— Айдар улым, иртәгәдән син садикка йөри башларсың, — диде Айдарның әнисе Рәхилә ханым. — Әтиең сөйләшкән.
— Садикка әти үзе барсын, — диде Айдар, киреләнеп. — Ә мин бармыйм, бармыйм...
— Нинди үҗәтлек бу, улым? Садикка бармагач, өйдә кем белән торырсың соң? Әбиең үлде...
— Үтермәскә иде. Сез үтердегез әбине.
Рәхилә ханым сискәнеп китте, әйтерсең искәрмәстән яка астына бер йомарлам кар тыктылармыни. Йөзе җыерылды, күзләре кысылды. Ул кызган баштан Айдарга сугып җибәрде.
— һы, кара син аны, оятсызны! Ни сөйләп тора. Әбиеңне нишләп без үтерик ди?
— Сез инде, сез. Әти апкайткан кузгалактан син әбекәйгә аш пешереп бирдең. Әбекәй шуны ашады да үлде.
Рәхилә ханым хәлсезләнеп урындык аркасына сөялде. Күз аллары караңгыланып китте. Шактый вакыттан соң гына үзен кулга ала алды ул.
Каенанасы белән алар әйбәт яшәделәр. Ире Тәбрик: «Әнкәйне үзебезнең янга алып килик, аңа тәрбия кирәк», — дигәч, бишкуллап риза булды. Каенанасы үзе дә тыныч холыклы, сабыр карчык иде. Урамнан сүз ташымады, юк-барга бәйләнеп йөдәтмәде. Балаларының тегенди-мондый кимчелекләрен күргән очракта, хәтер калдырмаслык йомшак тавыш белән ипле итеп үз фикерен әйтә иде. Оныгы Айдарны бик яраткангамы, шәһәргә тиз ияләште. Кулыннан килгән эшне үз җаена гына эшләп, артык күзгә бәрелмичә яши бирде. Яше инде шактый бар иде, андыйларны авыру бер екса нык ега. Көннәрдән бер көнне Мөгелсем әбинең тамагыннан аш үтмәс булды. Күзгә күренеп сызды, кулындагы, битендәге тамырлары зәңгәрләнеп бүртеп-бүргеп чыкты, йөзендә нур кимеде. Әниләре кызыгып авыз итмәсме дип, бер яктан улы, икенче яктан килене кибетеннән, базарыннан тәмле-тәмле ризыклар алып кайттылар.
— Нигә шулкадәрле нигъмәтләр ташыйсыз? — диде Мөгелсем карчык. — Әпелсиннәрегез, лимоннарыгыз бозыла гына, әрәм була.
— Син аша, әни, аша, — диделәр балалары. — Синнән бернәрсә дә жәл түгел. Җәйләр җитеп, юллар төшкәч, үзеңне авылга алып кайтырбыз. Авыл һавасын рәхәтләнеп суларсың.
Авылы хакында сүз чыккач, Мөгелсем карчыкның йөрәгендә ниндидер бер кайнар чишмә кузгалгандай итте: «И-и, балалар, — диде ул, көрсенеп, — үзегез исемә тошермәсәгез, әйтмәм дигән идем, күптәннән инде катык каткан кузгалак ашы ашыйсым килә. Шуны ашасам терелер кебек тоям».
— Көт инде, әни, бераз, — диде Тәбрик. — Кузгалаклар борын төртә башлау белән, урманнан кочагы белән җыеп алып кайтырмын.
— Урман кузгалагы төче була ул, улым. Үзебезнең як әрәмәләрендә үскән кузгалакка җитәме соң! Аның исләре үк икенче. Сугыштан соңгы елларда менә шушылай тик торганнан аш үтми башлаган иде. Күршебез Мәхтүмә карчык: «Катык каткан кузгалак ашы аша, терелерсең», — дигән иде. Сүзе дөрескә чыкты бит, Алланың рәхмәте. Кузгалакның файдасы тиде. Мин аны шаярып әйтә дип торам, нигә дисәң, ул вакытта безнең ипидән өзелгән юк иде. Шулай, улым, кайчагында өзелергә торган гомерне юк кына нәрсә ялгап җибәрә. Хәзер әрәмәләрдә акланнар кардан ачыла башлагандыр. И гомерләр...
Мөгелсем карчык әрәмәләрне, Ык буйларын күз алдына китереп уйланып ятты. Аннары, баягы сүзләре өчен оялгандай, болай диде:
— Карт кешенең сүзенә рәнҗемәгез, балалар. Үлем түшәгенә яткан кеше ни сөйләмәс. Кузгалакка барыгыз дип әйтүем түгел. Әҗәлдән кузгалак кына коткара алмас анысы. Үлем исереклеге сөйләтәдер. Әҗәл сөйләтәдер.
— Нинди әҗәл ди әле, әни! — диде улы Тәбрик. — Кузгалагын да алып кайтырбыз. Машинам гаражда тора, утырдым-киттем. Кирәк дисәң, туган яктан гына түгел, кузгалакны Себердән дә алып кайтырга мөмкин хәзер. Кыш көне җиләк ашыйсым килә дисәң, анысын да табарбыз.
