Бишенче классны тәмамлагач, безне, әйбәт укыган өч малайны, пионер лагерена җибәрделәр. 1945 елның җәе. Сугыш яңа гына тәмамланган айлар. Кайберләребезнең әтиләре әле өйләренә кайтмаган да. Өйдә ашаганыбыз: черек бәрәңге «күмәче», бәрәңге һәм сирәк-мирәк кенә эләккән умач. Менә хәзер ул елларны искә төшерәм дә, әле халкыбыз сугыш авырлыкларыннан арынып өлгермәгән вакытта, пионерлар өчен лагерь ачарга ничек хәлләреннән килде икән, дип уйлап куям. Лагерь Ямады авылыннан кырык биш чакрым ераклыкта: Ташлы Елга дигән авылда. Анда барып җиткәнче әле Яңавылга кырык чакрым барасы. Безне, печән салынган атлы арбага утыртып, Зиннәт бабай алып китте. Ул, арык атны куа-куа, безгә борылып карамый гына: «Саубуллашыгыз туган җирегез белән, озакка китәсез бит...» — ди. Ә безгә ни... Ямадыны ташлап китү сөенеченнән башлар күккә тигән. Тәмам туеп беткән идек Мүксазыннан да, Тәкә төбәгеннән дә, Гәрә суыннан да, әрәмәсеннән дә. Урманнарын күрәсе дә килми, утынга барсаң — каравылчы чанаңны чапкалап, балтаңны алып кала. Әй, безнең авылның аның сандугачлары да бака кебек сайрый, чишмәсе дә Ханнан исемле генә... Бездәге кебек тәмсез кузгалакны дөнья бетереп эзләсәң дә табалмассың... Гәрәсен әйтер идем, үрдәк чумарлык та суы юк. Шулай инде, Зиннәт бабай, саубуллашмыйбыз без Ямады белән... «Кайсы авылдан?» — дип сорасалар, әйтергә оят: Ямады... Җисеме дә исеменә туры килеп тора. Юк, саубуллашмыйбыз без, Зиннәт бабай!
«Рәүф, сине анаң әнә тегендә, Тәкә төбәктә, арыш урган җирендә тапты...» Зиннәт бабайның бу җөмләсенә дә без артык игътибар итмибез, Рәүф хәтта «шулаймыни?» дип тә сорамый... «Тәкә төбәктә туган нәрсә» дип, теңкәгә тиярләр инде болар, дип уйлыйдыр инде. Их, әниләр, әниләр, берәр җүнлерәк урын тапмадыгызмыни соң безне дөньяга китерерлек?.. Шундый да ятышсыз җирдә тудыргансыз безне, «туган җир» дип әйтәсе дә килми.
Без бу уйларны кычкырып әйтмибез. Зиннәт бабай да бездән җавап көтми, әкрен генә ат юырткан уңайга үз уйларына бирелеп, талгын гына көйләп барган була:
Ераклардан күренә, диләр,
Ысперлау дигән кала.
Илен ташлап читкә китә
Мени бәхетле бала...
Свердловскины әйтәдер инде «Ысперлау» дип, алып китүче булса, ераклардан гына күренеп торган әллә кайдагы калаларга китәр иек әле, бездән дә бәхетле кеше булмас ие...
Атны ял иттерә-иттерә, ашата-ашата, көне буе барсак бардык, кояш баерга өлгергәнче килеп җиттек Ташлы Елгага. Ташлы Елга! Һәй, булса да булыр икән табигатьнең асыл почмагы! Яр буйлары таш та ком гына. Ә сулары!.. Монда инде аптыраган үрдәк кебек, «чумыйм микән, чуммыйм микән» дип икеләнеп тормыйсың, туп-туры яр башыннан йөгереп килеп, зәңгәр тирәнлеккә сикерәсең... Бакалар монда бөтенләй юк, ә сандугачлары, валлаһи дип әйтәм, зурнәй әйтмешли, «оҗмах кошларың бер як читтә торсын!» Монда инде Ямадының сәләмә җилендә дә бөгелергә әзер торган кәтүк җебе нечкәлегендәге мескен зирекләр юк та юк, бездәге әче кузгалак урынына тугайлардан кочагың белән юа умырасың. Монысы әле юмарт табигать үзе биргән бүләк-ризыклар... Без, дүрт ел буе черек бәрәңге кәлҗемәсе кимерергә мәҗбүр малайлар, монда — лагерьда көненә өч тапкыр, Ямады ишетсен өчен кабатлап әйтәм, көненә өч тапкыр ботка ашыйбыз!
