СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Габдулла Галиев "Язмышларны сайлап алмыйлар"
(Повестьнең дәвамы)
Икенче көнне бу хәл бөтен авылга таралып өлгергән иде инде. Кибет алдында да, урамда да кешеләр авызында сүз гел шул турыда гына булды. Авыл кешеләре Исхакны чын күңелләреннән кызгандылар.
Рәхиләнең хыянәтен Исхак бик авыр кичерде. Урамга чыгарга — кешеләргә күренергә оялды, берьялгызы көннәр буе өйдә утырды. Йөрәге сыкрап чәнчеде, яраланган күңеле каядыр китәргә, бу авылдан юкка чыгарга өндәде. Өченче көнне ул, беркемгә дә әйтмичә, хәтта әти-әнисеннән яшереп, район үзәгенә хәрби комиссариатка китеп барды.
Хәрби комиссар янына кереп, үзен армиягә җибәрүләрен үтенде. Көзге призыв башланган иде инде. Шул көнне үк аңа чакыру кәгазе биреп җибәрделәр, ул гадәткә кергән озату кичәсе дә үткәреп тормады, кәефе юк, беркемне дә күрәсе килми иде аның.
Исхак Чиләбе өлкәсенә урнашкан бер хәрби частьта армия хезмәтен әйбәт кенә үтте. Демобилизация башлангач, Прокопьевск шахталарының берсеннән вәкил килеп, солдатларны эшкә калырга өнди башлады. Шахтадагы югары хезмәт хакларын да әйткәч, солдатларның күбесе (бигрәк тә авыл егетләре) калырга теләк белдерделәр. Аларга Исхак та кушылды, әти-әнисеннән калырга рөхсәт сорап язган хатына да уңай җавап килде, картлар каршы килмәделәр. Шулай итеп, Исхак Прокопьевскида торып калды. Шахтаның кадрлар бүлегендә эшләүче, күрер күзгә шактый кырыс, усал күренгән кара мыеклы урта яшьләрдәге агай, Исхакның гаризасында татар исем-фамилиясен күрепме, кинәт мишәр акценты белән татарча сөйләшүгә күчте. Әле армия хезмәтеннән башка дөнья күрергә өлгермәгән авыл егетенә ярдәм итәргә тырышты. «Галия! Бер генә минутка кереп чык әле минем яныма»,—дип, телефоннан кемнедер чакырды. Ул арада өстенә зәңгәр төстәге эш халаты кигән урта яшьләрдәге кара-кучкылрак йөзле хатын килеп керде. «Кара әле, Галия,—диде мишәр агай,— менә бу үзебезнең татар егетен фатирыңа урнаштырып тор әле. Вакытлыча, конечно. Тиздән без аңа торак мәсьәләсен хәл итәргә тырышырбыз.
Кичен, Галия апасының эш сәгате беткәч, Исхак, үзенең кечкенә генә солдат чемоданын күтәреп, аңа
ияреп фатирга кайттылар. Исхак әнә шулай Галия апаларында яшәп, булачак шахтёрлар өчен оештырылган курслар тәмамлап, шахтёр булып эшли башлады. Фатир хуҗабикәсе Галия апа бик әйбәт хатын булып чыкты. Ире берничә ел элек шахтада басылып үлгән. Бу тол хатын төшенкелеккә бирелеп гомер кичерә, ирен искә төшермәгән бер генә көне дә юк. Намаз иясе дә икән әле үзе. Исхак ишетеп тора: ул намаз саен ире өчен догалар укып, озак итеп теләкләр тели, Аллаһыдан иренә әҗер-савапларын ирештерүне үтенә. Галия апаның намаздан кала ялгызлыгын җиңеләйтә торган бердәнбер нәрсә — хезмәт. Эштән кайткач та, ул ялны белми, түрә хатыннары аңа җиңел машина белән юылмаган кер китереп ташлыйлар. Ул аларны кат-кат юа, үтүкли, аннан, маңгаендагы борчак-борчак тирләрен сөртә-сөртә, һәрберсен пөхтәләп төреп, хуҗаларына тапшырырга әзерләп куя. Ходай Тәгалә юаныч итеп бер сабый да насыйп итмәгән бу ялгызак изге җанны Исхак чын күңеленнән кызгана, аңа ярдәм итәргә тырыша, һәрчак поты-поты белән төргәкләнгән керләрне аңа күтәртми киштәләргә үзе күтәреп урнаштыра, алып та бирә.
