СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин "Кояштагы тап"

Еракта, еракта, Каф тавының аръягында, кояш һәр көн йокларга кайта торган җирдә яшәгән, ди, бер малай. Малайның бары тик әнисе генә булган, ди. Малайның әнисе кояш белән бергә торган, кояш белән бергә яткан. Ул көннәр буе нидер чәчкән, нидер төзәткән, нидер яңарткан. Ә улы аңардан юри дә: «Әнием, син көннәр буе бил турайтмыйча ниләр эшлисең соң?» — дип сорамаган, гел уйнаган да уйнаган.
Менә көннәрдән бер көнне малайның әнисе, авырып, түшәккә егылган. Шунда ул урамда болытларга ук атып йөрүче улын чакырып керткән дә болай дигән:
— Улым, үзең күрәсең, хәлем кинәт начарланып китте. Хәтта суга барырга да өлгерми калдым. Ә минем бик-бик эчәсем килә. Иреннәрем кара көеп чыкты. Берәр чиләк су гына алып кайтчы, балам.
Малай, үзен кызыклы уеннан бүлдергән әнисенә канәгатьсезлек белән карап:
— Суны иртән тору белән алып кайтып куйсаң булмый идемени? — дигән.
— Иртүк алып кайтсам, көн буена җылынып бетәр дип уйладым. Син бит кичләрен, уеннан арып кайткач, салкын су эчәргә яратасың, — дигән малайның әнисе.
Малай бик авырлык белән генә суга барырга ризалык белдергән.
— Улым, — дигән әнисе аңар, — суны теге Көймә тавы артындагы чишмәдән ал. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да. Малай, чиләген күтәреп, урамга чыккан. Кулын кашына куеп, Көймә тавына таба караган. Көймә тавы бик-бик еракта, зәңгәр офыклар артында булып күренгән аңа. Җитмәсә, кояшы өтеп алырдай итеп кыздыра икән.
«Мондый кызуда шултиклем еракка барып йөргәнче, суны менә шушы якындагы чишмәдән алсам да ярар әле»,—дип уйлаган малай һәм, чиләген бер читкә куеп, өр-яңадан уйнарга тотынган. Үзенең дә бик каты эчәсе килгәч кенә, суга барырга кирәклеге исенә төшкән.
Менә ул бермәлне тирләп-пешеп судан кайтып кергән. Әнисе, аның чәчләреннән сыйпап: «Рәхмәт, улым, бик зур рәхмәт», — дигән, һәм, йотлыгып-йотлыгып, суны эчә башлаган. Эчкән саен күкрәгендә көч арта баруын сизгән. Бераздан инде бөтенләй сәламәтләнеп җиткән. Малай сөенә-сөенә урамга чыгып йөгергән.
«Белмәде, әнием суның кайсы чишмәнеке икәнлеген белмәде», — дип уйлаган ул. Шулай дип әйтүе булган, күктә яп-якты булып янучы кояш кинәт карала башлаган. Дөнья коточкыч ямьсезләнеп киткән. Кош-кортлар, куркышып, ояларына качканнар. Шомлы итеп, елап-елап, этләр өрергә тотынган. Малай, ни уйларга белмичә, курка-курка өенә чапкан.
— Әни, — дигән ул, сулышын көчкә-көчкә алып, — нишләптер кояшның йөзе каралды. Әнә тышка кара әле.
Әнисе кояшка караган да болай дигән:
— Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан. Чөнки җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк.
— Әни, — дигән малай, башын түбән иеп, — мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине.
Малай мөлдерәмә яшьле күзләре белән әнисенә караган. Әнисе улын күкрәгенә кыскан. Шул вакыт кояштагы караңгылык кими башлаган. Дөнья әкренләп яктырган, кошлар, кереп поскан ояларыннан чыгып, агач ботакларына кунганнар, этләр елый-елый өрүләреннән туктаганнар. Бар нәрсә элекке хәленә кайткан, бары тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән.
Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән.