СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Әхмәт "Зәңгәр конверт"

(Хикәянең дәвамы)
Төн. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Ләкин разведка кешеләренең моңа исләре китмәде. Бу караңгылык разведчикларга булышлык кына итә иде. Әнә шул караңгы төндә разведчиклар, автоматларын асып, «ау»га чыгып киттеләр. Барысы да бер эзгә генә басып, яфрак кыштырдавын да колактан ычкындырмаска тырышып, дошман ягына юнәлделәр. Сапер егетләр, алар килүгә, дошманның миналанган һәм тимерчыбык киртәләре корылган оборона капкасын ачып куйганнар иде инде. Егетләр төрлесе төрле уй белән атладылар. Мәҗитов күбрәк «тел» тоту турында уйлап барды. Зәңгәр конвертка ия булу да байтак вакытлар аның башында чуалды. Ә Бикбулатов исә «яңа частьта да сер сынатмаска кирәк», дип уйлады һәм зәңгәр конверт хуҗасы Наилә Ихсанованы да исенә төшергәләде. «Исеме дә, фамилиясе дә туры килә. Минем беренче мәхәббәтем, онытылмас мәхәббәтем түгелме икән ул кыз?» дип уйлап барды егет.
Старшина Мәҗитов төркеменә «тел»не кул га төшерү эше йөкләтелеп, башка группалар ал арга ярдәм итәргә тиешләр иде.
Менә караңгылык эчендә, калкулык өстендә әрле- бирле йөреп торучы дошман часовоеның шәүләсе күренде. Мәҗитов төркемендәгеләр барысы да тиз генә җиргә сузылып яттылар. Фриц еш кына туктый һәм, нәрсәдер ишеткәндәй, тыңлана иде. Мондый вакытта Мәҗитов разведчиклары шуышмыйлар, җиргә сыланып яталар да күзәтүләрен генә беләләр. Мәҗитов үзе еш кына Бикбулатовка күз төшергәләп ала.
«Яңа кеше ул бездә» дип уйлый ул.
Кинәт немец часовое йөрүеннән туктады да безнең разведчиклар яткан якка карап кычкырды:
—Нальт!
Шул ук вакыт часовой автоматтан бер очередь та бирде. Аның пулялары разведчикларның баш өстеннән сызгырып үттеләр.
—Ничек күрде соң ул безне?! — дип уйлап куй дылар разведчиклар.
Мәҗитов үз янында сузылып яткан Бикбулатовның колагына пышылдады:
—Күрде, кабахәт! Ни эшләргә?
Ләкин Бикбулатов аңа җавап бирмәде. Ул өзлексез күзәтүен дәвам иттерә иде.
Бераздан соң, часовой разведчиклар турысына килгәч, тагын да берничә очередь бирде һәм немец телендә нидер мыгырданды.
—Сизде, ләгыйнь! — диде Мәҗитов, тагын да Бикбулатовның колагына пышылдап.
Часовой читкәрәк киткән арада, Бикбулатов Мәҗитовка:
—Пычагым да сизмәде! — диде. Бераздан соң инде Мәҗитов та часовойның хәйләсенә төшенде. Ул бернәрсә дә сизмәсә дә, безнең разведчикларны күргән кебек, караңгылыкка таба ата һәм үзеннән- үзе мыгырдана иде. Янәсе, безнең разведчиклар була калса, сизде дип белсеннәр дә кире китсеннәр! Бикбулатов дошманның мондый хәйләләрен моңа кадәр дә сизгәне бар иде.
Немец часовое читкә киткән саен, разведчиклар аңа якынрак елыштылар. Төркем башлыгы Мәҗитов, кинәт җир астыннан килеп чыккан төсле, урыныннан калыкты да бик тиз генә немец часовоен аяктан екты. Разведчиклар бик тиз генә аның кулларын бәйләп капчыкка салдылар да куаклыкка кереп югалдылар.