Шундый рәхәтлектә өч көн узды, бер атна узды... Унынчы көн дигәндә, без бер-беребездән ояла-ояла гына, Ямадыны искә төшердек. Анда да исеме белән атамыйбыз: «Тегендә, дибез, нишлиләр икән?» «Тегендә бу вакытта Гәрәдә коеналар микән, әллә Җырка урманында җиләк җыялар микән?» Унберенче көнне беребез, кыюланып: «Ямадыда хәзер нишләп яткан булалар икән?» — дип тә җиффәрде. Уникенче көнне мин Рәүфнең күзләрендә олыларга гына хас бер мөлдерәү, түгелер-түгелмәс мөлдерәү тойдым, «Тәкә төбәккә торналар төшкәндер инде»,— дигәндә, аның тирән күзләрендәге йөгерек дулкыннарыннан бер тамчы чайпалып түгелде дә сыман...
Тәкә төбәге... Зиннәт бабайның ата-бабаларыннан ишетеп сөйләвенә караганда, борын-борын заманда кыр тәкәләре сугышырга шунда җыела торган булганнар... Тәкәләрнең дә шушы төбәктә туып-үскәннәре... Үлә икән — үзенең туган җирендә җан бирә.
Унөченче көнне мин һәрвакыт авыз ерып көлеп йөргән Зинирның, бездән качып, ямьсез тавыш белән җырга охшаган авазлар чыгаруын ишеттем:
Илен ташлап читкә китә
Мени бәхетле бала...
Ә мин үзем... Мин үземме? Бишенче көнне үк, йоклап китәр-китмәс, үзебезнең ишегалдындагы ямь-яшел чирәмне төштә күрдем. Төш микән әле бу, әллә күңелдә-уйда туган хыялмы? Әнкәй күпереп торган йомшак чирәмне аска ястык итеп җәйгән, ә безнең өй өстендәге мамык-мамык болытларны юрган урынына япкан... Җанны иркәләгән бу җылылык әллә әнкәйнең кулларыннан, әллә чирәм-ястыктан, әллә мамык-болыттан?.. Салкыннан җиңелчә генә калтырап уянып китсәм, бар рәхәтлек шул мизгелдә үк югалды. Өстемдәге ачылып киткән одеялга төренсәм дә, кабат йоклап шул рәхәтлеккә кайтырга теләп, күпме генә күзләремне йомсам да, барыбер төне буе йоклый алмадым. Нигә соң әле, нигә шулкадәр дә гүзәл күренгән Ташлы елга буйларында йөргәндә, ярларында тал-тирәктән башка берни дә үсмәгән Гәрә елгасы күз алдына килә? Әллә инде хыялыйланам, зурнәй әйтмешли, Алла сакласын... Нигә әле мин, күзләремне йомсам, үләннәр арасында күмелер-күмелмәс яткан Ханнан чишмәсенең челтерәүләрен ишетәм. Кич тә арттырып әйтмим, бакчадагы көнбагышны каргадан саклау өчен куйган карачкыга кадәр ягымлы, хәтта шул без куып интеккән каргаларга кадәр матур тоела башлады түгелме соң? Тора-бара мондагы ботканың тәме кимеде, тегендәге үзебезнең «кәлҗәмә» белән умач берни белән дә алыштыргысыз икән ич! Ә киртә буенда үскән япь-яшь, ямь-яшел кычытканнан пешерелгән аш — телең йотарлык бит. Мондагы урам тулы бозаулар бигрәк кыяфәтсез инде, менә безнең бозау, әнкәсенең көтүдән кайтканын көтеп, бер мөгрәсә, түзәлмичә бу якның барлык сыерлары чабып килерлек!
Ташлы Елганың һәрбер сандугачы, каены, чишмәсе котсыз булып күренә башлаган, Ямадының беренче очраган карачкысын кочаклап еларга җитешкән өч малайга ни кала соң? Бергә очрашырга да, күз яшьләренә, җебегәнлеккә бирелмичә генә, егетләрчә: «Туган җирне сагындым!» — дип әйтеп салырга! Юк, әйтмибез!
Мин аны бүген, илле яшьлек ир булып, туган җирнең, сагынуның ни икәнен аңлагач әйтәм. Ул вакытта әле без, беренче тапкыр туган авылыннан аерылган өч бала, бу халәтебезнең сагыну дип аталуын күңелебез белән тойсак та, бөтен тирәнлеге белән аңламаганбыз. Юк, дөрес әйтмәдем, без аны әле балаларча тагын да, бүгенгедән дә тирәнрәк, авыррак тоймадык микән әле?
Башта кем әйтте безгә качып китү турында? Өчебез дә берьюлы әйтмәдек микән әле. Әйе, без, кайтып китәргә ике генә көн калгач, лагерьдан Ямадыга.. качып китәргә ниятләдек. Кыю планны тормышка ашыру өчен, таң беленер-беленмәс эңгер-меңгер вакытны сайладык. Уяна алмаудан куркып, чиратлап йокларга сүз куешкан идек, беребез дә йокламаган... Тотып алсалар? Арттан эзләп килсәләр? Авылга хәбәр итеп, кире китерсәләр? Әмма качу нияте күңелебезгә шулкадәр тирән урнашкан,— безне бу омтылыштан бернинди көч тә туктата алмас иде.
Тәрәзәне ипләп кенә ачып, бер-бер артлы сикереп төштек тә алны-артны карамыйча йөгердек. Иң алдан, мышный-мышный, физкультура дәресләрендә йөгергәндә иң арттан килә торган Рәүф чаба. Алга да чыкмыйча, артка да калмыйча, бераз батыраеп, бераз куркып урта дан йөгергәне — мин. Озын сыйракларын минем табаннарыма үк тидереп баручы Зинирның еш-еш сулыш алуын ишетеп барам. Әйтерсең без пионер лагереннан түгел, дошман әсирлегеннән, концлагерьдан качып барабыз. Кинодагы шикелле, менә хәзер безне этләр белән куа чыгарлар, тизрәк, кызурак, малайлар, туктамагыз! Этләр өстерсәләр, куркып калмагыз... Ташлы елгага керәбез дә су эченнән барабыз: овчаркалар суда кеше исен югалта. Әгәр куучылар су эченнән дә табарлар дип шүрләсәгез, авызга камыш кабабыз да, алар узганчы су төбендә сулап ятабыз...
Чаба торгач, Тәкә төбәктә туган нәрсә — Рәүф нәрсәгәдер абынып егылган икән, мин аның өстенә, Зинир минем өскә килеп өелештек. Кузгалырга кыймыйча, лагерь ягына колак салабыз... Тып-тын... Лагерь тирәсе тирән йокыга талган. Безне беркем дә кумый иде. Бераз гына күңелсез булып китсә дә, үзебезне: «Әле сизмәгәннәрдер, менә бераздан куа чыгарлар»,— дип тынычландырдык та, таш-комны шыгырдатып, кайтыр юлга ашыктык. Шул вакыт Рәүф, борынын мышкылдата-мышкылдата, әйтеп салмасынмы: «Малайлар, мин бит ыштанны онытып калдырганмын!» Колаклар үрә торды: менә сиңа мә! Эңгер-меңгердә күзләребезне ачыбрак карасак: чыннан да, алдыбызда таңгы салкыннан дерелдәп ярым-шәрә Рәүф басып тора иде. Ерык авыз Зинир шаркылдап көләргә тотынган иде,— тиз туктаттым: «Уен эш түгел, бу кыяфәтсез авылга ыштансыз кайтып керсә, ояты безгә дә!» Нишләргә, моны хәзер ташлап китүе дә кызганыч, кырык биш чакрым бу ыштансыз карачкы белән кайту да күңелсез хәл! Ә? Карачкы? Бәладән котылдык, малайлар! Берәрсенең бакчасындагы карачкыдан ыштанын йолкып алабыз да Рәүфне шунда чумдырабыз. Шулай эшләдек тә: беренче очраган карачкының ыштанын салдырып, Рәүфкә кидердек. Гомере буе биюнең ни икәнен белмәгән малай, сөенечтән, биеп җибәрде. Читтән караганда Рәүф каргалар гына түгел, карачкылар үзләре куркып йөрәге ярылырлык кыяфәттә иде. Без юлны дәвам иттек.
