СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Светлана Савицкая "Ябык ишекләр".

Баһадир Катыкул җиде калкулыкны үтеп, озын кирпечтән өелгән ныгытма янына килеп туктаган. Биек манараның тәрәзәсенән гүзәл кенәз кызы Яктыйөзне күреп алган. Кыз да аны күргән. Ул аска төшкән дә, юлчы егеткә су биргән.
-Кем син? Безнең якларга ни өчен килдең?
-Үземнең язмышымны эзлим, - дип җавап кайтарган Катыкул.
-Әйдә уз, кунагым булырсың, - дип чакырган аны кенәз кызы, - бәлки синең язмышың мондадыр...
Ул Катыкул каршысындагы бөтен ишекләрне, бөтен бүлмәләрне, байлык тулы бөтен сандыкларны ачып куйган. Алар шулкадәр искитәрлек булганнар, Катыкул көнгә бер бүлмәне генә карап чыгарга җитешкән. Ул беренче көнне фил сөягеннән кисеп ясалган бизәнгечләргә сокланган. Брошкалар һәм алкалар белән бер букча тутырган. Икенче көнне бәллүр әйберләр белән ләззәтләнгән. Өченче көнне муенына скат энҗеләреннән ясалган муенса таккан. Дүртенче көнне кесәләрен бакыр, бишенче көнне - көмеш, алтынчы көнне алтын акчалар белән тутырган.
Җиденче көн килеп җиткәч, ул җиденче яшерен бүлмәгә кергән. Бүлмә уртасында киң тустаган куелган, ә анда Яктыйөзнең хатын-кызларга хас барлык җылысы тибрәлеп, күбекле шәраб сыман төрле төсләргә кереп ялтырый икән. Катыкул, аның белән ни эшләргә икән дип озак уйлаган. Аңа тустаган бик зур булып күренгән. Бу тустаганны алып китәр өчен, моңарчы ни алган, барысын да кире бушатырга кирәк икән, һәм Катыкул шулар белән генә канәгатьләнергә булган.
Ул киң күңелле хуҗа белән саубуллашкан да, ныгытманы калдырып, юлга кузгалган. Юлга кузгалуга ук, җәй уртасы булуга карамастан, буран күтәрелгән. Ат көчле җилдән җиргә кадәр бөгелә, йөкнең авырлыгыннан ыңгыраша икән. Баһадирга һәм аның атына юлны дәвам итәргә бик авыр булган. Ул башта фил сөягеннән эшләнгән бизәнгечләрне ташлаган. Җил тынган кебек булган, ләкин озакка түгел. Тагын буран котыра башлаган. Инде Катыкулга чыңлап торган бәллүр әйберләр һәм энҗеләр белән хушлашырга туры килгән. Кичкә кадәр тыныч кына юлын дәвам иткән. Ә төнгә каршы буран бөтенләй котырынган. Баһадирның бөтенләй хәле беткән. Ул бөтен алтын-көмешләрен җиргә атып бәргән, һәм язмышының - Яктыйөзнең кайнар йөрәге икәнен аңлап алган, һәм атын кире борган.
Яңадан озын ныгытма стенасы янына килеп туктаган. Яшь кенәз кызын чакырып дәшә икән. Ләкин инде барлык ишекләрне дә авыр аркылы бикләр белән бикләп куйганнар.