Беркөнне шулай Галия апасы керләрен төреп эшен бетергәч, Исхак янына килеп утырды, бертын торгач, Исхактан ипләп кенә сорады:
— Исхак, син нигә бер җиргә дә чыкмыйсың? Бүген әнә шахтёрлар культура сарае каршында «Барыгызны да танцы кичәсенә чакырабыз» дигән белдерү тора. Күргәнсеңдер бит?
— Күрдем,—диде Исхак сүрән генә.
Шулай булгач, нигә бармыйсың соң?
Исхак сүзсез генә җилкәсен сикертте.
Игътибар белән күзәтеп торам, авылыгыздагы кызлардан хат та алмыйсың кебек. Армиягә киткәндә озатып калган кызың булгандыр бит? — Исхакның һаман да җавапсыз утыруын күреп: — Яшереп маташма инде. Юк иде дисәң, барыбер ышанмыйм,— диде.
Галия апасы, сорау артыннан сорау яудырып, Исхакны аптыратып бетерде. Исхактан бер җавап та ала алмагач, хәтта үпкәли үк башлады. Шулай итеп, Исхак авылдагы Рәхилә белән булган күңелсез вакыйганы сөйләп бирмичә булдыра алмады.
Галия апасы Исхак сөйләгәннәрне ачынып, йөрәге аша үткәреп тыңлады. Рәхиләгә карата күңелендә туган нәфрәтен тыя алмыйча:
— Вәт намуссыз... Вәт вәгъдәсез,—диеп утырды. — Динебездә вәгъдәгә хыянәт итү зур гөнаһлардан санала дип язылган китапта. Ул гөнаһ иясенең синең алдыңдагы бурычы бер хәл. Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотасы бар бит әле. Йа Раббым, гөнаһлардан үзең сакла!
Ул Исхак янына якынрак килеп утырды. Егеткә серле генә итеп карап алгач:
— Мин сине бик әйбәт бер кыз белән таныштырам әле,— диде.
Исхак, шунда ук Галия апасының тәкъдимен кире кагып:
— Кирәкми,—дияргә ашыкты.
— Кирәк, улым Исхак,—диде Галия апасы. — Тормышның иң гүзәл чәчәге бары бер генә тапкыр чәчәк ата, шиңеп корыганчы аның кадерен белергә кирәк. Гомерләр болай да бик кыска. Адәм баласы сөеп-сөелеп яшәргә тиеш. Мин сине менә дигән кыз белән таныштырам.
— Авызың пешсә, өреп кап, диләр. Мин инде шикләнәм: андый кыз бармы икән ул?
— Бар, Исхак, бар андый кыз. Менә танышкач күрерсең.
— Белмим шул.
Исхак бу турыда еш уйлана, уйланмый түгел. Әмма шул мизгелдә күз алдына Рәхилә килеп баса да, бер яраланган йөрәге яңадан яраланудан куркын сулкылдап куя.
Галия апасы, берничә көн үткәч, бу турыда тагын сүз кузгатты.
— Теге сине таныштырам дигән кыз белән сөйләшеп карадым. Каршы килмәде,—диде, зур эш башкарган кебек куанычыннан елмаеп.
— Галия апакай, минем, чыннан да, беркем белән дә танышасым килми.
— Әстәгъфирулла, ни кылануың бу, Исхак?