«Яңавылга үзебез генә бер эләксәк, рәхәтләнеп, туйганчы карап йөрер идек» дип хыялланган малайлар, без, районыбызның мәшһүр үзәгенә әйләнеп тә карамыйча, тугач ук кендегебез бәйләнгән үзебезнең үзәккә элдертәбез. Кояш рәхимсез башны-битне пешерә,— барабыз, олы юлның тузаны тир катыш йөзләргә-күзләргә сылана,— барабыз, инде хәл дә калмады,— аяклар кыек-мыек атлыйлар,— барабыз... Беребез дә башлап: «Туктап ял итәбезме әллә?» — дип авыз ачмый. Бер елганы уздык,— туктамадык, юлда очраган авылның коесын карап киттек,— туктамадык, аннан арырак буралап куйган чишмә очрады,— туктамадык... Әлсерәдек, сусадык,— суларга чуммыйча, салкын чишмәләргә иреннәрне тидермичә, йөгерә-атлый, ава-түнә үзебезнең авылкаебызга кайтабыз.
Әз генә салкынча рәхәт җил исеп, тирләрне сөрткәндәй итте,— артка борылып карасак,— инде кояш, Зиннәт бабайның арбасындагы кылдый-былдый барган тәгәрмәч сыман, йокымсырап кына, без качып киткән чит якларга тәгәри икән ләбаса. Артка борылдык та, туктадык та... Зиннәт бабай дигәннән... Шул вакыт, кай урындадыр, тирәндә, башта сизелер-сизелмәс кенә, аннан бөтен тәнгә-җанга таралып, таныш бер көй тирбәлә башлады. Нинди көй бу, кайда ишеттем мин аны? Сандугачлы-кәккүкле Мүксаз буйларындамы, йөгерек дулкыннарында тирбәт кән Кәшти тугайдамы? Әллә иркә куллары белән бишек тирбәткән әнкәемнәнме? Әллә Ханнан чишмәсенең челтерәвендә ишеттемме мин бу көйне? «Малайлар, туктагыз! Туктагыз!» Мин бу сүзләрне кычкырмыйча, яңа гына туып килгән көйне югалтудан курка-курка гына әйтәм. «Малайлар, Зиннәт бабай нинди көйне җырлады әле?» Шулчак мин бөтен барлыгыма әнә шул көйнең таралуын, үзәкләр өзгеч таныш дулкыннар агышыннан тәннең рәхәт сулкылдап куюын, күзләргә ихтыярсыз ачы да, татлы да кайнар яшьләр килүен тоям. «Малайлар, Зиннәт бабай нинди көй җырлый иде әле?» Көйнең беренче авазын-сүзен башларга да өлгермәдем, малайларым бер булып көйне күтәреп тә алдылар.
Ераклардан күренә, диләр Ысперлау дигән кала...
Беребез дә элеккечә тамак төбе белән кычкырмый, әйтерсең лә без Гәрә буенда йокыга талган еламсар талларны уятудан куркабыз, беребез дә күзләрдән тамган тамчылардан оялмый,— әйтерсең лә без бер-беребезне күрмибез, беребез дә, олылар сәхнәдән озын көйләр сузганда кыланганча, авызын зур ачып, элеккечә иснәми, киресенчә, безнең авызлар шундый да көйле, күңел тирбәнешләренә тәңгәл килеп ачылалар. Җырның икенче өлешен малайларым үзләре башлыйлар:
Илен ташлап читкә китә
Мени бәхетле бала...