Ләкин бу «тел» кыйммәтле «тел» түгел икән. Бу — тоталь мобилизация буенча алынган карт бер бәндә булып чыкты. Шуның өстенә бу «тел», телгә килә алмыйча ук, аягын сузды.
—Инде ни эшлибез?—диде бер разведчик.
Мәҗитов аңа җавап биреп тормады. Аның ба шында башка уйлар йөри иде. Ул, үләксәгә карагач кичерелә торган бер җирәнү белән, карт фашистка карап уйга калды.
—Чишендерик әле шул мәлгуньне, — диде кинәт кенә, үзе шунда ук фрицның шинелен салдыра башлады. Башта разведчиклар, старшинаның планын аңламасалар да, кушканны үтәп, немецның итеген, пилоткасын, башына ураган чүпрәкләрен салдыра башладылар.
—Кем немец часовое булырга тели? — диде Мәҗитов.
Мәҗитовның планын аңлаган Бикбулатов:
—Мин телим! — диде, старшинаның алдына килеп басты.
—Син?— диде аптырабрак старшина.
—Әйе. Бераз немецча да сукалый беләм. Рөхсәт итегез!
Нәкъ баягы җирдә, немец дзоты алдында, нәкъ баягы кебек үк әрле-бирле атлаган яңа «часовой» йөренә башлады. Аннан ерак түгел, Мәҗитов разведчиклары җиргә сыланып яталар. «Часовой», йөрүеннән кинәт туктап, безнең разведчиклар яткан якка карап, нәрсәдер мыгырдана һәм әледән-әле кыска-кыска оче- редьлар биргәләп куя иде.
«Йә, егет тә икән бу Бикбулатов! Нинди кешене белмәгәнмен мин» дип уйлап алды Мәҗитов.
«Нальт!» дигән тавыш ишетелде. Часовой үзенә таба килә башлаган кешегә автоматын төзәде. Теге кеше немецча нәрсәдер әйткәч, часовой үрә катты. Постлар тикшереп йөрүче немец офицеры часовой янына килеп туктарга да өлгермәде, җиргә ауды. Башка разведчик лар килеп җиткәндә, Бикбулатов аның кулларын бәйли иде инде. Шуннан соң ул үзенең бер бияләен офицерның авызына тыгып куйды:
—Мә, суыр, тик тыныңны гына чыгарма!..
Разведчиклар, яшен тизлеге белән «тел»не күтәреп алып, куе караңгылык эченә кереп югалдылар.
Землянкага капитан Кравченко килеп керде. Гадәттәгечә аны егетләр аягүрә басып каршы алдылар. Командир, утырыгыз, утырыгыз, диде дә үзе кесәсенә тыгылды. Разведкага барыр алдыннан Казаннан килгән зәңгәр конвертны тартып чыгарды.
—Иң алдынгы разведчикка!—диде ул, разведчикларга күз төшереп. — Казаннан, Мехкомбинат эшчесе Наилә Ихсановадан, бик матур кыздан, — дип өстәп куйды.
Бикбулатов, үзе дә сизмәстән: «Наиләдән!» — дип кычкырып җибәрде. Аның күз алдында сугыш башланыр алдыннан матур инеш буенда бергә йөргән Наилә килеп басты. «Чыннан да, шул Наилә микән? Алай дисәң, Наилә авылда иде» дип уйлап алды.
Нәркемнең башында «Кемгә була инде бу хат?» дигән сорау йөрде.
Капитан сугышчыларның бу уйларын яхшы сизә иде. Кравченко кичәге уңышлы операциягә катнашкан разведчикларның барысының да бүләккә куелуларын белдерде.
—Старшина Мәҗитовның күкрәгендә өченче орден балкыячак, Бикбулатовның да беренче ордены булачак, — диде ул.
Бер сугышчы:
—Иптәш капитан, Бикбулатовның да өченче ор дены була торгандыр, аның ике ордены бар бит инде, — диде.
