СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Чыпчык белән төлке" (Рәшит Гариф тәрҗемәсе)

Кайчандыр чыпчык белән төлке, бер-беренә ярдәм итешеп, яхшы күршеләр булып яшәгәннәр, ди. Ләкин хәйләкәр төлке һәрвакыт чыпчыкны ничек итеп алдау турында гына уйлаган.
Бер заман төлке чыпчыкка мондый сүз кушкан:
— Чыпчык дускай, әйдә бодай чәчәбез. Бергә эшләрбез, бергә сугарбыз, икебезгә дә тигезләп бүләрбез, кышны бик яхшылап үткәрербез.
Чыпчыкка төлкенең бу сүзләре бик ошаган, алар икәүләп кырга бодай чәчәргә киткәннәр. Ләкин төлкенең бер дә эшлисе килми икән.
Бик ялкау кодача булып чыккан ул.
— Чыпчык дускай, — дигән төлке, — син эшлә, ә мин күкне тотып торам, югыйсә ул төшеп безнең бодаебызны изеп бетерер.
Ялганчы төлке чыпчыкны калдырып киткән дә көн буе басу түрендә утырып торган. Ә чыпчык бодай чәчкән.
Менә урак өсте дә килеп җиткән. Төлке шул вакыт чыпчыкка:
— Чыпчык дускай, син ур, ә мин болытларны тотып торырга китәм, югыйсә яңгыр явып безнең бодаебызны чылатып бетерер, — дигән.
Чыннан да шул вакытта басу түреннән болытлар йөзеп бара икән. Төлке, болытларны тотып торгандай кыяфәт белән арт аякларына басып, көлә-көлә чыпчыкның эшләгәнен күзәтә, ди.
Менә игеннәрне сугу вакыты да килеп җиткән. Төлке тагын чыпчыкны алдаларга керешкән:
— Чыпчык дускай, син эшлә, ә мин җилне куарга китәм, югыйсә, ул безнең алтын бодаебызны чәчеп бетерер, — дигән.
Төлке көн буе басу түрендә кояшта кызынып утырган, ә чыпчык шул арада бөтен бодайны сугып бетергән, ди.
Инде ашлыкны бүлү вакыты килеп җиткән. Чыпчык төлкедән болай дип сораган:
— Төлке кодача, ашлыкны ничек бүләрбез икән?
— Ун орлыкның берсе сиңа, тугызы миңа булыр.
Төлке ничек әйтсә, шулай бүлгән дә: бер өлеше чыпчыкка, тугыз өлеше төлкегә булган.
Мескен чыпчык бодайны чәчкән дә, урган да, суккан да, ә төлке кырда ял итеп йөрсә дә бөтен уңышны алып бетерә язган.
Чыпчык бик тирән кайгыга калган. Аңа бер эт очрап:
—Нигәдер син күңелсез, чыпчыккынам? — дигән. — Кем сине болай рәнҗетте?
Чыпчык эткә үзенең ничек итеп бодай чәчүен, ә төлкенең күкне тотып торуын,ничек итеп үзенең урак уруын, ә төлкенең болытны саклавын, ашлыкны ничек итеп сугуын, ә төлкенең җил куып йөрүен — барысын да сөйләп биргән.
— Я әйт: кемнең эше авыррак? — дип сораган чыпчык.
— Ах син, ахмак, ахмак чыпчык! Төлке алдаган бит сине! Ул күптәнге ялкау, күптәнге алдакчы. Ярый, кайгырма. Без аны акылга утыртырбыз.
Алар сөйләшеп килешкәннәр, ә чыпчык яңадан төлке янына очып киткән. Килеп җиткән дә:
— Төлке, тизрәк ычкын моннан! Яныңа зур усал эт килә. Ул сине өзгәләп ташламакчы була. Бар, йөгер, бодаеңны үзем саклармын, — дип кычкырган.
Төлке, алдына-артына карамыйча, йөгерергә тотынган.
Ә чыпчык этне чакырып алган да икәүләп төлкенең бөтен уңышын җыеп алып киткәннәр. Чыпчык кыш буе бодай ашаган, ә эт ботка пешергән, кунаклар сыйлаган. Ләкин барыбер ашап бетерә алмаганнар.
Ә төлке ач көе һаман урманда йөри икән.
Халыкның «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән мәкале бик дөрес ул.
2025-04-10 09:05