СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зинаида Захарова "Бохар кынасы"

(Хикәянең ахыры)
Очрашуларына ике көн үтүгә, төн уртасында Кәрим килде. Кәүсәрия, ашап-эчкәннән соң, ялгыз гына телевизор карап утыра иде. Капкасы бикле булганлыктан, ир аның телефонына шалтыратты.
— Караңгы да куркытмый сине, — дип каршы алды аны хатын. — Нәрсә дип килдең инде, Кәрим? Ни җитми инде сиңа? — диде ул, иргә сораулы караш ташлап.
— Син җитмисең миңа, син кирәк булганга килдем, — диде Кәрим.
— Болай да кеше теленнән төшкәнебез юк, тагын чәйнәрләр инде, — дип куйды хатын.
— Минем кеше сүзеннән куркып яшәр чаклар узган, — диде Кәрим, кыюлана төшеп.
— Мине дә онытма, ишеттерсәләр, улымнан уңайсыз, — дип, карашын улының компьютер өстәлендәге рәсеменә юнәлтте.
Шулай дисә дә, ирне йортында күрү рәхәт иде аңа. Бала-чага түгел, кырык ике яшен тутырган ир үзенең кылган гамәлләренә бәя бирә беләдер. Үзенә ни кирәген дә яхшы аңлыйдыр, дип уйлады хатын.
— Тышта шундый матур, күктә йолдызлар сибелгән, әйдә бакчага, — дип чакырды ул Кәүсәрияне.
Бакчага чыгып, алмагач төбендәге эскәмиягә барып утырдылар. Кәрим аны ике куллап кочаклап алды, Кәүсәрия карышмады. Ул сөйкемле, чибәр, яше кырыктан узса да, яшьлек дәрте ташып тора. Бу дөньяга бары тик ир-ат яратсын өчен туган диярсең Дәшми генә, яшь чакларын искә төшереп, уйга чумып озак утырдылар. Ялгызлыктан туйган Кәүсәрия үзен бәхетле хис итте. Кара син, нинди асыл ир аңа битараф түгел, «һаман яратам, син генә кирәк миңа дип», — өзгәләнеп йөри. Бу бәхет түгелмени?!
Тынлыкны Кәрим бозды:
— Кәүсәрия, безгә тормышны яңабаштан корып җибәрергә кирәк, — дип башлады ул сүзен. — Безне язмыш нык сынады, бергә булмасак сындырачак та, — диде ул, тыныч булырга тырышып.
Ирнең эчендә өермә кайнаганын сиземли иде хатын.
— Бергә булырга соң инде, — дигән булды ул. - Улымнан оят. Мине армиягә озатты да кияү кертте, дияр.
— Каршы килмәячәк, аңлаячак ул сине, — диде Кәрим.
— Эчем юкка пошмый. Санияне бик кызганам, куркам да. Күз яше тими калмый, диләр.
— Тузандайны тубалдай итмә, Кәүсәрия. Ирем ташлады дип елап утырыр дисеңме син аны? Елатырсың, бар! Миннән ничек котылырга белми яшәде бит. Яратмады ул мине. Кешесе бар аның, менә бераздан күрерсең.
— Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, ди, Чынлап та, мин синең холкыңны да белмим бит.
— Бер-беребезне яратабыз, тагын сиңа ни кирәк? Син борчылма, бар да яхшы булыр, — диде Кәрим, хатынны тынычландырып. Назлап кына бит очыннан үбеп алды да: — Үзеңә охшаган кызчык та бүләк итсәң, миңа башка берни дә кирәкмәс. Өрмәгән җиргә дә утыртмам үзеңне.
— Мин биг инде карт, — диде Кәүсәрия, күзләрен зур ачып.
— Кырык ике әле ул яшьлекнең чәчәк аткан мәле генә. Җиләктәй пешәселәрең алда әле, — дип, җиңел генә күтәреп алды аны Кәрим.
Ул куна калды. Төне буе сөйләшеп сүзләре бетмәде. Иртән икесе дә эшкә чыгып китте.
Икенче көнне эштән кайтканда, үзләре турына җитүгә, Кәүсәриянең күзе тәрәзәләргә төште. Урам яктагы өч тәрәзәнең ник берсе исән калсын. Кем кырып китте икән? Кемнең кулы күтәрелер икән шундый этлек эшләргә? Хатынның кычкырып елыйсы килде. Тәрәзәләрне кем куяр? Каян акча табар? Җәй булса да, тәрәзәсез яшәп булмый бит. Шундый күңелсез уйлар белән өенә керде. Анда аяк басар урын да юк, пыяла ватыклары белән тулган. Кәүсәрия эшнең нидә икәнен шәйли иде. Кәримнең хатыны — Саниянең кулы уйнамады микән? Үзе үк булмаса да, берәрсен яллап эшләткәндер. Башкача булу мөмкин түгел, дип уйлады ул, ачынып. Авыр тойгыларга бирелеп утырганда, Кәрим килеп керде. Эшеннән туры Кәүсәрияләргә кайткан. Өйдәге хәлләрне күреп, ул да өнсез калды.
— Милициягә хәбәр итәм, — дип сыкранды Кәүсәрия.
—Кирәкмәс, эшне зурга җибәрмик, тәрәзәләрең иске, рамнары да череп төшкән. Яңа пластик тәрәзәләр куярбыз, борчылма, — диде ир, хатынның күңелен күтәрергә теләп.
Тәрәзәләрне Кәрим вакытлыча гына плёнка-пәрдәләр белән ныгытты. Атна-ун көн дигәндә, өйне яңалары бизи иде инде.
Тәрәзәләрне Саниянең исерек энесе — Сабир кырып киткәнлеге тиз ачыкланды. «Апа өчен үч алдым», — дип, салмыш баштан мактанып йөргән. Күрүчеләр дә булган, имеш.
— Иманын укытам мин ул сволочның, — дип, озак төкеренде Кәрим.
Кәүсәрия генә Кәримнең тавыш чыгарып йөрүенә каршы иде. Тыныч булырга тырышты.
—Утка пычак тыкма, кулыңны күтәрәсе булма, төрмәгә озатырга да күп сорамаслар. Алар шуны гына көтәләрдер дә әле, — диде ышаныч белән.
Тәрәзә тарихы шуның белән тәмам булса да, Кәүсәрия белән Кәрим арасын сизелерлек якынайтты. Шулай итеп, алар бергә яши башладылар. Күп кешенең моңа исе дә китмәде дияргә була.
— Алар гомер буе бергә ич инде, — диде андыйлар.
—Мәхәббәттән дәва — кавышу гына, башка чара юк, — диеште икенчеләр.
—Артларыннан елап калыр балалары юк, теләсә нишләсеннәр, — диючеләр дә булды.
Авылның иң усал хатыннары гына Кәүсәрияне кеше ирен тартып алуда гаепләде.
— Ояты качкан ул хатынның. Ир кирәккәч, буйдакны табарга иде, алар белән дөнья тулган, — дип тә сөйләнделәр.
Бу сүзләрне алар ишетмәделәр, берәү белән дә аралашмаска тырыштылар. Эштән кайткач, бакчада юандылар. Җир эшләрен яратып башкардылар Бәрәңге араларын эшкәрттеләр, яшелчәләргә су сиптеләр. Юк-бар сүзгә колак салырга вакытлары юк, алар бәхетле иде...
Кәүсәриянең киңәшен тотып, Кәрим мал бүлешеп йөрмәде. Йортын хатынына калдырды, өй эчендәге җиһазларны да кирәксенмәде. Яңарак алган «Форд» машинасын үзенә калдырды. Эт тормышыннан туеп, аерылышу турындагы гаризаны хатыны күптән язган булган. Уртак балалары булмагач, аерылышу җиңел үтте.
Ир беренче көнне үк Кәүсәриянең өй эчен тутырып үсеп утырган берсеннән-берсе гүзәл кына гөлләренә игътибар итте.
— Ә нигә син гел кына гөлләре генә үстерәсең?- дип кызыксынды Кәрим, аларның күплегенә исе китеп.
— Алар талымсыз, артык игътибар да кирәкми, ә үзләре ел әйләнәсе чәчәктә. Күрәсеңме, чәчәкләре төрле төстә: агы, алы, шәмәхәсе, кызылы да бар. Марат бик ярата иде кына гөлләрен, — диде Кәүсәрия моңсу гына һәм кызарып китте.
Кәримгә хатынның соңгы сүзләре ошамады булса кирәк, ул, кашларын җыерып, йөзенә усал кыяфәт билгеләре чыгарды. Нидер әйтергә теләгән иде, ләкин дәшми калуны кулайрак санады, ахры. Сүзне икенчегә борып, өйнең җыйнак, пөхтә, йорт җиһазларының да зәвыклы икәнен дә искәртте ул.
Берничә көн үтүгә, һич уйламаганда, тагын шул гөлләргә төртелде Кәрим.
— Син күрәсеңме соң, алар кортлы бит, — диде ул, гөлләр өстендәге вак черкиләрне күреп.
— Әйе, булгалый, аларның яфраклары баллы, шуңа җыела алар. Русча исеме дә бальзамин — бохар кынасы, — дип куйды Кәүсәрия исе китми генә.
Шуны гына көтеп торгандай, көтмәгәндә, ир, тавышына усаллык чыгарып:
— Җенем сөйми синең бу гөлләреңне, кортлап утыралар, чыгарып ташла үзләрен, — диде Кәүсәриягә ике дә уйларга урын калдырмый.
— Маратның истәлеге итеп саклыйм, ул алып кайткан иде аларны, — дип акланасы итте хатын.
Кара инде син моны, тапты бәйләнер әйбер. «Холыксызның ачуы танау астында», — дип әйтә иде әнисе. Шундый матур гөлләремне сөймәде?!» — дип борчылудан узмады ул.
Кәрим җиңде. Кәүсәрия кына гөлләрен бакчага күчереп утыртты. Кызганса да чыгарды ул аларны. Йөрәге дә, күңеле дә бу хәлләргә риза түгел иде. Гөлләренең алсу-кызыл, ап-ак чәчәкләре генә ни тора... Салкыннар җитүгә харап булачаклар бит мескеннәр...
Кәүсәрия яңа тормышка чумып яши башлады. Көннәрдән бер көнне улы шалтыратты. Оренбург шәһәренә урнаштырганнар үзләрен. Сөйләшү кыска булса да, ана бик сөенде. Аралар ерак булуга карамастан, элемтә яхшы, сүзләр аермачык ишетелде:
— Алгы ай чамасы шушында булабыз. «Дед»лар юк, барыбыз да яшь солдатлар. Солдат хезмәте ошый. Присяга кабул иттек, — диде улы.
Кәүсәрия улы белән булган сөйләшү турында Кәримгә әйтте. Улы янына барып кайтырга теләге барын да яшермәде. Ир Кәүсәриянең теләген шау-гөр килеп күтәреп алды.
— Минем машина белән барабыз. Тимер атым яңа, ышанычлы, — диде ул. Эшләреннән ял алып, алар Оренбург якларына җыендылар. Кәүсәрия яңалыкны улының кесә телефонына шалтыратып әйтте.
— Кәрим абыең белән синең янга җыенабыз. Кирәк әйберең булса әйт, кыенсынма! — диде ана.
Кәрим абыйсы белән әнисе турында кечкенәдән хәбәрдар иде Раил. Әтисенең шул кешедән көнләп тавышлануына ияләнгән дә иде. Әтисе аны нахакка рәнҗетә дип ышанганга да, әнисен бик кызгана иде малай. Кеше күзеннән качып елаган чаклары да җитәрлек булды. Дөреслек әтисе ягында булып чыга түгелме? Көнләшүе юкка гына булмаган икән. Хәбәрне ишетүгә, Раилне шундый ямьсез уйлар чорнап алды.Ерак юл куркытмады Кәримне. «Барабыз булгач барабыз», — дип шартлап торды ул. Егеткә күчтәнәчләрне дә мулдан алдылар. Үзе генә ашамас, Иптәшләрен дә сыйлар дип, бавырсагын да күп итеп пешерде Кәүсәрия. Юл газабы — гүр газабы, дисәләр дә, җайлы гына барып җиттеләр алар. Җәйге кон эссе булуга карамастан, салонда җиләс, рәхәт, кондиционер эшләп тора. Шаярышып баргангамы, ерак юл алҗытмады.