Разведчиклар Бикбулатовка таба борылдылар. Алар аның моңа кадәр үзенең ике орден белән бүләкләнүе турында бер сүз дә әймәвенә, хәтта аларны тагып та йөрмәвенә аптырадылар. Командирның:
—Сержант Бикбулатов, нишләп соң сез хөкүмәт бүләкләрен тагып йөрмисез? — дигән соравына Бикбулатов беркадәр тартыныбрак һәм гафу үтенгән тавыш белән җавап бирде:
—Әллә тагын, мин бит әле сезнең подразделениеда дүртенче көн генә, уңайсызландым...
Разведка командиры «бу егет белән сөйләшәсе бар икән» дип уйлап алды да, сүзен дәвам иттерде:
—Үзегез беләсез, кичәге операциядә старшина Мәҗитов катлаулы хәлдә дә оста җитәкчелек итте. Иң кирәкле бервакытта әһәмиятле «тел» алып кайтуны тәэмин итте. Ә өлкән сержант Малахов исә, безнең разведчикларны куа килгән дошманны туктатып торып, «тел»не алып кайтуга бик зур ярдәм итте. Ә Бикбулатов, — диде командир, Бикбулатов сүзенә басым ясап, — ул гаҗәеп егет булып чыкты! Аның кыюлыгы, хәйләсе уңышны хәл итте. Менә асыл егетләрнең дә асылы өч егет. Шуларның кайсына бирәбез бу зәңгәр конвертны?
Землянка эче тынды. Разведчиклар, үзләренә сиздермәскә тырышып,әле Мәҗитовка,әле Малаховка, әле Бикбулатовка карап алдылар.
—Мәҗитовка булсынмы әллә бу хат? — диде командир кулындагы зәңгәр конвертны әйләндергәләп.
Мәҗитов конверттан күзен ала алмады. «Эх, әгәр дә миңа бирелсә ул конверт, мин ачсам иде ул конвертны, андагы җылы сүзләрне мин укысам, андагы кызның матур рәсемен иң элек мин карасам, нинди бәхетле булыр идем! Мин дә хат язу һәм хат алу бәхетенә ирешер идем» дип уйлады ул. Ләкин телендә икенче сүзләр яңгырады:
—Зәңгәр конвертның миңа булуына мин каршы, чөнки кичәге операциядә миннән уздырып җибәрүчеләр дә булды, — диде Мәҗитов кинәт кенә,— хат Бикбулатовка бирелергә тиеш!
Мәҗитов Бикбулатовның операция вакытындагы кыюлыгы, хәйләсе турында капитанга тагын да тулырак итеп сөйләп бирде.
Зәңгәр конверт Бикбулатовка бирелде. Сугышчылар бердәм кул чаптылар. Гармоньчы, тиз генә гармонен алып, туш уйнап куйды. Егетләр зәңгәр конвертны әйләндереп, кай җиреннән ачарга аптырап торучы Бикбулатовны сырып алдылар. Бикбулатов, нечкә бармакларына кыстырып, конверт эченнән кыска гына язылган хатны тартып чыгарды. Ләкин ул аны укып тормады, ашыга-ашыга, кулына рәсемне алды һәм, рәсемне күрү белән, үз-үзен белешмичә:
—Наилә, минем Наиләм ич бу! —дип кычкырып җибәрде.
Аптыраган разведчиклар рәсемне кулдан-кулга йөртеп карый башладылар. Озын чәч толымнарын икегә үреп күкрәкләренә төшергән кыз, аз гына елмаеп, разведчикларга карап тора иде.
Бикбулатов тирән итеп бер сулап куйды һәм, шатлыкны да, үпкәләүне дә аңлаткан тавыш белән:
—Әй, егетләр, җитте, җитте инде, үзем карыйм, китерегез Наиләмне минем! — дип, тиз генә рәсемне алып, күкрәгенә кысты...
2025-05-14 07:50