— Нишлим соң танышасым килмәгәч...
— Тукта әле, син башта тыңлап бетер, кыз үзебезнең Татарстан ягыннан, 4 нче ашханәдә пешекче булып эшли. Исеме — Сәлимә. Килмәгән бер генә җире дә юк. Үзе булган, үзе уңган, үзе чибәр, прәме кәртинкә кебек!
Галия апаның кызны шулкадәр күтәреп мактавына Исхак елмаймыйча түзә алмады.
— Нигә көлгән буласың? Мин тырнак очы кадәр дә арттырып сөйләмим. Ихластан әйтәм, кыз бал кашыгына салып кына йотарлык. Менә күрерсең, күзең төшү белән гашыйк булачаксың Сәлимәгә.
Исхак күпме генә риза булмыйча маташса да, Галия апасы барыбер үзенекен итте. Ялга каршы шимбә көнне кич Исхак эштән кайтып, чишенеп, кухня ягына үтү белән, Галия апасының бер кыз белән бик тәмләп чәй эчеп утырганын күреп тукталып калды һәм уңай сызланып кына:
— Исәнмесез! — диде.
Кыз да, Исхакка күз төшереп алу белән, кинәт югалып калгандай булды: бит очлары яңа пешә башлаган алма кебек кызарды, керфекләрен түбән төшереп, аска карады, алдындагы чынаягын капларга ашыкты. Исхак кебек үк ул да тартынып кына:
— Исәнмесез! — дип җавап кайтарды.
— Кайттыңмы, Исхак, әйдә әйдә, безнең яныбызга, чәй эчәргә утыр,—диде Галия апасы, ягымлы, ачык йөз белән астыртын гына көлемсерәп.
«Ну төлке дә инде бу Галия апакай»,—дип уйлап алды Исхак. Нәкъ кунак кызы каршына куелган урындыкка утыртып, Галия апалары өстәл янында биеп кенә торды, көлке сүзләр сөйли-сөйли, тегесен китереп, монысын куеп, тәмле вареньелар белән рәхәтләнеп сыйлады. Аннан, кинәт кенә исенә килгәндәй булып:
— И-и Ходаем! Кара, бөтенләй исемнән чыккан лабаса, сатучы Суфия кефир калдырырмын дигән иде... Иртән китергән кефирлары беткән ие. Кефирсыз яши алмыйм бит мин. Табиблар кичләрен кефир эчеп ятырга кушалар. Кибетебез рәттән генә, хәзер кайтып җитәрмен.
Аның артыннан урындыгыннан тора башлаган кызга:
— Сәлимә, син кузгалма! Мин кире әйләнеп кергәнче, сөйләшеп утырыгыз. Егет белән кыз арасында сөйләшергә сүз табылыр.
Галия апасы чыгып киткәч, шактый вакыт алар ничек сүз башларга белмичә утырдылар. Исхак янәдән кызга күз төшереп алды. Галия апасының үтереп мактаган Сәлимә исемле кызы шушы булды инде, алайса. Чибәр генә икән үзе, үзебезнең татар кызларына хас каратутлы түгәрәк йөз, карлыгач канаты сыман сызылып киткән кыйгач кара каш, шундый ук кара күзләр. Авызы уймак кебек кенә икән. Шулай тып-тын гына утырып булмый бит инде, Исхак телевизорны кабызды. Уфадан нәкъ концерт биргән вакыт икән. Фәридә Кудашева борынгы башкорт җырларын суза. Икесе дә, үз уйларына бирелеп, тын гына башкорт моңнарын тыңладылар. Концерт татар җырлары белән дәвам итте. Илһам Шакировның «Туган як» җырын җырлаганда, икесенең дә күзләре яшьләнде.
Исхак, йомшак кына итеп:
— Сәлимә, син үзең кайсы яктан буласың? — дип сорады.