Төннәре юлда үтте. Частька иртәнге якта килеп җиттеләр. Аларны сөйкемле генә рус егете каршы алды. Үзе белән «Рядовой Михайлов» дип, честь биреп таныштырды ул. «Улыгыз рядовой Галимов килеп җитәр, хәбәр бирдем», — диде телефоннан кем белэндер сөйләшеп алуга.
Улын озак көтәргә туры килмәде, елмаеп килеп тә чыкты. Китүенә өч ай тулмаса да, бик сагынган иде Кәүсәрия улын. Күзләре яшьләнде, теле көрмәкләнде ананың. Улының арык гәүдәсен кочты.
—Ябыккансың, улым, әллә ашау начармы? — диде Кәүсәрия, читкәрәк китеп тагын бер улына карагач
— Җитәрлек ашыйбыз, күп йөгерәбез, тик торган юк, — диде улы, кызара төшеп.
Аларны капкада каршы алучы егет эчкә үтәргә кушты.
— Сезнең өчен бүлмә әзерләдек, узыгыз, урнашыгыз, рәхәтләнеп сөйләшегез, — диде ул, елмаеп.
Кәрим белән кул биреп, коры гына исәнләште Раил. Ирне якын итмәве сизелеп тора, йөзен ачмады Шуны аңлапмы, Кәрим:
— Сез керә торыгыз, мин шәһәр белән танышым, йөреп килим, — дигән булды.
Раил әнисе белән генә калгач та бик ачылып бетмәде. Ана авыл күчтәнәчләре белән табын көйләде, Улының ризыкны талымламый, тәмләп ашавын күзәтеп утыру рәхәт иде аңа.
— Ерак юл үткәнсез, ничек киләсе иттегез? — дип сораудан узмады Раил. Бераз утыргач авыл яңалыклары белән кызыксынган булды да, көтмәгәндә: — Бу кеше сиңа кем була, әни? — дип сорап куйды.
— Беләсең ич, Кәрим абыең ул. Без бергә торып карарга булдык, — диде ана, ишетелер-ишетелмәс итеп. Сүзен әйтеп бетерүгә, ни әйтерсең дигәндәй, улына күз салды.
— Аңладым инде, мин болай гына... — дип куйды улы.
— Каршы килмәссең бит, улым? — дип сораганын сизми дә калды Кәүсәрия.
— Миннән ризалык алырга килдегезмени әле? Үзең ничек уйлыйсың соң? — диде улы.
— Ни әйтергә дә белмим, улым, ялгыз яшәү дә җиңел түгел.
— Җиңел түгел дип, кеше иренә барып ябышмасаң булмый идеме? Алай, мин хәзер барысын да аңладым. Бала чакта юләр булганмын. Әтине кызганып куйдым әле. Төшкә дә кергәне юк, — дип тәмамлады улы сүзен.
— Кәрим абыеңны гаиләсеннән тартып алмадым, ялгыша күрмә. Алар аерылышкан, минем бернинди дә гаебем юк, — дип ышандырырга тырышты ана. Аның бөтен тәне калтырый иде.
—Акланып утырма, мин бала-чага түгел, — диде Раил.
Авыр тынлык урнашты. Улы белән ике арада тирән упкын хасил булгандай тоелды анага. Ул упкын яңа гына барлыкка килдеме? Әллә инде күптән бар идеме? Кәүсәриягә монысы билгесез, ләкин ул шуны белә: улы Кәүсәриядән читләшкән, ераклашкан. Кискән икмәк кебек алар, бербөтен түгел. Улы аны аңламады. Юкса сабый түгел, тормышның ничек барганын белә кебек. Әнисе яшь, ялгыз яшәргә тиеш түгелдер ич.