һәм Тәбрик сүзендә торды. Көннәр бераз рәтләнеп, җирләр яшәрә башлау белән кузгалакка барырга җыен ды.
— Әти, мин дә синең белән барам, — диде Айдар, әтисенең юлга чыгарга әзерләнгәнен күреп.
Әтисе аңа:
— Сиңа ни калган анда? Юл ерак, арырсың, — дисә дә, Айдар үз сүзендә нык торды:
— Машинада утырып арыйлар димени? Машина бит ул выж-выж очыра гына.
— Озаграк йөрсәң, очасың килми башлар...
Айдар, әтисен болай гына җиңеп булмаса, шыңшырга исәпләп тора иде, ләкин эш аңа ук барып җитмәде, әбисе аны яклап сүз әйтте:
— Тәбрик улым, баланы нәүмиз итмә. Алып бар үзең белән. Гомер юлы бер генә карыш икән, күбрәк йөреп озынайтырга кирәк аны...
Ата белән ул тиз генә җыенып чыгып киттеләр. Шәһәр читендә заправкага туктагач, Тәбрик үзенең бер якын танышын очратты.
— О-о, күпме айлар, күпме еллар! — дип каршы килә башлады ул Тәбриккә таба. — Кая юл тотасың?
— Тәбрик танышына хәлен аңлатып бирде. Танышы аңа чынлап сөйлисеңме дигән шикелле, сәерсенеп карап торды.
— Картларның бер чудачестволары инде бу. Кузгалак, имеш. Беткәнмени ул мондагы урманнарда. Җый да алып кайт капчыгы белән. Рәхәтләнсен.
— Ярамый. Әрәмә кузгалагы, Ык буенда үскән кузгалак кирәк. Урман кузгалагы төче була.
—Ә беләсеңме? — диде Тәбрикнең танышы, җанланып. — Минем бакчада нәкъ сиңа кирәкле кузгалак үсә. Хатын аны Мөслим ягыннан алып килеп чәчте. Ык буеннан. Ачылыгы телеңне өтә.
— Шулай да әллә ничек бит, — диде Тәбрик, икеләнә төшеп.
—Нәрсәсе әллә ничек булсын аның? Кузгалак кузгалак инде ул. Притом әниең үзе теләгән Ык буеныкы. Бу пычракта авыл юлларында бата-чума йөргәнче, Идел буенда рәхәтләнеп балык тотарбыз. Шундый шәп урын таптым мин. Балыклары капчыкка үзләре керергә тора. Ә кайтканда, бакчага кереп, Ык буе кузгалагын алып китәрсең.
Тәбрик танышының сүзләре белән килеште, әйе шул, бу пычракта авыл юлларына ышанып чыксаң, кайта да алмый ятарсың. Ә бит әнисенең гомере менә-менә өзелергә тора. һәр сәгате, һәр көне исәптә. Ярамый авылга кайтырга, ярамый. Ерак юлдан көнендә әйләнеп килермен дип кем әйтә ала?
Алар ике машина белән Идел буена киттеләр. Тәбрикнең танышы әйткән шәп урын балыкчылык совхозы икән. Аның инде бирегә беренче генә килүе түгел иде, ахрысы, балыкчылар белән кул биреп исәнләшеп чыкты. Өч балыкчы, майлы калҗа күргән маэмай кебек, гел аның тирәсендә бөтерелде. Бригадирларының каядыр китүеннән файдаланып: «Ну, алып килдеңме?» — дип, нәрсә турындадыр шыпырт кына сорашып алдылар.
— Килдем, килдем. Сезнеке әзерме?
- Әзер, әзер. — Балыкчылар Тәбрикнең танышын һәм Тәбрикне ияртеп бер читкәрәк алып киттеләр. Анда, вак таллар арасында юеш ком белән күмеп куелган балык исеме иде. Тәбрикнең танышы багажнигыннан әрҗәсе белән сыра алып тегеләргә тоттырды, ә үзе балык төйи башлады.
- Әйдә, карап торма, төя. Монда икебезгә дә җитәрлек, — диде ул. — Яңадан килгәндә күчтәнәчләп килерсең. Хәзергә таныша тор.
Ул Тәбрикне балыкчылар белән таныштырды. Тегеләр ашыга иделәр, каш астыннан сөзеп кенә Тәбриккә карадылар да үз юлларына китеп бардылар.
—Хәзер безнең бакчага сыптырабыз, — диде Тәбрикнең танышы, балыкларны төяп бетергәч. — Сиңа барыбер тиз генә өйгә кайтырга ярамый. Ык буеннан урап кайтыр өчен иң кимендә ун-унике сәгать вакыт кирәк.
Алар бакчага килеп җитү белән учак тергезделәр, казан астылар. Балыкның иң шәпләрен сайлап уха пешерделәр. Тәбрикнең танышы арткы утыргыч астыннан бер ярты тартып чыгарды.
— Үземә дигәнен утыргыч астына яшереп калдырдым. Теге дуңгыз балыкчыларга ышаныч юк, багажнигыңның астын өскә әйләндергәннәрен күрми дә калырсың. Ярты литрга бөтен Иделне сатып җибәрергә әзер ул алкашлар. Машинаң гына тартсын — җае чыкканда йөге белән төяп җибәрәләр. Мин инде чормага әллә ничә пот балык тозлап куйдым. Бүгенгеләрен дә тозларга туры килер, башкача нишләтәсең аларны?
Ашап-эчеп бераз кәефләнеп алгач, алар икәүләп балык тозларга керештеләр. Тозлагач, өстенә авыр әйбер бастырып куйдылар.
— Мин үземнекеләрне синдә калдырып торам, — диде Тәбрик. — Өйдә куяр урын юк. Аннары әни янына алып кайту да әллә ничегрәк.
—Калдыр, калдыр. Бер-ике көннән килеп, чормага элеп китәрбез. Кипкәч килеп алырсың. Кирәк булса, әнә кипкәннәрен биреп җибәрәм. Бәлки, әниеңнең авызына тәм кереп китәр. Минем әни гомерендә авызына балык капкан кеше түгел иде, үләр алдыннан кипкән балык сорап алды. Мә, сайла үзең иң шәпләрен генә. Менә болары бик катып җитмәгән, тешсез кешегә суырып ятарга әйбәт.
— Рәхмәт, дускай, рәхмәт, — диде Тәбрик һәм берничә балыкны сумкасына салды.
—Әнә свежийларын да ал. Җаны тартканын ашар. Картларныкын белмәссең. Әллә нинди әкәмәтләр уйлап чыгаралар алар.
Тәбрик белән танышы бакчада озак хозурландылар. Көн кичкә авыша башлагач кына, бакчадан кузгалак җыеп, кайтырга чыктылар. Тәбрик учак корымына пычранган битләрен юмакчы иде, танышы аны туктатты: «Кирәкми, юынма. Юлдан кайткан кешегә охшыйсың болай».
Танышларыннан аерылып, үзләре генә калгач, Айдар әтисенә болай диде:
- Әти, без бит кузгалакны әбекәй әйткән җирдән җыймадык.
— Син шыпырт, улым. Бу турыда берүк кешегә, бигрәк тә әбиеңә ычкындыра күрмә. Үзең ишетеп тордың бит, кузгалакның орлыгын Ык буеннан алып кайтып чәчтек, диде. Менә ашап кара әле. Үтеңне сытарлык ачы.
Тәбрик улына берничә кузгалак сузды. Үзе дә чыраен сыта-сыта чәйнәргә тотынды. Айдарга кузгалак бик ачы тоелды, тик барыбер ул күңелсез иде. Өйгә кайткач та кәефе күтәрелмәде. Әнисе аңардан:
— Нишләп, улым, болай чыраең качкан, әллә юлда бик арыттымы? — дип сорады.
Айдар әнисенә җавап бирмәде. Әнисе кузгалак белән аш пешерә башлагач кына аның янына йөгереп килде:
— Әни, ул кузгалактан аш пешермә, без аны әрәмәдән түгел, бер абзыйның бакчасыннан җыеп кайттык, — диде.
Әнисе башта аптырап калды, аннары, имән бармагын иреннәренә куеп:
— Чү, улым, чү, — диде, нәкъ әтисе төсле итеп. — Әбиең алдында андый сүз ычкындырып ташлама тагын. Менә күрерсең, әбиең шушы ашны ашагач терелер дә китәр...
Ашны Мөгелсем әби бик яратып ашады. Ике сүзнең берендә олыларны санга санап шулхәтле ерак җиргә баручы балаларын мактады. Улына, килененә рәхмәтләр укыды.
—Безнең як кузгалагының исләре үк икенче шул. Әллә каян борыннарны ярып керә. Әҗәлгә тимәгән чир булса, Ходай кушып, терелеп тә китәрмен. Кем белсен...
Әнисенең күңеле күтәрелүен күреп, Тәбрик бик шатланды. Сумкасындагы балыкларын чыгарырга оныткан икән, исенә төшеп, аларны бирде.
—Болары, әни, Ык балыклары. Балыкчылардан ялынып кына алдым. Ашап җибәр әле, файдасы тияр, — диде.
Мөгелсем карчыкның балык ашыйсы килми иде, улының хәтерен саклап кына бер кипкән балыкның койрыгын ялап куйды.
—Балыкларың да бик тәмле, улым, — диде ул. — Карт кешенең сүзен аяк астына екмавың өчен рәхмәт. Ходай үзегезгә озын гомер бирсен.
Кузгалак ашы Мөгелсем әбинең җыясы соңгы ризыгы булган икән. Шуннан соң ике генә көн торып, үлеп китте.