СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Лира Ибраһимова “Татар кызы”
«Син ханнар нәселеннән икәнеңне онытма, кызым», — ди торган иде бабасы аңа. һәм ул бервакытта да онытмады. Рәсәйнең әллә кайсы почмагында туып үссә дә, бар теләге Казанга китү булды. Бу яклардан беренче булып китте дә бугай әле ул анда. Ул туган җирләргә Казан шәһәре бик ерак булып тоелып, ә анда бару Мәккәгә баруга тиң иде.
Ул, ерак бабасы Нурыкай картның олавына дүрт хатынын һәм балаларын утыртып, гайре чит, ерак җирләргә алып киткән юллардан, шушында туган уникенче буын оныгы булып, кире Казан каласына кайтты. Бабасы да елагандыр! Әллә ничә буын оныклары туасы шушы чит җирне яратмаса да яратырга, барасы килмәсә дә барырга, үз газиз җиреннән аерыласы килмәсә дә аерылырга мәҗбүр булганлыктан, йөрәге әрнеп елагандыр. Рәйлә дә елады. Инде киресенчә, шушы бабасына ят булган җирләрне туган җире итеп яратып, һич китәсе килмәгәнгә әче күз яшьләре түгеп елады.
Кызык!
Ниләр генә, нинди хәлләр генә булмый дөньяда! Әйләнә дә баса куласа!
Инде менә ерак Истанбулдан кайтып килә. Озак торды, җитте. Казанына кайта!
Тик Казанга да, Чаллыга да, хәтта Мәскәүгә дә бер генә билет та юк икән. Самолётлар берсе артыннан берсе очып тора. Ник берсендә бер урын булсын!
Ул тәмам арыды, йончыды. Соңгы тапкыр тамагына ашаганына да инде тәүлектән узды. Визасы беткән булганга, ни кайтып китә алмады, ни шәһәргә кунакханәгә чыга алмады.
Таң алдыннан изрәп йокыга китеп барганда, кинәт Мәскәүгә фәлән рейска билет булуын хәбәр иттеләр. Бер генә билет! Бер урын!
Кыз касса янына ничек очып барганын үзе дә сизмәде. Башкаларга караганда бераз гына җитезрәк булып чыкты. Югыйсә әле чиратта кеше күп кенә түгел, чиксез иде хәтта.
Аны Истанбулда эшләгәндә дә гел җитез, уңган булганы өчен яраттылар. Ул гел: «Татар бит мин. Татарда ялкау кеше юк», — дип җавап бирде. Баштарак төрек егетләре аның Рәсәйдән икәнен белгәч, рус кызы дип кырын күз белән дә карарга маташтылар. Татарлыгын белгәч, тагын:
— Бер дога да белмисең, нинди мөселман инде син, —дип, көлмәкче дә булды берәү.
— Мин дога белмимме? — дип, сорауга сорау белән җавап бирде Рәйлә. — Син үзең соң нинди дога беләсең?
Аксыл чәчләрен артка чөеп җибәреп, үткен карашларын күзләренә кадап, батыр итеп сөйләшкән бу кыздан егет шүрләп куйды.
— Әйт, нинди доганы яттан өйрәндең? — дип кабатлап сорады кыз, мөлаем матур йөзләрен усалландырырга тырышып.
— Син башта әйт, аннары мин әйтермен, — диде егет, кызның уенына кушылып.
— Ә мин «Аятел Көрси»не яттан беләм, — диде Рәйлә.
— Ха! «Аятел Көрси»не. Сөйләп күрсәт. — Егет ышанмады.
— Сөйлим дә! — дип горур җавап бирде кыз.
Чатырдатып өч-дүрт телдә сөйләшүче, заманча зәвыклы бу чибәрнең авызыннан «Аятел Көрси» чыгар дип кем уйлаган? Төрек егетләренең һушлары китте. Кыз, чынлап та, әнисе укыгандагы кебек моңлы тавыш белән көйли-көйли, аваз дәрьясындагы үрләргә менә-төшә, Коръән күрке «Аятел Көрси »не укыды.
Төрек егетләре гашыйк булдылар. «Китмә, китмә. Синсез мин ничек яшәрмен?» — дип ялварды берсе. Ләкин Рәйләне берни тотып тора алмады — көләч кояш та, алтын комлы яр буйлары да, анда яшәүчеләрнең җылы мөнәсәбәте, хәтта мәхәббәте дә.