«Әни, син Кәрим абый белән бәхетлеме? — дип сорар, дип уйлаган иде ана. — Син бәхетле икән, мин шат, — дияр. — Синең үз тормышың, минем сиңа киртә буласым килми», — дип көткән иде. Юк, әйтмәде... Кәүсәрия улыннан көткәнен ишетмәде. Киресенчә, улы, чәнечкеле сүзләр белән әнисенең кәефен төшереп, кыерсытырга теләгәндәй итте. Төзәлергә дә өлгермәгән йөрәк яраларын яңартты. Әнисе өчен сөенми, киресенчә, Кәрим белән яшәвенә ризалыгы юклыгын да яшермәде.
Ничек кенә булса да Кәүсәрия күңелсезлек билгесен йөзенә бер мизгелгә дә чыгармаска тырышты. Бигрәк тә Кәримгә сиздермәскә, дип уйлады хатын. « Ярар, эчендәгесен түкте, бераз тынычлап калыр», — дип, улын аклады ана. Раил дә әнисенең уйларын сизде кебек, бераз йомшара төште.
Егеткә кунаклары белән шәһәргә чыгарга рөхсәт булды. Алар өчәүләп көн буе шәһәрдә йөрделәр. Кафега кереп, иркенләп ашап-эчеп алдылар. Әйтелгән вакытка частька кайттылар. Очрашу шулай тәмамланды. Кәүсәриянең күзләре тагын яшьләнде. Әнисен алып килгән өчен, Кәрим абыйсына рәхмәт әйтергә онытмады Раил. Кунакларны җылы итеп озатты. Машина күздән югалганчы, кул изәп басып калды.
Кайтыр юлга чыкканда, көн кичкә авышкан булса да, бөтен дөнья яп-якты, һавасы саф, сулышлар иркен, тик Кәүсәриянең генә күңел күгендә кара болытлар куерган иде. Авыр тынлык урнашкан, гүя машинада ике телсез бара... Кәүсәрия Раил турында уйлый иде. Улы колач җәеп каршы алмады бит әнисен. Шуңа да көенү, борчылу тойгылары йөрәгенә тирән итеп тамыр җибәрде ананың. Уенда бары авыр истәлекләр генә бөтерелде. Ана белән улының күңелләр арасын тоташтырып торучы нечкә кыл өзелгән...
Хатынның бик озак сөйләшми баруыннан аптырап, Кәрим сүз башларга булды.
— Улың сиңа охшамаган. Тышкы кыяфәте белән дә, холкы белән дә нәкъ әтисе. Үзен генә яратучы эгоист. Ирең дә шундый иде синең.
— Син иремнең нинди икәнен каян беләсең соң? Ул вафат, нигә аңа пычрак атасың? Салырга яраткан өчен генә син аны бетереп ташларга ашыкма. Анын яхшы яклары да күп иде. Улымны ярата иде, мине дә кыерсытмый яшәде. Юмарт, игелекле иде ул. Анын турында начар сөйләмә, зинһар, — диде хатын, ачынып.
— Шулаймы әле, игелекле идеме? Алай булгач, нигә соң син шундый яхшы ир өстеннән хыянәткә бардың?
— Уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт сүзеңне. Иң яхшысы, туктатыйк, Кәрим, бу сөйләшүне. Акылга сыймаслык сүзләр әйтеп ташладың. Коега таш ташлау гына җиңел, алуы бик авыр.
— Матур сөйләп минем авызны ялмакчымы син? Улыңның усаллыгы күзләренә үк чыккан. Миңа ул корбанына ташланырга әзер торган ерткычны хәтерләтте.
— Ташланмады бит, ташланмас та, Раил йомшак күңелле. Зинһар, Кәрим, улым турындагы начар фикерләреңне ераккарак яшер. Мин белмәслек булсын.
Бер ананың да баласы турында начар ишетәсе килми. Мин улымны аңлыйм. Бигрәк тә үземне аның урынына куеп карагач. Яман сүз җанга җәрәхәт, диләр, сүзләреңне үлчәп сөйлә. Миңа бик авыр сине тыңлап бару.
Сөйләшү шулай өзелсә дә, Кәүсәрия бөтен күңеле белән сизә — Кәримнең ачуы басылмаган. Аның тагын да Кәүсәрияне рәнҗетәсе, ярасына тозны учлап- учлап сибәсе килә иде кебек.
«Авырткан җиремне белде бит. Тагын нәрсәләр көтә икән? — дип борчылды Кәүсәрия. — Менә син нинди икән бит Кәрим? Мин синең холкыңны белмәгәнмен, яратканмын гына», — дип, гаҗәпкә калды ул. Ләкин авыз ачып сүз әйтмәде.
Аларның араларыннан кара мәче үтте, улы янына баргандагы кебек чөкердәшү, яшь чактагы кебек юктан да көлешеп алулар хыялда гына калды.
Тынычландым дигәндә, Кәүсәрияне тагын ямьсез уйлар чорнап алды.
«Гөлләремне яратмавыннан ук барысы да аңлашыла иде ич. Аларны бакчага чыгаргач, ничек тантана итте бит ул. Сораган уенчыгын алуга ирешкән баладан да болайрак шатланды. Ә мин, юләр, аның сүзен тыңлап, яраткан гөлләремнән ваз кичтем түгелме? Маратның истәлегенә хыянәт иттем бит мин. Тыңлыйсы гына калмаган» дигән үкенүле уйлар гына иде Кәүсәриянең күңелендә. Истәлекләр дә тынгы бирмәде аңа.
Иренең беренче тапкыр шул гөлне күтәреп, авыз ерып кайтып керүе дә кичә генә кебек. Ул аның кызыл чәчәклесен шәһәрдән Сигезенче март бәйрәменә алып кайткан иде. Мәхәббәт чәчәге ул, мәхәббәтне яклаучы гөл. Ел әйләнәсе чәчәк ата. Безгә унтугызынчы гасырда кергән. Африка, Америка, Азия илләрендә үстерәләр дип, чәчәк сатучы Маратка бик күп белешмә дә биргән. Кына гөлен «ут чәчәге» дип тә йөртәләр икән.
«Кәүсәрия, мин бит бу чәчәкне сиңа охшаттым, баллы ул синең кебек, үзенә тартып тора. Ширбәте, күз яшьләредәй, яфракларына җыела... Баллы күз яшьләре. Чәчәк үстергән йортта ачуланышулар булмаска тиеш икән. Саксыз сүздән сулулары бар, — дип, кибетче биргән мәгълүматны түкми-чәчми Кәүсәриягә җиткергән иде. — Күр, яфрагы йөрәк формасында», — дип, Кәүсәриягә яфрагын өзеп биргән иде. Эх Марат, Марат!!!
Машина Татарстан җирләренә кергән, төгәлрәк итеп әйткәндә, юл Баулы районы аша үтә иде. Нигә кирәк булган аларга шундый ерак юлга чыгу? Кемне бәхетле итте соң ул? Улынмы? Үзенме? Әллә Кәримнеме? Кәрим турындагы фикерләре дә гел бүтән хәзер. Аңа карата күңелендә кара таплар гына. Нигә соң ул, гаиләсен ташлап, Кәүсәрия белән кушылды? Бәлки, үкенә башлагандыр? Кәүсәрия үзе үкенмиме соң? Авыр иде хатынга, бик авыр иде. Күңеле дә ниндидер һәлакәт буласын сизгәндәй бәргәләнә, урыныннан купкан.
Аның уйларын сизгәндәй, Кәрим тагын телгә килде. Фикерләр шул ук, сүзләр генә икенче, тагын да чәнечкелерәк. Бераз дәшми түзеп барганнан соң, Кәүсәрия, тавышын күтәрә төшеп:
—Туйдым мин синең теләсәң ни сөйләп баруыңнан. Нигә мине шулай рәнҗетәсең, нинди гаебем бар? Син шундый явыз, рәхимсезмени, Кәрим?!
