Менә имтиханнарымны гына биреп бетерәм дә китәм.
Тәмам туйдырды әнинең акыл өйрәтүләре. Төнлә мотоциклга атланып чабуым да ошамый. Имеш, авыл халкының йокысын бүләм. Тавыклар белән бергә ятып йокламасалар... Кичә төшкә кадәр йоклап ятасың, дип ачуланды. Ял көнне дә йокламагач. Абзар җыештырылмаган, ишегалды себерелмәгән — бөтенесенә мин гаепле. Әзрәк үзенә кыймылдарга ярамыймы? Әйтсәң, телең әшәке, дип үпкәли, авыруга сабыша. Йөрәгем тота, ди, үзенчә куркытмакчы була инде.
Китәм, ике дә уйламый шәһәргә китәм. Берәр училищега кереп булмаса, һичьюгы, эшкә урнашырмын. Әнинең колак төбемдә мыжылдап торуыннан котылырмын, ичмасам.
Мәктәптән юл буе шундый планнар корып кайттым. Әни өйдә юк икән, әйбәт булды әле. Капкалап алам да су буена төшеп китәм. Башны ял иттерергә кирәк бит инде бераз.
Тик... башка вакытта аш кәстрүлен тастымал белән каплап, плитә өстенә куя торган иде әни. Бу юлы ашарга берни дә калдырмаган. Аптырап киттем. Ишегалдына чыктым. Абзар тирәсендәме соң?
Ул арада капка келәсе шалтыраганы ишетелде. Әниме дисәм, күрше Миңҗамал апа икән. Йөзе борчулы.
— Әниеңне хастаханәгә озаттык бит әле, — диде. — Син, бала, бик хәсрәтләнмә инде... Үзеңне-үзең кара. Көтү кайткач, сыерыгызны үзем кереп савармын. Калганын үзең җайларсың, эш рәтен беләсең булыр...
Ул чыгып киткәч тә беркавым аңгыраеп тордым. Эш рәтен... карармын инде анысы. Сыерны алып кайтасы... Тавык - чебешне ашатасы... Абзарны җыештырып чыгарасы... Ашарга... Базда сөт-фәлән бардыр әле...
Кая бассам да, нәрсәгә генә килеп тотынсам да, әни һич истән чыкмый. Бар җирдә — аның кулы, ул корган тәртип. Бөтен эшне җиренә җиткереп, нәкъ әни теләгәнчә башкардым. Күңел генә тыныч түгел, әни тавышын ишетергә тилмереп йөрдем. Кайтып керсен иде дә әрләп булса да әйтсен иде бер сүз.
Кичен вакытында яттым. Күзгә барыбер йокы кермәде. Төне буе әни белән саташып чыктым. Аннан башка бер генә көн дә яшәп караганым юк бит әле минем.
Эш рәте... Белеп була ул эш рәтен. Ачтан үләрлек яшьтә түгел инде мин анысы. Менә әни тавышын ишетми тилмерүләре яман...
Таң белән тордым. Колхоз машиналары кузгалганчы өлгерергә кирәк. Әни тавышын ишетергә... Шәһәргә район үзәге аша, әни яткан хастаханә яныннан үтеп йөриләр алар. Өлгерергә кирәк... Әни кирәк...