Аның бит үз иле бар —туган туфрагы! Мәчетләр төзеп иман китергән олуг бабаларының нигезе бар, «Китмә сандугач»ны өзелеп җырлаучы әбисе бар, туганнары, халкы, милләте бар! Шанлы нәселе бар, ниһаять!
Кан тартмаса, җан тарта. Җан тартмаса, кан тарта, диләр бит. Шул дөрестер.
Самолет Мәскәү аэропортына төшеп утырганда, вакыт соң иде инде. Шултикле ачыгып, самолётта, ниһаять, ашармын әле дип өметләнгән кыз кереп креслога утыру белән йоклап та китте. Очкычның күтәрелеп китүен дә, бортта паёк таратуларын да белми калды. Югыйсә кунакчыл, гүзәл Истанбулга күктән соңгы караш ташлап саубуллашасы да килгән иде.
Ул траптан иң соңгысы булып төште. Кешеләр, тиз-тиз ашыгып, кайдадыр таралышып та беттеләр. Ачлыктан авырттырып эче кысты, һәм ул, авыр сумкаларын сөйрәргә дә көче калмаганлыктан хәлсез генә вак-вак атлап, аэропорт ягына юнәлде. Авыртудан, ялгызлыктан, ачлыктан, арудан, тагын әллә нидән аның күңеле тулып елыйсы килде. Бу юлы ул һәрвакыттагыча яшьләрен тыеп тора алмады, һәм алар ирек бирелгәнгә шатланыша-шатланыша чишмәдәй аның алсу чигәләрен иркәләп актылар.
Бара торгач, Рәйләнең хәле бөтенләй китте, күз аллары караңгыланды, күңеле болганды. Ул, егылып китүдән куркып, туктап, тәгәрмәчле олы чемоданына таянды. Карашларын төнге караңгы күккә күтәреп күпме торгандыр, янында гына кемнеңдер аяк тавышын ишетеп сискәнеп китте.
Каршысында ап-ак чәчле, мөлаем йөзле урта яшьләрдәге ир-ат басып тора иде. Киемнәре дә актан, ичмасам. Әллә фәрештәме бу? Иленә кайтып җиталмый аэропортта елап утыручы татар кызын кызганып, караңгы күктән фәрештә иңгәнме? Әллә ата-бабаларының рухы аның Казанга әйләнеп кайтканына сөенеп ярдәмгә ташландымы?
— Кая кайтасың? — дип сорады ул кыздан ипле генә тавыш белән.
Кыз әйтерсең шушы сорауны гына көткән иде. Колагына ягымлы сүз ишетелүгә, тәмам йомшады да куйды.
— Өйгә кайтасы килә минем, — диде ул, тамагыннан ургылып чыккан үксүенә буылып.
Ир кеше, берни эндәшми килеп, кызның кулыннан авыр сумкасын алды да, кулларыннан җитәкләп, аэропорт бинасына алып кереп китте.
«Нинди кеше икән соң бу» дигән сорау килде Рәйләнең башына. Тик күңелендә ул адәмгә карата бернинди дә шик тумады. Ул аңа бернинди дәгъвасыз иярде дә китте.
Монда да кеше корт оясындагы кебек гөжләде. Утырырга түгел, басарга урын юк. Билет алу, теркәлү өчен хисапсыз зур чиратлар сузылган иде.
Ир-ат Рәйләне кассалардан ерак түгел колонна янына бастырып куйды да, паспорты белән билетка дигән акчасын алып, кайдадыр китеп барды.
Менә сиңа мә! Әле өч минут элек кенә танышкан шушы ят кешегә ике дә уйламый акчасын, паспортын тоттырды да җибәрде. Чит илдә яшәп тә мондый акылсызлыкка аның беркайчан да барганы булмады. Анда кешеләрнең менталитеты икенче. Ә монда бит Рәсәй аэропорты!
Озак та тормады, ир-ат әйләнеп килде дә Рәйләнең кулына билетын, тиененә кадәр аннан калган акчаларын, паспортын кайтарып тоттырды. Кулына паспорты белән билет әйләнеп кайткач, кызның эченә җылылык керде.