— Минзәләдән! — диде кыз, һаман да туган як моңнары тәэсиреннән аерылып җитә алмыйча.
— Кыдыл бодаулар ягыннан икәнсең, алайса. — Бу сүздән соң икесе дә көлешеп алдылар.
— Ә сез үзегез? — диде Сәлимә, Исхакка сораулы караш ташлап.
— Әгерҗе ягыннан мин.
— Кара, күршеләр икәнбез бит. — Сәлимәнең уйчан йөзе тагын да матурланып ачылып китте.
— Бик сагынганда кайтып килгәлисезме соң?
— Юк, авылыбыз су астында калды, аннан соң әти- әнием дә вафатлар инде.
— Шулай беркемегез дә калмадымыни?
— Әниемнең бертуган сеңелкәше Вафирә апам исән әле, Чаллыда яши. — Бераз тын утыргач, уңайсызланып кына: — Кара, нишләп кайтмый инде бу Галия апа,—дип куйды. Яшьләр эчке сиземлекләре белән икесе дә Галия апаларының сәбәп тапкан булып нигә чыгып киткәнен, озаграк кайтмый торуын бик яхшы аңладылар.
Исхак эченнән: «Әй, бигрәк яхшы хатын инде бу Галия апакай»,— дип уйлап куйды.
Ниһаять, Галия апалары кайтып керде.
— Уф, озаграк тордым бугай, кирәк бит сиңа, нәкъ көнлек саткан товар акчаларын дәүләткә тапшырып торганда туры килдем.
Сәлимә, Галия апасының буш сумкасына күз төшереп алып:
— Кефирың да юк түгелме соң? — дип соравына, Галия апалары, ялганы белән килеп капканын һаман да сиздермәскә тырышкан булып, хәйләкәр генә елмайды да:
— Ә-ә, кефирмы? Аны әйтәсең икән, оныткан бит калдырырга, оныткан вәгъдәсез нәрсә,—дигән булды.
Хәйләгә корылган булса да, ялган барыбер бер тотыла шул. Өчесе дә рәхәтләнеп көлделәр.
— Ярый, мин кайтыйм инде,—дип, Сәлимә урыныннан кузгалды.
— Исхак! — диде Галия апасы боерулы тавыш белән. — Төн караңгы, ни булмас, Сәлимәне озата бар.
— Кирәкми, кирәкми. Син нәрсә инде, Галия апа кай. — Сәлимәнең йөзенә уңайсызлану төсмере чыкты.
— Кирәк, бик кирәк. Йортта егет кеше була торып җиде төн уртасында кыз баланы ялгызын чыгарып җибәрергә... Исхак, киен, әйдә, нишләп мыштырдап торасың?
— Мин хәзер,—диде Исхак, тиз генә киенә башлап.
Сәлимә ни кылырга белми кызарды. Оялып кына, күз карашын аска төбәп:
— Син бигрәк инде, Галия апакай, шулай ярыймыни инде...- диде.
— Тик кенә тор. Ничек яраганын Галия апагыз үзе белә. — Аннан чыгып китәргә әзерләнеп рәттән басып торган яшьләргә елмаеп карап торды да, соклануын яшерә алмыйча: — Сөбханалла! Кара! Бигрәк пар килгәнсез икән бит сез! Тфү-тфү, күз тимәсен! И-и, гомерләр! Мәхмүт абзагыз белән без дә шулай танышкан идек. Бик матур яшәдек. Мәрхүмнең гомеркәйләре генә шахта базында өзелде. Исемә төшкән саен, үзәккәйләрем өзелә. Язмышыбыз шулай булгандыр инде.
Галия апалары яулык очы белән яшьле күзләрен сөртеп мышкылдап алды. Исхак белән Сәлимәне — ике яшь йөрәкне — әнә шулай таныштырды бу изге җанлы хатын.
