СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дания Гайнетдинова "Бала-бәгырь"

Мәүлетнең туган якларыннан киткәненә шактый вакыт узган икән инде. Баштарак, авылдан киткән елларда, туган ягына еш кайта иде. Күрәсең, сабый чагы үткән авыл табигатеннән аерылуы ул чакларда авыр булгандыр. Туган йортта, балам, дип көтеп алучы әти-әнисе дә исән иде шул. Шуңадыр, атна ахыры җитүгә, авылына ашкына иде ул. Ә хәзер нигәдер авыл белән ике ара суына бара. Әллә каланың шаулы тормышыннан бушый алмый, әллә балаларының шушында туып үсүе, үзләрен кала кешесе итеп тоюлары сәбәпчеме, моңа үзе дә төгәл генә җавап таба алмый.
Бүген Мәүлетне туган авылына алып кайткан сәбәп — бала-бәгырь кайгысы. Узган ел олы улы дөнья куйган иде. Аны авылга алып кайтып җирләделәр. Яшь гомернең вакытсыз үлеме, үзе әйтмешли, замана чире.
Матур гына яшәп ятканда, улының бик үк дөрес юлда булмавы ачыклана. Үз яшьтәшләре белән еш кына югалып йөргән олы улы Миңназыйм наркотиклар белән мавыга икән. Әти кеше аны өйдәй әйберләр югала башлагач кына сизенде. Тик соң иде инде. Дәваланырга теләмәде, эшләргә яратмады. Ә акча көн дә кирәк. Шулай итеп, урлашу юлына басты Миңназыйм. Тагын күпме газапланган булыр иде икән, әгәр дә артык доза кулланып гомере өзелмәгән булса? Шулай да улының үлеменә хәзер Мәүлет үзен битәрли. Бәлки, игътибар җитмәгәндер, тәрбияли аямаганмындыр дигән уй адым саен тынгылык бирми аңа.
...Бала-бәгырь... Моннан күп еллар ишеткән шушы сүзне соңгы вакытларда еш кабатлый башлады ул. Менә бүген улының кабере өстенә кайтып килеше. Әти-әнисе рухына да дога кылып, яшьлектә калган хатирәләрне дә яңартасы бар...
Автобус белән авылга ике-өч сәгатьлек юл. Уйланырга, үткәннәрне искә төшерергә вакыт җитәрлек. Мәүлет, автобус тибрәлешендә үз уйларына бирелеп, яшьлек елларына әйләнеп кайтты. Әйе, бала-бәгырь дигән йөрәк әрнеткеч сүзне дә нәкъ менә сабыйлык елларының бер гөнаһсыз чагында ишетергә туры килгән иде бит аңа. Әйе, әйе, моннан күп еллар элек бакчада алмалар пешкән, урманда чикләвекләр өлгергән вакыт иде. Бакча эшләре беткәч, бала-чага, бергәләп җыелып, Бай тавына чикләвеккә барырга булалар. Яшьтәшләренә Мәүлет тә иярә. Йөри торгач, ул дус-ишләреннән адашып калуын абайлый. Кычкырып та, сызгыргалап та карый, ләкин җавап бирүче булмый. Кичке эңгер төшә башлый. Күңелгә шом керә. Мәүлет куркуын никадәр генә җиңәргә тырышса да, булдыра алмый. Урман чытырманлыгында ялгызың калу куркыныч икән ул. Шулай буталып күпмедер йөри Мәүлет, һәм көтмәгәндә еракта бер шәүлә күреп ала. Минем ише чикләвек җыючыдыр, дип, чытырманлыкны ера- ера аңа таба ашыга. Тегесе исә, бөтенләй игътибар итмичә, үз җаена атлый бирә. Менә Мәүлет әлеге кешегә бөтенләй якынлаша һәм сәлам бирә. Тегесе исә эндәшми генә баш кага.
— Син кем буласың?.. Кайсы авылдан? — дип сорау бирде ул кабат әлеге кешегә. Җавап ишетелмәде. Төс-кыяфәте сәеррәк күренгән әлеге карт аңа куркыныч булып тоелды. Ул кулындагы таягы белән сугар кебек иде.
Малай, күпмедер тын торганнан соң:
— Әллә син чукракмы? — дип кабат сорау бирде.
— һм, чукрак булсам, нишләр идең? — диде аның соравына каршы тегесе.
Мәүлетнең эченә җан кергәндәй булды. Димәк, сөйләшер кеше бар.
