Борын-борын заманда еланнар патшалыгында булган, ди, бу хәл. Елтыр исемле еланнар патшасы белән аның сылу хатыны Еланбикәнең кызлары туган. Кызы туу хөрмәтенә, патшалыктагы бөтен еланнарны чакырып, патша бәби туе үткәрмәкче булган. Кызына иң матур исем табучыга зур бүләк бирергә ышандырып, Елтыр патша бәйге дә игълан иткән.
Тик куелачак исем патша һәм аның хатынына ошамаса, исемне сайлаган һәр еланның башын кисәргә әмер бирелгән. Патшалыктагы бөтен еланнар борчуга төшкәннәр. Уйлап тапкан исемнәрен берәү дә Елтыр патшага әйтергә кыймаган. Шул көннән һәр елан, патша күзенә күренмәскә тырышып, дәшми-тынмый, җирдән шуышып кына йөри башлаган.
Патша кызы исемсез көенчә генә үсә торган. Исеме булмагангамы, көн-төн елаган да елаган ул. Елтыр патша бик борчылган, төрле патшалыклардан табиблар чакыртып, кызының сәламәтлеге турында сорашкан. Зур белемле табиблар да кызның чирен эзләп таба алмаганнар.
Исемсез булса да, Елтыр патша кызы сөйләшергә бик тиз өйрәнгән. Кача-кача гына, капка астыннан гына шуышып, башка елан кызлары-малайлары янына чыгып кергәли башлаган. Аның уйнарга чыгып киткәнен бер сарай сакчысы да күрмәгән, чөнки бу кыз, сакчыларның күзенә йоклата торган төтен җибәреп, үзен-үзе күренмәс хәлгә китергән.
Елтыр патшаның кызы бик чибәр булган, оста биегән, матур җырлаган. Яхшы сыйфатларына өстәп, бер начар гадәте дә булган аның. Ул бик әләкләргә яраткан. Куышлы уйнаганда, башка елан кызлары-малайларының үзенә койрык очлары белән ялгыш кына тиеп китүләренә дә үпкәләгән һәм:
- Мин сезне әниемә әйтәм, мин сезне әтиемә әйтәм! - дип куркыткан да патша сараена таба йөгергән.
Еланнар патшалыгында яшәүче елан кызлары-малайлары гына түгел, балаларының уеннарын күзәтеп торучы әти-әниләре, әби-бабайлары да борчуга төшкәннәр. Хәзер инде алар Елтыр патшаның үзләренә генә түгел, балаларына да зыян салуыннан курыкканнар.
- Бу патшалыкны ташлап, качып китеп тә булмый! Арысланнар, юлбарыслар, филләр патшалыгында яшәү дә бик рәхәт булмас! - дип уйлаганнар алар.
Бу әләкче патша кызыннан ничек котылырга?! Һәр елан иртәдән - кичкә, кичтән таңга кадәр шул турыда уйлап баш ваткан.
Беркөнне алар, кызның уйнарга чыкканын көтеп торганнар да кызны чорнап алганнар. Араларыннан иң өлкәне - аксакал Елан сүз башлаган:
- Син туганнан бирле безнең арабызда ты нычлык, дуслык югалды. Башымны киссәләр кисәрләр, мин сине акылга утыртырга тиеш! Куркак җан булып, башкача болай яши алмыйм! - дигән ул. Еланнар аны тын гына, игътибар белән тыңлаганнар. Аннары аксакал үзенең сүзен бик озакка сузмыйча гына: - Киңәш бирегез! Әләкләмәсен, әйбәт кеше булып үссен өчен, кызга берәр төрле җәза биреп карамый булмас! Нинди җәза бирәбез? - дип сораган.
Берсе:
- Тиресен салдырабыз! - дигән.
Икенчесе:
- Агач башына элеп, кояшта кыздырабыз! - дип тәкъдим ясаган.
Өченчесе:
- Оябызга алып кайтып, бикләп, бер атна ач тотабыз! - дип өстәгән.
Дүртенчесе:
-Телен кисәбез! - дип киңәш биргән.
Елан патша кызын агач башына элеп ка раганнар икән, файдасына караганда зыяны күбрәк булган. Ул кош ояларыннан йомырка урлап эчә башлаган.
Тиресен салдырмакчы булганнар, ка гылу белән, Елан патша кызы тиресен үзе салып биргән!
Ояга алып кайтып, бер атна ач тотып караганнар, аннан чыгуга, кыз бер кош белән тычканны тере көенчә кабып йоткан.
Дүртенче җәзаны биреп карарга туры килгән. Бу җәза турында ишетүгә, Елан патша кызы куркып калтырана башлаган, койрыгына кадәр дер-дер килгән. Куркудан аның башта теле тотлыккан, аннан соң авызыннан сүзе дә чыкмас булган.
Ул инде ысылдап кына йөри башлаган. Шунда ук аңа «Ыс-ыс» дигән исем кушылган. Елтыр елан белән аның сылу Еланбикәсе дә бу исемгә ризалык бирми булдыра алмаганнар. Аксакал-еланга бүләк итеп алтын тышлы әкиятләр китабы бирелгән. Бүләк өчен барысы да бик сөенгән. Шул көннән башлап еланнар патшалыгында тату тормыш башланган, ди.