Ничек соң без моңа кадәр җырның сүзләренә игътибар итмәгәнбез? Якташларыбызның элек-электән бәхет эзләп Свердловск ягына киткәннәрен, күбесенең шунда калуларын да белә идек түгелме? Хәтеремдә: берсе, авылга кунакка кайткач, тальян гармунга кушылып, әче тавыш белән шушы көйне җырлады. Кызык өчен, кеше көлдерү өчен генә шашып-өзелеп җырламаган икән ул абзый. Димәк, без әле бәхетлеләр, без әле кечкенә генә инеше, чишмәсе булган, һәр төбәге үз исеме белән аталган үз илебезгә кайтып барабыз.
Зиннәт бабай да, безне илтә барганда, эче пошканнан гына көйләмәгәндер бу җырны. Ул бер дә үзе турында сөйләргә яратмый, шулай да аның турында: «Элекке герман сугышында немецларда әсирлектә интеккән»,— дип сөйләгәннәрен ишеткәнебез бар. Аның бердәнбер улы Хәбир сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган. Бәлки, ул да соңгы сулышларында безнең Тәкә төбәкне, Ханнан чишмәсен, Кәшти тугайларын күз алдына китергәндер, өзелеп-өзелеп, әтисеннән ишеткән шушы җырны көйләгәндер...
Таныш көйне җырлап алуга, буй-сыннарыбыз тураеп, тәннәребез җиңеләеп китте, без, адымнарыбызны тагын да тизләтеп, йөгерә-атлый, юлыбызны дәвам иттек. Анда, авылыбызда, безнекеләр нихәлдә яталар икән? Әнкәй авырып егылмаганмы? Әткәй фронттан кайтып кермәгәнме? Акмуен, бозау, мескенкәем, мине югалтып мөгридер инде! Их, менә ишегалдындагы яшел чирәмгә ятып тәгәрәп-тәгәрәп ауныйсы иде! Ә авылдашлар? Бездән башка ничек яшәп маташкан булалар икән? Кемнәр сугыштан кайткан, кемнәр кайтмаган?.. Ә безнең турыда уйлыйлармы, искә төшерәләр микән авылдашлар? Бездән башка тагын да авырдыр тормыш йөген сөйрәгән әнкәйләргә, кибән куючы әби-бабайларга? Кирәк бит уттай кызу эш өстендә печән чабуны бөкрәеп беткән карт-корыга, хатын-кызга, инвалид солдатларга ташлап, лагерьга китәргә? Малайлар хәзер, сызгыра-сызгыра, чыбыркыларын селти-селти, ат өстендә чүмәлә тарттыралардыр, эштән кайтканда, аттан төшмичә генә, Кәшти тугайга чабалардыр...
Иң алда тузан туздырып баручы Зинир уйны бүлдерде: «Әйдәгез, өйгә таң атканда, беренче әтәч кычкырганда гына кайтып керәбез!» Безнең әтәчләнгәнне, «юк! юк!» дип каршы әйткәнне дә көтмичә, аңлатып та бирде: «Анда безне лагерьга кире җибәрергә ат җигеп торалардыр. Ичмасам, туйганчы бер Ямадыны карап китәрбез!» Дөрес сүзгә җавап юк. Килештек.
Авылга якынлашкан саен, күкрәк эчендә «чыгарга мөмкинме?» дигән сыман, нәрсәдер, нидер күкрәк читлеген кага, әнкәй дә, еш кына кәефе киткән чакта: «Уф, йөрәгем!» — дип, барган җиреннән туктап кала. Йөрәк дигәне әнә шул тирәдәдер инде...
Үзебезнең Тәкә төбәккә җитәрәк, Зинир, әллә ни күргән кебек, кычкырып җибәрде: «Карагыз Тәкә төбәкнең каенын!» Әйтүе булды, әллә хәлсезләнеп, әллә аягы таеп, юл читенә ауды. Үзе һаман, беренче тапкыр күргән кебек, калкулык өстендә авылыбыз ягыннан искән кичке тын җилдә җилфердәгән ялгыз каенга йотылып карый. Карале, безнең Тәкә төбәкнең каены бармыни? Күпме шуннан узып, шунда уйнап, күзләребез күрмәгәнме, әллә күреп тә, ныклап карамаганбызмы? Баеп барган кояш нурларында карт каенның җыерчыклары күренде инде әллә... Текәлебрәк карасам: шул ак каен, нәкъ әнкәем шикелле, түбәнгә таба мине эзләп төшеп килә: «Балам, кайттыңмыни, эзли-эзли арып беттем бит»,— ди. Озын чәчләрен туздырып бара-бара да тагын туктап кала: «Әй, бала, бала...» — дип, кулы белән сул күкрәгенә тотына. «Әнкәй!» — дип кычкырып җибәрәсе килә, әмма, хыял белән чынбарлык арасында икеләнеп, бу омтылыштан тыелып калам. Шулай да мин, шул хистән арына алмыйча, безне каршы алырга чыккан ак каеныбызга таба йөгердем...