Бай тавының караңгы чытырманлыгында сүзгә сүз бик акрын ялганды. Ләкин Мәүлетнең башка чарасы юк иде, шуңа күрә әлеге кешедән аерылып китәргә базмады ул.
— Син юлны яхшы беләсеңме? — дип сорау бирде Мәүлет, кабаттан. Теге кеше, әйе дигәнне белдереп, баш какты. — Әйдә, алайса, юлга алып чык, — диде ул, ялваргандай. Тегесе эндәшми генә атлый бирде. Мәүлет аның артыннан иярде.
Тәмам караңгы төште. Күзгә таяк белән төртсәләр дә күрмәссең. Ул, абына-сөртепә, юлдашыннан калмаска тырышып атлый. Кичке салкын да төште. Курыккан җанны ул да өшетеп ала сыман. Күпмедер баргач, теге кеше туктады да, Мәүлеткә арты белән баскан килеш кенә:
— Кунып чык, соң инде, — диде.
Көтелмәгән бу тәкъдимнән Мәүлет әллә нишләп китте. Бераз эндәшми торганнан соң:
—Кайда кунарга? — дип куркып кына сорау бирде.
Теге кеше, алар басып торган Бай тавының корыган агач ботакларын аралап, тау куышына кереп китте. Мәүлетнең йөрәге жу итте. Кабат тынлык урнашты...
— Курыкма, — дигән кырыс тавышка Мәүлетнең тәне чымырдап китте. Теге кеше, куыштан башын чыгарып, Мәүлеткә кул сузды. — Син курыкма, иртән озатырмын, — диде ул, кабат Мәүлетне тынычландыргандай.
Мәүлет, теләр-теләмәс кенә, аның артыннан куышка таба атлады. Мондагы һава аның сулыш алуын буа, шомландыра иде. Бер кулы белән теге кешегә ябышып, икенчесе белән балчык стенага тотынып, баскычтан аска төштеләр.
—Утыр, — диде тегесе, бер сүз белән генә.
Мәүлет, куллары белән капшанып, утырыр урын эзләде. Калтыранган куллар сәке кебек итеп эшләнгән урынга тиде. Аңа кипкән үлән җәелгән. Урыны шушыдыр инде, дип, сак кына сәке кырыена утырды.
— Син каравылчымы әллә? — дип сорады ул, беркавым тын торганнан соң.
— Шулайрак, — диде тегесе. — Йокла, ял ит, — дип өстәде аннан соң.
Мәүлетнең бөтенләй йокысы качты. Йоклап китсәм, бу куыштан исән-сау чыга алмам, дигән шик тә төште аның күңеленә.
— Сөйләшеп утырыйк, син ни саклыйсың соң монда, исемең ничек, кайсы авылдан? — дип, бер-бер артлы сораулар яудырды Мәүлет юлдашына.
— Шушы тауны саклыйм, — диде тегесе саран гына җавабында.
— Нәрсәсен саклыйсың аның, әкият сөйләмә әле, — диде аңа каршы Мәүлет. — Тауны саклыйсы юк аны, үз урынында тора ул.
— Торадыр да, хикмәтләре күп шул, бала-бәгырь, — диде теге кеше.
Мәүлет аның бу сүзләреннән соң кабат калтыранып куйды. Картның бала-бәгырь дигән сүзе Мәүлеткә өйдәгеләрен искә төшерде. Төн йокыларын калдырып әниләр эзли чыккандыр, елап өзгәләнәләрдер дигән уй башыннан йөгереп узды. Курку-шөбһәсен басарга тырышып:
—Нинди хикмәтләре бар тауның? — дип сорарга булды.
— Син аңларлык кына түгел, бала-бәгырь, — диде ул Мәүлеткә, авыр сулап.
— Ник аңламаска. Кешеләр сөйләшеп аңлашалар инде. Әллә моңда кешеләрдән качып ятасыңмы? — диде ул, курку катыш.Кендегем шушында береккән, тәкъдирем шунда, бала- бәгырь, — диде теге кеше, тагын да серлерәк итеп.
—Тауда кендек берегә димени, юләр сүз бу.
—Әйтәм бит аңламассың дип, ярый, йокла инде, тиздән гаң беленер, — диде ул.
Мәүлет бермәл сүзсез торды. Иптәшләреннән аерылып калуына газапланды, яктырак чакта кайтыр юлга кузгалмавына үкенде ул...
Бераздан:
— Мин барыбер йоклый алмыйм, үзең турында сөйлә, булмаса, — дип үтенде Мәүлет иптәшеннән.
