
— Аяк булмаса, аның урынына бер тавык бирерсең,— ди икән төлке.
Хуҗа төлкегә бер тавык биреп җибәргән. Төлке тавыкны алып чыгып киткән. Икенче авылга барып җитеп, төлке тагын бер кешедән фатир сорап кергән, хуҗага әйткән төлке:
— Зинһар, шушы тавыкны җыеп куйсагыз ла,— дигән.
Хуҗа тавыкны җыеп куйган. Төнлә торып төлке тавыкны икенче урынга яшергән. Иртә торганнар. Төлке хуҗадан тавыгын сораган. Хуҗа караса, куйган җирендә тавык юк. Төлке әйткән:
— Булмаса булмас, тавык урынына миңа бер каз бирсәң дә ярар,— дигән.
Хуҗа тавык урынына бер каз биреп җибәргән. Төлке казны да, тавыкны да алып чыгып киткән. Өченче көнне төлке өченче авылга барып бер кешегә фатирга кергән. Хуҗага казны биреп:
— Җыеп куйсагыз ла,— дигән. Хуҗа җыеп куй ган. Төлке төнлә торып бу казны икенче урынга алып куйган. Иртә торганнар. Төлке хуҗадан казны сораган. Каз урынында юк. Төлке әйткән:
— Каз урынына бер үгез бирерсез инде,— дигән. Хуҗа карап торган да, кеше малын югалткач түләми булмас дип уйлап, төлкегә бер үгез биреп җибәргән. Төлке үзенең сарык аягын, тавыгын, казын һәм үгезен алып чыгып киткән. Кайтып, барын суеп салам астына яшергән. Үгез тиресенә салам тутырып куйган.
Бераз гомер үткәч, моңар аю белән бүре килгән. Төлке әйткән аю белән бүрегә:
— Барыгыз, бер чана белән бер камыт урлагыз,— дигән.
Аю белән бүре каядыр барып, чана белән камыт урлап китергәннәр. Төлке салам тутырган үгезне җиккән. Төлке, аю, бүре чанага менеп утырганнар да, үгезне куа башлаганнар. Үгез бер дә кыймылдамаган. Төлке, аю белән бүрегә ачуланып, чанадан төшеп, киткән дә барган. Аю белән бүре:
—Синең безгә китүең генә кирәк иде, китсәң кит, кадал, үгез безгә калды,— дип, үгезгә ташланганнар. Тиресен ертып-ертып карасалар, ит урынына салам килеп чыккан. Шулай итеп, хәйләкәр төлке өч кешене һәм аю белән бүрене алдап качкан.