Еллар узып, авылга кайткач, өчебез шуларны искә төшереп утырдык. Ул чакта ак каенны алар һәрберсе үзенчә күргән.
Зинир: «Мин, әллә ни күргән кебек, кычкырып җибәрдем: «Карагыз Тәкә төбәкнең каенын!» Адаштырылган эт өенә кайтып хәлсезләнеп егылган сыман, юл читендәге чирәмгә аудым да, Аккаенга карап, хәйран-вәйран калдым. Әллә саташам, әллә күзләрем, әлҗе-мөлҗе килеп, ялгыш күрәләрме? Бу бит минем әти! Тач үзе. Иртәгә сугышка китәргә дигән көнне безне әнә шул каен янына алып барды. Шаярып-көлеп бераз утыргач, футлярыннан скрипкасын алды да, Такташныкы кебек озын, таралган чәчләрен баш түбәсенә сыпырып куйды да смычогын сызып җибәрде. Озын, бик озын көй уйнады әти, әмма ул чакта мин көйне аңлап җиткермәгәнмен. Аккаен түгел бит бу, минем әти! Башын чайкый-чайкый, чәчләрен җилдә туздырып, «Карурман» көен өздерә.
(Күптән түгел мин Казанда рәссам Зинир Гариповның шәхси күргәзмәсен карадым. «Минем әти» исемле портретта ул үзенең скрипка уйнаучы әтисен Аккаенга охшатып ясаган.)
Рәүф: «Тәкә төбәктәге Аккаенны күргәч, сезнең арттан мин дә юл читенә егылдым. Әнкәй гомерем буе: «Мин сине Тәкә төбәктә таптым»,— дип тукыса да, сүзләрен колак яныннан уздыра торган идем. «Юньле бала шунда туамыни?» — дип кимсендем дә әле. Ә хәзер... Тәкә төбәкне, аның Аккаенын алыштырып куйганнармыни? Әткәй лобогрейкада арыш урган, әнкәй көлтә бәйләгән кырлар... Аккаен миңа шул чакта әнкәй урагы белән учламнарны җыеп, иелә-иелә көлтә бәйләгән шикелле тоелды. Гүяки мин менә хәзер генә шушы әнкәйдән өзелеп төшкәнмен, әле урак белән кендегемне дә кисеп өлгермәгәннәр. Менә хәзер, хәзер кендек әби килә дә... Мин кычкырып елап җибәрәм...»
(Моннан берничә ел элек яшьлек дустым илле еллык юбилеена Ямадыга чакырды. Гомере буе туган җирендә иген үстергән агроном Рәүф хөрмәтенә һәм аның кайтмый калган әтисе хөрмәтенә, әле дә исән әнисе хөрмәтенә тостлар күтәрдек.)
Тукта әле, мин балачакта күргән Аккаен турында сөйли идем ич... Әйе, Аккаеныбызга таба йөгердек... Аккаен төбендә шундый да җайлы, шундый да җылы. Бу инде үзебезнең өй, үзебезнең җир. Тынычланып, көне буе уйнап арыган сабый баладай изрәп йокыга талабыз. Уяулы-йокылы, Каенның җил уңаена ипле генә тирбәлүен, әнкәебезнең баштан иркәләвен, бишегемне тирбәтүен тоеп ятам...
Әллә төш, әллә өн... «Балам, тор, таң ата...» — дип, әнкәй минем тузанланып беткән чәчләремне, битләремне сыйпый. Күзләремне ачам,— әнкәй түгел икән, таңгы җилдә яшел яфраклары белән иелеп, Аккаен мине уяткан. «Малайлар, торыгыз, Ямадыда таң ата!»