Рәйлә, шул вакытта гына исенә килеп:
— Ә сез кем? — дип сорарга базнат итте.
— Мин мондагы таксист, — диде ир-ат, тип-тигез ак тешләрен күрсәтеп елмаеп. — Бәхетең бар икән, иң очсыз билет эләкте сиңа.
— Казангамы? — дип сорады ул, ир кеше аны ялгыш аңлап, билетны башка юнәлешкә алмады микән дип шикләнеп.
— Әлбәттә.
Кыз хәтта үзенең кай тарафка юл тотуын бу кешегә әйткәнен дә хәтерләмәде.
— Ым, рәхмәт инде, алайса, — дип, кыз кулында әлеге ир кайтарган нәрсәләрне әйләндергәләде. Хакы ни икән соң бу изгелекнең дип, һаман ниндидер шик күңелен кимерде. Болай гына, аның матур күзләре хакына гына йөрмәде бит инде бу ир кеше, дип уйлады ул. Кешеләрнең әлеге заманда да кешелекле булырга мөмкин икәненә ышана алмый, керфекләрен аска төшереп, ир-атның нинди дә булса тәкъдимен көтте.
Ә абзый кесәсеннән телефонын чыгарып нидер карады да кызның авыр сумкасына үрелде. Менә башланды. Менә хәзер ул аның сумкасын эләктерер дә йөгерә-йөгерә качар яисә аны алдалап әллә нинди караңгы почмакка алып кереп китәр сыман тоелды кызга.
— Әйдә, киттек, — диде ир.
Кызның куркудан керфекләре тартырга кереште.
— Кая?
— Соң, регистрациягә. Вакыт бит инде. Соңга каласың, алайса.
Бу әнинең догаларыдыр! Аның догаларының кабул булуыдыр. Бу кеше фәрештә булмаса да, ул аның догалары хакына ярдәм итәдер миңа, дип уйлады Рәйлә.
Дога калдырмый кешене, ташламый, сатмый!
Менә регистрация дә үтелде. Ир-ат Рәйләгә сумкасын китереп тоттырды да, тыйнак кына кызның иңнәренә кагылып:
- Ярый, хуш! Хәерле юл сиңа! — диде.
Рәйлә кыенсынуыннан аңа ни дип әйтергә белмәде.
— Рәхмәт сезгә!
Абзый кеше аның югалып калганын күрә иде, күрәсең. Ул кызга тагын йөзен тутырып матур итеп елмайды да:
— Ярый-ярый, бар да әйбәт. Бар, бар. Соңга калма, -диде.
Кыз, борылып (кайдан килгән диген бу көчне), авыр йөген җилтерәтеп тартып самолётына таба йөгерде.
Изге күңелле кешеләр бар икән һаман, дип уйлады яшь кыз. «Хәзерге заманда кешегә түгел, бары тик үзеңә генә ышанырга кирәк», дигән абсолют ышаныч лозунгысы астында үсте бит ул. Үзең булдырырга тиеш, бары үзең генә, дип өйрәттеләр. Ә менә мондый вакытларда, алга барырга көчең калмаганда кемгә таянырга соң? Кешеләрнең кешелеклегенә! Риясыз ярдәм итү теләге кешеләр күңелен ташламаган икән бит әле!
Шул чит-ят ир кеше тапшырган әлеге эстафетаны кабул итеп алды Рәйлә. Ул бөтенләй ят, кем икәнен дә әйтмәгән кеше хәстәрләп утыртып җибәргән самолётта, билеты белән бергә кулына китереп тапшырган изгелек кылу эстафетасын күңеленә алып, аны ут итеп кабызып җибәрде дә яктысын алга таба алып китте.
Дөньяны изгелек коткарыр, диләр бит. Дөрестер!
Рәйлә иллюминатор аша аска карады. Аста Казан иде! «Матур, зыялы, тарихлы аксакал Казан! Сине бит яратмау мөмкин түгел! Саумы, чал чәчле шәһәрем минем, — диде ул күңеленнән генә. — Менә кайтты мосафир кызың!»
Теге әкиятнең киресе кебек — баерга киткән кызың арбасына алтын-көмеш түгел, ә изгелек, игелек төяп кайтып килә.
Каршы ал, Казан!
2024-02-09 15:38