—Рәхимсез, имеш. Маратың әйбәт иде, аек чагы да булмады. Шуны яклап минем белән талаша башладың, ачу килмәслекме соң?
—Ачу килсә, акыл китә, диләр, Кәрим, сак бул, Тагын бер сүз әйтәсең икән, машинадан сикерәм, - диде ул, нәфрәтләнеп.
—Җәһәннәмгә китәргә булдыңмы әллә? Бар, сикер, бөтен салонны сасыттың, түзәр хәл калмады, бохар кынасыннан бер дә ким түгел үзең, кортлы, — диде ярсыган ир.
Кәүсәриягә шул җитә калды. «Гөлләремнең нинди гаебе бар соң, нинди?» дигән уй йөгереп узды аның миеннән.
—Туктат машинаңны, мин бик ялгыштым. Ходай нигә күзләремне япкан? — дип еларга ук кереште хатын.
«Туктатмыйсың икән, сикерәм» дип, хатын ишеккә ябышуга, Кәрим тормозга басты. Кәүсәрия машинадан очып диярлек чыкты да як-ягына карангалады. Тынычланыр да кереп утырыр, дип уйлады ир Ләкин ялгышты. Хатын, үзен белештерми, юлның каршы ягына чыкты да алга таба йөгерә башлады Бу хәлне күзәтеп торган ир, кырыйга чык, машина бәрмәсен үзеңне дип кычкырырга теләп авызын ачкан иде, шул мизгелдә каршыга зур тизлектә килүче машинаны күреп, телсез калды. Машина очып Кәүсәрия өстенә килә иде.
Барысы да күз ачып йомганчы булды. Кәрим һәлакәт булган җиргә йөгереп барды. Кәүсәрияне бәрдерүче адәм дә шок хәлендә иде.
— Машина астына үзе килеп керде, үзегез күрдегез, — дип акырды ул.
Икәүләп хатынны машинага салдылар да якындагы район хастаханәсенә ашыктылар. Кәүсәрия аңында түгел иде. Башы бик каты бәрелгән, ярасы ачык, кан саркый. Аны кабул итеп алуга, табиблар йөгерешә башлады. Ир Кәрим яныннан бер адымга да китмәде. Ул шушы район кешесе икән, үзәктән авылына кайтышы булган. Ул, һаман үзен яклап:
— Үләсе килгәндер аның, юл уртасыннан йөгермәс иде, — дип, хатынны гаепләде.
— Син дә гаепле, тизлегең әкәмәт зур иде, — дип, ачулы караш ташлады Кәрим. — Башыңнан сыйпамаслар.
— Үлмәсә генә ярар иде, Аллам, — дип сукрануын белде теге адәм.
— Алланы тизлегеңне арттырыр алдыннан уйларга кирәк иде, — диде Кәрим, ачынып.
Бераздан Кәүсәрия яткан бүлмәдән ак халатлы ханым чыкты.
— Клиник үлем кичергән, сулыш алу аппаратына тоташтырдык, хәле бик авыр. Йөрәге зәгыйфь, әлегә аңына килмәде, килерме-юкмы — билгесез, — дигән сүзләр белән Кәримнең өметен өзде.
«Уеннан уймак чыкты. Үлеп китсә нишләрмен. «Нигә ул машинадан чыгып йөгерде?» — диярләр. Сорауга йөртеп тинтерәтерләр. Берүк, үлә генә күрмәсен. Мине дә гаепләргә күп сорамаслар», — дип, үзе турында кайгырды Кәрим. Телефон аша полициягә хәбәр иттеләр. Бәрдерүченең машинасын фаҗига булган урында калдырып киткән иделәр, шунда ашыктылар, һәлакәттән соң көчле яңгыр явып үткәнлектән, бәрдерүченең зур тизлек белән килүен исбатлау авыр булачак иде.