Әллә соң адашып чит җиргә килеп чыктыкмы? Алай дисәң, әнә һәрбер сукмагы безгә таныш Мүксаз буе урманнары. Саз һәм мүктән гыйбарәт бу урыннар хәзер әкияттәгедәй сихри гүзәл манзараны хәтерләтеп күренәләр. Әйтерсең лә илаһи бер даһи рәссам Мүксаз буйларын без кайтуга исәпсез-хисапсыз төрле төсләргә буяп куйган. Ә Гәрә елгасы, «гомер буе күрмәсәм дә үкенмәс идем» дип, без төкереп киткән Гәрә елгасы, адәм карамаслык котсыз кыз биленә алып такса гүзәл булып күренерлек тасмамыни... Ә Ямады үзе... Әнә шулай тасмасыз да, илаһи рәссам өстәгән буяусыз да, бары тик шул килеш, сызылып-сызылып төтен чыгып торган морҗалары, тубыл башында чайкалган карга оялары, казык башына эленгән чүлмәкләре, җилкәсенә чыбыркы элгән көтүчесе, таңны хәбәр итеп сөрән салган әтәчләре белән, бары тик шул килеш, табигый килеш алдыбызда балкый.
Без, туган җиребезгә кайткан бәхетле балалар, дөнья тулы сөенечтән шашынып, йөгерә-чаба, хәзер инде кочаклап еларлык Ямадыбыз кочагына, бакалары да сандугач кебек сайраган Мүксазыбызга, диңгез кебек олыланган Гәрәбезгә, безне таларга көтеп торган ата каз, күркәләребезгә, алардан да бигрәк, ишегалдының яшел чирәменә ташландык.
Ә безне, качакларны, кочак җәеп каршыламадылар. Мәктәптә дә, өйдә дә, урамда да тиргәделәр. Рәүфнең әнисе әле җитмәсә «оҗмах»тан качып кайткан баласын талчыбыгы белән сыйлаган да. Зинир белән мине, җәза урынына, арыш басуына билчән утарга җибәрделәр. Монысына гына түзәбез инде!
Зинир әтисенең үлү хәбәре килгән. Ә Рәүфнең әтисе тагын да катлаулырак язмышка очраган,— без анысын озак еллардан соң гына белдек: яраланган килеш фашист әсирлегенә эләккән. Концлагерьдан качкан. Сугыш ахырында, каты яраланып, госпитальгә кергән. Үлем алдыннан үзен туган авылына кайтарып күмүләрен сораган. Туган җиренә кайткан батыр солдатны бөтен авыл хөрмәт белән күмде.
Кайтканның икенче көнендә Зиннәт бабайны соңгы юлга озаттык. Аның кабер туфрагы да суынмаган иде әле,— орден-медальләр белән күкрәкләре тулган улы, хәбәрсез югалган Хәбир кайтып төште.
Без юкта Гарифулла бабайларның тәкәсе югалган. Күрше районның мәшһүр бер карагы урлап киткән икән, дип тә сөйләделәр. Бөтен әйләнә-тирәне, урман-тугай-кырларны бетереп эзләдек, таба алмадык. Юкка гына андый исем бирмәгәннәрдер дип, Тәкә төбәген дә айкадык... Югалып кырык көн, кырык төн торганнан соң, таң атканда көч-хәл белән бәэлди-бәэлди, тузан-пычракларга буялып, тигәнәк-сырланнарга уралып, танырлык та төсе калмаган тәкәбез ишегалларына кайтып егылды. Атларның йөзәр чакрымнардан кайтуларын ишеткән бар иде: «аңгыра сарык» дип даны чыккан токым вәкиленең мондый каһарманлыгы кайбер абзыйларны гаҗәпкә калдырды. Ә безнең өчен бу бөтенләй гадәти хәл иде.
Менә шул вакыйгалардан соң без өчебез дә, сүз берләшкән кебек, язларын кыр казлары каңгылдашып, торналар торкылдашып кайтканда, һәр елны аларны каршы алырга йөгереп чыгабыз. Туган җир дип аталган изге туфрагы булган һәр бәхетле җан иясенең үз Әнкәсе, үз Аккаены, үз Төбәге бар бит!