Шул көннән башлап, Сәлимә Галия апасының хәлен белергә еш килеп йөри башлады, һәр килгән саен, Исхакның күңелен яулый барды Сәлимә. Хәйләкәр апакай да, килгән саен: «Юлда әллә ни булыр, ялгызын җибәрмә, озатып куй»,— дип, Исхакны озатырга җибәрә торды. Сәлимә һәр атна азагында Исхакның күлмәк-ыштаннарын сумкасына тутырып алып китә, кар кебек итеп юып, үтүкләп китерә. Бу якларга татар-башкорт артистлары килеп чыкса, алдан икесенә дә билетлар алып куя, концерт буласы көнне Исхак кызны өйләренә кереп ала башлады. Галия апакайлары бу ике яшь йөрәкнең киенеп-ясанып, култыклашып чыгып киткәннәрен күргән саен, бик канәгать булып елмаеп озатып кала иде. Ул инде еш кына өйләнешү турында сүз кузгата башлады. Мәхәббәт үк булмаса да, Сәлимәне хөрмәт итә, хәтта ярата да кебек тоела башлады Исхакка. Аңа Сәлимәнең тыныч холкы, авыл кызларына хас беркатлылыгы, тыйнаклыгы ошый иде.
Шулай да Рәхилә белән булып алган күңелсез вакыйгадан соң, бер авызы пешкән өреп кабар дигәндәй, кызларга карата күңеле сагая калды аның. Монысы да Рәхилә кебек булып чыкса, бу хәлне ничек күтәрер Исхак?! Шуңа өйләнүне ашыктырмаска, Сәлимәне төрлечә сынап карарга кирәк иде. Аныңча, вакыт сынавы барысына да ачыклык кертергә тиеш иде.
Кыз вакыт сынавын уңышлы үтте. Көннәр үткән саен, Исхакның аңа карата ышанычы арта баруын тойды Сәлимә. Көзгә кергәч, Исхак, грипп эләктереп, берничә көн урын өстендә ятты. Сәлимә һәр көнне, эш сәгате тәмамлану белән, Исхак янына йөгерде. Табиблар язган даруларны бер даруханәдә булмаса, икенчесенә барып табып алып килде. Исхакны кайнар шулпа, җиләк-җимешле чәй белән сыйлады. Яныннан китмичә, сөлге белән Исхакның маңгаена бәреп чыккан тирләрен сөртте. Сөйкемле карашы белән күмеп, кулларыннан сыйпап утырды. Исхак көннән-көн кызның үзен ярата башлавын тойды, шушы кыз, нәкъ менә шушы кыз аның киләчәктәге язмышы икәнен аңлады.
Яшьләр арасында кабынып өлгергән мәхәббәт хисләрен Галия апалары бик тиз күреп алды. Үзләре белән сөйләшеп киңәшкәннән соң, шәһәр кырыннан Хозыр пәйгамбәргә охшаган аксакаллы бер бабай ияртеп кайтып, чәй өстәле әзерләп никах укытты.
Берникадәр вакыт яшьләр Галия апакайларында яшәделәр. Озак көтәргә туры килмәде, ниһаять, фатирлы да булдылар. Яшь тормыш коручыларга шахта идарәсе яңа төзелгән йорттан ике бүлмәле фатир бирде.
Әлбәттә инде, аларны фатирлы итү өчен, Галия апакайлары яшьләрнең үзләреннән яшереп кенә бик күп чапты һәм теләгенә иреште.
Яңа фатирга урнашкач, авылга, Исхакның әтисе белән әнисен чакырып, телеграмма суктылар. Картлар килделәр, Сәлимәне дә бик ошаттылар. Миңлегали карт яңа фатирга Коръән укыды, шатлык күз яшьләре аша бәйнә-бәйнә изге теләкләр теләде. Улларының тормышы көйләнгәнен, тормыш иптәшеннән дә уңганын үз күзләре белән күреп, картлар куанып кайтып киттеләр.
(Дәвамы бар)
2025-07-01 15:45