Кәрим күңелсез хәбәрне Кәүсәриянең апасына да, улына да җиткерәсе булды. Ни булса да, алар хатынның иң якын кешеләре, бу хәл турында белергә тиешләр, дип уйлады ул. Кәүсәрия янына кертмәсәләр дә, больницаның беренче катында утырып торырга рөхсәт бар иде. Кәрим хатын белән булган соңгы сөйләшүләрне күз алдыннан үткәрде. Килеп чыккан бәхетсезлектә үзен гаепләргә көч тапты. Нигә, нигә кирәк булды аңа Кәүсәриягә ташлану? Үлгән ире өчен ул җавап бирергә тиеш идеме? Улын да гаепләргә кирәкмәс иде. Кәүсәриягә авыр икәнен күрде ич. Нигә телен тешләп кала белмәде соң ул?
Кәрим абыйсы шалтыратып хәлне аңлатуга, Раил хастаханә белән элемтәгә керде. Икенче көнне иртәнге якта әнисе белән килеп чыккан бәхетсезлек турында бөтен часть хәбәрдар иде. Командирларыннан хастаханәгә барырга рөхсәт булды. Раил, увольнительный алуга, тиз-тиз җыенып юлга чыкты. Күңеленнән әнисе белән булган соңгы очрашуны, сөйләшүне тагын бер кат күз алдыннан үткәрде. Үзен ямьсез тотуына, дорфалык күрсәтүенә үкенде. Әнисеннән гафу үтенәчәген уйлап, күңелсез тойгыларны куарга тырышты. Бар да яхшы булыр, әнисе терелсен генә, Раил нишләргә белер, беркайчан да рәнҗетмәс, берәүдән дә рәнҗеттермәс. Ул бит тормышның бөтен авырлыгын үз өстенә алырга әзер иде. Тырышулары да улы өчен, аның бәхетле киләчәге өчен. Раил шуны аңлаган килеш... Нигә кыерсытты соң ул әнисен? Мәңге үкенергә калмасам ярар иде, дип уйлады ул.
Хастаханәгә килеп керү белән, фойеда, төшеп китмәсен дигәндәй, ике куллап башын тотын утыручы кешене шәйләде. Ул адәм Кәрим иде. Раилне күрүгә, урыныннан торып басып:
— Бернинди үзгәреш тә юк. Әниең аңына килмәде. Мине палатага кертмиләр. Сөйләшеп кара, бәлки, сиңа рөхсәт итәрләр, — диде.
Хәсрәте йөзенә чыккан иде ирнең. Башка сүзләре дә булмады. Раилгә ак халат бирделәр дә әнисе яткан икенче катка чакырдылар.
— Әниең әлегә аңына килмәде, шулай да күреп чыгарга рөхсәт итәм, — диде табиб.
Ихтыярсыздан Раилнең күзләре яшьләнде. Әнисенә бер сүз генә әйтер дә, барысы да элекке хәленә кайтыр кебек тоелды. Әнисе һичшиксез ишетер дә елмаеп җибәрер. Шулай булмый ни?! Раилнең үз гомерендә әнисенә бер җылы сүз әйткәне, юатканы булдымы соң? Юк, хәтерләми. Күрәмсең, булмагандыр... «Яратам» дип тә бер тапкыр да әйтмәде бит ул әнисенә...
Әнисенең ятагы янына килеп басуга, Раилнең башы әйләнеп киткәндәй булды. Күп кан югалткангамы, аның йөзе җәймәсе кебек ап-ак иде. Күпсанлы чыбыклар, системалар саклый икән аның җанын. Раил әнисенең кулын учына алып, ишетелер-ишетелмәс кенә:
— Әни, бу мин, улың Раил, берүк, терелә күр, мин сине бик яратам, — диде.
Кәүсәрия нидер әйтергә теләгәндәй итте, улының кулын кысмакчы булып талпынды. Ләкин кул бик көчсез иде. Бу минутта әнисе аңа яралы кошны хәтерләтте. Гүя аның бәгыренә атканнар һәм ул сыңар канатын да селкетә алмый. Әнисен үзенең салкын кочагына алырга әзерләнгән Әҗәл дә якында гына кебек тоелды егеткә.