— Бала-бәгырь, минем язмыш сиңа кызыклы булмастыр, сиңа аның кирәге дә юк. Мин шушы тау кешесе. Шушында туып үскәнмен. Мишә буйлары, бу болынлыклар, бу тау минем бабам биләмәләре булган. Янәшәдәге басу-кырлар да минем бабамныкы. Бу җирләрдә, әле мин дә тумаган заманда, каты яулар, талау-үтерүләр булган... Үлемнән качып, бабамның бабалары шушында төшеп утырган. Алар күптән вафат инде. Туганнарны үзем җирләдем. Әни, үләр алдыннан, «Бала-бәгырь, нишләрсең инде япа-ялгызың» дип өзгәләнә иде. Минем өчен әле дә җаны тыныч түгелдер сыман. Шулай берүзем гомер кичерәм. Кешеләр янына бармадык, курыктык. Миңа күп калмаган инде. Ходай биргәнен яшәп бетерәсем бар, — диде ул, үкенү катыш. Өзек-өзек җөмләләр белән үзенең үткәне турында сөйләде дә сөйләде... Мәүлет аны, балчык стенага сөялеп торган килеш, шомлана-шомлана тыңлады.
Мәүлет үзенең яшьтәшләре белән Бай тавына җиләккә, чикләвеккә йөргән ваемсыз чагын искә төшерде. Тауның гере тарихы, сулышы барлыгын тоймый битараф булып үсүе өчен үз-үзен тиргәде... Бер төн эчендә олыгаеп киткәндәй булды. Әйтерсең лә ул бүген сабый чагы белән бөтенләйгә саубуллашты. Балачак ваемсызлыкларын Бай тавы куышында калдырып чыгар ул бүген, һай, бу тормыш...
— Ә хәзер заманнар тыныч бит, нигә авылга барып урнашмыйсың? Кыендыр бит берьялгызыңа, — диде ул, берникадәр уйларыннан арынып.
— Күнеккән инде. Мин бит башка тормышны белмим. Гомер санаулы калган, бала-бәгырь. Мине авылда кем көтеп торыр икән, олан?! Монда нәсел-ыруым белән бергә бит мин. Тәкъдирдә язылганы шушыдыр, — дип, сүзен дәвам итте ул...
Бәлки, тагын әллә ниләр сөйләгән булыр иде әле, тау куышына нәзек кенә булып көн яктысы сузылды. Теге кеше, әйдә, дигән ишарә ясап, Мәүлетне куыштан җир өстенә алып чыкты. Авыз эченнән генә, белгәннәрен укый-укый, туганнары җирләнгән урынны күрсәтте. Инде җир белән тигезләнгән кабер өсләрендә үзе генә белә торган билгеләр бар. һәр кабердә кайсы туганы ятканын яхшы хәтерли, аларга көн дә дога кыла икән...
Аннары, минем күзләремә багып:
— Мине фаш итеп йөрмә, бала-бәгырь, тау рәнҗеше төшәр. Хыянәт килешмәс, — дип, тау итәгенә кадәр озата төште дә, артына борылып карамый гына, үз юлына китеп барды билгесез кеше...
Мәүлет шушы көннән соң Бай тавына башка беркайчан да менмәде. Үзе күргәннәрне беркемгә дә сөйләмәде. Ләкин гомере буе бала-бәгырь дигән сүз аның күңеленнән чыкмады. Элегрәк ул аны сирәгрәк искә төшерсә, хәзер исә сүз саен үзе дә кабатлый торган булды.
Ул вакыттан бирле күпме сулар акты, күпме еллар үтте. Мөгаен, теге кеше дә күптән гүр иясе булгандыр. Мәүлет бүген дә әбисенең унике тиенгә байга ялланып урак уруын, учма бәйләвен сөйләгәнен хәтерли әле. Менә шушы байның соңгы нәсел тамыры белән очрашу хатирәсе Мәүлетнең кабат хәтерен яңартты. Эх, бүгенге чагы булсамы, теге картны тау куышында берьялгызы калдырмаган булыр иде ул. Нишлисең бит, кеше язмышлары кире кайтарып ала алмаслык хаталар белән аралашып барадыр. Мәүлет шушы уйлары белән туган авылына кайтып җиткәнен сизми дә калды бугай. Зират капкасын ачып кергәндә, бала-бәгырь ачысы үткәннәр белән тоташып, кабат тарих эзләре уелып калган яшь чагына алып кайтты. Еллар хәтере аша...
2025-04-23 12:19